Әнием - күңелем кояшы.
материал на тему

Сабирова Эльвира Расимовна

Әдәби – музыкаль кичә. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Әнием – күңелем кояшы.

                                         Сценарий авторы:

                                                             Сабирова Эльвира Рәсим кызы,                                                      

                                                           Түбән Кама шәһәренең 15 нче        

                       мәктәбе.

Кичәнең максаты:

Әниләргә карата кадер – хөрмәт, ярату, олылау хисләре, әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү, тыңлаучан булырга өйрәтү.

Кичәнең бурычы:

  1. Ана теле белән горурлану хисе тәрбияләү.
  2. Укучыларның хәтерләү сәләтен үстерү, мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтү, сөйләм телен баету.
  3. Әдәплелек, зирәклек, кешелеклелек, миһербанлылык тәрбияләү.

Үткәрү формасы:

әдәби – музыкаль кичә.

Үткәрү урыны:

актлар залы.

Җиһазлау:

Сәхнәдә әниләргә багышланган плакатлар, слайд – шоу, музыкаль бизәлеш, шарлар, чәчәкләр.

Көтелгән нәтиҗә:

Сәнгатькә кызыксыну, туган телгә мәхәббәт, аналар белән горурлана белүче шәхес тәрбияләү.

Сәхнәгә көй астында алып баручылар чыга (И.Закиров көе “Әнкәй”).

1 слайд: мәктәп күренеше.

2 слайд: чараның темасы.

3 слайд: чараның максаты, бурычлары.

1 нче алып баручы: Хәерле көн, кадерле кунаклар! Һәр елны ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә илебездә Әниләр көне билгеләп үтелә.

4 слайд: әниләрне котлау открыткасы.

2 нче алып баручы: Хөрмәтле әниләр, бәйрәмегез мөбарәк булсын!

1 нче алып баручы: Кем дөньяга кеше бүләк итә,

                                     Ә кешегә – якты дөньяны?

                                     Тойгылары кояш кебек кайнар,

                                     Эретерлек гранит кыяны?

2 нче алып баручы: Кем куллары өйне, җирне ямьли,

                                     Изгелеге үлчәү талкысыз?

                                     Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы –

Бергә:                         Тормыш яме – Әнкәй, хатын – кыз!

1 нче алып баручы: Ә хәзер 2 нче сыйныф укучыларының чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын.

5 слайд: шигырь юллары язылган котлау.

Сәхнәдә номер: 2 нче сыйныф укучылары шигырь сөйли.

1 нче укучы

Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый –

Беләбез һәммәбез дә.

2 нче укучы

Бүген – Әниләр бәйрәме,

Бүген – җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

3 нче укучы

Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

6 слайд: татар халык мәкальләре язылган слайд.

2 нче алып баручы: Җимешсез агач – утын, яңгырсыз болыт – төтен генә, баласыз йортның да яме аз. Ә без – балалар, безгә гомер биргән әниләребезнең тормыш чәчәге. Без әниләребезгә һәрвакыт рәхмәтле. Рәхмәтебезне “Акварель” бию төркеме башкаруында “Балалар тормыш чәчәге” биюе аша белдерәбез.

7 слайд: татар халык мәкальләре язылган слайд.

Сәхнәдә номер:

“Акварель” бию төркеме башкаруында “Балалар тормыш чәчәге” биюе.

1 нче сыйныф укучылары шигырь сөйли.

1 нче укучы

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

2 нче укучы

Иң кадерле кешебез син,

Сөекле әниебез.

Син булганга, без бәхетле,

Тыныч, рәхәт яшибез.

3 нче укучы

Әниләрне, әбиләрне

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Барысы бергә.

Бәйрәм белән котлыйбыз!

8 слайд: Актив булган укучыларыбызның әниләренә рәхмәт хаты.

1 нче алып баручы: Рус төркемендә укучы 4 А сыйныфы укучылары башкаруында “Кабартма” әкиятен тәкъдим итәбез.

9 слайд: “Кабартма” әкиятеннән күренешләр.

Сәхнәдә номер:

4 А сыйныфы укучылары башкаруында “Кабартма” әкиятен сәхнәләштерү.

«Кабартма» әкияте.

Катнашалар: автор, бабай, әби, куян, кабартма, бүре, аю, төлке.

Автор: Яшәгән ди бабай белән әби.Менә бабай әбигә әйтә:

Бабай:

-И-и, карчыгым! Бик ашыйсым килә. Ясап бирче миңа кабартма.

Автор:

        Менә карчыгы, онны иләп, камыр баса. Камыр әзер булгач, кабартма ясый да тәрәзә төбенә киптерергә куя.

        Кабартма кипкәч тәрәзәдән сикереп төшә дә йөгереп китә. Йөгерә-йөгерә, урманга җитә. Урманга керсә, аңа Куян очрый.

Куян:

-Сандугачлар ияләшкән

Су эчәргә миләштән.

Сагнуларым бетәр әле

Сине күреп сөйләшсәм.

Кабартма:

-Уф, Куян, Куян, Куян,

Ашамачы син мине.

Мин бит ямьсез, мин бит тәмсез,

Мәле тот син кишерне.

Автор:

Кабартма Куяннан качып китә. Бара-бара бүрегә очрый.

Бүре:

-Оныт мәшәкатьләренңе,

Оныт инде беразга.

Сыйпап-сыйпап чәчләремне,

Бер иркәлә, бер назла.

Утыр әле яннарыма,

Ял булсын җаннарыма.

Кабартма:

-Син алдакчы, соры Бүре,

Беләм синең ниятеңне.

Ашыгам мин, юлдан кит син,

Очрашырбыз  әле.

Автор:

Бүредән дә качып китә. Бара-бара Аюга очрый.

Аю:

-Мин сине шундый сагындым,

Сизәсең микән шуны?

Айны болытлар капласа,

Табарсын микән юлны?

Кабартма:

-Мин дә сине сагындым, Аю,

Тик беләсеңме шуны:

Яшисем килә минем,

Сау бул, хуш, пока, киттем!

Автор:

Аюдан да качып китә. Бара-бара Төлкегә очрый.

Төлке:

-Ай, кем килә! Исәнме, Кабартма. Син нинди матур, нинди тәмле! Күп йөреп аргансыңдыр. Минем алдыма утырып бераз ял ит. Ә мин сиңа җыр җырлыйм:

  Әлли - бәлли итәр бу,

  Авызыма китәр бу,

  Йокла тизрәк, кабартма,

  Йом-йом күзең, уянма.

Кабартма уянып:

-Аһ,син алдакчы, Төлке!

Мин әбидән дә киттем,

Мин бабайдан да киттем,

Мин куяннан да киттем,

Мин бүредән дә киттем,

Мин аюдан да киттем,

Синнән китәм дә китәм.

Төлке:

-Эх, булмады!

Автор: Татар халкы “Акыл белән эш итү – мең бәланың калканы” - дигән. Безнең Кабартма да тапкырлыгы белән төлкенең хәйләсенә бирешмәде. Ә югыйсә, әкиятнең азагы бик аянычлы тәмамланган булыр иде.

10 слайд: шигырь юллары язылган котлау.

 1 нче алып баручы: Мин сөйлим анам телендә,

                                      Яшим атам җирендә.

                                      Бу бәхет миңа бирелгән

                                      Туган йорт ишегендә.

                                      Тәүге кабат аяк басып

                                      Сукмактан киттем йөреп,

                                      Әйтәм анам теле белән:

                                      Мин җирдә кеше! – диеп.

2 нче алып баручы: “Балам”, - диеп, туган телдә

                                      Эндәшә миңа әткәм.

                                     “Әнкәм”, - диеп, әниемә

                                      Мин туган телдә дәшәм.

11 слайд: олимпиадаларда катнашучы балаларның әниләренә рәхмәт сүзләре язылган слайд.

1 нче алып баручы: “Туган телем – татар теле” җыры барлык әниләргә рәхмәт сүзе булып яңгырасын.

12 слайд: шигырь юллары язылган слайд.

Сәхнәдә номер:

 “Туган телем – татар теле” җыры. В. Агапов көе һәм сүзләре.

Туган телем – татар теле.

Татар теле - минем туган телем,

Сөйләшүе рәхәт ул телдә.

Шул тел белән көйлим,

Шул тел белән сөйлим,

Милләттәшем булган һәркемгә.

Татар теле - минем туган телем,

Бәхетле бул, сүнмәс шатлыгым.

Шул тел белән уйлыйм,

Шул тел белән җырлыйм,

Тоям аның һәрчак сафлыгын.

Татар теле - минем туган телем,

Изгелекләр тулы ул телдә.

Аны якын күреп, сөйләшүдән сөеп,

Тыя алмый мине беркем дә.

13 слайд: мәкальләр язылган слайд.

2 нче алып баручы: Ана – бөек исем!

                                     Нәрсә җитә ана булуга!

                                     Шуңа күрә

                                     Зур горурлык белән

                                     Без сөйлибез ана турында.

14 слайд: шигырь юллары язылган слайд.

Сезнең алда 4 нче А сыйныф укучысы Резеда Вәлиеваның “Кадерле әниләргә” шигырен сөйли.

Сәхнәдә номер:

Резеда Вәлиеваның “Кадерле әниләргә” шигыре.

“Кадерле әниләргә”.

Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә –

Бу бәйрәм дөньяга килгән

Кояш нуры сибәргә!

Бу бәйрәмдәге җылылык

Гасырларга җитәрлек.

Сезнең назлы кулларыгыз

Әкиятне чын итәрлек.

Читкә китми, әниләрне

Һаман саклап йөрербез.

Әни кушса, әти белән

Тауларны күчерербез!

Наз гөлләре үсеп чыга

Сез үткән буш җирләрдән.

Кабул итегез котлаулар

Менә без – нәниләрдән!

15 слайд: шигырь юллары язылган слайд.

2 нче алып баручы:  Хөрмәтле кунаклар, сезнең дә күңелләрне күтәрик әле. Сезнең хөрмәткә сәхнәдә татар халык биюе.

1 нче алып баручы: Өздерә бит үзәкләрне,

                                     Җилкендерә йөрәкләрне

                                     Шушы бию көйләре!

Сәхнәдә номер:

Татар халык биюе.

16 слайд: котлау сүзләре язылган слайд.

2 нче алып баручы: Хөрмәтле әниләр! Сезне тагын бер тапкыр Әниләр көне белән тәбрик итәбез! Барлык балалар да тырышып укысыннар, әниләрен гел сөендереп кенә торсыннар. Әниләргә саулык, озын гомер телибез.

1 нче алып баручы: Кадерле әниләр, апалар, килгән кунаклар, газиз, сөйкемле, сөекле әниләребезгә багышланган кичәбез ахырына якынлашты. Әниләребезгә карата кадер – хөрмәт, ярату, олылау хисләрен, әдәплелек, әхлаклылык сыйфатларын беркайчан онытмыйк!

2 нче алып баручы: Ана һәм бала! Алар бербөтен, аерылгысыз. Кадерле әниләр! Бу бөтенлек, бергәлек балагыз үскән саен тагын да ныгысын, бер – берегезне бер сүздән, бер караштан аңлап, бәхет – сәгадәттә яшәргә язсын.

1 нче алып баручы: Ана назы – җирдә ул мәңгелек,

                                     Мәңгелек җыр – бишек җырыгыз.

                                     Без узасы юлда маяк булып

                                     Гомер буе балкып торыгыз.

 2 нче алып баручы: Иң әйбәт балаң булып яшәсәм ярар иде,

                                      Әниемнең ышанычын акласам ярар иде.

                                      Иң кадерле, иң хөрмәтле булсын җирдә әниләр.

                                      Әниләрне кадерләсәк, тыныч булыр ил – көннәр.

Сәхнәдә номер:

Күмәк җыр – “Һәрвакыт булсын әни!”

Һәрвакыт булсын әни!

Кояш нуры, саф күк йөзе

Бу бер малайның рәсеме.

Ясаган ул ап – ак биткә

Һәм язып куйган читкә.

Кушымта:

Тын кал солдат, тын кал солдат

Бар кеше курка шартлаудан

Күккә карый меңләп күзләр

Һәм кабатлый иреннәр.

Кушымта:

Һәрвакыт булсын кояш!

Һәрвакыт булсын һава!

Һәрвакыт булсын әни!

Һәрвакыт булыйм мин!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кояш гомере телим, әнием, сиңа!

Әниләр көненә багышлана....

Разработка внеклассного мероприятия «Әнием – күңелем кояшы!»

Кичәнең максаты:Әниләргә карата кадер – хөрмәт, ярату, олылау хисләре, әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү, тыңлаучан булырга өйрәтү.Кичәнең бурычы:1)      Ана теле бел...

Разработка внеклассного мероприятия «Әнием – күңелем кояшы!»

Кичәнең максаты:Әниләргә карата кадер – хөрмәт, ярату, олылау хисләре, әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү, тыңлаучан булырга өйрәтү.Кичәнең бурычы:1)      Ана теле бел...

“Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!”

“Әниләр көненә” багышлангантелевизион тапшыру...

Кояш гомере телим мин, әнием сиңа! (Әниләр көненә багышланган әдәби – музыкаль кичә)

Кичә укучыларда әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре, әхлаклылык, әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү, гаилә белән мә...

“Әнием - күңелем кояшы”

Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, елаганда җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт ...

“Әнием - күңелем кояшы”

1 бала: Бүген – әниләр бәйрәме,      Бүген – җирдә тантана.      Кояш шуңа көлә бүген,      Гөлләр шуңа шатлана....