НӘҖИП ДУМАВИНЫҢ ӘДӘБИЯТ ҺӘМ ПУБЛИЦИСТИКА ӨЛКӘСЕНДӘГЕ КҮПКЫРЛЫ ЭШЧӘНЛЕГЕ.
статья на тему

Гафарова Резеда Ринатовна

 

Еллар, гасырлар уза тора. Кайбер данлыклы шәхесләр онытылалар. Ә менә Нәҗип Думави халык хәтерендә һаман саклана, күңелдән бер минутка да китми, әйтерсең лә сихри алмаз бөтен җиһанга нур сибә. Н.Думави иҗатының  халыкны үзенә тартып тору көче нидән гыйбарәт соң? Минемчә, аны тудырган һәм сөйгән бөек халкында, туган төбәгендә, җирлегендә, нигезендә. Көмеш кыңгырау кебек яңгыраулы, саф чишмә суларын хәтерләтеп челтерәп ага торган, иң мөкатдәс, иң газиз, иң матур аһәңле, шигъриятле туган телендә. Аның яшәеше, көнкүреше, кайгысы, шатлыгы сөйгән халкы белән бер җепкә бәйләнгән. Бу тылсымлы бергәлек, мәңге-мәңге өзеләчәк түгел.

Скачать:


Предварительный просмотр:

НӘҖИП ДУМАВИНЫҢ ӘДӘБИЯТ ҺӘМ ПУБЛИЦИСТИКА ӨЛКӘСЕНДӘГЕ КҮПКЫРЛЫ ЭШЧӘНЛЕГЕ.

Гафарова Резеда Ринатовна

 МБОУ “Иштуганская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан”

Еллар, гасырлар уза тора. Кайбер данлыклы шәхесләр онытылалар. Ә менә Нәҗип Думави халык хәтерендә һаман саклана, күңелдән бер минутка да китми, әйтерсең лә сихри алмаз бөтен җиһанга нур сибә. Н.Думави иҗатының  халыкны үзенә тартып тору көче нидән гыйбарәт соң? Минемчә, аны тудырган һәм сөйгән бөек халкында, туган төбәгендә, җирлегендә, нигезендә. Көмеш кыңгырау кебек яңгыраулы, саф чишмә суларын хәтерләтеп челтерәп ага торган, иң мөкатдәс, иң газиз, иң матур аһәңле, шигъриятле туган телендә. Аның яшәеше, көнкүреше, кайгысы, шатлыгы сөйгән халкы белән бер җепкә бәйләнгән. Бу тылсымлы бергәлек, мәңге-мәңге өзеләчәк түгел.

  Әйе, Нәҗип Думави – бай мирас калдырган язучы. Шагыйрь буларак, 1905-1907 еллардагы күтәрелеш чорында яза башлый һәм күпсанлы шигырьләр, поэмалар иҗат итә. Болардан тыш, повестьлар, хикәяләр, публицистик һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре дә яза. Безгә Нәҗип Думавиның казакъ далаларында балалар укыткан елларда каләм тибрәтә башлавы мәгълүм. Үзе дә казакъларның халык авыз иҗаты әсәрләрен, җырларын өйрәнә. Халыкның авыр хәле, караңгылык, наданлык, алга таба хәл -әхвәлнең яхшыруына өмет булмау — Н. Думави иҗатының башлангыч чорында төп темалар дип әйтсәк, бер дә ялгышмас идек. Нәҗип Думави татар халкы өстенә өерелеп, дулкын–дулкын килгән фаҗигаләр, милләт үзенең асыл затларын, матди байлыкларын, рухи кыйммәтләрен югалткан «кара заманда» яшәде. Инкыйлаблар, сугышлар, сыйнфый тартышлар чоры язучының дөньяга карашларын да катлаулы һәм каршылыклы итте, әдәби иҗатын кайгы–хәсрәт белән сугарды.Аның әсәрләренең үзәгенә еш кына милли-азатлык һәм мәгърифәтчелек идеяләре белән рухланган герой куела. Шагыйрь 1905 елгы инкыйлабны хуплый. Бу яктан «Хөррият белән тәбрик» шигыре әһәмиятле.Татар халкына үз язмышын үз кулына алырга чакырып мөрәҗәгать итүе белән ул бүген дә вакытлы һәм урынлы яңгырый.

        Иҗат кешесенең тормыш юлы аның әсәрләрендә дә чагыла. Ике сугышта катнашкан кеше буларак, Н. Думавиның «Агач аяк», «Головка» хикәяләрен, «Сугыш тәэссораты»шигырен иҗат итүе очраклылык түгел иде. Мәхбүслек  турындагы шигырьләре дә аның үз үткәне белән бәйләнгән.Нахакка иректән мәхрүм ителү аны бу турыда уйланырга мәҗбүр иткән. Алар «Мәхбүс (Күп еллар ятамын...)», «Мәхбүс(Дөньяда төннәр узып...)», «Мәхбүс (Төн тынык...)», «Мәхбүс дустыма» кебек шигырьләрендә гәүдәләнәләр. Аларда Думави басып алу сугышларының кешелеккә каршы юнәлтелгәнлеген күрсәтә, кан коюга каршы чыга, тылдагы крәстияннәрнең бөлгенлеккә төшүе турында ачынып сөйли. Думавиның мондый әсәрләрендә мәхбүсләр гомер кичерә торган шартларның, тәртипләрнең коточкыч авыр булуы, төрмә сакчыларының вәхшилеген күрсәткән сурәтләр, бик тә куертылып, берсе өстенә икенчесе өеп бирелгән, ямьсез, авыр куркыныч тасвирлар, детальләр ярдәмендә экспрессионист язучылардагыча гәүдәләнгән.

    Аның революция елларында азатлыкны татыган геройлары реакциягә бәддога укыйлар, бөтен нәрсә сатып алуга корылган капитал дөньясын гаеплиләр, кеше табигатенең кимчелекләреннән зарланалар («Төн», «Дөнья»,  «Үзенә бер төрле катле нәфес»,   «Бу да бер киңәш»); толстойчылык тарафдарлары кебек, шәхесне әхлакый яктан камилләшүгә, яңаруга чакыралар («Дөнья кайчан ислах улыныр» ), кайвакыт, идеал эзләп, дингә дә мөрәҗәгать итәләр. Думавиның рухани лирикасы «Коръән», «Мәэюскә», «Сәҗдә», «Коръәннең зары», «Бер генә секунд хатирәсе», «Гаед көне» шигырьләрендә иң югары ноктасына ирешә. Кайбер шигырьләрендә «җир корты» булган кешене түбәнсетү дә сизелә («Җир кортлары»), икенчеләрендә мескен, кол кешеләргә, Ницше фәлсәфәсендәгечә, көчле шәхес культы каршы куела.

    Думавиның кешенең эчке дөньясын тасвирлаган, мәхәббәткә мәдхия җырлаган, аның җәмгыятьтән читләшүен күрсәткән, үткән тарихны идеаллаштырып сурәтләгән романтик шигырь, поэма, хикәя, повестьлары да дөнья күрә. «Алла тигезли»,   «Болгар кызы Тойгы туташ»,   «Шәрекъ даһие»,   «Гыйшык трагедиясе» менә шундыйлардан. Бу чорда эгоистик һәм матди исәп-хисапка корылган буржуаз җәмгыятьнең рухи кыйммәтләрен  тәнкыйтьләү дә көчәя. Моңа  «Серле тамчылар» әсәре дәлил булып тора. «Соңгы манара»   шигырендә Думави авыл кешеләренең, большевиклар режимыннан куркып, дөрләп янган мәчеткә битараф карап торуларын күрсәтә. «Хәзерге татар руханилары һәм аларның эшләре» китабында татар руханилары язмышын объектив рәвештә аңлатуга омтылыш ясаса да, совет чоры идеологиясе басымыннан котыла алмый.

    Шагыйрь бик күп укый, Көнчыгыш һәм Көнбатыш әдәбиятлары, рус әдип-шагыйрьләре әсәрләре белән даими танышып бара. Халкыбызның үткәнен, тарихын өйрәнә. Илдә барган революцион үзгәрешләр белән рухланган Думави дәртләнеп иҗат эшенә бирелә. Аеруча  ул «Азат», «Әлгасрел-җәдит», «Казан мөхбире», «Фикер», «Йолдыз», «Өлфәт» һ. б. газеталарда бер-бер артлы үзенең күп санлы шигырь һәм публицистик мәкаләләрен бастыра. Бу әсәрләрдә революция белән күтәрелгән төрле мәсьәләләр урын ала. Башка демократик язучылар шикелле, Думави да җирсезлектән аптыраган авыл халкы исеменнән сөйләргә тели. «Тырышып, кулга алыйк җирне, дустлар! »,- ди ул «Байлар җире»   шигырендә, крестьяннарга җир кирәклеген, аның өчен көрәшергә кирәклеген яхшы аңлый.

 Буржуаз җәмгыять атрибуты булган Дума эшчәнлеге дә Думави тәнкыйтеннән читтә калмады. «Безләр нишлибез?» исемле мәкаләсендә ул халыкка «Дума файдасыздыр!» дип чыга. «Государственная Думага хитап»   шигырендә Думаның Россия язлыклары өчен файдалы эш эшләвенә, «нанлы ягын» күрсәтми калуына шик белдерә.Буржуаз җәмгыятьнең халыкка дошманлыгы Нәҗип Думавиның «Җир күмере казучылар» исемле шигырендә аеруча кискен гәүдәләнә. Хезмәт белән капитал арасындагы үтеп чыга алмаслык каршылыкларны чагылдырган бу шигырь— социаль лириканың матур үрнәкләреннән берсе. Җир астында, «пәриләр күк», «бәреп-ватып» ташкүмер, руда чыгаручы шахтерларның авыр физик хезмәте күз алдына бастырыла.

Дөрестән дә, Нәҗип Думави – татар әдәбияты күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы. Ул калдырган иҗат мирасы һәм андагы рухи яктылык – безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме һәм язмышы мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән. Аңардан башка татар мәдәниятенең һәм сәнгатенең  үсешен күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Әйе, Думавиның үз җирлегендә дан казанган, гомеренең соңгы сулышына чаклы халкына хезмәт иткән даһи кеше булуы белән һәрбер кеше дә килешәдер. Йөрәкләргә үтеп керә торган әсәрләре белән ул үзенә үлемсезлек яулап алды. Милли әдәбиятыбыз дөньясына халык җәүһәрләренең бөтен матурлыгын, кабатланмас сихри моңнарын үзенчә  алып килгән бу шәхес – үзе бер батырлык үрнәге булып тора. Кече яшьтән үк   халык авыз иҗатын бөтен нечкәлекләре белән йөрәгенә сеңдереп үскән моңлы Нәҗип, гомере эчендә гасырлар буенча халык күңелендә мәңге   саклана торган бөек Думави булып яши. Аның  иҗаты, эшчәнлеге һәр җәһәттән игътибарга лаеклы. Аның иҗатын һич икеләнүсез балалар өчен дә, олылар өчен дә тормышның  энциклопедиясе дип атарга мөмкин дип уйлыйм мин.

Заявка

Участника республиканской научно-практической конференции «Философско- религиозное и культурно-педагогическое наследие Н.Думави в XXI веке»

Фамилия

Гафарова

Имя (полностью)

Резеда

Отчество (полностью)

Ринатовна

Место работы

МБОУ “Иштуганская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан”

Должность

Учитель татарского и английского языка

Адрес учреждения (с почтовым индексом)

422050, Республика Татарстан, Сабинский район, п. Иштуган, ул. Центральная, д. 6

Направление, в котором Вы хотите представить доклад

Литературная деятельность и публицистика в творчестве Н.Думави

Название доклада

НӘҖИП ДУМАВИНЫҢ ӘДӘБИЯТ ҺӘМ ПУБЛИЦИСТИКА ӨЛКӘСЕНДӘГЕ КҮПКЫРЛЫ ЭШЧӘНЛЕГЕ.

Телефон служебный

(884362)42038

Телефон домашний или сотовый

(884362)32796

89033448344

Адрес домашний (с почтовым индексом)

422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф. Карима, д. 21, кв.6

Технические средства, необходимые при выступлении  

Дополнительные сведения:

Ученая степень, специальность

Ученое звание

e-mail

gafarovy200984@mail.ru


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Р.Миңнуллин-күпкырлы талант иясе.Татар әдәбияты дәресе.Презентация.

Дәрестә язучының биографиясе һәм тормышы  турында укучыларга җиткерү , яңа мәгълүматлар бирү.Презентация карау  http://edu.tatar.ru/community/index/5554      ....

"Замана гаиләсендә гореф-гадәтләр"

Җәмгыятебез тормышындагы соңгы еллардагы сәяси,социаль-икъдисадый үзгәрешләр мәгариф системасы алдына яңа бурычлар куйды.Мәктәп тә,җәмгыять кебек үк,базар мөнәсәбәтләре кагыйдәләре буенча я...

Дибәҗә Каюмова - күпкырлы иҗат эшлеклесе.

Дибәҗә Каюмова - күпкырлы иҗат эшлеклесе.       Минем фәнни-тикшеренү эшем – татар әдәбиятына  кабатланмас бай иҗат мирасы кертүче Дибәҗә Каюмова турында. Кем соң ул...

Күпкырлы талант (Фоат Галимуллинга багышланган мәкалә)

Шәхес, галим, остаз Фоат Галимуллинга 70 яшь тулу уңаеннан "Фикер һәм хис гармониясе" җыентыгында 2011 елда дөнья күргән мәкалә мәкалә....

К.Насыйриның фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге.

К.Насыйриның фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге. Максат. 1. К. Насыйриның фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге белән таныштыру.  2.Укучыларның бәйләнешле сөйләмен, анализ ясау күнекмәләрен үстерү....

Регионара конференциядә чыгыш: “Лев Николаевич Толстойның педагогика өлкәсендәге эшчәнлеге”

7 декабря 2018 года на базе Детского дома творчества «Радуга талантов» состоялась Межрегиональная научно-практическая конференция «Л.Н.Толстой – взгляд через столетия&raq...

Әдәбият дәресләрендә әдәбият тарихын өйрәнү

Әдәбият дәресләрендә әдәбият тарихын өйрәнү...