Җыйнак һәм җәенке җөмләләр
план-конспект урока (8 класс)

Гафиятуллина Зиля Рафаэловна

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhyynak_hm_zhenke_zhomllr.docx19.27 КБ

Предварительный просмотр:

Тема

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

Максат

1.Җыйнак һәм җәенке җөмләләр турында билгеләмә бирү.

2.Укучыларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен активлаштыру.

3.Туган телебезгә карата мәхәббәт тәрбияләүне дәвам итү.

Төп төшенчәләр

Сүзтезмә,җөмлә,җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

Төп ресурслар

Презентация, видеодәрес, дәреслек,тест.

Дәрес барышы

I этап.

Оештыру, мотивация

Дәресне Ә.Ерикәйнең канатлы сүзләре белән башлап җибәрү.

Видеодәрес

Җөмлә төрләрен өйрәнүне дәвам итәбез.

-Алдагы дәресләрдә үтелгән темаларны искә алыйк әле. (фикерләр, җаваплар тыңлана).

« Артык юлны тап  уены » (бирелгән 4 юлдан артык юлны табыгыз һәм аӊлатыгыз).

1.        Туган тел

2.        Кыш җитте

3.        Туган як

4.        Сакларга кирәк

Тикшерәбез:

« Артык юлны тап  уены » (бирелгән 4 юлдан артык юлны табыгыз һәм аӊлатыгыз).

1.        Туган тел

2.        Кыш җитте

3.        Туган як

4.        Сакларга кирәк

Дөрес җавап : кар ява, чөнки бу җөмлә, ә калганнары – сүзтезмәләр.

Сүзтезмә һәм җөмлә турында кагыйдәләрне искә төшерү.

Җөмлә кисәкләрен искә төшерү.

II этап. Уку мәсьәләсен кую

Уку мәсьәләсен чишү                        

Презентация карауны дәвам итү.

Артык җөмләне тап!

Кыш җитте. Суыклар башланды.  Кар себерә. Җил улый. Иртәнгә җыелган сулар боз белән каплана.

Менә көтеп алынган кыш та җитте. Җир өсте йомшак кар белән капланды. Тирә-як сихри тынлыкка чумды. Көннәр кыскара.

Тикшерәбез:

Кыш җитте. Суыклар башланды. Кар себерә. Җил улый. Иртәнгә җыелган сулар боз белән каплана.

Менә көтеп алынган кыш та җитте. Җир өсте йомшак кар белән капланды. Тирә-як сихри тынлыкка чумды. Көннәр кыскара.

Нәтиҗә чыгару.

Баш кисәкләрдән генә торган җөмләне - җыйнак җөмлә дип атыйлар.

Баш кисәкләрдән кала иярчен кисәклре дә булган җөмләне җәенке җөмлә дип атыйлар.

III этап. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Дәфтәрләрдә эш. Җыйнак җөмләләрне җәенкеләндереп язарга.

•        Кыш җитте.

•        Кар ява.

•        Җил исә.

•        Балалар шуалар.                                                                                              

(иӊ озын, иӊ матур җөмләнеӊ авторы билгеләнә).                                                        

Дәреслек белән эш.

1.Дәреслектән кагыйдәне уку (168 бит).

2.169 нчы бит, 329 нчы күнегү (язмача).

VI этап. Рефлексия.

Кабатлап чыгу. (тест эшләү)

I вариант

Җөмләнең баш кисәге:

  1. аергыч;
  2. тәмамлык;
  3. хәбәр;
  4. хәл.

Аергыч җөмләнең:

  1. баш кисәге;
  2. иярчен кисәге.

Җәенке җөмләне табыгыз:

  1. Агачлар үсә.
  2. Кошлар сайрый.
  3. Татарстан аша дүрт елга ега.
  4. Табигатьне саклагыз!

Нинди җөмлә җыйнак дип атала?

  1. баш кисәкләрдән генә торган җөмлә;
  2. баш кисәкләрдән тыш иярчен кисәкләре булган җөмлә;
  3. баш кисәге исем белән белдергән җөмлә.

Җөмлә кисәкләрен билгеләгез :

Кышын балалар Кыш бабай ясыйлар.

  1. хәл, ия, аергыч, хәбәр;
  2. хәл, ия, тәмамлык, хәбәр;
  3. ия, тәмамлык, хәбәр;
  4. ия, тәмамлык, хәбәр, хәл.

II вариант

Җөмләнең баш кисәге:

1)        аергыч;

2)        тәмамлык;

3)        ия;

4)        хәл.

Нинди җөмлә җәенке дип атала?

         1)  баш кисәкләрдән генә торган җөмлә;

         2)  баш кисәкләрдән тыш иярчен кисәкләре булган җөмлә;

         3)  баш кисәге исем белән белдергән җөмлә.

Хәл җөмләнең:

  1. баш кисәге;
  2. иярчен кисәге.

Җәенке җөмләне табыгыз:

  1. Матур кыш.
  2. Яңа ел җитте.
  3. Без туган тел дәресләрен көтеп алабыз.
  4. Тырышып укыгыз!

Җөмлә кисәкләрен билгеләгез :

Җәен җылы яңгырлар ява.

  1. хәл, аергыч, ия, хәбәр;
  2. хәл, ия, тәмамлык, хәбәр;
  3. ия, тәмамлык, хәбәр;
  4. ия, тәмамлык, хәбәр, хәл.

Дәрескә нәтиҗә ясыйбыз.

- Нинди тема өйрәндек?  Ничек җәенке җөмләне җыйнактан аерырга?

- Нинди җөмләгә җыйнак җөмлә дибез?

- Ә нинди җөмләгә җәенке җөмлә дибез?                                                                                                          

Өй эше

Бирелгән биремнәрнең берсен сайлап эшләргә.

1. 171 нче бит, 334 нче күнегү (дәреслектән эш).

2. Синтаксик-морфологик анализ яса:

Көннәр үтә.  Хуҗасы өйдән чыкмый, дәшми,күренми.  Кызыл чәчәкле пыяла тәлинкәсенә бернәрсә дә салынмый.

3. Җәенке һәм җыйнак җөмләләр кулланып  «Кышкы табигать»  дигән темага кечкенә күләмле хикәя язарга. (7-8 җөмлә)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

Урок татарского языка в 6 кл (русская группа)...

Сборник технологических карт бинарных уроков в рамках реализации проекта ЕНКО

Данный методический сборник предназначен для педагогов общеобразовательных учреждений. В нем представлены технологические карты бинарных учебных занятий и занятий внеурочной деятельности Муниципальног...

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр (презентация)

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр...

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр....