Ф.Кәримнең тормыш юлы,иҗаты
презентация к уроку (7 класс) на тему

презентация

Скачать:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 2

“ Үзең турында уйлама, Илең турынла уйла. Илең турында уйласаң, Гомерең озын була.”

Слайд 3

Бик күп әсәрләр иҗат иткән әлеге шәхес 1909 елның 9нчы гыйнварендә Башкортостан республикасы Бишбүләк районының Ает авылында дөньяга килә. Укымышлы гаиләдә туганлыктан, атасы Вәлиәхмәт мулладан, укырга кергәнче үк, укырга-язарга өйрәнә. Ул Дим буеның искиткеч табигать кочагында саф күңелле, кызыксынучан бала булып үсә. Ләкин тормыш кырыс һәм көтелмәгән борылышларга бик бай. Фатихка 9 яшь булганда аның әтисе авырып үлә һәм ул әнисе белән абыйсы тәрбиясендә кала . Фатих 1919нчы елда үз авыл мәктәпләренә укырга керә һәм башлангыч белемне шунда ала.

Слайд 4

1922нче елда Бәләбәйгә килеп, педагогия техникумына укырга керә. 1924 елда ул инде Казанга килә һәм 1925нче елның көзенә кадәр балалар йортында тәрбияләнә. Фатих язмыш авырлыклары каршында бөгелеп кала торган егет булмый, ул белемгә, яңарышка омтыла. Казанда җир төзү эшләре техникумын тәмамлый. Ф. Кәрим гомере буе үзлегеннән белем ала, читтән торып та укый. Тынгысыз иҗат кешесе буларак ул бөтен җиргә дә өлгерә: шигырьләр яза, журналист булып та эшли, мәктәп әдәби түгәрәкләренә дә җитәкчелек итә, активист буларак күп йөри, күпне күрә.

Слайд 5

Үзенең иҗатка килүе турында Ф. Кәрим болай дип яза: “Әдәбият белән кызыксынуым, әтием үлгәч, һәр көнне әниемне елата-елата “Сак-Сок” бәетен укудан башлады һәм әдәби язу теләге бала чагымнан ук йөрәгемә кереп урнашты. Егет чагыннан ук сукыр булган әтиемнең үзе өчен язган шигырьләрен безгә укыштыргалаганын ишетү; апам үз дәфтәрен Дим буе табигатен тасвирлап язган күп кенә шигырьләрен башкалардан яшереп миңа гына укуы; революция еллары башлангач, абыем – Ярлы Кәримнең матбугатта чыгып барган шигырьләрен уку – болар минем әдәбият өлкәсенә таба юнәлеш ясавыма төп һәм башлангыч этәргеч булдылар.”

Слайд 6

Күрәсез, Ф. Кәрим күңеле белән табигать матурлыгын, дөньяның ямен тоя белүче гаиләдә тәрбияләнә. Кайбер кешеләр күзләре күрсә дә, яхшылыкны, матурлыкны күрмиләр, ә менә Фатихның әтисе, сукыр булса да, күңеле белән хозурлыкны сизә, дәрт белән яши. Күрәсең, татар халкы дөрес әйткән: “Күңел күзең күрмәсә, маңгай күзе – ботак тишеге.” Фатихның атасы да үзенең күңелендәге хисләрен балаларына күчерә белгән Ф. Кәрим балалра өчен дә, өлкәннәр өчен дә иҗат итә: табигать, дөнья, кешеләр турында шигырьләр яза, журналистлык хезмәтен дә башкара.

Слайд 7

Аның күп кенә шигырьләре көйгә салынганнар. “ Яз җитә” җырының сүзләрен дә Ф. Кәрим язган . Ф . Кәримнең шигырьләре җыетыклар булып басылып чыктылар һәм әле дә басылып торалар. Ф. Кәримнең иҗатына Бөек Ватан сугышы еллары нык тәэсир итә. Ул сугышның башыннан алып ахырына кадәр туган иле өчен көрәшә, иҗатын да дәвам итә. Әмма сугыш бетәргә 4 ай калганда, 1945нче елның 19нчы февралендә һәлак була. Укучылар, хәзер дәфтәрләрегезгә тактада Ф. Кәримнең тормыш юлы турындагы таблицаны күчереп куегыз.

Слайд 8

1909. 9нчы гыйнвар Башкортостан республикасы Бишбүләк районы Ает авылында туа. 1919 Мәктәпкә укырга керә. 1922-1924 Бәләбәй педагогия техникумында белем ала. 1925 Казанга килә. 1941 Сугышка китә. 1945. 19нчы февраль Батырларча көрәшеп һәлак була.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Роберт Миңнуллинның тормыш юлы, иҗаты.

Роберт Миңнуллинның  төрле темага шигырьләре белән танышу....

Тормыш иптәшен ничек сайларга?( Г.Кутуй "Тапшырылмаган хатлар" повесте буенча.)

Урок  по татарской литературе разработан для учащихся-татар русской школы 11 класса....

Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәре.

Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәрен өйрәнү өчен дәрес конспекты....

Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәре.

Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәрен өйрәнү өчен дәрес конспекты....

Фатих Кәримнең тормышына багышланган презентация

Фатих Кәримнең тормышына багышланган презентация. Дәрестә, сыйныфтан тыш чараларда кулланырга мөмкин....

Солдат шинеле. (Фатих Кәримнең “Разведчик язмалары” повестендә сугыш фаҗигасе чагылышы.)

“Разведчик язмалары” повестендә шагыйрьнең тормышы белән  уртак моментларны табу, фашистлар вәхшилеген исбатлау, Ф. Кәримнең иҗаты, сгыштагы батырлыгы турында мәгълүмат бирү;  Сугыш чорын су...