Ел әйләнәсендә (шигырьләр)
материал по теме

Гафиятуллина Зиля Рафаэловна

Ел әйләнәсендә

Кыш

Көзләр үтте, кышлар җитте,

Табигать нык үзгәрде.

Суык бөтен тирә- якны

Мамык юрганга төрде.

Бөтен дөнья ап- ак булды:

Урманнар, кырлар, таулар.

Якты күк йөзендә йөзә

Күксел йомшак болытлар.

Ялтырый кояш нурында

Энҗе кар бөртекләре.

Бер-берсенә тартышалар

Әйтерсең бар серләре.

Суык битләрне чеметә,

Өшетә борыннарны.

Шома таулар, бозлар ясап

Шуыта балаларны.

Җил -бураннар көйли- көйли

Җирне сыйпыйлар назлап.

Арып талгач, урын сайлап

Яталар җиргә җайлап.

Яратам мин кышның шундый

Матур сихри мизгелен.

Аның әйләнеп килүен

 Көтә һәр ел күңелем.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon el_ylnsend.doc30 КБ

Предварительный просмотр:

Автор: Гафиятуллина Зилә Рафаэль кызы

Татар теле һәм әдәбият укытучысы

16 нчы мәктәп, Әлмәт шәһәре, ТР

Ел әйләнәсендә

Кыш

Көзләр үтте, кышлар җитте,

Табигать нык үзгәрде.

Суык бөтен тирә- якны

Мамык юрганга төрде.

Бөтен дөнья ап- ак булды:

Урманнар, кырлар, таулар.

Якты күк йөзендә йөзә

Күксел йомшак болытлар.

Ялтырый кояш нурында

Энҗе кар бөртекләре.

Бер-берсенә тартышалар

Әйтерсең бар серләре.

Суык битләрне чеметә,

Өшетә борыннарны.

Шома таулар, бозлар ясап

Шуыта балаларны.

Җил -бураннар көйли- көйли

Җирне сыйпыйлар назлап.

Арып талгач, урын сайлап

Яталар җиргә җайлап.

Яратам мин кышның шундый

Матур сихри мизгелен.

Аның әйләнеп килүен

 Көтә һәр ел күңелем.

Яз

Салкын кыш артыннан җиргә

Көтелгән яз да җитте.

Гөрләвекләр ташу булып

Урман ягына китте.

Кар сатыннан нәфис, матур

Умырзая калыкты.

“Яз килде, табигать уянды”,-

Дигән хәбәр таратты.

Җылы яктан бер- бер артлы

Кайтты әйләнеп кошлар.

Туган якны сагынганнар

Безнең канатлы дуслар.

Кырлар, далалар, болыннар

Йомшак кардан арынды.

Яшел келәм җирне япты

Агачлар яфрак ярды.

Җир астыннан йоклап арган

 Бөҗәкләр дә чыктылар.

Тузганаклар исә матур

Сары чәчкә аттылар.

Табигатьнең күптер әле

Без белмәгән серләре.

Күңелләргә бигрәк якын

Язның шул мизгелләре.

Җәй

Яз артыннан ашыкмыйча

Матур җәйләр дә килде.

Тирә- якны аллы- гөлле

Матур чәчкәгә күмде.

Бакчаларда җиләк- җимеш,

 Яшелчә үстерәләр.

Чүп үләннәрдән аралап,

Җылы сулар сибәләр.

Кояш җылы нурын сибә

Җир өстенә кызганмый.

Бала- чагалар урамда

Уйныйлар армый- талмый.

Күбәләкләр оча күктә,

Суда йөзә балыклар.

Үзәкләрне өзеп сайрый

Тургайлар, сандугачлар.

Бал кортлары бал җыялар

Чәчкә сайлап, берәмләп.

Күпме хәзинә җыялар

Көннәр буе бергәләп.

Урманнарда җир җиләге,

Кура җиләк, бөрлегән,

Каен җиләге, мәтрүшкә

Кай арада өлгергән.

Җылы яңгыр явып узгач,

Күк йөзендә тамаша.

Салават күпере балкый,

Хәтта күзләр камаша.

Су коенып, уйнап- көлеп

Матур җәйләр дә үтте.

Җир өстенә хуҗа булып,

Алтын көз килеп җитте.

Көз

Бакчаларда җиләк- җимеш,

Яшелчәләр бик уңды,

Басулардан бодай, арпа,

Арыш, солы җыелды.

Көзнең хәзинәсе бик күп:

Чикләвеге, гөмбәсе.

Җәнлекләр ояга ташый

Тик узып берсен- берсе.

Көзге урман матурлыгы

Күз явын алыр сыман.

Тирә- як алтынга чумган,

Әкият төсле булган.

Нинди генә төсләр юк бит:

Яшел, сары, кызыл, ал.

Балам, миләш тәлгәшләрен

Бик теләсәң өз дә ал.

Көннәр буе яңгыр ява,

Сеңдереп акрын гына.

Әйләнә һавада яфрак

Җиргә ята һәм тына.

Күчмә кошлар саубуллашып,

 Җылы якка киттеләр.

“Язлар җиткәч очрашырбыз,

Күрешербез”,- диделәр.

Җәнлекләр кием сайлыйлар,

Йомшагын һәм җайлысын.

Хәйләкәр төлке куянны

Һич тә эзләп тапмасын.

Аю җылы урын эзли

Үзенә өн ясарга.

Кыш буена рәхәтләнеп,

 Бармак сурып йокларга.

Төннәр озын, көннәр кыска,
Күзгә карап суытты.

Томан төште, җирләр туңды,

Җирне ак кар каплады.

Көз тәхетне бушатырга

Вакыт җиткәнен сизде.

Ул акрынлап артта калды

Җиргә тагын кыш килде.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Замана гаиләсендә гореф-гадәтләр"

Җәмгыятебез тормышындагы соңгы еллардагы сәяси,социаль-икъдисадый үзгәрешләр мәгариф системасы алдына яңа бурычлар куйды.Мәктәп тә,җәмгыять кебек үк,базар мөнәсәбәтләре кагыйдәләре буенча я...

НӘҖИП ДУМАВИНЫҢ ӘДӘБИЯТ ҺӘМ ПУБЛИЦИСТИКА ӨЛКӘСЕНДӘГЕ КҮПКЫРЛЫ ЭШЧӘНЛЕГЕ.

Еллар, гасырлар уза тора. Кайбер данлыклы шәхесләр онытылалар. Ә менә Нәҗип Думави халык хәтерендә һаман саклана, күңелдән бер минутка да китми, әйтерсең лә сихри алмаз бөтен җиһанга нур сибә. Н...

Стихотворение собственного сочинения с презентацией "Күзләрең яз төсендә"

Яраткан кешенең күзләрендә бөтен Җиһан чагыла. Яз - ул Яшәү, матурлык. бәхет. Яз төсе - яшәү чыганагы символы итеп бирелә....

Август киңәшмәсендә чыгыш,Август конф. 79нчы мәктәп,Чыгышымның темасы (2).

ТемаТатар әдәбияты дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда әхлакый-гражданлык кыйммәтләренең барлыкка килү проблемасы...

Г.Шамуков һәм Г.Тукай тәрҗемәсендә И.А. Крыловның “Аккош, Чуртан һәм Кысла” мәсәле

Материал опубликован в журнале “Мәгариф” №9, 2015 г3 НЧЕ ТАТАР СЫЙНЫФ БАЛАЛАРЫ ӨЧЕН ӘДӘБИ УКУДАН ДӘРЕС ПЛАНЫ...

"Бердәм республика имтиханы һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе тапшыру мөмкинлекләре һәм кыенлыклар"- укытучыларның август киңәшмәсендә чыгыш

       БРИ һәм ДЙА- ул укучыларның мәктәп курсы өчен дә, шулай ук алга таба укуын дәвам итәчәк уку йортының сынау имтиханын да үз эченә ала. Ә татар теле һәм әдәбияты буенча...