Кояш гомере телим, әнием, сиңа!
методическая разработка (5 класс) по теме

Ибрагимова Ляйсан Фердинатовна

Әниләр көненә багышлана.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon koyash_gomere_telim_min_niem_sina.doc90 КБ

Предварительный просмотр:

Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа...

(музыкаль кичә)

Төзеде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ибраһимова Ләйсән Фердинатовна

Кичәдә түбән һәм югары класс укучылары катнаша.         

1нче алып баручы:

Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны?

Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы?

Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә-як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлектә аңа тиңнәр юк?

Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,

Тормыш яме - Әнкәй, хатын-кыз!

2 нче алып баручы:

Җир шарының ак бәхете өчен

Яратылган җәүһәр, алтын сез.

Кешелекнең иң зур зиннәте – сез,

Яшәү мәгънәсе дә хатын-кыз!

1 нче алып баручы:

Бәйрәм белән сезне, кадерле әниләребез, хөрмәтле укытучыларыбыз, әбиләребез, апаларыбыз, сеңелләребез! Бүгенге кичәбезне сезгә багышлыйбыз. Сезне барыгызны да язның беренче бәйрәме 8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйбыз.

2 нче алып баручы:

Сезгә бәхет-шатлык, тазалык, хезмәтегездә зур уңышлар телибез. Бәйрәмегез котлы булсын, өстәлләрегез сый-хөрмәт белән тулып торсын!

1 нче алып баручы:

8 нче Март - әниләр бәйрәме. 8 нче Март - әбиләр һәм кыз балалар бәйрәме дә ул. Бу көнгә һәр бала үз әнисенә, әбисенә яки кыз туганына бүләк хәзерли. ә бүләк төрлечә була ала. Кәгазъдән бик матур итеп кәрзин ясарга яки рәсем төшерергә мөмкин. Шигырь ятларга һәм аны матур итеп сөйләргә була. Әниләргә багышлап җыр җырласаң, ул да зур бүләк. Синең әйбәт укуың, тәртипле булуың, ярдәм итүең дә аларга бүләк. Сез әби-әниләрегезгә өй җыештыруда, гөлләргә су сибүдә, идән себерүдә, табак-савыт юуда ярдәм итә аласыз. Бу да яхшылык, әниләргә бу да куаныч.

Бу көнне әниләрне, әбиләрне, апа һәм сеңелләреңне, укытучыларны бәйрәм белән котларга онытмагыз.

  1. Сезне беренче яз бәйрәме белән котлыйм! – дип әйтегез.

1 нче укучы:

Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый,

Беләбез һәммәбез дә.

Бүген - әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

Мин дә котлыйм, әнкәм, сине,

Теләгем бар минем дә:

Мәңге шулай кояш кебек

Балкы күңел күгемдә!

“Җырлыйм әнием турында” җыры башкарыла (Г.Зәйнашева сүзләре, Ф.Әхмәдиев көе).

Бер кыз бала җыр чыгарган

Багышлап әнисенә.

Икәү бергә җырлыйк диеп,

Өйрәткән энесенә:

Кушымта:

“Кояш, кояш, мәңге балкый,

Мәңге нур сибә.

Кояш гомере телим мин,

Әнием, сиңа...“

Җырны чишмәләр ишеткән,

Кошлар отып алганнар.

Сандугачлар һәм тургайлар

Матур көйгә салганнар.

Кушымта.

Кушылыгыз: җырлыйк бергә,

Яңа матур җыр тусын.

Җирдә әниләр кояштай

Озын гомерле булсын.

Кушымта.

2 нче укучы:

Котлап әнием бәйрәмен

Мин челтәрләр бәйләдем,

Үскәч, әле, матур итеп,

Мамык шәлләр бәйләрмен.

Аны шатландырыйм дип,

Яхшы укып йөрим мин.

Тырышып йөрим – вузга алтын

Медаль белән керим дип.

Бүген дә тик йөрмәдем:

Үтүкләдем керләрен,

Үтүкләп куйдым бәйрәмгә

Кия торган күлмәген.

3 нче укучы:

Бер эшләргә керешсәң,

Һич ялыйкмыйсың эштән.

Ялт иттереп өйне җыйдым,

Су китердем инештән.

Сарыкларны карадым,

Тавыкларны санадым,

Оялардан алып кердем,

Салган йомыркаларын.

Он тугладым казларга,

Кертеп яптым абзарга.

Кирәк-яраклар алырга

Барып кайттым базарга.

Коймак җылытып майладым,

Самоварым кайнады.

Әни кайткач нишләр инде,

Аңа эш тә калмады.

1 нче алып баручы:

Кичәбезне Р.Миңнуллинның әниләргә багышлап язган сүзләре белән дәвам итәбез:

“Әнкәй! Дөньядагы бердәнбер иң матур, иң кирәкле, иң татлы сүз. “Әнкәй!” дигәндә, дөньялар яктырып, җылынып китә, күңелләр нечкәрә, күзгә яшьләр килә. Иң кыен чакларда без әнкәйләрне искә алабыз, аларга кайтып егылабыз. Чөнки туган телебезне дә ана теле дип йөртәбез”.

2 нче алып баручы:

Әни, Туган ил сүзләре берүк төрле яңгырый. Әнигә хыянәт итү – Туган илгә хыянәт итү белән бер ул, минемчә. Тырышып укырга, эшләргә, яхшы күңелле, кешеләргә ярдәмчел, игелекле булырга өйрәтә аларның һәр сүзе, һәр киңәше. “Ана хакы – тәңре хакы”,- дип юкка гына әйтелмәгән. Аналарны яраткан, ихтирам иткән, аның хакын хаклаганны халык та зурлар, яратыр, ихтирам итәр.

4 нче укучы:

Син бабамнан алган җитезлекне,

Әби кебек гаять сабырсың,

Туган илем кебек кешелекле,

Авылдашлар кебек батырсың.

Күгәрченнәр кебек гөрләшәбез,

Җанга рәхәт синең яныңда;

Шундый көннәр хәтирәсе белән

Юанабыз ялгыз чагында.

Син бит әни – Кояш безнең өчен,

Синнән нурлар алып яшибез.

Озак яшә, әни, мәңге яшә,

Иң кадерле якын кешебез!

“Ана гимны” җыры башкарыла (И.Хөснетдинов сүзләре һәм көе).

Әни исемен ишетәм барлык телдә,

Һәркемгә якын ул, бер генә,

Кемнәр белән тиңлим икән сине,

Иң кадерле кешем син генә.

Кушымта: Дан сиңа, дан, Анам! Дан сиңа, дан!

Гомер биргән өчен яшәргә.

Син өйрәттең туган туфрагыңда,

Туган илне сөеп яшәргә.

Әнкәм моңы ага чишмәләрдән,

Назлы җыры бишек тирбәтә.

Кечкенәдән туган телебездә

Аң-белемгә безне өйрәтә.

Кушымта.

Синең исемең яңгырый җырларымда,

Җылы сүзең эретә йөрәкне.

Җырлар сөйли безгә яшәр өчен,

Бәхет өчен әни кирәкне.

Кушымта.

5 нче укучы:

Әнкәсен, бик теләсә дә,

Сайлап алалмый кеше.

Әнкәйләрне Ходай бирә,

Ул – фәкать Ходай эше!

Әнкәй ул чит-ят булалмый, -

Газиз генә булала!

Безнең өчен ул – Илаһи,

Безнең өчен ул – Алла!

Әнкәй ул гади булалмый, -

Гүзәл генә булала!

Әнкәеңә мәхәббәтле,

Мәрхәмәтле бул, Бала!

Әнкәй күңеле, һай, сизгер –

Барсын да белә бит ул...

Әнкәйне сайлап алмыйлар –

Бердәнбер генә бит ул!

1 нче алып баручы:

Бу көннәрдә мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, мәдәният йортларында әниләргә багышлап төрле кичәләр үткәрелә, концертлар куела. Радио, телевидение тапшыруларында алар турында сөйләнелә, матур сүзләр, котлаулар әйтелә. Матбугат битләрендә әниләребез турында матур эчтәлекле хикәяләр, шигырьләр, котлаулар урын ала.

2 нче алып баручы:

Әйдәгез, шушы урында әбиләребезне, апа-сеңелләребезне котлап, өйрәнгән шигырьләребезне сөйләп китик әле. Шагыйрьләребез аларга багышлап матур һәм шаян эчтәлекле  шигырьләр язганнар. Әйдәгез, шуларны тыңлыйк.

6 нчы укучы:

Әни миңа кибеттән

Алып кайткан сеңелкәш...

Ә мин инде кайчаннан

Көткән идем энекәш!

Әнием алдалаган,

Ул мине аңламаган.

Мин бит өйдә берүзем

Уйнаудан туйган идем,

Энекәшкә исем дә

Әзерләп куйган идем!

Уенчыкларымны да

Аңа саклаган идем,

Хәтта машиналарны

Бер дә ватмаган идем.

Энекәш була диеп,

Шундый шатланган идем,

Хәтта малайларга да

Бераз мактанган идем.

Миңа сеңлекәш түгел,

Энекәш кирәк иде...

Әни кыз алып кайткан -  

Бу әни бигрәк инде!

Үзе әле бәләкәй,

Үзе әле елак та!

Әни әйтә: “Малайлар

Елыйлар, - ди, - ныграк та!”

Ә сеңлемме?

Ята ул

Елаган булып кына,

Җырлаган булып кына...

Ә шулай да чаптыра!

Килми торсак чак кына,

Әтине дә чаптыра,

Әнине дә чаптыра

Һәм мине дә чаптыра!

Нәрсәләрдер таптыра,

Ә без килсәк – яктыра!

Җибәрми үз яныннан,

Янында гел сак тора.

Болай ук кирәкми лә -

Сеңлем бераз арттыра!

Сүз әйтмәгез –

Арттырсын!

Сүз әйтмәгез –

Чаптырсын!

Үземнең сеңлем бит ул!

Сөекле сеңлем бит ул!

Сөйкемле сеңлем бит ул!

Мондый сеңлем булгачтын,

Кирәкми энекәш тә -

Биш энекәшкә тора

Шушы бер сеңелкәш тә!

7 нче укучы:

Ике карчык гөрләшәләр тышта,

Берсе - әби, берсе – бабушка,

Берсе оек , берсе чулок тоткан,

Икесе дә оста бик эшкә.

Дуслар да бик: пирог пешкән көнне

Әбине дә дәшә бабушка,

Бәлеш пешкән көнне бабушканы

Дәшми калмый әби бәлешкә.

Белгән сүзен русча, белмәгәнен

Үз телендә әби сукалый,

Ә бабушка аңлаган күк аны,

Башын селки, күзен кыскалый.

Әби көлсә, ул да көлгән була,

Белмәсә дә нигә көлгәнен,

Күгәрчен күк гөрли-гөрли шулай

Уздыралар бергә көннәрен.

8 нче укучы:

Кайда икәнен белми,

Әбием күзлек эзли.

Күзлеге бит кулында,

Әмма ул аны сизми.

 - Әби, әби, - дим аңа,

Каршысына ук килеп, -

Җайлы булыр эзләргә,

Күзлегеңне ки элек.

Әби күзлеген кия,

Үзе елмаеп көлә.

 - Рәхмәт, табып бирдең, - ди,

Аркамнан сөя-сөя.

9 нчы укучы:

Әниемнең әнисе

Әбием була минем,

Әби генә түгел ул,

Ул минем дәү әнием.

Ак ефәктәй чәчләрен

Ул тарап куя үреп,

Чисталыкка өйрәнәм

Мин дә аңардан күреп.

Кызыклы әкиятләр

Сөйли кичләрен безгә,

“Бәбкәм”, - диеп иркәләп

Эндәшә үзебезгә.

Күзлексез күрмәсә дә,

Таяксыз йөрмәсә дә,

Җитмеш яше тулса да,

Бик картайган булса да,

Тәмле ашлар пешерә,

Матур гөлләр үстерә,

Өебезнең нуры ул,

Барыбыздан олы ул.

Җылы оек, бияләй

Бәйли безгә көз җиткәч.

Мин дә аңа бүләкләр

Алырмын үсеп җиткәч.

Өйдә аны һәммәбез

Яратабыз, сөябез:

  1. Син бик кадерле безгә,

Озак яшә диябез.

1 нче алып баручы: Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезгә дә рәхмәтебез зур. Сез безне белем дөньясына алып кердегез, аның серләренә төшендердегез. Сез сабыр да, түземле дә. Безнең сердәшебез дә, киңәшчебез дә сез. Сезнең алда без  шулай ук бурычлы. Без сезне яратабыз, хөрмәт итәбез. Мәктәптәге әниебез сез безнең.

10 нчы укучы:

Күзләреңдә очкын, ялкын,

Йөрәкләргә учак яктың,

Беренче мөгаллимәм.

Күңел тәрәзләрен кактың,

Саф чишмәләр булып актың,

Беренче мөгаллимәм.

Син галим дә, син җырчы да,

Син рәссам, тылсымчы да,

Беренче мөгаллимәм.

Сәяхәтче, син сынчы да,

Син үзең үк укучы да,

Беренче мөгаллимәм.

Белем дигән дәрья кичтек,

Бергә үстек, бергә күчтек,

Беренче мөгаллимәм.

Якты көннең кояшы син,

Гомерләрнең юл башы син,

Беренче мөгаллимәм.

Балачакның күзе бит син,

Сабыйларның үзе бит сит,

Беренче мөгаллимәм.

Гадиләрнең гадие син,

Мәктәптәге әнием син,

Беренче мөгаллимәм!

1 нче алып баручы:

“Әни, Әнием, Әнкәй!”. Төрле телдә әйтелгән иң изге сүзләр, иң кадерле сүзләр, иң матур сүзләр, иң газиз сүзләр. Сабый баланың теле дә “Әннә” дип ачыла бит. “Әнием” – күңелгә иң якын сүз. Күпме мәгънә, күпме мәрхәмәтлелек һәм җылылык салынган бу сүзгә.

2 нче алып баручы:

Әниләр – һәр өйнең җылытучы учагы. Әниләр – гаиләдә нур сибүче кояш. Әниләрнең назлы карашы күңелләрне иркәли, яхшы киңәшләре тормышта һәрвакыт юлдаш була.

 “Әниемнең җылы кочагы” җыры башкарыла (М.Мазунов сүзләре, Ә.Бакиров көе).

Сөекле әниемнең

Борчыгандыр җанын,

Күңелемнең көйсез һәр чагы.

Еласам, юаткан,

Иркәләп уйнаткан

Әниемнең җылы кочагы.

 Уйнаудан туйганда,

Талчыгып калганда,

Ял сорагач керфек очларым,

Җыр көйләп, тирбәтеп,

Йоклаткан изрәтеп

Әниемнең җылы кочагы.

Давыллы көннәрдә,

Ышыклап җилләрдән,

Күкрәгенә кыскан кем тагы?

Кадерләп үстергән,

Яшәргә көч биргән

Әниемнең җылы кочагы.

11 нче укучы:

Кичке тынлыкны сакларга

Салмак кына калка ай.

Бәбиләргә бишекләрдә

Йоклар вакыт, балакай.

Йокла, бәгърем, иртән тагын

Уянырсың, йолдызым.

Инде күктә ай калыккан,

Күзләреңне йом , кызым.

Өстән ачып юрганыңны

Уяна күрмә туңып,

Төн буена ал битеңдә

Елмаю торсын кунып.

Йокла, бәгърем, иртән тагын

Уянырсың, йолдызым.

Инде күктә ай калыккан,

Күзләреңне йом, кызым.

12 нче укучы: 

Тәрәзәдән төн карады

Йолдыз-күзләре белән.

Тынып калды бөтен дөнья,

Тынмый тик әни генә.

 Бакчадагы күбәләктәй,

Йөри ул җил-җил үтеп.

Бөтен нәрсә тынып калган

Ул кагылганны көтеп.

Почык борын песием дә,

Гөл дә тәрәз төбендә,

Бишектәге сеңелем дә,

Хәтта...

Хәтта үзем дә

Көтеп ятам әниемнең

Яннарыма килгәнен,

Чәчләремә кулын куеп:

 - Йокла, бәбкәм, - дигәнен...

             Әниемнең кулларында

             Күңелем тынычлыгы.

             Әниләрнең кулларында

        Дөньяларның ныклыгы.

1 нче алып баручы:

Әни!

Җир йөзендә иң матур сүз - әни. Әни куллары – иң мәрхәмәтле һәм назлаучан куллар, алар барын да эшли ала. Әни йөрәге – иң турылыклы һәм сизгер йөрәк. Биш яшьме, илле яшьме – күпме генә булмасын - сиңа һәрвакыт әни кирәк, аның иркәләве, ягымлы карашы кирәк. Әниеңә синең мәхәббәтең никадәр зур булса, тормышың шулкадәр шатлыклы һәм якты була.

2 нче алып баручы:

Якты дөнья һәм тормыш бүләк иткән әниләргә без һәрвакыт бурычлы. Алар мәхәббәте – батырлыкка тиң бит ул.

 13 нче укучы:

Әй кызлар!

Әй малайлар!

Тик торыгыз, тыныгыз!

Аз гына да чыкмасын

Сезнең тавыш-тыныгыз!

Кошкай, син дә җылама!

Пескәй, син дә мырлама!

Бозау, син дә мулама!

Акбай, син дә улама!

Шаулама син дә, тирәк! –

Әиемә ял кирәк!

Ул эшеннән

Туктасын!

Тизрәк ятып

Йокласын!

Ял итсен,

Көч тупласын!

Әнием, син болай да

Ял итәсең бик сирәк!

Сиңа да бит ял кирәк!

Арыгансың бит инде,

Әнием, ял ит инде –

Мине йоклат та тизрәк!

14 нче укучы:

Бала селкендеме тик аз гына,

Йокысыннан ана уяна.

Төн уртасы була, ә шулай да

Уянуы өчен куана.

Чөнки арып эштән кайтканда да,

Йокыда да... һаман ул – ана.

Шуңарга да кешелек дөньясының

Горурлыгы диләр бит аңа.

 15 нче укучы:

Әни пәрәмәч пешерә

Вак итеп, тәмле итеп:

Без табында чәй эчәбез

Бергәләп, тәмле итеп.

Мин дә булыштым әнигә

Пәрәмәчләр ясарга.

Үзең эшләгәч, тәмле ул –

Кирәк эшләп ашарга!

 16 нчы укучы:

Әни теккән күлмәкне

Бик яратып киямен.

Шундый матур тегелгән,

Күбәләктәй күрәмен!

Мин дә беркөн курчакка

Күлмәк тегеп кидердем.

Моны күреп, дусларым

Яраткач бик сөендем.

Әнием мине мактап,

Кызым, уңган син, диде.

Үзең өчен дә күлмәк

Тегеп киярсең диде.

17 нче укучы:

Әни, керне озак удың,

Кулларың бик аргандыр,

Гел иелеп эшлисең ич,

Билләрең дә талгандыр.

Әйдә, кулларыңны сөрт тә,

Мине алдыңа күтәр,

Бераз яратышып алыйк,

Арганнарың да бетәр.

18 нче укучы:

Әниемнең уйчан күзләрендә

Күпме моң һәм күпме сагыш бар.

Бар күңелен, йөрәк ялкыннарын

Һәрвакытта миңа багышлар.

Изге өметләрен әниемнең

Ничек кенә итеп аклыйм соң,

Йөрәгеннән чыккан моңлы көйне

Ничек кенә отып алыйм соң?

Вәгъдә бирәм, әнием, синең алда –

Өметеңне синең аклармын,

Синең җырларыңны ядкарь итеп

Күңелемдә мәңге саклармын.

1 нче алып баручы:

Ана, Әни, Әнкәй! Бу илаһи сүзләр югары төшенчәгә, тирән мәгънәгә ия. Кем генә булмыйк без, нинди генә эш-гамәлләр кылмыйк, югары дәрәҗәләргә ирешмик, иң беренче чиратта һәммәбез дә бу дөньяга безне бүләк иткән Әниебезгә бурычлы.

              Күпме шәфкатьлелек, җан җылысы,

Сабыр холык Сезгә бирелгән.

Ак чәчәкле бөек үрләр телибез,

Рәхмәт Сезгә, күңел түреннән!

19 нчы укучы:

Йөзегездән гүя ак нур агып тора,

Күзегездән гүя йолдыз багып тора.

Сүзләрегез йомшак кына, назлы гына

Саф чишмәдәй челтер-челтер тамып тора.

Дөньям өчен үрнәк итеп алдым сезне,

Күңелемнең иң түренә салдым сезне.

Үзкәемә калсын әле дип тормыйча.

Яктыртасыз, балкытасыз безнең йөзне.

Йөзегездән гүя ак нур агып тора,

Күзегездән гүя йолдыз багып тора.

Сүзләрегез йомшак кына, салмак кына

Саф чишмәдәй челтер-челтер агып тора.

“Әни кирәк” җыры башкарыла (Р.Миңнуллин сүзләре, М.Шәмсетдинова көе).

Көннәр якты булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Йокы татлы булсын өчен.

Әни кирәк.

Җил-яңгырдан саклар өчен,

Усаллардан яклар өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Усаллардан яклар өчен

Әни кирәк.

Ашлар тәмле булсын өчен,

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк.

Гөлләр чәчәк атсын өчен,

Бәхет-шатлык артсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Иң кадерле кеше җирдә

Әни, димәк.

2 нче алып баручы:

Кадерле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр. Сезне тагын бер кат чын күңелдән бәйрәм белән котлап, сәламәтлек, озын гомер, аяз күк йөзе һәм эшегездә уңышлар, чиксез шатлык-куанычлар теләп калабыз. Аналарның күңелен кайгы-сагыш басмасын, сабыйларның киләчәге якты булсын!

Кичәбез тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

 

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка внеклассного мероприятия «Әнием – күңелем кояшы!»

Кичәнең максаты:Әниләргә карата кадер – хөрмәт, ярату, олылау хисләре, әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү, тыңлаучан булырга өйрәтү.Кичәнең бурычы:1)      Ана теле бел...

Разработка внеклассного мероприятия «Әнием – күңелем кояшы!»

Кичәнең максаты:Әниләргә карата кадер – хөрмәт, ярату, олылау хисләре, әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү, тыңлаучан булырга өйрәтү.Кичәнең бурычы:1)      Ана теле бел...

“Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!”

“Әниләр көненә” багышлангантелевизион тапшыру...

Кояш гомере телим мин, әнием сиңа! (Әниләр көненә багышланган әдәби – музыкаль кичә)

Кичә укучыларда әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре, әхлаклылык, әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү, гаилә белән мә...

“Әнием - күңелем кояшы”

Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, елаганда җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт ...

“Әнием - күңелем кояшы”

1 бала: Бүген – әниләр бәйрәме,      Бүген – җирдә тантана.      Кояш шуңа көлә бүген,      Гөлләр шуңа шатлана....

Әнием - күңелем кояшы.

Әдәби – музыкаль кичә....