Хата. Хикәя. Шәхси язмаларым.
материал (11 класс) по теме

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

Алсу үзенең сөйгәне-Максимны  әти-әнисе белән таныштырырга алып кайтты.

“Кияү егетем белән иртәгә кайтып киләбез, танышырсыз ”,- диде дә шунда ук трубканы куйды Алсу. Әнисенең эче буйлап ниндидер шом йөгереп узды.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Хата. Хикәя.23.02 КБ

Предварительный просмотр:

Хата

Хикәя

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

Казан шәһәре  Совет районы 175 нче  урта

мәктәбенең туган тел һәм әдәбияты  укытучысы

Алсу үзенең сөйгәне-Максимны  әти-әнисе белән таныштырырга алып кайтты.

“Кияү егетем белән иртәгә кайтып киләбез, танышырсыз ”,- диде дә шунда ук трубканы куйды Алсу. Әнисенең эче буйлап ниндидер шом йөгереп узды.

Көннең икенче яртысы булса да, чәй янына таба ризыклары әзерләп куйыйм әле дип, камыр куеп җибәрде.Йөгерә-йөгерә пешерде, төшерде, җыештырды...Бердәнбер кызы бер ел буе  кайтканы юк бит. Ана баласын бик сагынган иде.

Иртәнге поезд белән  Алсу булачак  тормыш иптәше белән кайтып та җитте.   Миңзифа  егетнең рус милләтеннән булуын ишеткәч, хәтта чайкалып,  егылып китмәстән, өстәлгә чак тотынып калды. Бер кәлимә татарча сүз дә белми икән бит...Ана, күлмәк өстеннән кигән алъяпкычының итәген бөтәрли-бөтәрли, нишләргә дә белмичә, тораташ булып катты да калды.  Әле ярый Илгизе  янында. Ник дисәң, гомер иткән тормыш иптәше  аңа һәрвакыт көч-куәт  биреп тора иде. Илгиз хатынының хәлен аңлап, сүзне икенчерәккә борырга маташты. Бердәнбер кызларының бәхетен бер генә дә болай күзалламаган иде  Миңзифа белән Илгиз.  Һич көтелмәгән вакыйга булды бу гаилә өчен.

Кечкенәдән күз карасыдай үстердек бит. Яклап, саклап, өрмәгән җиргә дә утыртмадык бит сине. Кешедән ким-хур итмәдек. Укытып та чыгардык. Уф... Ходайдан  кызымның бәхетен теләгәндә, үз динебездәге мөселман кешесе булсын дип әйтмәдем микәнни дип, Миңзифа  яшьләргә буылып,  уйлары белән аш бүлмәсенә чыгып китте. Кызы  әнисенә күз сирпеп алды да, аның артыннан юнәлде. “Әнкәй, зинһар кеше көлдермә, бу мин сайлаган язмыш. Уйладым, барысын да уйладым. Мин бу кешене бик яратам, шуңа да без өйләнешергә булдык. Өч айлык көмәнем дә бар. Мин  инде  ярты ел инде аларның гаиләсендә торам. Әти –әнисе дә бик әйбәт кешеләр. Менә кунакка килерсез, танышырсыз”.

Миңзифа, сүзсез генә кызына карап тора бирде. Әйе, кызы күзгә карап үзгәргән, тышкы кыяфәтен дә, холкын да алыштырып куйганнармыни?! “Кызым,  уйла әле, туачак сабыеңны уйла, нинди милләт баласы булып үсәр соң ул? Никләр генә мондый адымга бардың? Киләчәгеңне уйласаң, безне хөрмәт итсәң, болай эшләмәгән булыр идең. Кайт, нарасыйны да үстерергә булышырбыз, уйла әле тагын бер кат”.

Бу сүзләрне ишетүгә Алсу чәчрәп чыкты. “Әле сез минем бәхетемә аяк чалмакчы буласызмы? Юк инде, үзең гомер буе исерек көйләдең, мине дә шушы югалып барган  авылга кайтып тамыр җәяргә кушасыңмы? Юк,  юк...Фатихаңны бирмәячәгеңне белдем,  телефоннан да егетемнең  исемен әйтмәдем, шулай да өмет белән кайткан идем”,- диде дә Максымына чәй дә эчертмичә алып чыгып та  китте...

Шәһәрдә тагын көз. Алтын сары яфракларның коелуын күзәткән Алсу ялгызы гына парк эскәмиясендә утыра. Көн шактый кичкә авышкан. Талгын искән җилдән  көз исе килә. Әллә нинди күңелсез көн бүген дип һавага күтәрелеп карады. Тагын көн бозылырга тора, ахры. Шулай шул, көз бит, әле ялтырап кояш чыга, әле яңгыр сибәли. Эштән соң шактый арылса да, бу паркта  ул  күңелендәге бушлыкны тутырырдай нидер эзли иде. “Тизрәк кайтып китәргә кирәк, юкса чыланырмын”,- дип уйлады хатын. Шулчак бер кечкенә генә кызчыкның тубы эскәмия астына тәгәрәп кереп китте. Кызчык, апага  карашын төбәп алды да,  иелеп тубына үрелде. Ерактан яшь әнинең баласына йомшак итеп саф татарча  эшдәшүен ишетеп, йөрәге сулкылдап алды. Әйе, нинди матур якын итеп яңгырый    шул татар теле. Кечкенәдән туган телендә рәхәтләнеп сөйләшеп, бәхетле бала булып үсте бит ул. Әти-әнисенең кызларына биргән иң зур бүләкнең кадеренә  шушы кечкенә генә кызчыкның сөйләмен  ишетеп төшендеме ул? Сагынган, бик сагынган ул бу сөйләмне.

Туган телдә аралашырга  мәхрүм булып яшәде шул Алсу. Чолгап алган мохит тә, гаиләсе дә аны һич аңларга теләмәде. Ул шулай еллар арты еллар буе үз кабыгына бикләнеп яшәде.  Тыңламады әти-әнисен. Язмышына  ышанып, туган-үскән җирен калдырып, туганнарыннан аерылып,  китте дә барды шул. Ә бүген аның янында беркеме дә юк. Юк дип әйтү, дөрес булмас, мөгаен. Чөнки ире дә, балалары да, кайнанасы да янәшәдә. Улы  Андрей инде югары уку йортында укый, ә кечкенә кызы- Ленага бары 5 яшь. Алар ничектер башка тормыш белән яши төсле иде. Ә Алсу көн дә эштә. 20 ел эшләп, бер тапкыр да отпускага чыкканы булмады.Ял көннәре бирелсә дә, дус-ишләре урынына чыгып эшләгәләде, эштән башка яши алмас иде кебек аңа.   Әрнүле сагыш белән бераз оеп торды да, үткән гомер юлы, ялгышлары, сагышлары күз алдына килеп басты.

Паркта  көз. Көз  табигатьне үз кубызында биетә.Суыта да , җылыта да, яңгырга да, кояшка  да туендыра.  Шулчак Алсу да үзенең  гомер буе  кеше кубызында биегәнленлегенә төшенде. Шушы агачлар  кебек ул да  сары сагышларыннан арыныр иде дә бит...

Максим белән матур тормыш башлап җибәрде алар. Менә сабыйлары туды. Көндәлек мәшәкатьләр артты. Ире эшсез калды, көн саен  эчте, тормыш итәргә акча җитмәде. Шуның өстенә кайнанасы  авырып инвалидлык алды. Алсу улына бер яшь дигәндә эшкә чыгарга мәҗбүр булды. Килен кайнана карамагына баланы калдырып, иртәдән кичкә кадәр эштә булды . Кайнанасы малайга  үзенчә тәрбия бирде. 14 елдан соң кызы  дөньяга килде. Томыш үз уңае  буйлап шулай тәгәрмәч булып тәгәрәде дә тәгәрәде.

Менә  бүген дә эштән кайтышлый бу паркка кереп узмый булдыра алмады. Янәшәдә үскән каен, нарат агачларына карап утыруы рәхәтлек бирә иде аңа. Авыллары янәшәсендә урман иде бит. Әтисе белән бергә печән чабулар, әнисе белән җиләкләр җыюлар , бергәләшеп кырда эшләүләр- барысы да күз алдына килеп  баса да,  шул мизгелләр китергән бәхетне искә алып, авыр көрсенеп куя.

Ә ул балалары белән берлектә ни эшләде соң? Көн-төн эштә бит ул. Хәтта ял көннәрендә  дә  буш түгел . Бу гаиләгә бары балалар табып биреп, эш атына әйләнде  түгелме?! Йөрәге кысылып куйды Алсуның. Әнисенең яшьле күзләрен менә берничә ел буе күз алдына китерә иде ул. Әни белеп әйтте микәнни? Никләр тыңламадым. Никләр, болай башымны югалтып яраттым.Һаман да ачу саклап яшәдем әти-әниемә. Ичмасам, кайтмадым да бит.Ник кайтып алларына тезләнмәдем? Эх... Хәтта телефоннан  да коры гына сөйләштем бит.

Бар яшәеше күз алдына килеп басты Алсуның. Әллә ялгыш адымын-хатасын төзәтергә вакыт җитте микән? Белмим, төзәтеп булырмы?..

Ашыга –ашыга өенә кайтып керде. Үзенең, кызчыгының кирәк-ярак киемнәрен тиз генә тутырды да карават астына яшерде. Әйе, ул кыю адым ясарга карар итте: ничә еллар кайтмаган туган ягына баласы белән кайтып киләчәк ул.

Иртәгесен эшеннән отпуска алып, кечкенә кызын  җитәкләп поезд тукталышына юнәлде. Күңеле тулы сагыш йөрәк кылларын кимерә иде. Озатып барган каен агачларына күзен төбәп, әти-әнисенең сурәтен күз алдына китерергә тырышты. “Өемнең бусагасын ничек атлармын,  сүзне нидән  башлап җибәрермен, әти-әнием мине ничек кабул итәр, күзләренә тутырып ничек карый алырмын”,- дигән уйлар аны бимазалады.

Кайнар яшь бөртекләре бите буйлап тәгәрәде.Кызын кысып кочты ул. Нинди татлы хис кичерә иде ул бу мизгелдә. Күз карасыдай балаларының үсүен күрми дә кала язды түгелме? Яшьлек хатасын  төзәтер өчен ул туган ягына, әти-әнисе янына ашкына.  Бу вакытта поезд  да авылы янындагы тукталышка якынлаша иде.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие по кубановедению (музейный урок) "Путешествие по кубанской хате"

Освоение, усвоение и присвоение народной культуры - это даже не сотрудничество ребенка и взрослого. Это жизнь вместе. Это преживание вместе. Это деланеие вместе добрых дел для других. Проживание народ...

Конспект урока русского языка 11 класс "Анализ текста И. Бойко "Гимн хате". Подготовка к сочинению-рассуждению"

Урок развития речи в 11 классе "Анализ текста И. Бойко "Гимн хате". Подготовка к сочинению-рассуждению" формирует умение анализировать текст, находить тему , проблему текста,расширяет представления уч...

Солдат шинеле. (Фатих Кәримнең “Разведчик язмалары” повестендә сугыш фаҗигасе чагылышы.)

“Разведчик язмалары” повестендә шагыйрьнең тормышы белән  уртак моментларны табу, фашистлар вәхшилеген исбатлау, Ф. Кәримнең иҗаты, сгыштагы батырлыгы турында мәгълүмат бирү;  Сугыш чорын су...

Сынау. Хикәя. Шәхси язмаларым.

Калдырып китәрсең микәнни, бәгыре-е-ем,- дип Айсылу  Инсафының  күкрәгенә капланды. Кайнар күз яшьләре  үзләреннән- үзләре битеннән тәгәрәп иренең  муенына тама иде. Хәлсезләнгән к...

Бәхетле булмый кара... Хикәя. Шәхси язмаларым.

Август аеның икенче яртысы булса да, көннәр эссе торды быел. Бакчаларда  беренче уңышлар да җыела башлады. Бигрәк тә, дәлия чәчәкләре  шаулап чәчәккә төренде. Берсе-берсе кушуч зурлыгында, ә...

Кләш авылы тарихыннан язмалар

Мостай Кәрим, Фәридә Кудашева, Сәйф Кудаш...