Разработка внеклассного мероприятия «Әнием – күңелем кояшы!»
план-конспект занятия на тему

Гизатуллина Гульнара Хамисовна

Кичәнең максаты:

Әниләргә карата кадер – хөрмәт, ярату, олылау хисләре, әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү, тыңлаучан булырга өйрәтү.

Кичәнең бурычы:

1)      Ана теле белән горурлану хисе тәрбияләү.

2)      Укучыларның хәтерләү сәләтен үстерү, мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтү, сөйләм телен баету.

3)      Әдәплелек, зирәклек, кешелеклелек, миһербанлылык тәрбияләү.

Үткәрү формасы:

әдәби – музыкаль кичә. 

Көтелгән нәтиҗә:

Сәнгатькә кызыксыну, туган телгә мәхәббәт, аналар белән горурлана белүче шәхес тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nilr_byrme.docx25.88 КБ

Предварительный просмотр:

Кичәнең темасы: Әнием – күңелем кояшы!

Кичәнең максаты:

Әниләргә карата кадер – хөрмәт, ярату, олылау хисләре, әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү, тыңлаучан булырга өйрәтү.

Кичәнең бурычы:

  1. Ана теле белән горурлану хисе тәрбияләү.
  2. Укучыларның хәтерләү сәләтен үстерү, мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтү, сөйләм телен баету.
  3. Әдәплелек, зирәклек, кешелеклелек, миһербанлылык тәрбияләү.

Үткәрү формасы:

әдәби – музыкаль кичә.

Үткәрү урыны:

актлар залы.

Җиһазлау:

Сәхнәдә әниләргә багышланган плакатлар, слайд – шоу, музыкаль бизәлеш, шарлар, чәчәкләр.

Көтелгән нәтиҗә:

Сәнгатькә кызыксыну, туган телгә мәхәббәт, аналар белән горурлана белүче шәхес тәрбияләү.

Кичә барышы:

1 слайд: мәктәп күренеше.

Сәхнәгә көй астында алып баручылар чыга (И.Закиров көе, “Әнкәй”).

2 слайд: чараның темасы.

3 слайд: чараның максаты, бурычлары.

1 нче алып баручы: Хәерле көн, кадерле кунаклар! Һәр елны ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә илебездә Әниләр көне билгеләп үтелә.

4 слайд: әниләрне котлау открыткасы.

2 нче алып баручы: Хөрмәтле әниләр, бәйрәмегез мөбарәк булсын!

1 нче алып баручы: Кем дөньяга кеше бүләк итә,

                                  Ә кешегә – якты дөньяны?

                                  Тойгылары кояш кебек кайнар,

                                  Эретерлек гранит кыяны?

2 нче алып баручы: Кем куллары өйне, җирне ямьли,

                                    Изгелеге үлчәү талкысыз?

                                    Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы –

Бергә:                        Тормыш яме – Әнкәй, хатын – кыз!

1 нче алып баручы: Кадерле кунаклар! Бүген бездә Әниләр көне. Безнең бәйрәмгә дә бик күп әниләр килгән. Әйдәгез, без аларны бәйрәм белән котлыйк. Эшләрендә, тормышларында уңышлар, сәламәтлек, бәхет телик! Ә хәзер 1 нче сыйныф укучылары чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын.

1 нче укучы.    Син, әнием, минем өчен

                           Бу дөньяда бер генә.

                           Елмайганда йөзләреңнән

                           Бар өйгә нур бөркелә.

                           Тыңлап бишек җырларыңны

                           Елавым басылган бит.

                           Телем дә минем иң әүвәл-

                          “Әннә” дип ачылган бит.

Алып баручы.

        Әйе, укучылар, әни - җир йөзендә иң кадерле, иң якты, иң матур изге сүз. Без әниләребезгә һәрвакыт булышырга, аларны кадерләргә, олыларга тиешбез. Шушы бәйрәм хөрмәтенә без кечкенә генә бүләләр дә әзерләдек. Ә бүләкләребез - әниләребез өчен әзерләнгән җырлар, биюләр, шигырьләр, уеннар.

2 нче бала. Көннәр якты булсын өчен,

                    Йокы татлы булсын өчен,

                    Җил-яңгырдан саклар өчен,

                    Усаллардан яклар өчен –

Бергә: Әни кирәк! Әни кирәк!

3 нче бала: Ашлар тәмле булсын өчен,

                     Дөнья ямьле булсын өчен,

                     Гөлләр чәчәк атсын өчен,

                     Бәхет, шатлык артсын өчен-

Бергә: Әни кирәк! Әни кирәк!

            Иң кадерле кеше җирдә

            Әни димәк!

4 нче бала. Бишегемнән төшкәнемне,

                    Тәпи басып киткәнемне,

                    Тәүге сүзне әйткәнемне,

                    Ничек үсеп җиткәнемне

                    Хәтерләмим, әни белә.

5 нче бала. Нинди генә зарым булсын,

                    Нинди генә моңым булсын,

                    Нинди генә серем булсын

                    Сөйләми дә, сорамый да

                    Һәммәсен дә әни белә.

Алып  баручы. Укучылар, әйдәгез әниләргә бүләк- бию тапшырабыз. (Бию башкарыла)

Алып баручы.Укучылар, безнең әниләребез кайларда гына эшләмиләр. Завод – фабрикаларда, төзелешләрдә, мәктәп – бакчаларда. Алар эшләгән җирләрне санап бетерерлек түгел. Кайда гына эшләсәләр дә, алар без тыныч яшәсен, матур уйнасын, тамакларыбыз тук булсын өчен тырышып хезмәт итәләр. Әйдәгез әле, әниләрнең кем булып эшләүләре турында сөйләшик.

Бала: Минем әни   ......, ашханәдә аш бирә.

           Ашны пешерә үзе, һәрвакыт ачык йөзе.

          “Рәхим итегез”, ди ул,“Туеп китегез”, ди ул.

Бала: Өстемдәге күлмәгемә,

           Күпләр карый сокланып,

          “Кем текте” дип сорап куя,

           Кайберләре сокланып.

          “Әнием, - дим, -ул бит минем,

           Фабрикада тегүче,

           Бер мин генә түгел әле,

           Ул теккәнне киюче”

Бала: Балалар бакчасында эшли минем әнием,

           Ул уңган тәрбияче, аны бик яраталар.

           Нәниләр  белән була,иртәдән кичкә кадәр,

           Әз генә дә орышмый,тәртипле булсаң әгәр.

(Залга Шәвәли керә. Кулында посылка)

Шәвәли: Мин Шәвәли – шук малай,

                 Шук малай, үткен малай.

                 Исәнмесез!

Балалар: Исәнмесез!

Шәвәли: Бу 1 нче “А” һәм “Б” сыйныфы укучыларымы?

Балалар: Әйе.

Шәвәли:  Алайса, дөрес килгәнмен, сезгә посылка бар. Менә, кул куеп алыгыз әле.

Алып баручы:

Рәхмәт. Нинди посылка булыр икән? Хәзер карыйбыз.

Шәвәли, син үзең дә кал безнең бәйрәмдә. Бергәләп уйнарбыз, җырларбыз.

Шәвәли:

Анысы, уен – көлке бик яратам инде мин (утыра)

Алып баручы (посылканы ача, хат ала, укый):

        “Исәнмесез, балалар! Бу посылканы сезгә Кыш бабай җибәрә. Минем айларым якынлаша, тиздән дилбегәне үз кулларыма алачакмын, ә хәзергә сезнең бәйрәмегезгә посылка җибәрәм. Шул әйберләрне алып, тагы да ямьлерәк, күңеллерәк бәйрәм итегез. Әниләрегезне минем исемнән дә котлагыз, акыллы, тәртипле балалар булыгыз.

        Очрашканга кадәр. Сау булыгыз.Кыш бабагыз.”

Балалар, гаҗәп, нәрсәләр җибәрде икән Кыш бабай? Менә монда иң өстә милиция фуражкасы. Нигә икән ул?

Шәвәли: Кая, мин киеп карыйм әле. Килешәме? (Мактанып йөри) Ә менә бу малайга бигрәк килешә (бер малайга кидерә).

Малай: Иминлекне, тынычлыклы

               Саклар өчен кирәк без,

               Хәзер кечкенә булсак та,

               Әнигә зур терәк без.

Алып баручы: Тагын нәрсәләр җибәрде икән соң Кыш бабай. Карыйк әле. Балалар, монда матур-матур беләзекләр чыкты. Кемгә икән ул?

Шәрыкъ биюе башкарыла ( беләзекләрне биюче кия)

Алып баручы: Бик оста биедең. Нинди матур бүләкләр җибәргән Кыш бабай. Балаларны бик ярата шул ул. Балалар, монда әле тагын чүлмәктә гөл, шар һәм Резеда Вәлиева язган “Бүген әниләр бәйрәме” шигыре дә бар. Кыш бабайның үзе исеменнән әниләрне котлатасы килгәндер инде.

(Алып баручы шигырьне укый, соңгы дүртюллыкны балалар сөйли).

Бүген әниләр бәйрәме.

Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә (сездә)

Нигә кояш көлеп карый,

Бәлебез һәммәбез дә.

Бүген – әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

Мин дә котлыйм, әнкәм, сине,

Теләгем бар минем дә:

Мәңге шулай кояш кебек

Балкы күңел күгемдә.

          (Резеда Вәлиева)

(әнисенә барып шар, чүлмәктә гөл һәм кулдан ясалган котлау открыткасы бүләк итә)

Алып баручы: Монда яулык чыкты. Бәлки, Кыш бабайның безне уйнатып аласы килгәндер.

(Уен “Әниеңне танып бел”, “Балаңны танып бел”)

(Уен “Әниеңнең рәсемен яса”, “Балаңның рәсемен яса”)

Алып баручы: Шәвәли, соң безгә шундый әйбәт посылка алып килгәнсең. Зур рәхмәт.

Балалар: Зур рәхмәт.

(Шәвәли, саубуллашып, чыгып китә.)

Алып баручы: Менә безнең чыгышыбыз да тәмамланып килә. Хөрмәтле әниләр, сезне тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз. Мәңге яшь булыгыз, балаларыгызның игелеген күрергә язсын.

Бала: Алмадык сатып бүләкләр,

           Без үзебез ясадык.

           Үзең хезмәт куйган әйбер

           Зур бүләк, дип уйладык.

(Балалар әниләренә шарлар һәм кулдан ясалган котлау открыткалары тапшыралар).

1 нче алып баручы: Ана назы – җирдә ул мәңгелек,

                                  Мәңгелек җыр – бишек җырыгыз.

                                  Без узасы юлда маяк булып

                                  Гомер буе балкып торыгыз.

 2 нче алып баручы: Иң әйбәт балаң булып яшәсәм ярар иде,

                                   Әниемнең ышанычын акласам ярар иде.

                                   Иң кадерле, иң хөрмәтле булсын җирдә әниләр.

                                   Әниләрне кадерләсәк, тыныч булыр ил – көннәр.

Сәхнәдә номер:

Күмәк җыр – “Һәрвакыт булсын әни!”

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методические разработки внеклассных мероприятий по физической культуре и спорту. Методические разработки внеклассных мероприятий по физической культуре и спорту.

Аннотацияк учебно-методическим  разработкам внеклассных мероприятий  по физической культуре с использованием нестандартного оборудования. 1....

Методическая разработка внеклассного мероприятия по математике «Что такое коррупция». (8-9 классы) Внеклассное мероприятие по математике «Что такое коррупция»

Данная методическая разработка внеклассного мероприятия   «Что такое коррупция?»  составлена и применялась как внеклассное мероприятие по дисциплине “Математика»   для обучающ...

Разработка внеклассного мероприятия «Әнием – күңелем кояшы!»

Кичәнең максаты:Әниләргә карата кадер – хөрмәт, ярату, олылау хисләре, әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү, тыңлаучан булырга өйрәтү.Кичәнең бурычы:1)      Ана теле бел...

“Әнием - күңелем кояшы”

Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, елаганда җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт ...

“Әнием - күңелем кояшы”

1 бала: Бүген – әниләр бәйрәме,      Бүген – җирдә тантана.      Кояш шуңа көлә бүген,      Гөлләр шуңа шатлана....

Әнием - күңелем кояшы.

Әдәби – музыкаль кичә....