Гафиятуллина Зиля Рафаэловна

Сайт учителя родного языка и литературы

Авызда чакта син сүзгә хуҗа, ә авыздан чыккач, сүз сиңа хуҗа

Профессия: Учитель

Профессиональные интересы: Люблю читать художественную литературу.

Увлечения: Люблю разгадывать кроссворды

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Альметьевск

Место работы: МАОУ "СОШ № 16"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/gafiyatullina-zilya
Хөрмәтсез кешеләрнең сүзләре ялган санала,олуг кешеләрнең сүзләре сәясәт санала
Ризаэтдин Фәхретдин

Укытучы һөнәрен сайладым.

Мин бәхетле,күңелемә килгән

Һөнәр сайлап ала белгәнмен.

Озак еллар бер урында

Намус белән хезмәт итәмен.

Һәр балада туган телгә карата

Мәхәббәт уяту бурычым.

Татар теле йөрәгемдә минем,

Татар теле минем канымда.

Татар теле күңелемдә минем,

Татар теле минем җанымда.

Чын күңелдән телим туган телем

Бөек үргә менсен,яңгырасын!

Туган телнең газиз икәнлеген 

Барлык милләттәшләр аңласын!

 

 

О себе

Мин, Гафиятуллина Зилә Рафаэль кызы,1973 нче елның 16 апрелендә Чирмешән районы Урманасты Үтәмеш авылында тудым. Урта мәктәпне тәмамлагач ,Алабуга дәүләт педагогия институтына укырга кердем. Филология факультетын тәмамлап, Әлмәт шәһәренең 16 нчы урта мәктәбендә хезмәт юлымны башлап җибәрдем. Бүгнгесе көндә  шунда ук туган тел һәм әдәбияты укытучысы булып эшләвемне дәвам итәм. Хезмәтемне яратам, чөнки мәктәптә бер генә көн дә икенчесенә охшамаган,тормыш, эш көн саен яңа бурычлар куя, аларны хәл итәргә кирәк.Өлгерешнең сыйфатын төшермәү-иң зур таләпләрнең берсе. Укучылар туган тел һәм әдәбият дәресләренә бик теләп йөриләр, төрле бөйгеләрдә катнашып урыннар алалар. "Тере классика" сәнгатьле укучыларның төбәк конкурсында катнашканы өчен Мөхәмәдиева Наилә диплом белән 2020 ел, "Татнефь үсеше тарихы буенча иң яхшы хикәя һәм очерк" төбәкара номенантында Серебрякова Азалия 1 урын яулап диплом белән бүләкләнде.2020 ел. Укучыларым, ел саен үткәрелеп килүче  Г.Тукайның иҗатына багышланган шәһәркүләм яшүсмерләр клублары арасындагы конкурслларда катнашып, призлы урыннар яулыйлар.

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

И,китап!

Ап-ачык тор һәрвакытта

И китап,багап сиңа

Чын,асыл нигезле ңирдән

Күп белемнәр бир миңа!                               Шәехзадә Бабич.

Мин шәхсән үзем Габдрахман Әпсәләмовның китапларын укып үстем.Шулай ук Һ.Такташ,Х.Туфан,Т.Миңнуллин иҗатларына да битараф түгел идем.

Кемдер китапны "тормыш дәреслеге" дип атаган. Чыннан да шулай бит! Үзебезнең тормыш һәм дөнья турындагы иң дөрес мәгълүматны нәкъ менә китап бирә.Ә инде үз балаларыбызда китапка карата хөрмәт,кызыксынучанлык уяту һәм мәхәббәт тәрбияләү-безнең -төп бурычыбыз.Дәресләрдә,сыйныфтан тыш эшчәнлек вакытында төрле кызыксындыру чаралары үткәрәбез.Мәктәбебез  китапханәсе дә укучылар белән бик тыгыз бәйләнештә эшли. Укучылар һәм сыйныфлар арасында төрле бәйгеләр, сыйныфтан тыш чаралар үткәрелә.Күптән түгел “Иң күп китап укучы” дигән бәйге булып узды.Бәйрәм азагында бик актив укучыларны бүлкләп үттек.  Китап ярату, китап уку, гыйлем җыю — татар халкының иң гүзәл сыйфатларыннан берсе. Бу сыйфат бүген дә тотрыклы калсын да, без балаларыбызны китапка таянырга өндәсәк иде.

 

.

Мой взгляд на мир

«ТЕЛ ЯЗМЫШЫ – МИЛЛӘТ ЯЗМЫШЫ"

 

Милли тел язмышы ул - милләт язмышы, аның яшәеш, үсеш формасы, милләтнең сакчысы да, аның киләчәгенең гарантиясе дә. Кешелек әле милләтнең төп таянычы булган, йөрәк парәседәй нечкә, кадерле башка төр могҗизаны уйлап тапмаган, таба да алмас, бу бөек көчне бернәрсә дә алыштыра алмый. Безнең бүгенге яшәешебез, уебыз, теләкләребез, гамәлләребез хәзер бары тик бер максатка – милли телебезне саклау, торгызу, үстерүгә юнәлтелергә тиеш” (Әбрар Кәримуллин).

Туган тел – ул әти-әниең, әби-бабаңнар теле. Безнең туган тел – татар теле. Әгәр тел булмый икән, шул телдә сөйләшүчеләр, аралашучылар булмый икән, халык та,  милләт тә булмый. Тел һәм милләт бер-берсе белән бәйләнгән. Шуңа күрә без үз милләтебезгә, халкыбызга, аның әдәбиятына, рухи байлыкларына мәхәббәт, милли горурлык хисләре уятырга тиеш. Аларның милли үзаңнарын үстерү өлкәсендә эшләргә кирәк. Татар мөхите тудыру да бик әһәмиятле. Бары шул вакытта гына телне өйрәнүгә теләк (мотивация) уяначак.

Телне белмәгән балалар, күбесе, хәзер туган теле дип, рус телен атый, чөнки туганнан соң, өйдә балалар белән әти-әниләре рус телендә сөйләшәләр. Әле бит катнаш гаиләләр дә бар бит. Күп җирдә рус мөхите, балалар шул мөхиттә тәрбияләнә. Татарлар да шул мөхиткә кереп китеп, шул милләткә җайлаша баралар. Шуңа күрә киләчәктә ата-аналарның, балаларның милли үзаңын, телен үстерү өстендә эшләмәсәк, телебез, халкыбыз юкка чыгарга мөмкин.

Гаять катлаулы һәм мөһим бу мәсьәләне, гаилә, балалар бакчасы, мәктәп бердәм булып, кулга-кул тотынып эшләгәндә генә яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була.

 

Мои достижения

Имею следующие награды:

Почетная грамота УО АМР РТ  и совета ПО УО, за конкурс "Лучший учитель татарского языка и литературы". 26.01.2022г. Благодарственное письмо Вице-президента Академии наук РТ, директора Института истории им. Ш.Марджани Академии наук РТ и УО Альметьевского муниципального района за профессиональное мастерство, компетентность, высокий уровень подготовки мастер-класса и проекта учащихся Межрегиональной научно-практической конференции “Достойные дела – доброе имя”, 2015 г.Благодарственное письмо за подготовку участников в городском литературно-художественном конкурсе по творчеству татарского поэта Габдуллы Тукая среди молодёжных (подростковых) клубов.Альметьевск 2021 г. Благодарственное письмо за сотрудничество в рамках довузовского образования и профориентационной работы. УВО «Университет управления «ТИСБИ», 2021 г.

 

Моё портфолио

Ачык дәресләремнең эшкәртмәләрен, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашкан чыгышларымны, презентацияләремне, эш программаларын, укучыларның эшләрен коллегаларыма тәкъдим итәсем килә. Тәҗрибәм белән уртаклашам.

 

 
 

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: