Август киңәшмәсендә чыгыш,Август конф. 79нчы мәктәп,Чыгышымның темасы (2).
презентация к уроку на тему

Тема

Татар әдәбияты дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда әхлакый-гражданлык кыйммәтләренең барлыкка килү проблемасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл avgust_kinshmsend_chygysh.docx10.83 КБ
Файл avgust_konf._79nchy_mktp.pptx1.89 МБ
Файл chygyshymnyn_temasy_2.docx23.11 КБ

Предварительный просмотр:

Август киңәшмәсендә чыгыш

Тема

Татар әдәбияты дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда әхлакый-гражданлык кыйммәтләренең барлыкка килү проблемасы

Совет районы 79 нчы гомуми белем бирү мәктәбенең 1нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыР.Р.Имаева

                Казан, 2015 ел                                              


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Чыгышымның темасы: ”Татар әдәбияты дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда әхлакый-гражданлык кыймәтләрнең барлыкка килү проблемасы” Максатым : Укучыларда әхлакый-гражданлык хисләре,ветераннарга олы ихтирам,хөрмәт тәрбияләү;әби-бабаларыбызның бөек Ватан сугышы елларында фронтта һәм тылда күрсәткән батырлыклары белән таныштыру, Бөек Ватан сугышын чагылдырган әсәрләр аша язучыларның иҗатына кызыксыну уяту.

Слайд 2

Шушы максатка ирешү юлында түбәндәге бурычлар хәл ителде: 1) әдәбият дәресләрендә әхлакый-гражданлык хисләрен яктырткан әсәрләрне укуга кызыксыну уяту; 2) әхлакый-гражданлык темасын яктырткан иншалар яздыру,проект эшләре эшләтү; 3) сәләтле укучылар белән иҗади эшләп шигырь язу теләгенә ирешү; 4) укучыларның әтиләренең армия сафларында төшкән рәсемнәреннән төзелгән фотогазеталар ясау; 5) Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашу оештыру; 6) мәктәптәге Р.Зорге музеена сәяхәт.

Слайд 3

8нче сыйныф укучысы Камалова Элмира район күләмендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган шигырь конкурсында 3нче урынны алды. Гражданлык рухлары белән язылган солдат хаты формасында иде

Слайд 5

Мәктәбебездә Р.Зорге исемендәге музей эшләп килә



Предварительный просмотр:

Чыгышымның темасы: ”Татар әдәбияты дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш  чараларда әхлакый-гражданлык кыйммәтләрнең барлыкка килү проблемасы”. Максатым:

1.Укучыларда әхлакый-гражданлык хисләре, ветераннарга олы ихтирам,хөрмәт тәрбияләү;әби-бабаларыбызның бөек Ватан сугышы елларында фронтта һәм тылда күрсәткән батырлыклары белән таныштыру;

Бөек Ватан сугышын чагылдырган әсәрләр аша язучыларның иҗатына кызыксыну уяту.

Шушы максатка ирешү юлында түбәндәге бурычлар хәл ителде:

1)әдәбият дәресләрендә әхлакый-гражданлык хисләрен яктырткан әсәрләрне укуга кызыксыну уяту;

2)әхлакый-гражданлык темасын яктырткан иншалар яздыру,проект эшләре эшләтү;

3) сәләтле укучылар белән иҗади эшләп шигырь язу теләгенә ирешү;

4)укучылардан әтиләренең армия сафларында төшкән рәсемнәреннән

төзелгән фотогазеталар ясату;

5) Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашу оештыру;

6)мәктәптәге Р.Зорге музеена сәяхәт

  Кеше күңеленә кече яшьтән үк гаилә, туганлык, табигать, туган нигез, туган җир төшенчәләре салына башлый. Үсә төшкән саен, кеше аңында бу төшенчәләр киңәя бара.  

 Без балаларда  яшьтән үк   әти-әни, гаилә, туган җир, туган ил өчен җаваплылык, ягъни патриотизм хисе тәрбияләргә тиешбез.

Кем ул патриот? Нәрсә ул патриотизм? Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә бу төшенчәләргә мондый аңлатма бирелә: “Патриот – үзенең туган җирен, халкын, илен, ватанын сөюче, шулар өчен һәртөрле корбаннарга да әзер булган кеше. Патриотизм – патриотларга хас булган күренеш (эш, теләк, хис); үз иленә, халкына мәхәббәт”. Киңрәк итеп әйткәндә, патриотизм – үз илеңә, туган телеңә, халкыңа, табигатькә, милли традицияләргә, мәдәнияткә мәхәббәт ул. “Ватаныңны сөю – милли хиснең, милләтчелекнең бер өлешедер.

Бу җәһәттән, Бөек Ватан сугышы чорын (1941-1945) күзәтеп үтү гыйбрәтле булыр. Ул дәһшәтле сугышта фронтта да, тылда да халыкның күрсәткән патриотизмы, массакүләм батырлыгы турында хәзер төрле фикер – карашлар бар. Ничек кенә булмасын, ул чордагы халыкның патриотизмы эчкерсез, аяусыз һәм көчле  . Чөнки ул ил – җир, Ватан өчен көрәшә һәм эшли. Халыкта бик көчле патриотизм, Ватанга бирелгәнлек хисе тәрбияләнгән . Шуңа күрә көчле патриотизм хисе, халыкка мәхәббәт - әлегә кадәр күрелмәгән шул дәһшәтле, аяусыз бәрелештә җиңеп чыгуыбызның төп сәбәпләреннән берсе дип әйтеп була.

 Яшь буында патриотизм хисен уятуда  матур әдәбиятның да роле бик зур. Бигрәк тә Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләр укучылар өчен тәрбияви яктан әһәмиятле.

Бөек Ватан сугышы чоры әдәбиятының үзенчәлекләре: яшәү һәм үлем, ирек һәм коллык, батырлык һәм куркаклык, фидакарьлек һәм хыянәт төшенчәләре арасына кеше җаны, аның рухы куела. Сугыш тыныч кына яши торган кешеләрне шушы сыйфатларның икедән берсен сайларга мәҗбүр итә. Әдәбиятка шул чорның герое- совет кешесе, совет солдаты образы килә.Ул бик күп әсәрләр өчен уртак образ, бер үк сыйфатларга ия булган кеше.

Патриотизмның иң матур үрнәкләрен биргән Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Габдрахман Әпсәләмов иҗатлары аеруча игътибарга лаеклы.

   6нчы сыйныфның татар төркемендә М.Җәлилнең “Катыйльгә”,”Җырларым шигырьләре “белән танышабыз.8нче сыйныфта Г.Әпсәләмовның”Миңа 19 яшь иде»,И.Газинең” Йолдызлы малай “С.Хәкимнең “Бакчачылар” Л.Ихсанованың “Лачын кыз”,шулай ук М.Җәлил иҗатлары белән танышабыз,фикер алышабыз. Бигрәк тә 6нчы сыйныфта И.Газинең “Йолдызлы малай әсәрен зур дулкынлану белән укыдык.Шуннан соң ,”Илгизәр-батыр рухлы малай”дигән темага инша яздык.Ә 2нче вариант укучылары”Син Илгизәр урнында булсаң нишләр идең?”дигән темага инша яздылар. Патриотик тәрбия бирүтөшенчәсе киң мәгънәне аңлата, ягъни ул бала күңелендәТуган илнең табигатенә, туган йортына, туган авылына яки шәһәренә, халкының тарихына,ихтирам уяту.

Укыту  фәннәре арасында «татар теле һәм татар әдәбияты» аерым урын алып тора. Рус мәктәбендә татар теле укыту миңа, фән укытучысына, балаларда югары әхлакый сыйфатлар һәм кыйммәтләр булдыру, татар халкының гореф-гадәтләре, традицияләре, гражданлык һәм патриотик тәрбия бирү мөмкинчелеге күп. Башка милләт укучыларына татар телен өйрәтүдә проект методикасы уңышлы вариант, дип уйлыйм. Беренчедән, укучыларда гомумкешелек кыйммәтләре формалаша; икенчедән, толерантлык һәм хөрмәт кебек сыйфатлар башка халыкның мәдәниятенә һәм туган як сәнгатен тагын да тирәнрәк танып белү, анны өйрәнү зур роль уйный;

өченчедән, үзләштерелгән төрле белеем һәм мәгълүмат туган теле аша гына кабул ителәчәк.Проектлар методын куллану – укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә этәргеч булып тора. Укучыларда яңа проектлар эшләү теләге туа һәм фәнгә карата кызыксынууяна. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.Әдәбият укучыларга рухи тәрбия бирә, Ватанга, туганнарына мөнәсәбәтне дә, төрле яктан белемле булуны да, мили хәзинәләргә сак карашны да, дини һәм мили йолаларны хөрмәт итүне, өйрәтүне һәм башкаларны да күздә тота.

Дәресләрдә «Минем гаиләм», «Без бергә», «Гаиләм тарихы», «Фотосурәтләр тарихы» темаларына проект эшләре башкарыла. Укучылар тарафыннан әлеге проект эшләрен яклау, аудитория алдында чыгыш ясау балаларның сөйләм теле үстерүгә һәм иҗади якын килеп эшләнгән эшләре укучыларның фикерләү сәләте камилләштерүдә зур йогынты ясый. Укучылар тарафыннан эшләнгән үз проект эше һәм презентациясе иҗади эшчәнлек нәтиҗәләре күнекмәләре ул.

Сыйныфтагы сәләтле балалар белән дә иҗади эш алып барыла.Алар үз теләкләре белән иҗади эшлиләр,юнәлеш кенә бирелә.Мәсәлән,8нче сыйныф укучысы Камалова Элмира район күләмендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган шигырь конкурсында 3нче урынны алды. Гражданлык рухлары белән язылган солдат хаты формасында иде.

Шулай ук,Ватанны саклаучылар көнендә ,укучылар

әтиләренең армия сафларында төшкән рәсемнәреннән төзелгән фотогазеталар

ясап киләләр,алар бу эшне бик кызыксынып эшлиләр.

    Бөек Ватан сугышы ветераннары,тыл хезмәткәрләре  белән  очрашу кичәләре  үткәрәбез .Без аларны сыйныф сәгатьләренә чакырабыз,алар бу очрашуга бик теләп киләләр.Балалар сораулар бирәләр,бергәләп фотага төшәләр,чәй табынына чакырып,бәйрәм итәләр.Мондый очрашулардан балалар бик канәгать булып калалар.

Мәктәбебездә Р.Зорге исемендәге музей эшләп килә.Балаларны музей белән даими таныштырып киләбез.Сыйныф сәгатьләрендә дә, лагерь вакытында да бу эш уңышлы башкарыла.Бу танышудан соң балалар үзләре дә мөстәкыйль рәвештә газеталар чыгаралар,интернет аша эзләнүләр алып баралар.

Бөек Ватан сугышы ветераннары белән дә тыгыз элемтә урнаштырылган. Музейда шулай ук безнең микрорайонда яшәүче  Бөек Ватан сугышы ветераннары С.И. Ломов һәм элекке 79 нчы мәктәп укытучысы В.Я. Калинин тарафыннан бүләк ителгән шәхси әйберләре, медальләре саклана.

        Ел саен бөек разведчикның туган көнендә, Җиңү бәйрәмендә тантаналы линейкалар, төрле әдәби-музыкаль кичәләр үткәрелә.

Укучылар һәм укытучылар өчен музейның кыйммәте бик зур. Алар музейга бик теләп йөриләр.Укучыларыбызның күбесе Р.Зорге урамында яшәгәнгә күрә бу исем аларда горурлык хисе уята, туган илгә, җиргә һәм нигезгә хөрмәт, мәхәббәт, Ватанпәрвәрлек хисләре тудыра.

        Патриотик тәрбия бирүдә укытучының роле гаять көчле. Дәресләр һәм музейдагы эшчәнлек белән беррәттән, мәктәптәге дәрестән тыш тәрбия чараларының да патриотик тәрбия бирүгә әһәмияте зур. Бер чара да патриотик тәрбияне читләтеп үтми. Микрорайонда яшәүче сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашулар, әдәби – музыкаль кичәләр аеруча җанлы үтә. Ел дәвамында укучылар ветераннарга волонтер буларак ярдәм күрсәтәләр. Моннан тыш сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр, викториналар, конкурслар аша укучыларга патриотик тәрбия биреп кенә калмый, Ватан белән горурлану, туган илгә мәхәббәт, батырлык, намус, бердәмлек, героизм кебек сыйфатлар тәрбияли.

Шулай итеп,без,татар әдәбияты дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш  чараларда әхлакый-гражданлык кыйммәтләрнең барлыкка килү проблемасын чишәргә омтылабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час "Конфил" - вчера, сегодня завтра"

Классный час "Конфил"-вчера, сегодня, завтра" в рамках городского фестиваля "Волгоградская земля - Волгоградское качество - сделано в Волгограде"...

"Бердәм республика имтиханы һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе тапшыру мөмкинлекләре һәм кыенлыклар"- укытучыларның август киңәшмәсендә чыгыш

       БРИ һәм ДЙА- ул укучыларның мәктәп курсы өчен дә, шулай ук алга таба укуын дәвам итәчәк уку йортының сынау имтиханын да үз эченә ала. Ә татар теле һәм әдәбияты буенча...

Исследовательская работа на тему: «Предприятие «Конфил»: история и современность»

Исследовательская работана тему: «Предприятие «Конфил»: история и современность»...

Аттестация - 2018 г. 5.Выступления на научно-практических конфе-ренциях, педагогических чтениях, фестивалях

5.Выступления на научно-практических конференциях, педагогических чтениях,фестивалях...

Выступления на научно-практических конфе-ренциях, педагогических чтениях, фестивалях(в качестве докладчика, лектора)

Выступления на научно-практических конференциях, педагогических чтениях, фестивалях(в качестве докладчика, лектора)...