Кояш Тимбикованың “Хезмәт герое –тимерче кыз” әсәре буенча интегральләштерелгән дәрес үрнәге.
план-конспект урока на тему

                                                     Данның төбе - хөрмәт, хөрмәтнең - төбе хезмәт.

Кояш Тимбекованын "Хезмәт герое - тимерче кыз" әсәре буенча интегральләштерелгән дәрес үрнәге.

                                                                (4 нче сыйныф, татар төркеме)

Скачать:


Предварительный просмотр:

 Данның  төбе - хөрмәт,  хөрмәтнең  төбе  хезмәт

(Кояш Тимбикованың “Хезмәт герое –тимерче кыз” әсәре буенча)

Интегральләштерелгән дәрес үрнәге. IV сыйныф

                                                                          Равия  Фәйзуллина  

                                                                          Казан, 170 нче мәктәп укытучысы

Максат.Укучыларны хезмәт сөяргә,һәр эшне тырышып,җиренә җиткереп башкарырга,эшләгән эшеңнән тәм табарга,нәтиҗәсен күреп сөенергә өйрәтү;хезмәт сөйгән кешенең генә яхшы нәтиҗәләргә,уңышларга ирешүен,тирә- юньдәгеләрнең хөрмәтенә,ихтирамына лаек булуын аңлату;һөнәр сайлау проблемасы буенча лексик-грамматик күнекмәләрне кулланып әйтмә һәм язма бәйләнешле сөйләмне  үстерү юнәлешендә эшне дәам итү;укыган әдәби материаллардан да файдалана белергә өйрәтү;хезмәт кешесенә,өлкәннәр,әти-әниләр хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау.Төрле һөнәрләрнесурәтләгән рәсемнәр,мультимедиа проекторы булган компьютер,экран,һөнәр турындамәкальләр,презентация,К.Тимбикованың “Хезмәт герое – тимерче кыз”әсәре.

Дәрес барышы.

I. Психологик уңай халәт булдыру.

-Исәнмесез,укучылар!

-Исәнмесез,саумысыз!

-Хәерле көн,укучылар!

-Көнегез имин үтсен.

-Кәефләрегез ничек соң?

- Кояшлы көн кебек.

   Тукай телен,анам телен

 Өйрәнергә дип килдек.

Теләкләрегез изге балалар.Рәхмәт сезгә.Ә хәзер туган телебезне өйрәнүне дәвам итәбез.

II. Актуальләштерү.

Фонетик күнегү(тизәйткеч кабатлау)

Үзе яхшының

Эше дә яхшы.

Үзе яхшыга

Кеше дә яхшы.

III. Дәреснең төп өлеше.

-Укучылар,бүгенге дәресебезнең темасын билгеләү өчен игътибар белән экранга карагыз әле, мәкальләрдә нәрсә турында сөйләнелә,аларның эчтәлеген ничек аңлыйсыз?

.  Хезмәте барның –хөрмәте бар.

. Агачны яфрак бизәсә,кешене хезмәт бизи.

. Эш кешене төзәтә, ялкаулык боза.

. Кошның матурлыгы төсенә карап,кешенең матурлыгы эшенә карап.

-Укучылар, бу мәкальләрне нәрсә берләштерә?(Алар барысы да эш,хезмәт турында.)

-Сез эш тамырыннан ясалган нинди сүзләр беләсез?(Эшче,эшле,эшчәнһ.б.)

-Бу сүзләр ничек аталалар?(Тамырдаш сүзләр.)

-Дөрес, укучылар, бу сүзләрдә “эш” сүзе сүзнең тамыры булып килә.

Ләкин ”эш”- сүзнең генә тамыры түгел,ә бөтен тормышыбызның да тамыры,нигезе.Чөнки җир йөзендәге бар матурлык-кеше эшчәнлегенең нәтиҗәсе.

-Әйдәгез,укучыылар,шушы сүзләрнең мәгънәсеннән чыгып,дәреснең темасын билгелик.Алдыбызга максат куйыйк.Бүген нәрсә турында сөйләшербез икән?Парларда уйлашыгыз.( Укучылар фикере тыңлана.)

-Әйе,укучылар, бүген без эш,хезмәт,һөнәр  турында сөйләшербез.

-Укучылар,ә нәрсә соң ул һөнәр?Нинди һөнәрләр була?Бүгенге дәрестә шул сорауларга җавап бирергә тырышырбыз.

1.Сүзлек өстендә эш.(слайд)

Һөнәр-специальность, профессия, ремесло;

Һөнәр сайлау-выбор профессии.

2.Һөнәр турында төшенчә бирү.

-Ә нәрсә соң ул һөнәр?Һөнәр- ул кешеләрнең төп шөгыле, хезмәт эшчәнлеге.Ә хәзер миңа һөнәр сүзенең синонимнарын

әйтегез,әле.(Белгечлек,эш,профессия,хезмәт,кәсеп,һ.б.)

-Рәхмәт, укучылар.Әйдәгез әле,нинди һөнәрләр булуын искә төшерик.(Слайдларда һөнәр ияләренең рәсемнәре күрсәтелә.)

3.Һөнәр турында сөйләшү оештыру.

Әлбәттә,һөнәрләр күп.Яраткан һөнәреңне таба алу-үзе бер бәхет.Һөнәре булган,кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны,үз юлы,үз һөнәр җимешләре була.Нинди генәһөнәр сайласак та,без үзебезнең эшебезне җиренә җиткереп,намус белән башкарырга тиешбез.

-Укучылар,сез инде эшнең нәрсә икәнен беләсез.Әйтегез әле,сез нинди эшләр башкарасыз?(Укучылар санап китәләр.)

-Әти-әниләрегез,өлкәннәр сезне бу хезмәтләрегез өчен мактыйлар.Димәк,һәр яхшы эш мактауга лаек.Сезнең әти-әниләрегез дә,балалары өчен,тормышны яхшы итү өчен тырышып эшлиләр.

-Үзегезнең танышларыгыз,дусларыгыз,туганнарыгыз арасыннан нинди һөнәр осталарын әйтә аласыз?(Укучыларның чыгышы.)

Минем әнием йөз егерменче мәктәптә музыка укытучысы булып эшли.Әни балаларны җырларга,музыка серләрен аңларга өйрәтә.Төрле композиторларның биографиясеһәм иҗаты белән таныштыра.Укытучы һөнәре авыр,чөнки алар балалар белән эшли .Шулай булса да,әнием эшен бик ярата.(Мөхәммәтшин Самат)

Минем әти-әнием табиблар.Миндә табиб булырга җыенам.Сәламәтлек- кеше өчен иң зур байлык.Табиблар сәламәт булырга һәм аны сакларга булышалар.

Табиб булыр өчен бик белемле булырга кирәк.Бигрәк тә биология һәм химия  фәннәрен ныклап үзләштерергә, аннан башка төрле кеше белән уртак тел таба белү кирәк.

Табиб-бик җаваплы һәм кызыклы һөнәр.(Гайнетдинов Ришат)

-Рәхмәт, укучылар.Мин дә сезнең чыгышларыгыз белән килешәм.Үз эшен чын күңелдән яраткан кеше генә бәхетле була ала.Үз эшенең остасы булу өчен,күп укырга,күп белергә,күп көч куярга кирәк.

IV.Физминутка.

Эш,хезмәт,һөнәр турында күп кенә шигырь һәм хикәяләр иҗат ителгән.

Бүген без сезнең белән К.Тимбикованың”Хезмәт герое-тимерче кыз” хикәясен укырбыз.

Без беләбез,16 нчы ноябрь көнне яраткан язучыбыз Кояш Тимбиковның туган көне булды.Әгәр исән булса,ул үзенең 75 еллык юбилеен билгеләп үтәр иде.Ә хәзер аның тормыш юлына күз салыйк.

К.Тимбикова 1937 елны Татарстанның Чистай районы Наратлы елга авылында укытучы гаиләсендә туа.Шул ук районның Иске Роман һәм Каргалы авылы мәктәпләрендә ун ел укый.Югары белем алгач,төрле журнал редакцияләрендә эшли. Аның беренче иҗат тәҗрибәләре 1959 елдан күренә башлый.Ул авылның хезмәт кешеләрен,бигрәк тә хатын-кыз образларын нечкә итеп тасвирлый.

Әхәзер мин хикәяне укыйм.Тыңлагыз әле.Мин укыганда  сорауга җавапны эзләгез.

-Язучы бу хикәяне ник язган дип уйлыйсыз?Ул нәрсә әйтерә теләгән?

1.Укытучының үрнәк укуы. Аң лашылмаган сүзләрне билгели барыгыз.

-Хикәя сезгә ошадымы?

2.Сүзлек өстендә эш.

идарә-правление

эретеп ябыштыручы-сварщик

МТС-машина-трактор станциясе

3.Эчтән уку.

Хәзер күзләребезне йомып,укыганыбызны күңелдән кичерик әле.Уйлыйк.Күзләрне ачтык.Нинди сорау бирелгән иде?(Кабатлыйлар)

(Хезмәтне яратырга,Һәр туар көнне файдалы үткәрергә,тырышсаң гына зур уңышларга ирешергә мөмкин .)

  • Әсәрдә кем турында сүз бара?

(Ятим кыз Сәрвәр турында.)

  • Сәрвәрнең теләге нинди? Ул кем булырга тели?

(Эшкә урнашырга,үзенә һөнәр алырга дигән максат куя.)

  • Ул ничек механизатор булып киткән?

(Кешеләргә ярдәм итә.Тимернең серләренә төшенә.)

  • Язучы аның нинди сыйфатларына игътибар итәргә куша?

(Уңган,өлгер,үз эшен бик теләп яратып башкара, барыннанда бигрәк күп белергә тырышуы сокландыра.)

  • Сәрвәргә ни өчен Социалистик Хезмәт Герое дигән мактаулы исем бирелә?

(Ул үзенең барлык көчен,бөтен белемен җирне тәрбияләүгә,илгә зур уңыш үстерергә юнәлтә.Бу гади кызның үз иленә,халкына тырышып хезмәт куйганын күрәләр.)

-Эш һәм уку,белем арасында нинди уртаклык бар?

(Олылар өчен эш ничек мөһим булса,балалар өчен уку шулай  ук мөһим нәрсә,тырышып эшләп һәм тырышып укып кына тормышта зур уңышларга ирешергә мөмкин.)

-Дөрес, укучылар,кешене эше бизи,ә укучыларның төп эше-уку, белем алу.

-Әйдәгез әле,укучылар бер уйнап алыйк әле.”Кем кайда эшли?”

(Экранга Һөнәр исемнәре язылган карточкалар куела,икенче баганада алар башкарган эшләр бирелгән,һөнәрләне башкарылган эшләр белән дөрес итеп тоташтырасы.)

Табиб                           йорт төзи

Бакчачы                      балаларны укыта

Биюче                          аш пешерә

Тегүче                          тырышып бии

Укытучы                      кеше дәвалый

Пешекче                      күлмәк тегә

Төзүче                          суган утырта

4.Лексик- грамматик материалны искә төшерү.

(Сыйфат.Сыйфат дәрәҗәләрен кабатлау.)

Җөмләләрне күчереп яз.Сораулар урынына тиешле сүзәрне куй.

Китапханәче(нинди?)китап бирә?

Укытучы (нинди?) укучыларны укыта?

Тегүче (нинди?) күлмәк тегә?

Төзүче (нинди?) йорт төзи?

Сатучы ( нинди?) күлмәк сата?

Пешекче (нинди?) аш пешерә?

(тәмле, кызыклы,зур,матур,тырыш, файдалы)

  • Нинди сүзләр куеп чыктыгыз?(Укыйлар,куйган сүзәргә сорау куялар.)
  • Нинди? сорауга җавап булган сүз төркеме ничек атала?

Нәтиҗә:димәк,нинди сорауга җавап булган сүз төркеме сыйфат дип атала.

Бу сыйфатларны төрле дәрәҗәләргә куеп әйтегез.

  • Нәрсә ул дәрәҗә?

Бер төсле сыйфатны төрлегә үзгәртеп була икән һәм сыйфатларның үзгәрүен сыйфат дәрәҗәләре дип атыйлар.

  • Сыйфатларның ничә дәрәҗәсе бар?

(Җаваплар тыңланыла.)

  • Җавапларыгыз өчен рәхмәт, укучылар.Кадерле укучылар,дәресебезгә йомгак ясар вакыт та килеп җитте.

V.Йомгаклау.

-Балалар,без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

(Һөнәр,эш,хезмәт турында).Нинди хикәя укыдык?

  • Үзегезгә нинди нәтиҗә ясадыгыз?

(Укучыларның җаваплары тыңлана.)

-Укучылар  халкыбыз эле-электән хезмәт кешесенә, тырышлыкка дан җырлаган.”Данның төбе хезмәт-хезмәтнең төбе хөрмәт”,диелә татар халык мәкалендә.

Әйе,Һөнәр белгән кешегә тормышта үз урынын табу да җиңелрәк була.

Биюче бии-бии остара,

Кеше эшли-эшли остара.

Оста эшли-эшли шомара,-ди халкыбыз.Бүген сезнең төп хезмәт-тырышып уку.(Укучыларның дәрестә катнашуына йомгак ясала,билгеләр куела.)

 VI.Өй эше.

      “Белем һәм хезмәт- тормыш нигезе” дигән темага фикерләү сочинение язарга       әзерләнү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Тукай -күңелебез кояшы.

ггГГ.Тукайның тормышын һәм иҗатын өйрәнү өчен материал....

Выступление на 1Республиканских чтениях им.Кояш Тимбиковой

Данное выступление обращено к участникам 1 Республиканских чтений им.Кояш Тимбиковой...

Рус мәктәбендәге рус төркемнәре өчен әдәбияттан класстан тыш уку дәресе. 5 нче класс Изгелек – кояш нурына тиң.

Класс: 5 класс (РМРБ)Тема:  Бәйләнешле сөйләм теле үстерүДәрес темасы: “Изгелек-кояш нурына тиң”Дәрес  тибы: Класстан тыш укуДәрес барышы: 1 дәрес (45 минут)Алып бару формасы: ӘңгәмәМа...

Музыкаль кичə «Миллəтемнең кояшы син и моңлы, нурлы Тукай…»

Музыкальный вечер на татарском языке, посвященный творчеству Габдуллы Тукая....

Кояш гомере телим, әнием, сиңа!

Әниләр көненә багышлана....

Интеграль дәрес- уку һәм табигать белеме Резеда Вәлиева "Яңгыр белән Кояш" әкияте

Краткая аннотация авторских цифровых образовательных ресурсов(текстовый файл) 1.      Автор (с полным указанием ФИО, места работы и должности): Рафикова Эльвира Алм...

Разработка внеклассного мероприятия «Әнием – күңелем кояшы!»

Кичәнең максаты:Әниләргә карата кадер – хөрмәт, ярату, олылау хисләре, әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү, тыңлаучан булырга өйрәтү.Кичәнең бурычы:1)      Ана теле бел...