Ф. Әмирханның “Тигезсезләр” драмасына нисбәтле Хәлим Искәндәрев һәм Фатих Сәйфи-Казанлыларның әдәби-эстетик карашларына чагыштырма анализ
консультация (11 класс) по теме

Рәзилә Файзуллина

"Мөхәррир яисә шагыйрьнең вазифасы нинди генә тормышны алса да, шуны дөрес, әтрафлы итеп күрсәтүдер".

                                                                                                                                                                       Фатих Сәйфи-Казанлы 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Ф. Әмирханның “Тигезсезләр” драмасына нисбәтле Хәлим Искәндәрев һәм Фатих Сәйфи-Казанлыларның әдәби-эстетик карашларына чагыштырма анализ

.. исә, үзенең 19 гасыр күзлегеннән арынып

 бәя бирә алмавына үкенсә, мин исә,

21 гасыр күзлегеннән арынып,

19 гасыр мөхите белән яшәп, аның күзлеген

киеп бәя бирә алмавыма үкенәм.

Вместе с тем Фатих Амирхан, общественный деятель, патриот, в своих рассказах, пьесах, в боевой страстной публицистике гневно обличает отщепенцев, не веривших в расцвет национальной культуры своего народа, не желавших видеть ее успехов, особенно в годы революционного подъма, отрицавших самую возможность народных талантов. Такого «героя» он зло осмеял в пьесе «Тигезсезләр» («Неравные») в образе Абдулки.

XX гасыр башы җәмгыятебездә зур үзгәрешләр чоры. Шул нисбәттән, әдәбиятыбыз да зур үзгәрешләр кичерә.

Билгеле булганча, XX гасыр башында нигездә, Шәрык әдәбиятлары йогынтысында үсеп килгән татар әдәбияты рус-Европа дөньясына, мәдәниятенә йөз белән борыла, һәм бу багланышлар яңа әдәбият үсеше өчен зарури факторларның берсенә әверелә.  Нәкъ шул чорда иҗтимагый  тормышны чагылдырган (авторлар дөньяны үз күзлеге аша яктырткан), әдәбиятыбызны яңа баскычка күтәрүдә зур роль уйнаган Г. Ибраһимов “Яшь йөрәкләр”, Г. Исхакый “Мөгаллимә” драмасы, Ф. Әмирхан “Тигезсезләр”, “Хәят”. “Яшь йөрәкләр” (Г. Ибраһимов), “Мөгаллимә” (Г. Исхакый), “Тигезсезләр”, “Хәят” (Ф. Әмирхан) әсәрләре дөнья күрә. Әлеге әсәрләргә багышланган күп кенә тәнкыйть мәкаләләре барлыкка килү табигый фактор була.

“1912 елдан соң үзләре хакында хәбәр иткән драматурглар иҗатында ике төп сурәтләү объекты пәйдә була: шәхси бәхет һәм милләт язмышы каршылыгына корылган әсәрләрдә тормышын милләткә хезмәт итүгә багышлаган шәхесләрнең идеаль образларын тәкъдим итү”, - дип билгеләп үтә Д. Заһидуллина. Андыйлар рәтендә М. Фәйзи, К. Тинчурин, Ф. Борнаш һ.б. була. Шундый әсәрләрнең берсе – 1913 елда дөнья күргән Ф. Әмирханның "Тигезсезләр" драмасы. Билгеле ки, мондый әсәрләр шул көн укучысының тормышы белән тыгыз бәйләнештә булу сәбәпле, күп кенә җавап реакция дә тудыра. Нәтиҗәдә, тәнкыйть мәкаләләре дөнья күрә.

Фатих Сәйфи-Казанлының “Ялтыравыклы ялган” мәкаләсе 1916 елның 12нче гыйнварында  Уфада (1913-1918) басылып килә торган “Тормыш” битләрендә дөнья күрә. Соңрак, шул ук газетада, җавап буларак, Х. Искәндәревнең "Тигезсезләр"дә Рөкыя” дигән мәкаләсе дөнья күрә.

Әдипнең татарларда туып килүче яңа социаль катлау – либераль буржуазия вәкилләре тормышын гәүдәләндергән реалистик эчтәлекле “Тигезсезләр” (1914) драмасы. Драматургның татар милләтенең киләчәген, аның икътисади, иҗтимагый үсешен, мәдәни хәлен шушы катлау белән бәйләп каравы. Сәүдә эшен яңача алып барган һәм аны Аурупа киңлегенә чыгарырга омтылган, шуның белән татар буржуазиясенең кар вәкиле Сафый Насыйбуллинга каршы куеп гәүдәләндерелгән Гомәр образы, атасыннан зур мирас белән калган Галиевнең әсәрдә тоткан урыны. Аерым бер җылылык, романтик купшылык белән сурәтләнгән матур, саф, керсез, зирәк, сәләтле, хәрәкәтчән Рөкыя, басынкы, самими Сәлимә, язучы Сөләйман, Закир, Мәскәү университеты студенты Габдулла, Гөлчиһрә образлары укучының күзаллавын, фикер йөртешен үзгәртә.

Фатих Сәйфи-Казанлы актив журналист һәм публицист буларак күп кенә матбугат органнарында эшләп килә. 1906-1917 елларда Фатих Сәйфи-Казанлы “Йолдыз”, “Аң”, “Тормыш”, “Ялт-йолт”, “Ак юл” кебек газета һәм журналларда эшли, яисә актив языша. Г. Ибраһимов белән Ф. Сәйфи-Казанлы дистә еллар буе дәвам иткән олы дуслык һәм теләктәшлек хисләре бәйләп тора. Алар Казанда ук танышып китәләр һәм алга таба Уфада “Галия” мәдрәсәсендә укыталар, “Тормыш” газетасында милли әдәби тәнкыйть  һәм эстетик фикеребезнең нигез ташлары булып яткан җитди хезмәт һәм мәкаләләр белән чыгыш ясап киләләр. Фатих Сәйфи-Казанлы Бөек Октябрь революциясенә кадәр әдәби-тәнкыйть эшчәнлеген башлап җибәрә. Ул шул елларда тәнкыйть теориясе һәм  эстетика мәсьәләлре  буенча да хезмәтләр яза, кызыклы тәҗрибәләр ясый.

Фатих Сәйфи-Казанлы татар хатын-кызларының революциягә кадәрге язмышын реалистик планда күрсәтергә алына. “Тигезсезләр”гә җавап буларак, 1915 елда дөнья күргән өч пәрдәлек “Ямьсез тормыш” пьессасында бу теләген Әминә образы аша чагылдыра. Пьесада шул чор татар әдәбиятында киң урын алган мәсьәләләр яктыртыла. Сүз гаиләдә һәм тормыш – көнкүрештә иске гореф-гадәтләр һәм тәртипләрне фаш итү, аларга яңалык алып килү өчен көрәш турында бара. Автор бигрәк тә татар хатын-кызының гаиләдәге хәле белән кызыксына. Киң карашлы тәнкыйтьче яңа чыккан әсәрләргә, шул исәптән “Тигезсезләр” драмасына да үз тәнкыйте белән җавап бирә.

Көнбатыш Европа һәм рус әдәбиятын, эстетик фикерен өйрәнү процессында язылган “Ялтыравыклы ялган” хезмәте сүзебезне раслаучы характерлы мисал булып тора. Әлеге хезмәт яшь авторның фәнни-теоретик уйлануларыннан гыйбарәт. Аның беренче өлешендә сүз татар әдәбияты өчен XX йөз башы шартларында зур әһәмияткә ия булган әдәбият һәм сәнгатьтә гүзәллек мәсьәләсе хакында бара. Икенче бүлектә Фатих Сәйфи-Казанлы Ф. Әмирханның “Тигессезләр”енә мөнәсәбәтен белдерә, шактый кискен һәм хата фикерләр дә әйтеп ташлый.

Тәнкыйтьче, шул чор вакытлы матбугат битләрендә кабатланып торган: “Татар тормышы, бүгенге хәятыбыз ямьсез һәм күңелсез, нигә аны әдәбиятта күрсәтергә”, кебек фикерләргә каршы чыгып, аларның әдәбият һәм сәнгатьнең асылын аңламыйча әйтелгән сүзләр булуына игътибар итә. Нәфис әдәби әсәрнең кыйммәте аның бөтенлегендә, мөхәррир яисә шагыйрьнең хыялында сурәтләнгән әмәлнең дөреслегендә, әсәр эчендәге кешеләр һәм күренешнең тәнасебендәдер”, - дип чыга Фатих Сәйфи-Казанлы. Аның өчен чынбарлыкның әдәбиятка мөнәсәбәттә беренчеллеге бәхәсле мәсьәлә түгел. Табигать үзенең бөтенлеге белән матур дип чыга ул. Мәгълүматлардан билгеле булганча, Фатих Сәйфи-Казанлы гүзәллек мәсьәләсен аңлатуда Н. Г. Чернышевский фикерләренә аеруча якын килә. Татар тәнкыйтьчесе Чернышевскийның эстетик мирасы һәм бигрәк тә “Сәнгатьнең чынбарлыкка эстетик мөнәсәбәтләре” хезмәте белән якыннан таныш булган дип расларга да нигез бар. Аның теоретик фикерләрендә бөек рус эстетигының тәэсире турыдан-туры сиздереп тора. Ләкин шул ук вакытта тәнкыйтьченең мөстәкыйльлеген дә күрми китәргә ярамас. Мәсәлән, сүз табигатьтәге гүзәллек турында барганда, Н. Г. Чернышевский анда яшәүче күпчелек җанварларның гүзәл булуын нигезләп чыга. Шулай да табигатьтә гүзәллектән мәхрүм калган нәрсәләр да бар. Шундыйларның берсе – бака. Ул үзенең тышкы кыяфәте белән бездә соклану тойгысы тудыра алмый, дип яза Чернышевский. Фатих Сәйфи-Казанлының да, тормыштагы (табигатьтәге) гүзәллек турында сүз чыккач, бака мисалында тукталуы бер дә очраклы түгел. Ләкин ул, Чернышевскийдан аермалы буларак, баканың да үз тирәлегендә матур булуын аңлатып чыга: бака – бер карашка, ямьсез һәм чиркандыргыч нәрсә, ләкин... “... табигатьтә ул матур, табигать кануны каршында ул нәфис, (...) сазлыктагы тормышы белән ул да матур”, - дип яза тәнкыйтьче. Димәк, әдәбият һәм сәнгатькә килсәк, автор түбәндәгечә аңлата: “Әдәби әсәрнең дә кыйммәте, матурлыгы аның бөтенлегендә, үткәрергә теләгән әмәлнең дә дөрескә әсас ителүендәдер”. Шул рәвешчә, Фатих Сәйфи-Казанлы, тормыштагы гүзәллек белән сәнгатьтәге гүзәллек арасында зур уртаклык булуын күрсәтеп, кешенең гүзәллекне бәяләү критерийлары табигать һәм тормыш матурлыгы тәэсирендә формалаша дигән әһәмиятле нәтиҗәгә килә.

Бу очракта рус галимен турыдан-туры тәрҗемә итү дип карау дөрес булмас, бәлкем менә татар тәнкыйтьчеләренең башка милләт тәнкыйтьләре белән дә таныш булуы, безнең тәнкыйтебезнең камилләшүендә уңай йогынты ясавын ассызыклау начар булмас.

Күп кенә җитешсезлекләргә дә карамастан, мәкаләдә күтәрелгән эстетик фикерләр үз чоры өчен гаять зур әһәмияткә ия булалар. Фатих Сәйфи-Казанлының сәнгатьчә гүзәллек турындагы бу кечкенә трактаты, барыннан да элек, татар әдәби-эстетик фикеренең үсеше процессында өлгергән хезмәт була.

 “Нәфис, әдәби әсәрнең кыйммәте аның бөтенлегендә, мөхәррир яисә шагыйрьнең хыялында сурәтләнгән әмәлнең дөреслегендә, әсәр эчендәге кешеләр һәм күренешләрнең тәнасебендәдер”, дип яза мәкалә авторы. “Мөхәррир яисә шагыйрьнең вазифасы нинди генә тормышны алса да, шуны дөрест, әтрафлы итеп күрсәтүдер” – дп тә өсти. Фатих Сәйфи-Казанлы авторны әсәрендә “читтән кергән тәэсерат” куллануда гаепли. Ягъни, аның фикеренчә, Рөкыя кебек образ татар җәмгыятендә юк күренеш (шул чорда), уйдырма, чит мөхит йогынтысы. Мәкалә авторының алдагы фикерләрен күздә тотсак, “Тигезселәр” драмасы нәфис, кыйммәтле әдәби әсәр түгел, чөнки аның бөтенлеге юк. (Рөкыя - уйдырма).

Укучыга аңлаешлырак булсын өчен Фатих Сәйфи-Казанлы табигать күренешләреннән мисаллар китерә. Санигъның иҗатындагы бер карашка ямьсез күренешләр дә, үзенең бөтенлеге, табигать шартларына ярашуы белән матур дигән нәтиҗә ясый. Шуңа таянып, әдәби әсәрнең матурлыгы, кыйммәте, әйтергә теләгән өметнең дөрескә туры килүендә дигән фикер үткәрә. Ягъни ул Рөкыяне авторның өмете, ышанычы итеп кенә күзаллый. Ләкин моның белән, бәлкем кабатланырмын да, мин килешмим. Рөкыя кебек самими затлар һәрзаманда да, нинди шартта яшәвенә карамастан бар. Рөкыя–авторның өмете генә түгел, ул аның чынбарлыкны чагылдыруы да. (Бәлкем бу очракта мин ялгышам да, чөнки ул заман күзлегеннән 21нче гасыр баласына карау мөмкин түгел эштер).

Минем фикеремчә, матур әдәбиятта матурлык ул – чынбарлыкны сурәтләү генә түгел, ә бәлкем укучыга өскә менәргә булыша торган идеал да. Идеал тормышка яраклаштырылып, реальләшиереп бирелсә, әсәрнең үтемлелеге тагын да көчәя, укучыга тәэсире арта.

Авторның үз чорына карата булган бәясе дә үзенчәлекле. “Соңгы көннәрдә гәзитә-журналдагы бәгъзе мөнәкъкыйдләр әдипләрнең татар тормышының күңелсез ягын гына күрүләреннән зарланалар, барысы да ямьсез, диләр. Соң, татар хәяте шундый ямьсез, күңелсез булгач, ул ямьсезлек бу көн яисә кичә генә башланмаганга, аны бүлмә эчендә генә уйлап бетереп булмый... Күңелсез, эч пошыргыч хәятыбызны һичбер табигыйләтә алмый торган элементлар белән чуарлап та матурлатып булмый” – дип яза мәкалә авторы. Ул татар тормышының үткән көннәрен дә, бүгенгесен дә ямьсез, күңелсез ди. Киләчәктә ничек буласы турында фикерләрен әйтми.  Нәфис, матур әдәби әсәр иҗат ителсен өчен, чынбарлыкны чагылдырырга кирәк, ди. “Ялтыравыклы ялган” кирәкми, ди. “Әдәбиятыбызны  матурлыйбыз дип, ямьсез, күңелсез татар тормышын читтән кергән тәәссерат сәбәпле әллә нинди ясалма матурлыкларны кыстырып кына татар хәяты матурланачак түгел һәм аның белән генә татар әдәбияты нәфисләнәчәк тә түгел” – дип яза. Ягъни, ул мондый төр әсәр язу-уку белән тормышыбызны матурлап булмый дигән фикерне үткәрә. Әлбәттә, бу фикердә өлешчә дөреслек, өлешчә ялгышлык бар. Ләкин, бит әдәби әсәр беренчедән, тормышның чагылдыручы булса, икенчедән, шул ук тормышны үзгәртүче дә. Кешеләргә, тормышны алып баруга йогынты ясаучы, бигрәк тә, телевизор, интернет кулланылышта йөрмәгән чорда.

Әдәбиятыбызның торышына бүгенге көндә дә төрлечә караш йөри. Гомумән, бугенге көн күзлегеннән бәя биреп шуны әйтә алабыз. Ничә дистә еллар элек язылган әсәр, бүгенге көндә дә укучылар тарфыннан кызыксынып укыла ала икән, әсәрнең геройлары безнең күңелләребездә җылы җавап таба икән, димәк, Фатих Сәйфи-Казанлының мондый төр әдәби әсәргә карата булган матур, нәфис әдәби әсәр түгел дигән фикере бик үк дөрес тә булмый.  

Фатих Сәйфи-Казанлының бәхәсле мәкаләсендә Рөкыя һәм Сәлимәләргә чагыштырма характеристика

Апалы-сеңелле ике кызга (ике җыелма образга) мәкалә авторының фикерен ачыклау өчен мәкаләдән өзекләр китерик.

“Теләгәнчә укый, теләгәнчә эш эшли алмый торган, зәһәррәк Сәлимә исемле кызлары белән терекөмеш кеби бертуктамый селкенеп тора торган Рөкыя исемле кызлары да бар.”

“Сәлимә – хазирге татар галәмендә аңлы кызлар кебек үзенең тырышлыгы, бер туктамый эшләве аркылы гына дөньяда торырлык кыз. Ул гаилә эшен дә эшли, имтиханга да әзерләнә, күлмәген дә тегә, шул типтагы татар кызлары кебек эченнән генә гыйшык та тота, ахырында, үзен җәберләп булса да, язмышының кушуына разый була. Әсәрдә азмы-күпме дөрест тасвир ителгән кеше булса, шөбһәсез, Сәлимә. Ләкин мөхәррир аңар әсәрдә зәһәрлеген генә күрсәтә торган урыннарны гына бирә.

Рөкыя бөтенләй башка. Ул гимназиягә дә йөри, музыка уйнарга да хәзерләнә, рәсемнәр белән шөгыльләнә. Ул һәрвакыт шат, хәятта бары матурлык, нәзакәт кенә күрә, ул һичбер хәйлә белми, һәр урында языксыз нарасый кебек, шулар өстенә искиткеч тар милләтче, шуның өчен җыларга, талашырга, хәтта икенче кешене тәхкыйрь итәргә хәзер.  Сәлимә чын татар кызы булып гадәти тормыш белән яшәсә, Рөкыя рух белән гомер итә. Аңар татарларның тарихы кысрык, күңелсез тормышы тузан кадәр дә әсәр итмәгән”.

Иманым камил, азмы-күпме үз карашы, үз фикере булган кеше Фатих Сәйфинең бу сүзләре белән 100% килешеп бетми. Шулар рәтендә мин дә. Контраст рәвештә ике образны чагыштырыйк.

Сәлимә

Рөкыя

1. Апа кеше.

Образның апа кеше булуы, әдәбият законнары тарафыннан язучы өстенә беркүпме җаваплылык өсти.

 “Ул гаилә эшен дә эшли, имтиханга да әзерләнә, күлмәген дә тегә...” Бу очракта йорт эшен йә ана кеше, йә олы бала алып бара. Сәлимә әнисен кызганып, үз эшеннән тыш, сеңлесенең дә эшләрен эшли. Кеше буларак без моны аңласак та, югары бәяләсәк тә, бу аның кимчелеге дә. Апа кеше буларак, сеңлесен эшләтә алмавы, аның “холыксыз”лыгына зарланып йөрүе, ахырда бар эшне дә үзе эшләве, апа кешенең йомшак характерлы булуын күрсәтә. Кызның холкы аның тормышы белән дә идара итә. Кыз яратмаган кешесенә кияүгә чыгарга ризалык бирә. “...ахырында, үзен җәберләп булса да, язмышының кушуына разый була”. Язмыш кушканга буйсына, көрәшәсе барын уйлап та карамый. Рөкыягә күз салыйк. Үз бәхете өчен (бәлкем, берничә айлык рәхәтлек өчен ул үзеннә күпкә олы яшьтәге ир белән аралашырга да риза) ул көч түкми дип әйтеп булмый.

2. Сәлимәдә үз бәхете өчен көрәш юк. Яратмыйлар икән, ярар... башкага кияүгә чыгар... Ә Рөкыя? Чын хисләрен үзе дә белеп бетермәгән олы ир-атны үзенә карата, аның эчке дөньсы белән дә идарә итә башлый. Һәм бу аның барлык яшәешендә дә, көндәлек тормышында да, әйләнә-тирәдәге һәркем белән аралашуында да чагылыш таба. Сәлимә, сеңлесенең бәхетен аның гимназиядә укуында күрә. Аңа охшатып дәресләр алуы да, бәлкем, белем алуы өчен түгел, ә сеңлесе кебек бәхетле булу өчен, гаиләдәгеләр аны Рөкыяне яраткан кебек ярату өчен. Бәхетен ул үзенең характерына бәйле дип башына да китерми. Әни кешенең тигезсез!!! яратуы кызны көнләшергә, яшьлеген сеңлесе белән узышып яшәргә мәҗбүр итә. Ничек кенә булмасын аның көнләшүе, сеңлесен үзеннән өстен күрүе, өстенлекле характерда. Сәлимә сеңлесен өзелеп, апаның сеңлесенә була ала торган иң көчле мәхәббәт белән ярата.

1. Төпчек бала.

Иркә, самими сабый дип әйтеп булыр иде. Аның шундый булуын ата һәм апа кеше яратып тәнкыйть итсәләр дә, Рөкыя алар тәрбиясенең җимеше.  “Сәлимәгә кысрык татар тормышының юшкыны шактый тиеп тә, ничек Рөкыя генә шуннан бөтенләй коры кала? Атасының иске татар сәүдәсен затсыз дип җирәнә торган Рөкыя кайдан бу кадәр тар милләтче, ничек шундый ярым тәрбияле, әдәпсез мөхәррирне ярата ала?” – ди автор. Әлбәттә, авторның бу фикерләре белән мин килешәм. Һичшиксез, “юшкын” Рөкыянең әйләнә тирәсендә дә бар. Эш шунда гына: кызлар бу юшкынны кабул итәме, юкмы. Сәлимә бу юшкынга үзе теләп, әнисен кызганып мәҗбүрисез керә түгелме соң? Әлбәттә, кызларның шәхес, хатын булып формалашуында, алга таба бәхетле булуларында әни кешенең биргән тәрбиясе дә зур роль уйный. Төпчеге өчен ана кеше үзен-үзе оныта (дөрес, ана кешенең Рөкыяне болай яратуында кызның да йогынтысы бар. Ул үзен ничек бар шулай тәкъдим итә һәм үзгәрергә җыенмый да, үзен яраттыра), ләкин олы кызы өчен шул ук ана андый югалтуларга бармый. Олы кызына кагылышлы эшләргә ул салкын акыл белән карый. (Рөкыянең төпчек бала булуы да зур роль уйный). Ничек кенә булмасын, без Рөкыяне гаепли алмыйбыз. Башкаларның көчсезлеге (әнисенеке, апасыныкы, өлешчә абыйсыныкы) Рөкыяне көннән-көн үзенчә ирекле яшәргә өйрәтә, этәрә. Бала буларак, аны тыючы, тәрбия бирүче күренми (хәтта, ата кеше дә турыдан-туры тәрбия бирми, үзенең кызына карата кылган гамәлләрен аңлатмый.)

2. Рөкыя үзе теләгән эшне башкара, гимназиядә укый, аның шөгыльләре күп. Ул чая, үткен, бәхетле. Аның шундый булуына әни кешенең чиксез мәхәббәте, төпсез өмете этәрә. Ул кечкенәдән апасының эшләгәнен күреп үскән. Апасына ошамый дип кенә, ул хәзер генә менә томышын үзгәртергә риза түгел, мәҗбүр итүче дә юк. Бала белә, апасы сукрана-сукрана да, барысын үзе эшли.

Автор бер гаиләдә, бер мохиттә, бер җәмгыятьтә үскән кызларның аермасы шул кадәр була алмый дигән карашта тора, ләкин кеше булуда, шәхес формалашуда беренче чиратта гаиләнең ролен оныта. Гаиләдәге ата-ананың балаласына карата тигезсез мәхәббәте, бала тормышында зур роль уйнаганын искәртми. Рөкыяне “ясалма матурлык, лимон, апельсин, кипарис агачлары” рәтенә куя. Татар җәмгыятендә мондый геройлар юк. “Әдәбиятыбызны  матурлыйбыз дип, ямьсез, күңелсез татар тормышын читтән кергән тәәссерат сәбәпле әллә нинди ясалма матурлыкларны кыстырып кына татар хәяты матурланачак түгел һәм аның белән генә татар әдәбияты нәфисләнәчәк тә түгел” – дип яза. Әлбәттә, бу фикердә өлешчә дөреслек, өлешчә ялгышлык бар. Беренчедән, галимнәр тарафыннан исбатланган факт: чын мәгънәсендә матур әдәбият (әсәр, фильм, театр) кеше тормышына йогынты ясый ала, “читтән кергән тәәссерат” белән булса да. Шул ук вакытта,“читтән кергән тәәссерат” белән артык мавыгу әсәрне реальлектән азат итүгә, укучыны әсәрдән ераклаштыруга китерә. Бәлкем, уңышлы авангард стильдә язылган әсәрләрдә генә бу беркүпме уңай йогынты ясыйдыр. Минем фикеремчә, Рөкыя - “читтән кергән тәәссерат” түгел! Аның кебек самими бала үткән гасырларда да, бүгенге көндә дә бар. Әсәр шуңа бер мисал. Мондый төр яшьлек дәрте ташып торган, тормышның бар матурлыгын тулы чагылдырган, үз бәхете өчен көрәшергә әзер булган образ, теләсә-нинди әсәрне матурлый, баета, укучыга тәэсирне арттыра.

Фатих Сәйфи-Казанлының  “Тигезсезләр” драмасындагы геройлар ситемасын төркемләү принцибы һәм аларга бәя.

Автор геройларны берничә төркемгә бүлеп карый.

1. “Мөхәррир күрсәтергә теләгән иҗаби типлар”: Сәлимә, Рөкыя, Гомәр, Сөләйман.

Мәкаләдән күренгәнчә, авторның Сәлимә образына карата җылылыгын сизәбез. Моның сере дә бар: “әсәрдә азмы-күпме дөрест тасвир ителгән бер кеше булса, шөбһәсез, Сәлимә”, ди.  Ә автор исә әсәрдә чынбарлыкны яктырту яклы.

Күпчелекнең күңелләрендә якты хисләр калдырган Рөкыя образын автор кабул итә алмый, чөнки аның фикеренчә, бу образ татар җәмгыяте өчен, дөреслектән ерак торган уйдырма. Кыз образындагы каршылыклы якларны да автор кабул итеп бетерә алмый. “Атасының иске татар сәүдәсен затсыз дип җирәнә торган Рөкыя кайдан бу кадәр тар милләтче, ничек шундый ярым тәрбияле, әдәпсез мөхәррирне ярата ала?”. Образның каршылыклылыгы – әсәрнең үтемлелеге, чынбарлыкка якын булуы да шунда.

Мәхәббәт темасына килгәндә, бу аерым сорау. Җиңелчә уйлаучы яшь кызның өлкән яшьтәге, бөтен нәрсәне дә белгән, төпле Сөләйманга гашыйк тотуы, һәм киресенчә, Сөләйман абыйның үткен, чая, яшьлек дәрте балкып торган кызны үз итүе дә кабул ителә. Кыз, абыйга идеалга табынган кебек табына, аны үзеннән күпкә өстен куеп (дөресендә дә шулай), аның белән аралашуны идеаллаштыра. Яшь кызга гашыйк булу өчен күп кирәкми. Сөләйманның кызны үз итүе дә кабул ителә дигән идем, ләкин менә, кызга гашыйк булуы, хисләрен сөйләве, минем тарафтан төрлечә бәяләнә.

Гомәр образын автор шул чорның типик милләтне кайгыртучы тип буларак кына күзаллый.

Автор Сөләйманны типка санауны зур күрә, шуңа күрә, “татар тормышын матурлау өчен дип уйланган сыек буяу гына”, ди.

“Сәлби типлар”дан автор Габдулла, Закир, Галиевләр... арасыннан Ф. Сәйфи – Казанлы “моңар кадәр татар әдәбиятында күренмәгән тип” – Габдуллага аерым тукталып үтә. Мондый типларның автор җәмгыяттә дә очрауларын ассызыклый. Ф. Әмирханның бу образны тиешенчә яктырта алмавын язып үтә. Әлеге образны Сөләйман образына контраст итеп куя.

 

Х. Искәндәревның “Тигезсезләр”дә Рөкыя мәкаләсенең язылу тарихы.

Хәлим Искәндәревның биографиясеннән белгәнебезчә, ул 1915-1918 елларда мәктәпләр өчен “Белек йорты” исемле хрестоматия һәм башка дәреслекләр авторы. Шушы вакытта әдәби әсәрне  нечкә зәвык белән тоемлап, ул сәнгатендәге сыйфади үзгәрешләрне бәяләгән тирән эчтәлекле тәнкыйди язмалар, рецензияләр яза: “Галимҗан Ибраһимов вә аның әсәрләре” (1913), “Шагыйрь Габдулла Тукай” (1914), “Тигезсезләр”дә Рөкыя” (1916) һ.б.

“Тигезсезләр”дә Рөкыя” (1916) мәкаләсенә игътибар итик. Белгәнебезчә, Ф. Әмирханның “Тигезсезләр” драмасына язылган тәкыйть мәкаләләре Х. Искәндәрев мәкаләсе белән генә чикләнми. Шуны да ассызыклап үтәргә кирәк: мәкалә, Х. Искәндәрев тарафыннан Фатих Сәйфи-Казанлының мәкаләсенә карата капма-кршы язылган тәнкыйть мәкаләсе булып та тора. Ягъни, бер басма эчендә ике тәнкыйть мәкаләсе:

1. Ф. Әмирханның “Тигезсеззләр” драмасына тәнкыйть;

2. Сәйфи-Казанлының мәкаләсенә карата фикер белдерү.

“Фатих әфәнде Сәйфи (Казанлы)ның шул әсәргә гаид “Тормыш”та язылган интикады мөнәсәбәте белән”. Мәкалә астындагы әлеге өстәмә мәгълүмат фикерләремә дәлил булып тора.

Фатих Әмирханның әсәреннән эпиграф итеп алынган өзек тә (“Кара көч” торганы почмакта дүрт стенаның нәкъ урта бер җиренә килеп басты да яңадан көлде: “...Татар ткызын тереләй күмделәр бит!...” Вә иза әл-мәүгүдәтә сүиләт би әййи зинбин күтиләт”), күпмедер дәрәҗәдә мәкаләнең эчтәлеген ачыкларга ярдәм итә. Без инде, гади укучы буларак, мәкаләнең исемен, аңлатманы, эпиграфны укып чыгу белән, мәкалә авторынң Фатих Сәйфи белән каршылыклы карашта торуын чамалый алабыз. Мәкаләне уку барышында ике авторның “Тигезсезләр” драмасына карата булган, бигрәк тә төп героиня – Рөкыя образына карата каршылыклы фикерәләр белән очрашабыз.

Хәлим Искәндәрев җәмгыятьнең, шул нисбәттән, әдәбиятның да зур үзгәреш кичерүләрен ассызыклый. Әдәбият исә, җәмгыять белән бергә үсәргә тиешлеген аңлата. Язучыларның әлегә кадәр булмаган күренешләргә игътибарлы булырга тиешлекләренә да туктала. Чөнки аның фикеренчә, татар җәмгыяте үзгәргән, аның теләкләрен хәзерге әдәбият тулаем кәнәгатьләндерми. Шуңа күрә, әдәбиятны баетуны (әдәбиятыбызда миллилеккә игътибар бирү, “яңа төрле” мәхәббәт белән танышу, җәмгыятьтә урнашкан “характерлы” характерсызлыкка аеруча игътибарлы булырга кирәклекне искәртә) кирәк дип саный.

Хәлим Искәндәрев шул чор әдәбиятында ике төрле юнәлеш: аң (хис) һәм реализмны  (“учебник”лар аша керә торган аңны) аңлатып үтә. Һәм үз чорында аларның икесен аралаштырып алып баруны хуп күрә. “Реалистлыкның иң ачык мөәкиле” итеп Гаяз Исхакыйны билгеләп үтә. Аның фикеренчә, чынбарлыкны бөтен булмышында күрсәтү азмы-күпме җәмгыятькә төзәлергә көзге булып тора. Реализм белән язучыларны җәмгыятьне төзәтүдә сыный, ләкин әлегә без югары нәтиҗәләргә ирешә алмавыбызны да ассызыклый. “Ф. Әмирханның илле елдан соң терелүе фараз ителгән “Фәтхулла хәзрәт”е бу көн үк терелеп килсә дә, ихтимал, йөрәге ярылып, тәкрар үләр иде”.

 Фатих Сәйфи-Казанлыдан аермалы буларак, без тәнкыйтьченең Рөкыя образына аеруча җылы мөнәсәбәттә торганын сизәбез. Әлбәтә, ул мондый тип “чәчәкләр”нең теләсә-кайсы чорда булуын һәм аның өчен билгеле бер җәмгыять, гаилә булмаска да мөмкин дигән фикерен үткәрә. Татар кызлары арасында мондый сирәк “чәчәкләр”нең булуына ышана. “Фатих Әмирхан хыялында сурәтләнеп”Тигезсезләр” сәхнәсенә чыгарылган Рөкыя һәрникадәр үзенең табигате, зәвыгы вә хиссияте һәм тышкы килешләре белән моңарчы булган татар кызлары гомумиятеннән аерылса да, без аны шул күп арасында була торган матур вә мөмтаз чәчәкләрдән саныйбыз. Бәс, Фатих әфәнде Сәйфи кебек, бу татар кызына охшамый дип кул селти алмыйбыз.” “Рөкыяләр хазир бездә бар гына түгел, бик, бик күп.”

Хәлим Искәндәревның мәкаләсендә миңа иң ошаган һәм бүгенге көндә дә актуаль булган үенчәлекле фәлсәфәсенә тукталмый ярамый. “Мөнәсәбәт чыккач, шуны да әйтергә кирәк: бездә хәзер һичбер сыйныф халкы үзләренә генә махсус әхвәл эчендә түгел, һәр сыйныф иттифакый фикер, иттифакый әмәл белән яши. Үткән дәверебездә татар бае кем, байбәтчә кем, мулла кем, шәкерт кем, татар хатыны вә татар кызы кемнәр -  менә боларны берничә сүз белән генә тәгъриф итәргә мөмкин иде. Әмма хазир алай түгел. Кичә мәсҗед пиче арасында тәсбих тартып утырган шәкерт бүген Ауропа дарелфөнүннәрен гизеп, лекция тыңлый; кичә мәсҗед михрабларында Коръән хәтем итеп торган хафизлар бүген милли театр сәхнәсендә эшлиләр. Кичә генә “сәйиб Марфадан” башканы белми торган байбәтчәләр бүген җәмәгать эшләре башында хезмәт итәләр. Кичәге татар мирзасы Петр Петрович Мөхәммәтдинов, бүген теле әйләнеп әйтмәсә дә, “дин” дип йөри. Хатын-кыз галәмендә тагын шундый ук үзгәреш. Ләкин шуларның һичкаюсы сыйнфый әмәлләр вә сыйнфый характерларының сәвеке белән түгел, бәлки иттифакый туганнар. Хазирге тормышыбызда гомуми вә сабит бер характер булса, ул да характерсызлык.”

Әлеге фикерләр беркүпме үзгәрткән хәлдә, бүгенге көнгә кырыс, ләкин камил бәяләмә булыр иде.

Әдәбият:

1. XX гасыр татар әдәбияты тарихы, КФУ, 2011.

2. XX йөз башында татар әдәбияты очерклар. Казан, Татар. кит. нәшр., 1954.

3. Әдәби мирас: тарих һәм заман. Тукай фәне. Әдәби тәнкыйть. XX гасыр башы татар әдәбиятында традицияләр һәм яңачылык. Казан, Татар. кит. нәшр., 2005.

4. Ф. Д. Заһидуллина, Татар әдәбияты. Теория. Тарих. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2004.

5. Ринат Мөхәммәдиев “Әгәр без янмасак...” (Әдәби тәнкыйть мәкаләләре), Казан, Татар. кит. нәшр., 1980.

6. Татарская литература и публицистика начала XX века Казань, Татар. книжн. изд., 1966.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фатих Әмирханның “Хәят” повестенда эчке каршылык

Тема: Противостояние героев повести “Хәят” Фатиха Әмирхана.Цель: Уметь рассказать о внутренних переживаниях героев и оценить их поступки. Развивать умение выражать свои мысли, формирование р...

Тема: Хәят – татар яшьләре тормышы (Фатих Әмирхан “Хәят” повесте)

Максат:1.     Әсәрне  образлар  системасы  ягыннан  тикшерү;2.     Повесть  исеменә  салынган  төп  мәгънәне  билге...

Фатих Әмирхан - күпкырлы шәхес.

. Фатих Әмирхан 1886 елның 1 нче гыйнварында Казанның Яңа бистәсендә Зариф мулла гаиләсендә туган. . Аның әтисе, хезмәте-шөгыле буенча рухани саналса да, фикердә һәм көндәлек тормышында яңалык тарафда...

Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандартына чагыштырма анализ (күзәтү)

Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандартына чагыштырма анализ (күзәтү)...

Авторская программа "Татар hәм рус әдәбияты үрнәкләрен чагыштырма анализ ярдәмендә өйрәнү ( Сопоставительный анализ произведений татарской и русской литературы)"

Авторская программа "Татар  hәм рус  әдәбияты үрнәкләрен чагыштырма  анализ ярдәмендә  өйрәнү ( Сопоставительный анализ произведений татарской и русской литературы)"...

Фатих Әмирхан әсәрләрен мәктәптә өйрәнү

  Мин мәктәптә Фатих Әмирхан иҗатын, аның хикәяләрен өйрәнүгә зур игътибар бирәм. Аның хикәяләрендә хәрәкәт итүче, сурәтләнүче күп төрле геройлар белән танышу балаларны тормышның үзендәге ...

Фатих Әмирхан "Хәят" повесте

Фатих Әмирханның "Хәят" повесте буенча дәрес 10нчы сыйныфта үткәрелде....