Упражнение в правильном построении предложении и оформлении их на письме
план-конспект урока (2 класс) на тему

Ознакомление с ролью главных и второстепенных членов предложения, развитие и умения устанавливать связь слов в предложении.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 2nche_syynyf.doc31.5 КБ

Предварительный просмотр:

             Татарстан   Республикасы Казан шәһәре

                            Яңа Савин районы

                             170 нче мәктәп

            Тема: Җөмлә төзү күнегүләре.

                              (2нче сыйныф)

                                                                       Эшне башкарды:

                                                                      Фәйзуллина Равия Әгъзам кызы

                                                                      170 нче урта мәктәпнең

                                                                      татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                       

                                            Казан -2016

Максат: Сүзләрне мәгънәләре буенча бәйләп, җөмлә төзү күнекмәсен формалаштыру; фигыльнең берлек һәм күплек саннарын кулланып, җөмләләр төзү; хатасыз һәм пөхтә язу  күнекмәләре  өстендә  эшне дәвам итү;

укучыларда хезмәткә мәхәббәт  тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә:

  • шәхескә кагылышлы – укучыда телнең байлыкларын үзләштерү күнекмәсе формалаштыру;;
  • предмет – татар телендә дөрес җөмлә төзү күнекмәсен булдыру;
  • метапредмет – бердәм эшчәнлектә уртак кызыксынулар табып, уртак фикергә килү.

Җиһазлау: дәреслек,рәсем, тикшерү өчен җөмләләр.

                                       Дәрес барышы:

I. Дәресне оештыру.

II. Психологик уңай халәт тудыру.

III. Актуальләштерү.

   - Җөмләләрне укыгыз.

   -  Кайсы җөмлә ошый?

   - Ни өчен?

Укучылар укый кызыклы китап.

Укучылар кызыклы китап укый.

(Икенче җөмлә , чөнки җөмлә дөрес.)

- Җөмләнең дөреслеген кайдан белдегез? (Фикернең ачык әйтелүеннән,сүзләр бәйләнешеннән.)

- Ә сүзләрне бәйләү өчен, нәрсә эшләргә кирәк?(Бер – берсенә бәйләнсен өчен, аларны үзгәртергә кирәк.)

- Язылышлары үзгәрмәгән ич, ничек үзгәртергә?(Урыннарын алыштырырга.)

Җөмләдә сүзнең урыны аның тәртибе була.

- Димәк, нишләтергә кирәк? (Җөмләдәге сүзләрнең  тәртибен үзгәртергә кирәк.)

- Бу күзәтүләрдән чыгып, бүгенге дәрескә уку мәсьәләсе куегыз.

Уку мәсьәләсе.Җөмләдә сүзләрнең урнашу тәртибен  өйрәнербез.

IV. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1 нче бирем.

- Тактадагы нәтиҗәне укыгыз.Истә калдырыгыз.

1нче нәтиҗә. Җөмләдә сүзләрнең билгеле бер тәртибе була.

2нче бирем. Парлап эшләү.

- Рәсемдә нәрсә сурәтләнгән?

Парларда киңәшеп,рәсем буенча сөйләгез.

Моның өчен нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

 2 нче нәтиҗә. Рәсем  буенча сөйләр өчен төп вакыйгага игътибар итәргә кирәк.

3нче бирем. Җөмләләрне эчтәлеге ягыннан текст итеп төзе.

Ул әнисенә булыша . Кер чиста була. Алсу зур үсте.  Алсу кер уа. Алсу куана.

Дәфтәрдә эш.

V.Ял итү.

VI. Рефликсив бәяләү этабы.

  • Нәрсә белдек?
  • Ничек белдек?

VII. Өй эше.1.Фигыль турында өйрәнгәннәрегезне  гаиләгездә сөйләгез.

                      2. Сез әниегезгә ничек булышасыз? (2 җөмлә төзеп яз)

                      3. Хикәя яз, рәсем яса.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Упражнение в правильном построении предложений с однородными членами

Закрепить понятие “Однородные члены”; развивать умение правильно употреблять в речи предложения с однородными членами; отрабатывать умение строить предложения с однородными членами; развивать орфограф...

Упражнение в правильном построении предложений с однородными членами

Данная презентация поможет качественно и интересно провести урок....

Презентация "Наблюдение за структурой текста и структурой предложения, их оформление на письме", 1 класс, русский язык.

Учебник Т.Г.Рамзаевой "Русский язык" 1 класс, тема:" Предложение и текст- единицы речи (сопоставление)". Наблюдение за структурой текста и структурой предложения, их оформление на письме на примере уп...

схемы построения предложений в Present Simple Tense

схемы для построения утвердительнх, отрицательных, вопросительных предложений в простом настоящем времени...

Технологическая карта урока "Предупреждение ошибок в построении предложений с однородными членами"

Тип урока: урок комплексного применения знанийЦель: продолжать вести наблюдение за предложениями с однородными членами; учить правильно строить данные предложения; развивать умение обнаруживать р...

Конспект урока «Обучение выбору союза и построению предложений с однородными членами» 4 класс УМК "Гармония"

laquo;Обучение выбору союза и построению предложений с однородными членами»...

Конспект урока "Построение предложений с однородными членами. Различение простых и сложных предложений"

Программа "Планета знаний " Русский язык 4 класс . Материал включает в себя технологическую карту урока, презентацию, раздаточные карточки для детей с заданиями....