Выступление на 1Республиканских чтениях им.Кояш Тимбиковой
материал по теме

Данное выступление обращено к участникам 1 Республиканских чтений им.Кояш Тимбиковой

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon men_-men_rhmt_sina_koyash_apa.doc39.5 КБ

Предварительный просмотр:

Мең – мең рәхмәт, сиңа, Кояш апа!

       Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге премия иясе,якташыбыз,язучы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Кояш Тимбикованың исеме  чистайлылар өчен, күп кенә башка күренекле шәхесләребез белән бергә, аерым горурлык хисе тудыра. Ике ел элек Кояш Тимбикова исемендәге премиянең беренче лауреатлары җирле язучылар Хәйдәр Гатин һәм Николай Нарсеев булсалар,икенче юлы зур  исемгә “Энҗеләр”әдәби берләшмәсе җитәкчесе  Фоат Хасанов һәм журналист Елена Щенникова лаек булдылар.

     Әйе, якташыбыз Кояш Тимбикова чистайлыларның зур ихтирамын казанган язучы. Иске Роман авылында язучының музее булдырылды, аның исемендәге премия ике ел саен икешәр җирле язучыга бирелә.

     Ни өчен бу якташыбызның исеме шулай югары бәяләнә соң? Бу сорауга җавапны, әлбәттә, Кояш Тимбикованың  әсәрләреннән эзләргә кирәк.

   Кояш  Тимбикованың иҗаты күпкырлы. Аның балалар өчен дә кызыклы әсәрләре бар,ул  өлкәннәр өчен дә язган,хәтта җырлары – туган ягына, туганнарына, якыннарына багышлап язган, көйгә салынган шигырьләре дә җитәрлек.Аның аерым әсәрләре башкорт, әзербайҗан, үзбәк, ка ракалпак, казах, рус, белорус, латыш телләрендә басылган. Ул язган повесть-романнар, хикәяләр һәм очерклар искиткеч кешелекле,  көчле  рухлы, тормышчан, халыкчан  булулары белән аерылып торалар. Кая зур төзелеш – язучы шунда,юлында очраган бер генә кыенлык та аны максатыннан тайпылдырмый. Барган бер җирдә ул үзенең яңа әсәрләренең геройларын таба, аларда күргән матур сыйфатларны  үзенең укучыларына да җиткерә.

     Ә әсәрләренең иң матурлары, һичшиксез, аның туган ягына багышланганнары.

     Кояш Тимбикова әсәрләрендә мәктәп, укытучыларга багышланганнары да байтак.

     Үзенең райондашлары янына кайткач ул һәрвакытта укытучылар, укучылар белән даими очраша, милли мәгарифне саклап калу, үстерү хакында янып яши  иде.

     Безнең гимназиянең этнографик музеенда  якташ язучыбыз Кояш Тимбикованың гимназия укытучылары һәм укучылары  белән очрашуларының  якты истәлекләре саклана.

      Беренче очрашу 1989 нчы елда гимназиянең иске актлар залында була. Бу  очрашу турында Кояш Тимбикова “Социалистик Татарстан”газетасының 14 март санындагы “И туган җир!” исемле мәкаләсендә язып чыга. Ул үзенең мәкаләсендә   күп кенә татар мәктәпләре ябылган бер вакытта үзенең милли мәгарифен  2 нче татар мәктәбендә саклап калуы өчен шәһәребезнең мәгариф бүлегенә, мәктәп директоры Роза Идрисовнага, укытучылар коллективына, әти-әниләргә һәм укучыларга чиксез зур рәхмәтен белдерә. Ул шулай ук укучыларның үз куллары белән чигелгән калфак бүләк итүләре белән горурлана, укытучыларның милли гореф-гадәтләрне саклаулары, үзләренең укучыларына да өйрәтүләре турында яза.

     Язучы белән тагын бер очрашу 2001 нче елда була. Шәһәрдәге татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен бу очрашуны ул вакыттагы шәһәр мәгариф бүлеге мөдире Саттарова Әлфия Госман кызы оештыра.Гимназия музеенда бу очрашудагы хатирәләр дә  саклана.

     2008, 2009 нчы елларда Кояш Тимбикова укуларын беренче тапкыр үзебезнең гимназия укучылары өчен оештырдык. 2010 нчы елда мондый укулар гимназиябезнең Ресурслар Үзәге  тарафыннан муниципаль район укучылары  һәм укытучылары өчен   татар һәм рус телләрендә  үткәрелде.Укуларның йомгагы булып Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасының мәгарифне үстерү институты, Чистай муниципаль районы  Башкарма комитетының мәгариф идарәсе белән берлектә җыентык  басылып чыкты (“Развитие исследовательских и творческих способностей учащихся”, Казань ,ИРО РТ, 2010).

     Язучы,публицист Кояш Тимбикованың иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган I республикакүләм фәнни-тикшеренү укуларында республикабызның 20 дән артык районы укучылары һәм укытучылары катнашты. Казан, Арча, Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Әлмәт,Буа, Бөгелмә,Яңа Чишмә, Норлат, Лаеш, Әгерҗе Мамадыш, Кукмара, Чистай, Түбән Кама, Апас, Яр Чаллы, Кама Тамагы,, һ.б. районнарда яшәүче яшь укучыларыбыз үзләре өчен әлегә кадәр бик үк таныш булмаган Кояш Тимбикованың әсәрләрен укып чыкканнар, иҗади мирасына күз салганнар. Күпме яңа уйлар, күпме  кичерешләр, өр-яңа фикерләр...

       Күпме укучылар  укытучылары белән бергә үзләре өчен өр - яңа бер “кояш”тапканнар ләбаса!

     “Узган гасыр кешеләренең гамен тоеп язган Кояш апа. Аның бу сыйфаты әдәби әсәрләрендә бигрәк тә ачык чагыла. Бик күп китаплары дөнья күргән, яратып укылган һәм хәзер дә укыла. Милләтнең җан тибешен нәфис сүз белән аның үзенә аңлатучы, дияр идем мин аны......К.Тимбикованың  һәр әсәрендә кешеләр арасындагы  мөнәсәбәтләр психологик тирәнлек белән ачыла,  алар  үтә нечкә, уалучан-нәзберек булулары белән аерылып тора. Автор кешеләрнең җан халәтен омтылыш-хыяллары белән бик оста бәйләп чагылдыра...

...Автор мәхәббәтнең кадерен белергә, гомерләрнең бик тиз узуы турында уйланырга чакыра. Кешеләр арасында булган битарафлык, ваемсызлык, игътибарсызлык аркасында җаннарның бик тиз җәрәхәтләнүенә әрнеп сызлана.... ...Кыскасы, Кояш Тимбикованың кайсы гына җыентыгын алып карасаң да, аларда халыкның үзеннән алынган детальләр, күренешләр, вакыйгалар,  гыйбарәләр... Халык педагогикасы, халык эстетикасы, халык фәлсәфәсе... Аларда язучының уйланулары, борчылулары, сызланулары, әрнүләре...” (Хәсәнов Гомәр Мансур улы, Яр Чаллы шәһәре“79 нчы лицей – интернат”ның 9 нчы сыйныф укучысы)

   “ Чаллыда да   Кояш  Тимбикова  укуларын  уздыруны  бик  әйбәт   эш  дип  саныйм  мин. Татар буларак,  әле  үзем  бик  әйбәт  белмәгән  язучы  турында  байтак  яңа  мәгълүматлар  белән  таныштым  һәм  танышачакмын. Язучының  туган  ягында  да,  башкалабыз  Казанда  да  үткәрергә  кирәк  мондый  чараны.  Үзебезнең  татарларны  үзебез  күтәрмәсәк,  зурламасак,  башкалар  килеп  эшләмәс  бит!” (Шәфыйков  Булат  Зөфәр улы,  Яр Чаллы шәһәренең   23 нче мәктәпнең 9 А сыйныфы укучысы)

      “Язучы иҗаты - әле тирәнтен өйрәнелмәгән хәзинә. Әгәр дә язучының иҗаты дәреслекләрдә урын алса, мин бик шат  булыр идем. ...Безнең кебек укучылар, мәктәп, гаилә тормышы,  бүгенге тормышта актуаль проблемалар турында язган әсәрләр булганда, безнең кебек яшьләр шул әсәрләр белән танышып барганда, безнең  күңелләребезгә караңгылык, билгесезлек, явызлык урнашмас!“(Булатова Энҗе Рәис кызы, Биектау муниципаль районы Дөбъяз урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы)

     Чыннан да, китап сөюче яшь укучыларыбыз күңелендә мондый юллар туган икән, димәк, Кояш Тимбикова укулары үзенең максатына ирешкән дияргә була.

     Түбәндәге шигырь юлларым якташ язучыбыз Кояш апага республика укуларында катнашучыларның барысыннан да олы ихтирам хисе булып кабул ителсен иде.  

Якташларың  сагынып килде сиңа

Хөрмәт итеп кечесе,олысы,

Йөрәкләрдән чыккан хисләрнең без

Тапшырабыз иң-иң җылысын.

                                   “Мин-татар кызы!”- дип горурландың,

                                     Милләтеңне чөеп бөеккә,

                                     Горурландың туган халкың белән

                                     Бәхет теләп гомер-гомергә.

Җылылыгың тойды сөйгән халкың

Әсәрләреңдәге битләрдә,

Син аларны бер дә онытмадың

Йөргән чакта кайчак читләрдә.

                                       “Көзге рәнҗү”, “Кышкы талпыну”лар,

                                        “Ачык хат”, я “Кышкы былбыллар”...

                                         Күпме якташларның язмышларын

                                         Сыйдырганнар синең китаплар!                                                                                                                        

Яктылыгың тойды хезмәттәшләр:

Мәдинә,Рәйсә ,Фәния апалар...

Чын күңелдән сөйде каләмдәшләр-

Бик еш сине искә алалар.

                                           Якын булдың син туганнарыңа,

                                           Хөрмәт иттең гомер-гомергә,

                                           Җылылыгың белән яннарыңа

                                            Берләштердең үзең тирәңдә...

...Бүген кабат туган ягыңда син,

 Зур тантана синең тирәңдә-

 Исемең атап уза Укуларың!

 Калсын, диеп эзең тирәндә.

                                            Туган ягыбызның Кояшы син!

                                             Нурларың да сибелеп ята.

                                             Җылылыгың,яктылыгың өчен

                                             Мең-мең рәхмәт сиңа, Кояш апа!

                                                           Закирова  Рушания Вахит кызы,

Чистай муниципаль районы МГББУ “2 нче гимназия”нең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары,  Кояш Тимбикованың туганнан туган сеңелесе

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

СОЗДАНИЕ БАЗЫ ОЦЕНОЧНЫХ СРЕДСТВ ДЛЯ ТЕКУЩЕЙ, ПРОМЕЖУТОЧНОЙ И ГОСУДАРСТВЕННОЙ (ИТОГОВОЙ) АТТЕСТАЦИИ ПО ОПОП СПЕЦИАЛЬНОСТЕЙ В СООТВЕТСТВИИ С ТРЕБОВАНИЯМИ ФГОС НОВОГО ПОКОЛЕНИЯ. (материал для выступления на педагогических чтениях)

В представленном материале описаны ОЦЕНОЧНЫЕ СРЕДСТВА ДЛЯ  ТЕКУЩЕЙ, ПРОМЕЖУТОЧНОЙ И ГОСУДАРСТВЕННОЙ (ИТОГОВОЙ) АТТЕСТАЦИИ ПО ОПОП СПЕЦИАЛЬНОСТЕЙ В СООТВЕТСТВИИ С ТРЕБОВАНИЯМИ ФГОС НОВОГО ПОКОЛЕНИ...

Выступление на педагогических чтениях: "Самообразование педагога"

Данная работа была представлена на  вторых педагогических чтения Туганского округа Томского района, на секции "Рост и совершенствование учителя: реальные пути и возможности"....

Создание системы духовно-нравственного воспитания (выступление на Серафимовских чтениях)

В выступлении сделан акцент на создание единого пространства для организации духовно-нравственного воспитани учащихся с привлечением не только уроков ОДК, классных часов, но и родителей, различных кат...

Выступление на Рождественских чтениях. 2011 год.

Выступление на Рождественских чтениях. 2011 год....

Выступление на педагогических чтениях

Выступление по теме "Симметрия"о совместной работе преподавателя и учащихся по данной теме проекта...

Выступление на педагогических чтениях по теме "Симметрия"

Данная презентация - сопровождение выступления на педагогических чтениях....

Выступление на Верещагинских чтениях.

Из опыта работы по патриотическому воспитанию в малокомплектной сельской школе....