Фатих Әмирханның “Хәят” повестенда эчке каршылык
методическая разработка (10 класс) на тему

Гаффарова Роза Марсельевна

Тема: Противостояние героев повести “Хәят” Фатиха Әмирхана.

Цель: Уметь рассказать о внутренних переживаниях героев и оценить их поступки. Развивать умение выражать свои мысли, формирование развития речи учащихся. Воспитание чувств увожения друг к другу при групповой работе учащихся.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл khyat.docx15.58 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Фатих Әмирханның “Хәят” повестенда эчке каршылык

Максат:1) дидактик-геройның эчке кичерешләрен сөйли белергә һәм геройга бәя бирергә ярдәм итү;

               2) үстереш- тема буенча эзлекле фикер йөртеп, төзек, матур сөйләү күнекмәләре формалаштыру;

               3) тәрбияви-төркемнәрдә эшләү аша бер-береңә ихтирам хисләре тәрбияләү.

Дәрес тибы - УМ кую.

I.Ориентлашу   этабы.

1.Психологик уңай халәт тудыру.

2. Белемнәрне тигезләү:

- Үткән дәреснең УМ нинди иде?

-  Анализлаган 3 хикәянең охшаш яклары нидә булды?

 (1)метафора, 2) тема бер үк).

Өй эшләрен тыңлау.(яр.иҗ. һәм иҗ. эшләр)

                                                                                                          Үзбәя.

3.УМ кую.

                - Сез өйдә Ф.Әмирханның нинди әсәрен укый башладыгыз?

        - Жанры буенча ул нинди әсәр? Исбатлагыз. (Вакыйгалар күп, персонаж саны да күп, чәчмә әсәр).

- Дәрестә бүген нишләрбез дип уйлыйсыз?

Көтелгән җавап: “Хәят” повестена анализ ясарбыз.

- Ләкин без бит әсәрне тулысынча укырга өлгермәдек әле. Әйдәгез, өй эшегез ярдәмендә иҗади вариантларын тулыландыру  өстендә эшлик, ягъни эчке иконфликт турында cөйләшик.

Дәфтәрләргә һәм тактага тема языла.

II.Адымлап башкару этабы

4. УМ чишү.

1 нче бирем.Конфликт ничә төрле? Нинди конфликтка эчке конфликт диләр?

Конфликт

                              эчке                                                              тышкы

        кешенең үз  эчендәге

2 нче бирем. Эчке конфликтны билгеләү  өчен ,“Хәят” повестеның 1-7 бүлекләрен сюжетын  сөйләргә.

Эчке конфликт - Хәятта

а) кыз күңелендә   туган                                      б) кызның үз мәхәббәтенә                                   мәхәббәт   хисе                                                                 каршы көрәше                                                                                  (йөрәк, күңел)                                                                   (акыл, намус)

                                                                                                                Үзбәя.

3 нче бирем. а) мәхәббәт хисенең дәрәҗәсен күрсәткән урыннарны тексттан табарга: (160 бит  1, 2, 3, 4, 5 абзацлар рәттән;  161 бит 1, 3 абзац).

б) сандугач башта Хәят  янында (160 бит) , ә аннары күрше  бакчага кереп сайрый (161 бит 2 абзац).

Сандугачның күрше бакчага керүе – метафора. Ул нәрсәне аңлатыр икән?

Көтелгән җавап:    Хәятның үз мәхәббәтенә каршы көрәше шуннан башлана.                                                                      

 4 нче бирем. Хәят мәхәббәтенә кем каршы төшә?

Көтелгән җавап: Үзе. Аның намусы. Кызны буйсынырга өйрәткәннәр. Үзенә биргән тәрбияне ул хакыйкать итеп кабул иткән.Тәрбия аның намусына әйләнгән. Хәятның намусы һәм мәхәббәт көрәшә.(Тексттан табып укытырга мөмкин:162 бит 2, 3, 4 абзацлар, 163 бит).

                                                                                                                  Үзбәя.

III.Рефлексия.

Дәреснең УМ нинди иде?

 Ничек чиштек?

Нинди нәтиҗәләр ясадык?

Өй эше.

            1.”Хәят” повестен укып тәмамларга(мәҗбүри).

            2.Укыган бүлекләрнең сюжеты бер вакыйгага калдырырга (яртылаш иҗади).

           3.Намус, намуслылык турында мәкальләр язып килергә (иҗади).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әмирхан Еники әсәрләрендә эчке монолог

       Перо А.Еники удивительно тонко и чутко      чувствовало и понимало красотучеловеческой  души и изображало ее с совершенством непос...

Солдат шинеле. (Фатих Кәримнең “Разведчик язмалары” повестендә сугыш фаҗигасе чагылышы.)

“Разведчик язмалары” повестендә шагыйрьнең тормышы белән  уртак моментларны табу, фашистлар вәхшилеген исбатлау, Ф. Кәримнең иҗаты, сгыштагы батырлыгы турында мәгълүмат бирү;  Сугыш чорын су...

Тема: Хәят – татар яшьләре тормышы (Фатих Әмирхан “Хәят” повесте)

Максат:1.     Әсәрне  образлар  системасы  ягыннан  тикшерү;2.     Повесть  исеменә  салынган  төп  мәгънәне  билге...

Фатих Әмирхан - күпкырлы шәхес.

. Фатих Әмирхан 1886 елның 1 нче гыйнварында Казанның Яңа бистәсендә Зариф мулла гаиләсендә туган. . Аның әтисе, хезмәте-шөгыле буенча рухани саналса да, фикердә һәм көндәлек тормышында яңалык тарафда...

Ф.Әмирханның "Хәят" повестенда хатын-кыз язмышы

10 сыйныфта Сингапур алымнарын кулланып үткәргән әдәбият дәресе...

Фатих Әмирхан әсәрләрен мәктәптә өйрәнү

  Мин мәктәптә Фатих Әмирхан иҗатын, аның хикәяләрен өйрәнүгә зур игътибар бирәм. Аның хикәяләрендә хәрәкәт итүче, сурәтләнүче күп төрле геройлар белән танышу балаларны тормышның үзендәге ...

Фатих Әмирхан "Хәят" повесте

Фатих Әмирханның "Хәят" повесте буенча дәрес 10нчы сыйныфта үткәрелде....