“Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!”
материал на тему

Галиева Ильзия Райнуровна

“Әниләр көненә” багышланган

телевизион тапшыру

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon eniler_kone.doc50.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!”

(“Әниләр көненә” багышланган

телевизион тапшыру)

 “ Кояш гомере ” дигән җыр белән башланып китә.

  • Хәерле көн, хөрмәтле телевизор караучылар. “Яңа гасыр” каналында турыдан-туры эфирдагы “Йөрәктән-йөрәккә” дигән тапшыруыбызны башлыйбыз. Без бүген аны җир йөзендәге иң гүзәл, иң бөек, иң илаһи затлар булган аналарга багышлыйбыз һәм “Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа” дип атыйбыз.

Сәхнәгә 5 укучы чыга.

1нче укучы. “Әни,” – диеп телем ачылган,

                      “Балам,” – диеп кулга алгансың.

                       Туган яктан чыгып китсәң дә

                       Онытмый шул ана баласын.

                       Әнкәйләргә булган мәхәббәт,

                       Мәрхәмәтлелек күмсен җир йөзен.

                       Рәнҗетмәгез берүк, балалар,

                       Әнкәйләрнең нечкә күңелен.

2нче укучы.  Дөньяга кеше дигән олы зат туды. Менә аның беренче авазлары

                       яңгырады. Сабый үзен дөньяга китергән әнисенең күкрәгенә

                       сыенды. Ана сабыена иң татлы, иркә сүзләр әйтеп, яшәү көченә                                

                       ия булган күкрәк сөтен бирде, ак биләүгә салып бишек җырын

                       җырлады.

3нче укучы. Әле син бер бала гына. Син үзеңнең дөньяда яшәвеңне дә

                      белмисең. Ләкин синең карыныңда татлы сөт ага. Ана күкрәген-

                      нән килгән сөт нинди пакъ! И бала! Анаңа, җиргә булган мәхәб-

                      бәтең дә чишмә суыдай саф булсын иде.

4нче укучы. Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда,

                      җирнең гүзәллеге – хатын-кызларда.

5нче укучы. Тормышыбызны ямьләүче иң шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз

                      кешеләр кем соң ул?

Барысы бергә. Ул минем кадерле әнием!

5нче укучы. Үзе сөйкемле булу белән бергә күңеле дә матур гүзәл ханым

Барысы бергә. Ул минем газиз әнием!

5нче укучы.Өйне – ямьле, ризыкны тәмле итүче өлгер хуҗабикә

Барысы бергә. Ул минем алтын куллы әнием!

Алып баручы. Ана! Нинди бөек исем! Дөньяда аналардан да изге һәм газиз

                         зат иясе юктыр. Минемчә, һәр хатын кыз үз гомерендә Ана

                         булу бәхетенә омтылырга тиеш. Сабыйның дөньяга туып аваз

                         салуы аналар күңелендә онытылмаслык куанычлы көн. Баланы

                         киләчәктә җәмгыятькә файда китерердәй кеше итеп үстерү –

                         һәр ананың изге бурычы. Шулай булганда гына ул үзен чын

                         мәгънәсендә бәхетле хис итә.

Илдар.      Г.М., мине хәзер әнием телевизордан күрәме?

Алып баручы. Күрә, әлбәттә, Илдар.

Илдар. Миңа аны бәйрәм белән котларга мөмкинме?

А.Б. Рәхим ит.

Илдар. Әнием, алтыным! Сине чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм. Сиңа сәламәтлек, озын гомер, ак бәхетләр телим. Г.М., шигырь дә сөйлим әле.

А.Б. Сөйлә, Илдар. Мин дә рәхәтләнеп тыңлармын.

               Көннәр буе йөгерсәм дә,

               Мин армыймын.

               Уку авыр булса булсын –

               Зарланмыймын.

               Орышсаң да кайвакытта

               Еламыйм ич.

               Син шат булсаң, тора алмыйм

               Елмаймый һич.

               Исәнлек-саулык сорап,

               Дога кылам:

               Әниемнән аермасын

                Берүк, Ходам.

А.Б. Рәхмәт, Илдар. Әниеңнең исемен дә әйтсәң, бөтенләй дә яхшы булыр иде.

Илдар.  .........................................      кызы.

А.Б. ....... ханым, без дә Илдарның котлауларына кушылабыз, сезгә шатлык-куанычлар, тыныч тормыш, сәламәтлек телибез һәм сезнең ихтибарыгызга башкорт халык биюен тәкъдим итәбез.

    Башкорт халык биюе.

А.Б. Көзнең ахыргы көннәрендә “Әниләр көнен” билгеләп үтәбез. Шул уңайдан кадерле әниләр, сезне бөйрәм белән котлыйбыз. Сезгә сәламәтлек, озын гомер, ак бәхетләр телибез, балаларыгызның игелеген күрергә язсын.

Илдар.  Әни, әнкәй... Нинди зур көчкә ия бу сүзләр. Әни, әнкәй... Бишектә яткан чакта ук без аның йөзен күреп елмайганбыз, бишек җырын тыңлап татлы йокыга талганбыз.

А.Б.  Әйе, чыннан да, һәр кешегә үз әнисеннән дә якынрак, газизрәк кеше юктыр. Безнең студиябезгә бу бәйрәм уңаеннан хатлар килде, без аларны укып китәрбез.

    Әйдә, Илдар, беренче хатны укып китик әле.

Илдар.  Г.М. Аны безгә кем язган?

А.Б.  Безгә 1нче мәктәпнең 7 сыйныф укучысы ............. язып җибәргән.

                  Хат укыла.

А.Б. Без дә ..... теләкләренә кушылабыз,  ........ ханым, сезнең хөрмәткә җыр яңгырый, рәхим итеп тыңлагыз.

                      Җыр башкарыла. Илдар һәм Ришат башкаруында җыр.

 А.Б.Гаиләне тотучы да, таркатучы да хатын-кыз, ди халык. Әйе, гаиләдә күп нәрсә хатын-кыздан тора. Гомер-гомергә хатын-кызга мәдхия җырлана. Ул ана дигән исемне горур йөртүче дә, ул – яшәеш нигезе дә, ул – гүзәл зат та, ул – изге җан да сабыр да, тыйнак та...

   Дуслар, бүген безнең студиядә кунакта  Габдерәхимова Нәсимә апа. Нәсимә апа, рәхим итегез.

 А.Б. Үзегез турында сөйләп китегез әле.

 А.Б.   Сез ике бала анасы. Сезнеңчә балаларны намуслы, итәгатьле итеп тәрбияләр өчен ниләр эшләргә кирәк? (Җавап)

А.Б. Ә ир хатыны нинди булырга тиеш? (Җавап)

А.Б. Оныкларыгыз турында сөйләгез әле. Алар сезгә килеп йөриләрме? (Җавап)

А.Б.  Хатын-кыз барысына да җитешергә тиеш, дибез. Яшьләргә вакытны дөрес бүлү турында нинди киңәшләр бирер идегез? (Җавап)

А.Б. Балаларыгыз, оныкларыгыз белән бергә яшәүне хуп күрәсезме, әллә олыгайган көндә балалардан аерым, яисә бөтенләй ялгыз яшәве уңайракмы? (Җавап)

А.Б. Нәсимә апа  үзе белән оныгын да алып килгән, ул әбисен бәйрәм белән котларга тели, сүзне аңа бирик әле. (шигырь сөйли)

А.Б. Зур рәхмәт сезгә.Тормышыгыз заяга үтмәгән. Күпләрне көнләштерерлек гаилә төзеп, күпләргә үрнәк булып яшисез. Тәрбияле, тәртипле балалар үстереп, олы юлга чыгаргансыз. Һәрвакыт шулай киң күңелле, ягымлы, сабыр, гади булып калыгыз. Балаларыгыз, оныкларыгыз сезгә һәрвакыт яхшы хәбәрләр генә китерсен. Бәхетле картлык телибез сезгә һәм әниләр көне белән котлап сезнең хөрмәткә кызлар башкаруында татар халык биюе.

 

Илдар. Сабый дөньяга килгән сәгатеннән үк ананың йомшак кулларын сизеп, күңел җылысын, ягымлы карашын, мәхәббәтен тоеп яши. Ана өчен бала – җир йөзендә бернәрсә белән дә тиңли алмаслык, кадерле йөрәк парәсе. Еллар үтеп без күпме генә яшькә җитсәк тә, газиз әниләребез өчен кечкенә булып калабыз.

А.Б. Әнкәйләр турында язучылар әсәрләр, шагыйрьләр шигырьләр, композиторлар җырлар язалар. Безнең якташыбыз Фәнис Яруллинның әниләр турында язган шигырен тыңлап үтик әле. Илдар, аны безгә кем сөйли?

Илдар. 1нче мәктәпнең 6 сыйныф укучысы Шәйхетдинова алсу. Ул шигырь конкурсларында актив катнаша, шуңа аны студиябезгә кунакка чакырдык.

   

               Шәйхетдинова Алсу сөйли.

А.Б. Баланың иң якын киңәшчесе, хәленә керүче, кайгы-шатлыгын үз йөрәге аша үткәрүче кеше – Ана. Татар халкында шундый мәкаль бар: «Уч төбендә пешереп ашатсаң да, әниең каршында изге бурычыңны үти алмыйсың.” Әйе, әнкәйләр үзләре дә бала хакына барысын да эшләргә әзер шул. Ә бит алар элек-электән бала өчен утка-суга кергәннәр, соңгы телемнәрен сабыйларына каптырганнар. Бүген студиябезгә кунакка 1нче мәктәп театр труппасы килде.

Алар башкаруында Шәриф Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге” исемле драмадан өзек карап үтик.

         Драмадан өзек күрсәтелә.

Илдар. Дуслар, безгә СМС хәбәре дә килеп иреште, укып китик әле.

А.Б. Кадерле әниебезне бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. Аңа ак бәхетләр, сәламәтлек, озын гомер телибез. Синең кызларың Лилия һәм Ләйсән.

   Без дә бу теләкләргә кушылабыз, сезнең хөрмәткә Хәлиуллина Гөлназ җырлый.

Илдар. Тормышыбызда төрле гыйбрәтле хәлләр ишетелеп тора. Республикабызда картлар һәм ятимнәр балалар йортларының саны арта бара. Бик-бик кызганыч хәл.

А.Б. Сабыйларыбызга тигез гаиләдә, сәламәт булып үсәргә, ә безгә - әти-әниләргә - гомер буе балаларыбыз янәшәсендә яшәргә язсын. Һәр ата-ананың изге теләге кабул булсын! Бер-беребезгә ягымлы булыйк, матур сүзләр генә әйтеп яшик.

Илдар. Г.М., бала анага, ана балага әйтә торган сүзләр күп инде алар. Әйдәгез тамашачыларның исләренә төшереп китик әле.

А.Б. Әйдә әле, Илдар, нинди матур сүзләр беләбез икән, әйтеп кара әле.

- кадерлем,

- алтыным,

- матурым,

- бердәнберем,

- алмам,

- хөрмәм,

- кояшым,

- аппагым,

- бәгырем...

А.Б. Күрәсеңме, бер-беребезгә эндәшергә никадәр матур сүзләр бар икән! Тик бу сүзләрне, ни кызганыч, бик аз әйтәбез, бик аз ишетәбез. Ә бит ягымлы, җылы сүзләрдән канатлар үсә. Бер-беребезгә авыр сүзләр әйтүдән сак булыйк. Яраламыйк күңелләрне!

А.Б. Кадерле әниләребез. Сезне бәйрәмегез белән тагын бер тапкыр чын күңелдән котлыйбыз, тапшыруыбыз аша теләкләрнең иң изгеләрен юллыйбыз. Киләсе очрашуларга кадәр.

Илдар. Ә киләсе тапшыруны әтиләргә багышласак ничек булыр икән?

А.Б. Бик яхшы булыр.

Илдар. Ә мин тагын килсәм ярыймы?

А.Б.Әлбәттә, Илдар. Күңел күгегез гел аяз булсын, кара болытлар йөзмәсен, гаилә бәхете, тынычлык, исәнлек-саулык барчагызга да. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт. Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кояш гомере телим, әнием, сиңа!

Әниләр көненә багышлана....

Разработка внеклассного мероприятия «Әнием – күңелем кояшы!»

Кичәнең максаты:Әниләргә карата кадер – хөрмәт, ярату, олылау хисләре, әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү, тыңлаучан булырга өйрәтү.Кичәнең бурычы:1)      Ана теле бел...

Разработка внеклассного мероприятия «Әнием – күңелем кояшы!»

Кичәнең максаты:Әниләргә карата кадер – хөрмәт, ярату, олылау хисләре, әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү, тыңлаучан булырга өйрәтү.Кичәнең бурычы:1)      Ана теле бел...

Кояш гомере телим мин, әнием сиңа! (Әниләр көненә багышланган әдәби – музыкаль кичә)

Кичә укучыларда әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре, әхлаклылык, әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү, гаилә белән мә...

“Әнием - күңелем кояшы”

Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, елаганда җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт ...

“Әнием - күңелем кояшы”

1 бала: Бүген – әниләр бәйрәме,      Бүген – җирдә тантана.      Кояш шуңа көлә бүген,      Гөлләр шуңа шатлана....

Әнием - күңелем кояшы.

Әдәби – музыкаль кичә....