Фатих Әмирхан - күпкырлы шәхес.
творческая работа учащихся (8 класс) на тему

. Фатих Әмирхан 1886 елның 1 нче гыйнварында Казанның Яңа бистәсендә Зариф мулла гаиләсендә туган. . Аның әтисе, хезмәте-шөгыле буенча рухани саналса да, фикердә һәм көндәлек тормышында яңалык тарафдары булып, балаларын чагыштырмача хөрлектә тәрбияләргә омтыла. Җиде-сигез яшенә җиткәч, Фатихны ул мәхәллә мәктәбенә укырга бирә, ә ике елдан соң заманы өчен алдынгы исәпләнгән «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә күчерә. Монда укыган чорда (1895— 1905) Фатих, дин сабакларыннан тыш, дөньяви фәннәрне, Көнчыгыш классик әдәбиятын һәм, мәдрәсә каршындагы рус классларына йөреп, рус теле һәм әдәбиятын да яхшы гына үзләштерә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon fatikh_mirkhan-kupkyrly_shkhes.doc76.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы

“РФ Герое А.Н.Епанешников исемендәге 3нче урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Татар язучысы, публицист Фатих Әмирханның

 иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган V республикакүләм фәнни-тикшеренү конференциясе

Фәнни хезмәт.

Фатих Әмирхан – күпкырлы шәхес

 Фәнни эшне башкаручы: 

9 сыйныф укучысы  Әминов Идрис Рөстәм улы

 Фәнни җитәкче: 1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Шафикова Гүзәлия Рәхимша кызы.

                                               

2013-2014  уку елы.

Тезис:

Тема: Фатих Әмирхан – күпкырлы шәхес

Фәнни хезмәтне башкаручы: Әминов Идрис Рөстәм улы

Фәнни җитәкче: Шафикова Гүзәлия Рәхимша кызы

Теманың актуальлеге:  Татар халкының тарихын әдәбиятны тарихи яктан өйрәнмичә нигезле итеп белеп булмый. Телне саклау- татар милләтенең киләчәген саклау ул. Татар милләте үзенең татар теле аркасында көчле. Шуңа күрә татар халкы үзенең туган телен саклауга бөтен көчен, акылын бирергә тиеш.Телне саклаучы, аның үсешен тәэмин итүчеләр булып татар әдипләре тора. Татар халкында татар әдәби  теленең үсешенә, милли тәрбиянең алга китүенә нигез салучыларның берсе булган Фатих Әмирханның иҗатын өйрәнү теманың актуальлеген тәшкил итә.    

Фәнни эшнең максаты: Фатих Әмирханның  иҗади мирасын өйрәнү, татар әдәбияты тарихындагы күпкырлы эшчәнлеген ачыклау.                            

Бурычлар:

1. Ф.Әмирханның тормыш юлын ачыклау.        

2. Әдәби иҗатына күзәтү ясау.        

3. Татар әдәбиятына керткән өлешен бәяләү.

            Өйрәнү материалы: “Татар әдәбияты тарихы”, Казан, Татарстан китап нәшрияты – 1986;

Л.И.Минһаҗева, И.Х.Мияссарова “Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия”, Казан, ТаРИХ – 2010

Татар әдәбиятыннан хрестоматия, Казан, Татарстан китап нәшрияты – 1986.

Эш планы: фәнни хезмәт өч өлештән тора: кереш, төп һәм йомгаклау өлешләре.

Кереш өлештә татар халкының тарихын әдәбиятны тарихи яктан өйрәнмичә нигезле итеп белеп булмавы,  телне саклау- татар милләтенең киләчәген саклау икәнлеге турында сүз алып барыла. Татар милләте үзенең татар теле аркасында көчле. Шуңа күрә татар халкы үзенең туган телен саклауга бөтен көчен, акылын бирергә тиеш. Телне саклаучы, аның үсешен тәэмин итүчеләр булып татар әдипләре тора. Татар халкында татар әдәби  теленең үсешенә, милли тәрбиянең алга китүенә нигез салучыларның берсе булган Фатих Әмирханның иҗатын өйрәнү теманың актуальлеген тәшкил итә.  Татар халкының илгә, дөньяга танылган шәхесләре бик күп. Мондый шәхесләр арасында сәнгать осталары да, спортчылар да, сәясәтчеләр дә, уйлап табучылар да бар. Алар- үзләренең фидакарь хезмәтләре, тырышлыклары белән татар халкын халыкара мәйданда танытучылар. Шундый шәхесләр арасында күренекле татар әдибе Фатих Әмирхан да бар.

Төп өлештә Фатих Әмирханның   тормыш юлына кыскача күзәтү ясала. Иҗади эшчәнлеге дә төп өлештә өйрәнелә.

     Йомгаклау өлешендә Әмирхан турында күренекле кешеләрнең әйткән                                                                                                                                                                          фикерләре, аның татар әдәбияты үсешенә керткән өлеше турында сөйләнелә.

Нәтиҗә:

      1. Татар халкының күренекле язучысы, публицист Фатих Әмирханның         иҗат мирасы гаять бай һәм күпкырлы;

        2. галимнең иҗат мирасы әле тулысынча өйрәнелмәгән;

        3.Фатих Әмирхан - үз халкының күренекле вәкиле.

I .Кереш өлеш.

Киләчәге бар милләт без,

Шәхесләргә бай милләт без.

1. Татар халкының тарихын әдәбиятны тарихи яктан өйрәнмичә нигезле итеп белеп булмый. Телне саклау- татар милләтенең киләчәген саклау ул. Татар милләте үзенең татар теле аркасында көчле. Шуңа күрә татар халкы үзенең туган телен саклауга бөтен көчен, акылын бирергә тиеш. Телне саклаучы, аның үсешен тәэмин итүчеләр булып татар әдипләре тора. Татар халкында татар әдәби  теленең үсешенә, милли тәрбиянең алга китүенә нигез салучыларның берсе булган Фатих Әмирханның иҗатын өйрәнү теманың актуальлеген тәшкил итә.  Татар халкының илгә, дөньяга танылган шәхесләре бик күп. Мондый шәхесләр арасында сәнгать осталары да, спортчылар да, сәясәтчеләр дә, уйлап табучылар да бар. Алар- үзләренең фидакарь хезмәтләре, тырышлыклары белән татар халкын халыкара мәйданда танытучылар. Шундый шәхесләр арасында күренекле татар әдибе Фатих Әмирхан да бар.

II. Төп өлеш.

1. Ул 1886 елның 1 нче гыйнварында Казанның Яңа бистәсендә Зариф мулла гаиләсендә туган. . Аның әтисе, хезмәте-шөгыле буенча рухани саналса да, фикердә һәм көндәлек тормышында яңалык тарафдары булып, балаларын чагыштырмача хөрлектә тәрбияләргә омтыла. Җиде-сигез яшенә җиткәч, Фатихны ул мәхәллә мәктәбенә укырга бирә, ә ике елдан соң заманы өчен алдынгы исәпләнгән «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә күчерә. Монда укыган чорда (1895— 1905) Фатих, дин сабакларыннан тыш, дөньяви фәннәрне, Көнчыгыш классик әдәбиятын һәм, мәдрәсә каршындагы рус классларына йөреп, рус теле һәм әдәбиятын да яхшы гына үзләштерә.

 Ике гасыр аралыгында, ягъни зур үзгәрешләр чорында яшәгән Ф.Әмирхан. Аның мулла булып китмәвендә бу чорның роле зур булгандыр, мөгаен. Укырга һәвәс, үзе зирәк, гаять акыллы булу сәбәпле, ул 17-18 яшьләрендә үк “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең югары бүлеген тәмамлаган. Аннан соң социал-демократ С.Н. Гассардан русча дәресләр алу аның дөньяга булган карашларын тулысынча формалаштырырга ярдәм иткән булырга тиеш.

1904 – 1906 елларда мәдрәсә шәкертләре хәрәкәтен оештыручыларның берсе булаган Ф.Әмирхан әкренләп татар милләтен агарту һәм үстерү эшенең үзәгендә тора башлый. Ләкин укытучысы Гассар өйрәткәнчә көч кулланып көрәшү юлын сайламый. Ул әдәбиятны үстерү аша кешеләрнең белемен арттыру юлы белән милләтен саклап калырга, аны алдынгы итәргә теләгән.

2. Күпләгән татар язучыларына хас булганча, Әмирхан да мәгърифәтчелек һәм милли азатлык идеяләре белән рухланып, әдәбиятка килде. Аның беренче әсәре – “Гарәфә көн төшемдә” (1907) исемле хикәясендә бу идеяләр бик калку чагыла. Милләтнең артталыгына кайгыра, милләт язмышы өчен борчыла башлаган шәкерт   татар җәмгыятенең алга киткән вакытын төшендә күрә . Имеш, Гает көне икән. Шундый зур матур зал шыгрым тулы. Татар гимназиясе укучылары һәм университет студентлары, Европа мәктәпләрендә белем алучы татар яшьләре  һәм атаклы татар артистлары, исемнәре бөтен Рәсәйгә билгеле татар галимнәре, “әсәрләре Европа һәм Азиянең төрле телләренә тәрҗемә ителгән татар мөхәррир вә мөхәррирәләре” дә бар. Шәкертнең хыялында гәүдәләнгән мондый сурәт-картиналар, аның хис-тойгылары һәм уй-фикерләре авторның үз карашларын да чагылдыра. Фатих Әмирхан татар милләтенең артталыгына ачына, үз милләтен алга киткән милләтләр арасында күрергә хыяллана. Әгәр бүгенге көнне күрсә, Фатих Әмирхан ни дияр иде икән?

Әмирхан тырышлыгы белән мәйданга килеп, аның идея  җитәкчелегендә эшчәнлек күрсәткән “Әль-Ислах” газетасының политик юнәлеше дә язучының позициясен аңларга ярдәм итә. Ул үзенең төп бурычы итеп мәдрәсәләрне тамырыннан үзгәртүне саный. Әмирхан мәктәп-мәдрәсәләрне үзгәртеп кору һәм гомумән мәгариф эшен илдәге политик строй һәм социаль-экономик мөнәсәбәтләргә бәйләп карады. Әдип яңа әхлак нормаларын булдыру һәм кешеләр аңына сеңдерү бурычын тормышка ашыруны мәктәп, әдәбият һәм сәнгатьтән көтте, шулай ук диннең дә бу өлкәдә әһәмиятле булуына басым ясады.

3. Фатих Әмирхан әдәбиятка килгән елларда татар җәмгыятендә феодализм калдыклары да шактый була. Татарлар яшәгән төбәкләрдә кадимчелек анахронизм хәленә кигән иде инде. Шуңа күрә ул сатира объекты гына булырлык иде. Менә ни өчен реакция еллары татар әдәбиятында сатира бик тиз үсеп китеп, чәчәк ату хәленә килде. Бу закончалык Әмирхан иҗатын да читләтеп үтмәде. “Фәтхулла хәзрәт” (1909) повесте аның иҗатында гына түгел, бәлки XX йөз башы татар прозасында иң яхшы әсәр булып танылды. Бу әсәрдә шулай ук әхлак мәсьәләсе дә төп урынны алып тора. Әмирхан монда да диннең кешеләр моралендәге һәм мөнәсәбәтләрендәге ролен инкяр итмәде.

4. Фатих Әмирханның “җитди” жанрларга караган әсәрләре арасында мәхәббәт, гаилә һәм хатын-кыз хәленә багышланганнары күпчелек тәшкил итә. Бу хәл татар хатын-кызларының соңгы чиккә җиткән хокуксызлыгы белән аңлатыла иде.

Әдипнең “Татар кызы” (1909) исемле публицистик нәсере ике җәһәттән игътибарга лаек. Беренчедән, бу әсәрдә Әмирханның хатын-кыз хәленә кагылышлы үз карашы чагыла. Икенчедән, анда реализмның үзәк проблемасы – шәхеснең иҗтимагый тирәлеккә бәйлелеге мәсьәләсе публицистик планда хәл ителгән. Әсәр “Туды... Туганда ул кеше иде” дигән сүзләр белән башлана. Әйе, ир балалар кебек үк, ул да кеше була, ир балаларга бирелгән хокуктан тигез файдалана. Татар кызы алты яшенә җиткәч, аның хокуклары чикләнә башлый. Кара көч аңа “Син гаурәт” ди. Кара көч – дингә нигезләнгән гаилә гореф-гадәтләре һәм экономик исәп-хисапның аллегорик гәүдәләнеше. Бу заманда татар кызларының ирекләре чикле булган. Билгеле, тын алмас дәрәҗәдә чикләүләр кирәк түгел. Ләкин хәзерге җәмгыятьтә барган артык иркен, ирекле тормышта татар кызлары үзләрен бик ямьсез яклардан күрсәтәләр. Әхлакый һәм рухи яктан упкын читенә килеп җиткән татар хатын-кызларын күрсә, Әмирхан ни дияр иде икән?

Фатих Әмирханның хатын-кыз проблемасын үзәккә куйган әсәрләре бик күп. “Рәхәт көн” (1910) хикәясе, “Яшьләр” пьесасы, «Кадерле минутлар» (1912) хикәясе. Аерым игътибарга лаек урыннны, билгеле инде, “Хәят” (1911) повесте алып тора.    

 Хәят образы-язучының хатын-кыз идеалы. ”Хәят” әсәре 1911нче елда языла.  Язучы Фатих ага Әмирхан искиткеч оста психолог булган.Аның моңа кадәр укыган хикәяләрендә дә һәм хәзер өйрәнәчәк повестенда да кешенең кичерешләре,үз-үзе белән каршылыкка керүе искиткеч зур осталык белән сурәтләнә. Хәят –тормыш дигән сүз. М.Мәһдиев язганча,Ф.Әмирхан Хәятка “яза башлаганчы ук гашыйк булган һәм гыйшкы аның повесть ахырына таба гел үскән,гел дөрләгән. Хәят тормыш мәгънәсен нәрсәдә күрә? Яшәүдә,бәхетле булырга теләүдә. Америка галиме Рон Хаббардның бу хакта булган фәлсәфи карашлары мондый: ”Бөтен тереклекнең,тормышның этәргеч көче һәм максаты булып ,яшәргә омтылу исәпләнә.Яшәргә омтылу дүрт юнәлештә,бер үк вакытта барырга тиеш: -үзең өчен; -балаларың өчен; -сине чолгап алган төркем,мохит өчен; -бөтен кешелек дөньясы өчен. Шушы юнәлешләрдән үз-үзеңне тайпылдырмау өчен бүләк- канәгатьлек хисе кичерү. Әгәр киресе икән - җан әрнүе.”

Хәят образы ул – Ф.Әмирханның эстетик идеалы.Ул татар кызларын әнә шундый итеп - үз милли телен,гореф-гадәтләрен,ата-анасын ихтирам итү белән бергә,рус культурасын да үз холкына сеңдергән бөтен бер шәхес итеп күрергә тели. Ф. Әмирхан иҗатында шундый бер үзенчәлек бар: хатын-кыз образлары анда, ничектер, ирләр образына караганда тулы канлырак, җанлырак.  Хатын-кыз образлары арасында «урталыкта» торучылар юк диярлек: я алар татар кадими тормышы белән изелгәннәр («Татар кызы», «Яшьләр»дә Хәерниса, «Рәхәт көн»дә Гайниҗамал), яки алар яңалыкка омтылганнар, русның һәм Европаның прогрессив идеяләрен үзләштергәннәр («Танымаганлыктан таныштык»та Разия, «Хәят» повестенда Хәят, «Кадерле минутлар»да Хөршит һ. б.), ләкин татар тормышы аларның бу матур омтылышлары богаулап тора. Фатих Әмирхан үзенең әсәрләре белән белән хатын-кыз азатлыгы өчен көрәшкә күтәрелгән реалистик язучылырның иң талантлысы дип әйтер идем мин.
“Хәят” повесте да Фатих Әмирханча күтәренке стильдә протест белән тәмамлана: Хәят үзенең язмышына риза була һәм кияве Салихны хыялында европача тәрбияләнгән бер егет дип күз алдына китергәч (моның хыял гына икәнен Хәят белә инде, бичара), «мендәренә барып капланды да: 
— Илаһи, мәхәббәт бир! Илаһи, гомерлек мәхәббәт бир инде! — диенде. 
Бу теләк кызлык вакытының иң ахыргы вә шуның белән бергә иң куәтле теләге иде». Теләк, әлбәттә, кабул булмаячак. 
Хәят язмышының иң югары ноктасын язучы әнә шулай соңгы абзацка күчергән. Бөтен повесть шушы соңгы җөмләгә таянган да калган! 

5. Фатих Әмирханның иҗатын күздән генә кичереп чыкканда да, аның әсәрләренең психологик яктан укучы күңеленә бик нык тәэсир итүен әйтеп китми алмыйм. “Ул үксез бала шул” хикәясен тыныч күңел белән генә укып булмый. Балаларның ятимлеге бүгенге көндә  безнең җәмгыятьнең иң авырткан җире бит. Ә бит югыйсә Әмирхан хатын-кыз азатлыгы өчен үзенең иҗаты белән көрәште, татар хатын-кызларының хокуклары чикләнгән булуга җаны-тәне белән әрнеде. Ә азатлык татар дөньясына көтелгән нәтиҗәне бирде дип кем генә әйтә алыр иде микән? Мин хатын-кызның хокукларын чикләү ягында түгел, ләкин ниндидер чаралар күрелергә тиештер дип саныйм. Әсәрдәге  Нури -  әти-әнисе үлгән ятим. Ә бит әти-әниле ятимнәр белән дөнья тулган!  Нури, үзен малайлар мыскыллагач, елап җибәрә:

- Мин үксез бала шул! Әти-әнием булса, минем дә читек-кәвешем булыр иде.

 Теләсә кемне, хәтта иң явыз кешене дә тетрәндерерлек сүзләр малайларны сискәндереп җибәрә. Алар үзләренең нинди зур хата ясауларын аңлыйлар. Ф.Әмирхан малайларның бу чактагы эчке кичерешләрен, уйларын тулырак күрсәтү өчен, кабатлау алымын кулланган. “Мин үксез бала шул!” җөмләсе төп геройның колак төбендә озак яңгырап тора.

Бу җөмләне үз героеннан кат-кат кабатлату аша автор укучыны да уйга калдыра, героена мөнәсәбәтен дә сиздереп куя: аның әле бөтенләй үк өметсез кеше түгел икәнен күрсәтә, төп хакыйкатьне аңлавына ышана. Әйе, әсәр героеннан да бигрәк, укучының иң кирәкле нәрсәне аңлавына шикләнми: иске киемле, яланаяклы Нуриның бөтен рәхәте дә, шатлыгы да үзеннән өстен малайларны йөгерештә җиңүдә; аларны җиңеп, ул да үзен әти-әниле малайлар белән тигез күрәчәк.

Гомере буе кешеләрне рәнҗетүдән сакланган Ф.Әмирхан әнә шулай тәрбияли, кыска гына хикәясе белән дә олы хакыйкатьне ача: бу дөньяда кеше рәнҗетүдән дә яманрак эш юклыгын искәртә.

“Корбан” (1913) хикәясе дә - кичерешләргә бик бай әсәр. Хикәянең герое кечкенә сарык бәтиен (ул аңа “Хөсәен” дип исем куша) тәрбияләп үстерә. Үсеп сарык булгач, малайның каршы булуына карамастан, “Хөсәенне” корбан итеп чалалар. Әнә шундый гади генә сюжетлы бу әсәрне лирик хикәя дип атау дөреслеккә күбрәк туры килер иде сыман. Автор әсәр ахырында үзенең мөнәсәбәтен дә сиздереп куйган: ул һәрвакыт хаксызга рәнҗетелгәннәрне яклаган. Әсәрдәге малайның иң якын дустын корбан итеп чалалар. Ә бит әти-әнисе балаларына нинди психологик зыян китергәннәрен дә аңламыйлар. Алар бала күңелендә җан ияләренә карата миһербанлык хисе уяна башлаган мәлдә һөҗүм итәләр. Кем әйтә ала бу бала шушы вакыйгадан соң таш күңеллегә әйләнмәгәндер дип? Минем уйлавымча һәм аңлавымча,  язучы шушы проблеманы күтәрә бу әсәре белән.

Ф.Әмирханның “Нәҗип” хикәясен дә тыныч кына укып булмый. Бу хикәядә Нәҗип исемле малай үзенең кимчелекләрен күреп ала һәм әсәрнең башыннан ахырына кадәр, үзенең көнчелеге, тәкәбберлеге белән көрәшә.Үзен- үзе шул рәвешле тәрбияли. Әсәр ахырындагы Нәҗип белән өй түбәсенә менгән Нәҗип арасында җир белән күк арасы. Ул үзгәрә, үсә. Бу әсәр - кешенең яман гадәтен үзе җиңеп үсүе, үзгәрүе турында. Кайсыбыз гына кичермәгән икән Нәҗип халәтен? Бала вакытта кемнәндер яхшырак булып күренәсе килү бөтен кешегә дә хас, минемчә. “Нәҗип” хикәясен укыганда, мин үземнең балачагымны “күрдем”, Нәҗип белән “кайгырдым”, “еладым”. Гомумән, Фатих Әмирхан да бу кичерешләрне үзенең башыннан узганга әсәрендә шундый көчле итеп язгандыр.

“Халык кызлары” хикәясендә исә Зөһрә кызның уй-кичерешләре, эш-гамәлләре аша Фатих Әмирхан җир йөзендәге гаделсезлекләрдән, сугышлардан, начарлыклардан арынасы килүен чагылдырган. Зөһрә кыз чиләгендәге су белән җир йөзен золымнардан, хаксызлыклардан, кайгы хәсрәтләрдән пакъләр  дип ышанырга гына калды инде хәзер.

Авыру кеше тормыш кадерен күбрәк белә. Һәм ул, булдыра алганча, җир өстендәге матурлыкка сәламәт кешеләргә караганда игътибарлырак була. Ф. Әмирханның бөтен тормышы җир йөзендәге матурлыкны мөмкин кадәр мулрак кабул итүгә омтылудан гыйбарәт. Замандашлары аның шәһәрдә һәм шәһәр тирәсе авылларындагы сабантуйларга бик яратып йөргәнен искә алалар. Ф. Әмирхан сабантуйларга болай күзәтүче буларак кына йөрмәгән: бу бәйрәм турында ул очерк-мәкаләләр дә язган (1914, 1922 елларда), бу әсәрләрендә ул иҗтимагый, милли, әхлакый мәсьәләләрне күтәргән һәм гомер буена үзе турылыклы булган идеяләрен үткәргән: милләтләр дуслыгы һәм әхлакый максимализм. Кыскасы, Ф. Әмирхан кайда гына булмасын — театрдамы, пароходта, санаторийда яки сабан туендамы — һәрвакытта да үзенең якты идеяләренең актив яклаучысы буларак катнаша, яши.

III. Йомгаклау өлеше.

 Хәсән Туфан үзенең «Могикан» поэмасында аны «аяклары бәйле Прометей» дип атый. Ә Ибраһим Нуруллин аңа багышланган хезмәтендә болай дип яза: “Һәр елны без 26 апрельдә Шигырь бәйрәме үткәреп Тукай каберен чәчәккә күмәбез. Ник шунда берочтан Фатих Әмирхан каберен дә бизәп китмәскә? Бу ике бөек шәхес аерылгысыз бит” - ди. Фатих Әмирханның Тукай белән дус булуы билгеле. Ул аны башлы-күзле итәргә дә омтылган, туганы Зәйтүнә Мәүледова белән таныштырган, Тукайның эчеп йөрүенә пошынган, аны тиргәгән, жәлләгән. Әмирхан да Тукайдан ким язучы, фикер иясе булмаган. Тукай татар милләтенең символы буларак кабул ителә. Символлар күп булмый. Күп икән, таркаулык килеп чыга. Ләкин шулай да Фатих Әмирханның иҗатын өйрәнү конференцияләре уздырылып торганда, милләте аны онытты, зурламый дип әйтә алмыйбыз.

 Фатих Әмирхан ХХ йөз башы татар яңарышын оештырган, аңа юллар сызган, юнәлеш күрсәткән кешеләрнең берсе. Әдәби эшчәнлеге белән генә түгел. Ул гомумән татар зыялыларын туплап торган һәм милләткә хезмәт итүне девиз итеп күтәргән язучы, драматург. Ул ялкынлы публицист сыйфатында дан казану белән бергә, киң карашлы һәм нечкә зәвекъле тәнкыйтьче булып та танылды. Татар әдәби тәнкыйтенә нигез салучы булды дисәк тә ялгышмабыз. Аныңча, әдәбият реаль чынбарлыкның чагылышы булырга, политик һәм экономик стройның асылын сәнгатьчә ачып бирергә тиеш.

Бакый Урманче Фатих Әмирханны Көнбатышка йөз тоткан татар зыялыларының идеаль моделе иде, ди. Уйлап карагыз, ул бит 20 яше тулганчы аяксыз кала, 40 яше тулыр алдыннан ул инде юк. Ә бит әле яшәп торса, аның иҗаты халыкка никадәр рухи һәм әхлакый тәрбия бирер иде! Ул бит үзенең кыска гына гомерендә, иҗат иткән дәверендә үзенең әсәрләрендә тормышның барлык проблемалы якларын чагылдырырга тырышкан. Милләт өчен, хатын-кыз азатлыгы өчен , мәгърифәт өчен көрәшкән.

Нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә - Фатих Әмирхан иҗаты халык күңеленә бик якын. Аның әсәрләре аша укучы үз-үзен тәрбияли, милләтнең үткәне белән таныша, узган гасырдагы проблемаларның бүгенге көндә дә хәл ителмәвен күрә. Ул  публицист та, драматург та, прозаик та.  Фатих Әмирханның иҗат гомере кыска булса да, аның исемен халык онытмый.

Милләт өчен, гади халык өчен янып-көеп яшәгән әдипнең иҗатын     онытмау,                            бу бөек шәхесне зурлау бездән тора.

Нәтиҗә:

      1. Татар халкының күренекле язучысы, публицист Фатих Әмирхан         иҗат мирасы гаять бай һәм күпкырлы;

        2. галимнең иҗат мирасы әле тулысынча өйрәнелмәгән;

        3.Фатих Әмирхан - үз халкының күренекле вәкиле.

           

 Кулланылган әдәбият:

    1. “Татар әдәбияты тарихы”, Казан, Татарстан китап нәшрияты – 1986;

    2. Л.И.Минһаҗева, И.Х.Мияссарова “Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия”, Казан, ТаРИХ – 2010

   3. Татар әдәбиятыннан хрестоматия, Казан, Татарстан китап нәшрияты-                                           1986.



Фәнни эшнең эчтәлеге:

I. Кереш:

1. Татар теленең үсешен тәэмин итүче язучылар турында.                 4 бит                                            II. Төп өлеш:

1. Ф.Әмирханның тормыш юлы                                                              4-5 бит

2. Ф.Әмирхан – милли азатлык җырчысы.                                             5 бит

3. Ф.Әмирхан -  сатирик язучы.                                                               6  бит

4. Хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсе күтәрелгән әсәрләре турында        6-8 бит

5. Психологик әсәрләр язу остасы                                                           8-10 бит

III. Йомгаклау.                                                                                           10 – 11 бит

IV. Кулланылган әдәбият.                                                                        12 бит


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Р.Миңнуллин-күпкырлы талант иясе.Татар әдәбияты дәресе.Презентация.

Дәрестә язучының биографиясе һәм тормышы  турында укучыларга җиткерү , яңа мәгълүматлар бирү.Презентация карау  http://edu.tatar.ru/community/index/5554      ....

НӘҖИП ДУМАВИНЫҢ ӘДӘБИЯТ ҺӘМ ПУБЛИЦИСТИКА ӨЛКӘСЕНДӘГЕ КҮПКЫРЛЫ ЭШЧӘНЛЕГЕ.

Еллар, гасырлар уза тора. Кайбер данлыклы шәхесләр онытылалар. Ә менә Нәҗип Думави халык хәтерендә һаман саклана, күңелдән бер минутка да китми, әйтерсең лә сихри алмаз бөтен җиһанга нур сибә. Н...

Фатих Әмирханның “Хәят” повестенда эчке каршылык

Тема: Противостояние героев повести “Хәят” Фатиха Әмирхана.Цель: Уметь рассказать о внутренних переживаниях героев и оценить их поступки. Развивать умение выражать свои мысли, формирование р...

Тема: Хәят – татар яшьләре тормышы (Фатих Әмирхан “Хәят” повесте)

Максат:1.     Әсәрне  образлар  системасы  ягыннан  тикшерү;2.     Повесть  исеменә  салынган  төп  мәгънәне  билге...

Фатих Әмирхан әсәрләрен мәктәптә өйрәнү

  Мин мәктәптә Фатих Әмирхан иҗатын, аның хикәяләрен өйрәнүгә зур игътибар бирәм. Аның хикәяләрендә хәрәкәт итүче, сурәтләнүче күп төрле геройлар белән танышу балаларны тормышның үзендәге ...

Фатих Әмирхан "Хәят" повесте

Фатих Әмирханның "Хәят" повесте буенча дәрес 10нчы сыйныфта үткәрелде....

Ф. Әмирханның “Тигезсезләр” драмасына нисбәтле Хәлим Искәндәрев һәм Фатих Сәйфи-Казанлыларның әдәби-эстетик карашларына чагыштырма анализ

quot;Мөхәррир яисә шагыйрьнең вазифасы нинди генә тормышны алса да, шуны дөрес, әтрафлы итеп күрсәтүдер".                        ...