Җыйнак һәм җәенке җөмләләр
план-конспект урока (6 класс) по теме

Зарипова Милеуша Хабибулловна

Урок татарского языка в 6 кл (русская группа)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_deres-plantest.docx26.96 КБ

Предварительный просмотр:

БМББУ «Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 11нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең

I категорияле татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Зарипова Миләүшә Хәбибулла кызы

6-нчы «В» сыйныфында ачык дәрес

тема: “Җыйнак һәм җәенке җөмләләр”

2012

Тема: Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

Максат:

  1. Укучыларныӊ лексик – грамматик белемнәрен камилләштерү.
  2. Уйлау-фикерләү сәләтен үстерү.
  3. Татар һәм рус теле грамматикасын чагыштырып өйрәтү.
  4. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен активлаштыру.
  5. Сөйләмдә әдәплелек нормаларын кулланырга өйрәтү.
  6. Табигатькә хөрмәт һәм сакчыл хисләр тәрбияләү.

I. Оештыру өлеше

  1. Исәнләшү.
  2. Дежур белән әңгәмә.

II. Төп өлеше

  1. Үткән материалны кабатлау, сөйләмдә ныгыту. Мотивация тудыру..

Балалар, без татар телен ни өчен өйрәнәбез:

-Чөнки без Татарстанда яшибез.

- Татарстанда ике дәүләт теле бар.Татар һәм рус телләре.

- Киләчәктә безгә татар теленнән дәүләт имтиханын бирәсе бар.

- Ә минем күрше татар әбие белән татарча сөйләшәсем килә.

Алай булса, дәресебезне башлап җибәрәбез.

“Табигать – безнеӊ йортыбыз”. Сез моны ничек аӊлыйсыз?

  1. Табигать кешегә су бирә.
  2. Табигать безгә азык, һава бир.

Димәк, безгә табигатьне нишләргә кирәк?

  1. Димәк, безгә табигатьне сакларга кирәк.

Сез бу фикер белән килешәсезме?

  1. Әлбәттә, мин бу фикер белән килешәм.

Сез татар телендә табигать турында нинди мәкальләр беләсез?

  1. Урман белән су – табигать күрке.

  1. Урмансызлык – уӊайсызлык.

  1. Бер агачтан унау үскән, ун агачтан урман үскән.

  1. Кечкенә чишмәләрдән зур елгалар була.

  1. Кул пычранса, су белән юарсыӊ, су пычранса, ни белән юарсыӊ?

  1. Су күрмичә интеккәнеӊне онытма.

Балалар, бу мәкальләр безне нәрсәгә өйрәтә?

- Безгә табигатьне сакларга кирәк.

Ә хәзер алдагы дәресләрдә булган теманы искә алыйк һәм бу матур фикерләрне татар халкы безгә нәрсә аша җиткергән икән?

- Бу җөмләләр.

Дөрес.

Беренче бирем. (слайд №2)

Ә хәзер бирелгән 4 юлдан артык юлны табыгыз һәм аӊлатыгыз. Сезнеӊчә, ни өчен бу юл артык?

  1. Кызыл алма
  2. Кар ява
  3. Татарстанныӊ табигате
  4. Сакларга кирәк

Дөрес җавап Кар ява, чөнки бу җөмлә, ә калганнары – сүзтезмәләр.

Нәрсә ул җөмлә? Рус теле дәресендә сез җөмләгә нинди билгеләмә бирәсез?

  1. Предложение - это слово или сочетание слов, с помощью которого человек оформляет свои мысли и передает их другим.  (слайд №3)

Татар телендә дә җөмләнеӊ төшенчәсе шул ук мәгънәгә ия.

  1. Тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй-фикерне хәбәр итә торган сүз яки сүзләр тезмәсе җөмлә дип атала.

Икенче бирем. (слайд №4)

Аудирование. Тыӊлагыз. Текстта ничә җөмлә бар? 8-нче күн. 103 бит

Тышта ап-ак кар ява. Агач ботакларына йомшак кар куна. Кышын бакча матурлана. Вәлигә бу күренеш бик ошый.

Никита: - Минемчә, бу текстта 4 җөмлә бар.

Таня: - Ә минемчә, бу текстта 5 җөмлә бар.

Андрей: - Мин Никита җавабы белән канәгать. Минемчә дә бу текстта 4 җөмлә бар.

Таня: Кызганыч, мин ялгыштым.

Сүзтезмәләрдән аерылып, җөмлә составында нинди кисәкләр бар?

  1. Җөмләнеӊ баш кисәкләре – ия һәм хәбәр.  (слайд №5)
  2. Җөмләнеӊ иярчен кисәкләре – аергыч, тәмамлык, хәл.  (слайд №6)

Өченче бирем.

Тактада (слайд №7) бирелгән тексттан артык җөмләне табыгыз һәм аӊлатыгыз. Сезнеӊчә, ни өчен бу җөмлә артык?

Ямьле яз җитте. Җылы яктан кошлар кайта. Урманда гөрләвекләр ага. Яӊгыр ява. Язгы көннәр озыная.

  1. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

а) Теманы һәм максатны ачыклау.

Дөрес җавап: Яӊгыр ява. Чөнки бу җөмлә баш кисәкләрдән – ия белән хәбәрдән генә тора. Ә калган җөмләләрдә иярчен кисәкләр дә бар.

Рус телендә баш кисәкләрдән генә торган җөмләләрне ничек дип атыйлар? (слайд №8)

  1. Нераспространенное предложение состоит только из главных членов предложения.
  2. Баш кисәкләрдән генә торган җөмләне җыйнак җөмлә дип атыйлар. Кыш җитте. 

Рус телендә баш һәм иярчен кисәкләрдән торган җөмләләр ничек дип атыйлар? (слайд №9)

  1. Распространенное предложение имеет главные и второстепенные члены предложения.
  2. Баш кисәкләрдән кала иярчен кисәкләре дә булган җөмләне җәенке  җөмлә дип атыйлар. Салкын кыш җитте.

Дәреснеӊ темасы: Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. Дәрестә җыйнак җөмләләрдән җәенке җөмләләр ясарбыз һәм сүзлек байлыгыгызны арттырырбыз.

Дүртенче бирем. (слайд №10) Дәфтәрләрдә яздыру.

Җыйнак җөмләләрдән җәенке җөмләләр ясагыз.

  1. Кыш җитте.
  2. Кар ява.
  3. Җил исә.
  4. Балалар шуалар.

Иӊ озын, иӊ матур җөмләнеӊ авторын билгеләргә.

  1. Белемне һәм күнекмәләрне ныгыту.

Балаларга электрон яки язма рәвештә тест тәкъдим ителә

А. Җөмләнеӊ баш кисәге –

  1. Аергыч
  2. Тәмамлык
  3. Хәбәр
  4. Хәл

В. Аергыч җөмләнеӊ –

1.         Баш кисәге

2.         Иярчен кисәге   

С. Җәенке җөмләне табыгыз

  1. Агачлар үсә.
  2. Кошлар сайрый.
  3. Татарстан аша дүрт елга ага.
  4. Табигатьне саклагыз!

D. Җыйнак җөмләдә:

  1. Тәмамлык хәбәр
  2. Аергыч ия
  3. Ия хәбәр
  4. Хәл хәбәр

E. Җөмлә кисәкләрен билгеләгез

Кышын балалар Кар бабай ясыйлар.

  1. Хәл, ия, аергыч, хәбәр.
  2. Хәл, ия, тәмамлык, хәбәр.
  3. Ия, тәмамлык, хәбәр.
  4. Ия, тәмамлык, хәбәр, хәл.

III. Йомгаклау. Дәрескә нәтиҗәләр ясау. Билгеләр кую.

  1. Нәрсә ул җөмлә?
  2. Җөмләнеӊ баш кисәкләре.
  3. Җөмләнеӊ иярчен кисәкләре.
  4. Нинди җөмлә җынак җөмлә дип атала?
  5. Нинди җөмлә җәенке җөмлә дип атала? Мисаллар китереге.

Балалар, сезнеӊчә, нинди сөйләм матуррак – җыйнак яки җәенке җөмләләрдән торган сөйләм? Җәенке җөмләләрдән торган сөйләм үрнәген тыӊлап китегез:

«Әй, угыл, яхшылыкныӊ кадерен белмәгән кешедән ерак булганыӊ яхшы. Берәүгә бер яхшылыгын тисә – сөйләп йөрмә, берәүдән яхшылык күрсәӊ – фаш кыл,онытма.»

Каюм Насыйри

Великий татарский просветитель Каюм Насыйри призывает нас делать добро и этим не хвастаться, а то добро, которое ты получаешь от других – не забывать. Так давайте, ребята спешить делать добро! Вам понравились слова Каюма Насыйри? Я думаю, что да и многие с ним согласяться. Мне сегодня вдвойне приятно говорить вам об этом человеке. Ведь это наш с вами соотечественник.Он родом из Зеленодольского района. И думается, что вы будете достойными своего земляка.

IV. Өй эше.

5- нче күн. 103 бит, кагыйдә.

Найты пословицы, высказывания замечательных людей о дружбе, уважении, о любви к труду, к природе, к близким. Высказывания, которые учат нас добру.

 

Тест

А. Җөмләнеӊ баш кисәге –

  1. Аергыч
  2. Тәмамлык
  3. Хәбәр
  4. Хәл

В. Аергыч җөмләнеӊ –

1.         Баш кисәге

2.         Иярчен кисәге   

С. Җәенке җөмләне табыгыз

  1. Агачлар үсә.
  2. Кошлар сайрый.
  3.          Татарстан аша дүрт елга ага.
  4. Табигатьне саклагыз!

D. Җыйнак җөмләдә:

  1. Тәмамлык хәбәр
  2. Аергыч ия
  3. Ия хәбәр
  4. Хәл хәбәр

E. Җөмлә кисәкләрен билгеләгез

Кышын балалар Кар бабай ясыйлар.

  1. Хәл, ия, аергыч, хәбәр.
  2. Хәл, ия, тәмамлык, хәбәр.
  3. Ия, тәмамлык, хәбәр.
  4. Ия, тәмамлык, хәбәр, хәл.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сборник технологических карт бинарных уроков в рамках реализации проекта ЕНКО

Данный методический сборник предназначен для педагогов общеобразовательных учреждений. В нем представлены технологические карты бинарных учебных занятий и занятий внеурочной деятельности Муниципальног...

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр...

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр (презентация)

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр...

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр....