Солдат шинеле. (Фатих Кәримнең “Разведчик язмалары” повестендә сугыш фаҗигасе чагылышы.)
план-конспект урока (11 класс) по теме

Хамидуллина Алсу Фаритовна

“Разведчик язмалары” повестендә шагыйрьнең тормышы белән  уртак моментларны табу, фашистлар вәхшилеген исбатлау, Ф. Кәримнең иҗаты, сгыштагы батырлыгы турында мәгълүмат бирү;  Сугыш чорын сурәтләгән  әсәрләрне, рус әдәбиятында шинель турында язылган легендар хикәяне, авторы Н.В.Гогольнең юбилеен искә төшерү, бәйләнешле сөйләм үстерү; Туган илне ярату, кирәк чакта гомереңне дә кызганмау, герой шәхесләребезгә карата горурлык хисе тәрбияләү;

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon soldat_shinele.doc56.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбенең I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хәмидуллина Алсу Фәрит кызы

Татар әдәбияты

                                                                                            11 нче рус  сыйныфы

Тема: Солдат шинеле.

          (Фатих Кәримнең “Разведчик язмалары” повестендә сугыш         фаҗигасе чагылышы.)

Максат: 1. “Разведчик язмалары” повестендә шагыйрьнең тормышы белән                    уртак моментларны табу, фашистлар вәхшилеген исбатлау, Ф. Кәримнең иҗаты, сгыштагы батырлыгы турында мәгълүмат бирү;

2. Сугыш чорын сурәтләгән  әсәрләрне, рус әдәбиятында шинель турында язылган легендар хикәяне, авторы Н.В.Гогольнең юбилеен искә төшерү, бәйләнешле сөйләм үстерү;

3. Туган илне ярату, кирәк чакта гомереңне дә кызганмау, герой шәхесләребезгә карата горурлык хисе тәрбияләү;

Тибы: Яңа материалны аңлату.

Методик алымнар:  Күчермә (репродуктив) ысул: лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, сорау кую, нәтиҗә чыгару, лекция материалын тезислар рәвешендә язу.

Җиһазлау: Әдипнең портреты, китап күргәзмәсе, фотогалерея. Д.Заһидуллина “Татар әдәбияты” җыентыклары I, II,том.  Ф.Кәримнең шигырьләре, Сөембикә журналлары:

  1. Р.Мулланурова “Шагыйрь кызы” 2008 ел, №1 13-16 бит
  2. Ә. Сөләйманов “Исеме калды данга күмелеп” 2008 ел, №11 48-49 бит
  3. “Сагынып, Фатихың” 2008 ел, №5 36-39 бит
  4. Р. Мулланурова” Бер очрашу тарихы яки шәфкать туташы Мәсгудә” 2008 ел, №6 28-29 бит
  5. Р Камалетдинова “Солдат шинеле” 2009 ел, №1 36-39 бит
  6. А.Г.Яхин “Әдәбият дәресләре”Мәгариф 2003
  7. Бөек Ватан сугышы поэзиясе Хәтер 2005 ел
  8. Ф. Кәрим Таткнигоиздат. Казан. 1954. 3 том
  9. И. Сираҗиева башкаруындагы җыр белән СD диск

 

Дәрес барышы.

Актуальләштерү

          Ф. Кәрим белән белән инде сез 5 нче сыйныфтан ук таныш, шуңа күрә, бергәләп “чылбыр” уены уйнап алыйк, һәр укучы аның тормышы һәм иҗаты буенча белгән мәгълүматын тулы,  дөрес җөмлә белән безгә әйтеп үтсен.

- Башкортстанның Бишбүләк районы, Ает авылында туа;

- Казанда балалар йортында тәрбияләнә;

- Җир төзүчеләр техникумында укый;

- төрле газета-журнал редакцияләрендә эшли;

- 1937-1941 нче елларда репрессияләнә;

- 1941 нче елда сугышка китә;

- 1945 нче елда Кенигсберг шәһәре янында һәлак була.

Яңа материалны аңлату.

        Дәресебезнең темасы “Солдат шинеле” дип  атала, ни өчен шулай аталган икән?

  • Чөнки сүз сугышчы шагыйрь турында бара, ә солдат өчен, мылтыктан тыш, шинель – иң кирәкле әйбер.

Дөрес,  Сәхәб Урайский да бу турыда болай язган:

Син солдатны кышкы салкыннардан,

Күз ачкысыз бозлы яңгырлардан,

Дошман күзләреннән сакладың.

Ут эченә кереп көрәшләрдә

Безнең белән бергә атладың.

Әдәбиятта бу образ гадәти образ гына түгел. Искә төшерегез әле, рус әдәбиятында шинель турында кем, нинди әсәр иҗат иткән?

  • Николай Васильевич Гоголь “Шинель” әсәрен язган.

Гогольне искә алуыбыз да юкка түгел, чөнки 2009 нчы елның 1 апрелендә бөтен Россия һәм Украина халкы шушы бөек язучының 200 еллык юбилеен билгеләп үтте. Танылган, дан-дәрәҗәгә ирешкән язучы халкының: “Без барыбыз да Гогольнең “Шинеленнән” чыктык”, - диюенә беркем гаҗәпләнми. Әдәбият өлкәсенә аяк баскан һәр каләм иясе шундый гап-гади, үзе дөреслеге белән һәркемне тетрәтә торган әсәр язу турында хыяллана. Ә бүген сөйләнәчәк шинель башка. Дөрес , ул да хуҗасына дан китергән, тик аның үлеме барәбаренә. Шулай ук аның тән җылысын, актык тамчы канын саклаган соңгы шаһит та әле ул, бүгенге көндә 60 еллык стажы булган музей экспонаты да.

  Ни өчен бүген  нәкъ менә Фатих Кәрим турында сүз алып барылачак соң?

  • Чөнки 2009 нчы елның февраль аенда аның 100 еллык юбилее булып үтте.
  • Ә ни өчен без аны шагыйрь дип йөртәбез, ул бит проза, публицистика, драматургия өлкәсендә дә каләмен сынап караган кеше.
  • Беренчедән, аның бөтен әсәрләрендә бөтенлек, гармония, хислелек ярылып ята,бу исә поэзия өчен генә хас үзенчәлек
  • Икенчедән, ул фронтта булган 3 ел эчендә 150 ләп шигырь, 8 поэма иҗат итә,  проза әсәрләре икәү , драма әсәре берәү генә.
  • Аның нинди повесте өйдә укырга кушылган иде.
  • 1942 нче елның ноябрь-декабрь айларында язылган «Разведчик язмалары» повесте.
  • Әсәрнең эчтәлегенә күзәтү ясар өчен түбәндәге шигырь юлларына игътибар итик. Алар әсәрнең кайсы мизгеленә аваздаш.

      1.Төнге җилдә көзге яңгыр

Сибәли дә сибәли

Янымдагы иптәш кенә

Миңа берни сөйләми.    

                                  Ф. Кәрим “Сибәли дә сибәли”

Бу өлештә төп геройның сугышчан дусты Акморат белән разведкага баруы күз алдына килә, Акморат та сөйләшергә бик яратмый, аз сүзле кеше була, кара көздә, салкын көндә алар икәү дошманның кораллар саклана торган биналарын белергә дип заданиегә китәләр, бер украин авылы читендә күзәтеп яталар.

          2. Ап-ак чәчле бер карт ана миңа

Дәште: “Улым, болай син нигә

Туктап калдың? Кем син? Кай илләрдән?

Безгә туган тиеш түгелме?  

                                  Н. Арсланов “Авылда” 1943

Автор бер йортка керә, анда бер украин карчыгы үзе генә яши, улы партизаннар отрядында, кызын фашистлар куып алып киткәннәр. Кызылармеец икәнен күргәч, ул улы турында сораша башлый, кайдан булуы, кая баруы турында кызыксына.

3. Хәнҗәр белән дошман йөрәген

Телгәләп тартып ала.

Әҗәлен тапкан кабахәткә

Кара көчкә ут сала.      

                                 Х. Мөҗәй 1941

Авылдан китеп, бераз баргач, урманда Акморат бер фашистны хәнҗәре белән арттан кадап үтерә.

4. Сорамагыз һушым югала

Анда ...  әнкәй дә бар арада.

Әнкәйне дә үтерәләр анда.

Әнкәй чигәсеннән кан ага.

                                   Ә.Ерикәй 1943

Бер төркем халыкны атарга алып киткәнен күргәч, салам эскертендә яшеренеп яткан малай анда әнисен һәм сеңлесен танып  ала, атканнарын күргәч, шунда ташлана һәм аны да атып үтерәләр

5. Яшь балалар, куркып, аналары

Итәгенә елап ябышты.

Мылтык тавышы кисте, карт ананың

Йөрәгеннән чыккан каргышны.

                                     М. Җәлил “Вәхшәт”

Бер төркем халык җыелып торганда, немецлар аларны ата башлыйлар.

6.Кулларым белән кулларын

Тоттым да кызчык җанның,

Күзләрем белән күзләдем

Алдагы дошман явын

                               Х.Мөҗәй 1941

Атылган халык арасында йөргәндә, автор бер кыз баланың – Люсяның - исән калуын күреп ала һәм аны кулына күтәреп, Акморат янына алып килә.

7. Күз алдымда: ялгыз кабер ташы

Чәчәкле һәм кызыл йолдызлы

Ватан өчен кызганмаган башын

Ватанымның батыр бер улы.

                     И. Шәфиев “Бер батырның кабере янында” 1941

Җирдән шуышып барганда, немец пулясы Акморатның башына тия, аны иптәшләре алып кайтып җирлиләр, автор кабер янында ялкынлы сүзләр сөйли.

Инзилә Сираҗиева башкаруында “Мәңгелек ут яна һәйкәлләрдә” җырын тыңлап үтү

Хәзер, басып, 1 минутлык тынлык белән яу кырларында ятып калган геройларны искә алыйк.

Кайсы эпизодларда без шинель белән очрашабыз?

  • Фонарь кабызып, план сызганда;
  • Баланы төреп йоклатканда;
  • Ябынып йоклаганда;

Сугышта бала белән солдат образы тагын кайсы әсәрдә очрый?

  • Ә.Еникиның “Бала” хикәясендә Зариф урманда адашкан кыз баланы табып, әнисенә тапшыра.

Ике әсәрдә дә баланы кулга алгач, сугышчылар нинди хисләр кичерәләр?

  • Аларда аталык хисләре уяна. Чөнки Зарифның да кечкенә кызы була, Ф.Кәримнең дә ике кызы исенә төшә, аның Ада(1935) һәм Ләйлә(1937) исемле кызлары әтиләрен сагынып көтәләр, алар шул балаларын күз алдына китерәләр?

Бала күтәргән солдат образы ул -  һәйкәлгә әверелгән символ да әле. Бу һәйкәл 1949 нчы елның 8 маенда Германиядә Берлинның Трептов-парк дип аталган урынына куела, биеклеге -12 метр, аның скульпторы – Вучетич, архитекторы – Я.Б.Белопольский. Солдатның бер кулында кылыч, икенчесендә - бала, ә иңенә шинель япкан. Ф. Кәримнең дә шинеле исән, ул Дәүләт музеенда саклана.

Музейларга кердем, шунда күрдем.

Пуля тишкән соры шинелен.

Шунда таптым аның безгә кайткан

Соңгы сүзен, соңгы шигырен

                                  И.Юзеев “Васыятен эзлим Кәримнең.

Сугышка Ф. Кәрим бик теләп, шатланып китә, Чөнки сугышка баруны намус эше дип карый.

Соры шинелемнемнең итәкләрен

Җилфердәтә шаулап искән җил.

Ышанычлы сөйгән улың булып,

Мин сугышка барам, Туган ил!

Нахак бәлаләр аркасында 4 ел газап чиккәннән соң, акланып кабат сафка кайтуын бәхеткә саный ул.

Сугыш утларында көеп беткән

Өстемдәге соры шинелем

Авыр елда туган улы итеп,

Биргән бүләге ул илемнең.

Ул сугышта үзен аямыйча сугыша, ике тапкыр авыр яралана.

Ул шинель бит, тәне белән бергә

Яраланып кат-кат кызарган.

Санитарка аны шул шинельдә

Ут астыннан сөйрәп чыгарган.

                                              С. Баттал “Шинель”

Чыннан да, аны үлгәннәрне җыйганда, аңсыз килеш табып алганнар. Ләкин дәваланудан соң, яңадан сугышка ыргыла. Рядовой солдаттан взвод командиры дәрәҗәсенә күтәрелә. 1945 нче  елның 6 февралендә Кызыл йолдыз ордены, үлгәннән соң, I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Сугыш бетәргә 3 ай калгач, Мәскәүдән алып Көнчыгыш Пруссиягә кадәр сугышчан юл узгач, 1945 нче елның 19 февралендә Кенигсберг шәһәре янында батырларча һәлак була.

Яраланып бер егыла – тора.

Йөгерә һәм тагын егыла.

Шагыйрь Кәрим

Ике яраң кысып

Тормый торсаң шунда ни була.

Юк,

Ул тора.

Тормый кала алмый.

Илен сөйгән кеше бу чакта.

Өченче ядрә,

Фатих ятып кала,

Ят җирләрнең карын кочаклап.

                                         Р. Харис “Өченче ядрә”

Белемнәрне тикшерү.

  1. Ф.Кәримнең туган җире.
  • Бишбүләк районы, Ает авылы;
  • Оренбург өлкәсе, Мостафа авылы;
  • Спас районы, Көек авылы;
  1. Кайсы әсәр Ф. Кәримнеке түгел?
  • “Язгы төндә”
  • “Разведчик язмалары”
  • “Яшәү белән үлем арасында”

3. “Разведчик язмалары” повестендә Акморат нинди милләт вәкиле?

  • Казах
  • Кыргыз
  • Төркмән
  1. Ф.Кәримнең нинди бүләкләргә лаек була?
  • Кызыл йолдыз ордены;
  • I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены;
  • Дан ордены;
  1. Ф.Кәрим кайда һәлак була?
  • Польша, Згеш
  • Калининград
  • Сталинград

Дәресебезне йомгаклап, шуны әйтәсе килә, каләме белән дә, мылтыгы белән дә дошманга каршы сугышып һәлак булган Ф.Кәримнең исеме мәңгелек.

Менә рәсемең,

Ни дип сорыйсың син

Күзләреңдә нигә яшь димсең?

Мин шулай дим,

Син үлмәдең, дустым.

Син үлмәдең, шагыйрь, яшисең.

Синең гомерең – илең өчен яну.

Ә җырларың – гомер чәчәгең

Безнең йөрәктәге ялкынлану

Бу синең дә җирдә яшәвең.

                            Гали Хуҗи “Гражданин, шагыйрь, солдат”.

Өй эше.

  1. Ф. Кәримнең үлемсезлегенең сәбәбе нидә? (язмача)
  2. “Язгы төндә” повестен укырга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәре.

Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәрен өйрәнү өчен дәрес конспекты....

Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәре.

Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәрен өйрәнү өчен дәрес конспекты....

Дини-суфичыл шигарьләрне милли-колониаль изүгә каршы юнәлткән Баһаветдин Вәисев фаҗигасе

XIX йөз татар әдәбиятында, тарихында Баһаветдин Вәисевнең тоткан урыны...

Фатих Кәримнең тормышына багышланган презентация

Фатих Кәримнең тормышына багышланган презентация. Дәрестә, сыйныфтан тыш чараларда кулланырга мөмкин....

Сынау. Хикәя. Шәхси язмаларым.

Калдырып китәрсең микәнни, бәгыре-е-ем,- дип Айсылу  Инсафының  күкрәгенә капланды. Кайнар күз яшьләре  үзләреннән- үзләре битеннән тәгәрәп иренең  муенына тама иде. Хәлсезләнгән к...