Бәхетле булмый кара... Хикәя. Шәхси язмаларым.
материал (11 класс) по теме

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

Август аеның икенче яртысы булса да, көннәр эссе торды быел. Бакчаларда  беренче уңышлар да җыела башлады. Бигрәк тә, дәлия чәчәкләре  шаулап чәчәккә төренде. Берсе-берсе кушуч зурлыгында, ә төсләре  кызыл шәфәкъны хәтерләтә: бөдрә- бөдрә булып  үткән-киткәннәргә күз кыса кебек. “Оныкларыма   чәчәк  бәйләмнәрен үзем өзеп бирермен. Менә 1 нче тапкыр мәктәп бусагасын атлап, тормышның янә бер баскычын атларлар”,-дип уйлады Гомәр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Бәхетле булмый кара. Хикәя. 20.8 КБ

Предварительный просмотр:

Бәхетле булмый кара...

Хикәя.

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

Казан шәһәре  Совет районы 175 нче  урта

мәктәбенең туган тел һәм әдәбияты  укытучысы

Август аеның икенче яртысы булса да, көннәр эссе торды быел. Бакчаларда  беренче уңышлар да җыела башлады. Бигрәк тә, дәлия чәчәкләре  шаулап чәчәккә төренде. Берсе-берсе кушуч зурлыгында, ә төсләре  кызыл шәфәкъны хәтерләтә: бөдрә- бөдрә булып  үткән-киткәннәргә күз кыса кебек. “Оныкларыма   чәчәк  бәйләмнәрен үзем өзеп бирермен. Менә 1 нче тапкыр мәктәп бусагасын атлап, тормышның янә бер баскычын атларлар”,-дип уйлады Гомәр. Ул да булмады ике игезәк оныкчыклары  йөгереп килеп, бабаларына сарылды. Бик яраталар шул кызлар бабаларын. Тәмле телле булгангамы? Әллә кечкенәдән әби белән бабай янында еш калгалагангамы?”.  “Кошчыкларым, ягез әле, бер сокланып карыйм әле  туйганчы үзегезгә”,- дип  Гомәр оныкларының аркаларыннан сөеп куйды. Әллә нишләп үзенең күңелендә ниндидер авыр тойгы сызып узганын сизде...Кызлар чыр- чу килеп бабалырынның әйткән сүзләренә игътибар итмичә, өйгә йөгереп кереп  тә киттеләр. “Әй балалар, сезнең күңелегез гел уенда, мәктәптә ничекләр генә дәрес тыңап утырырсыз”, - дип аталарча борчылып куйды бабай.

Гөлнурның  ирдән бәхете булмады. Тормышка чыккан елны ук, Айратны контракт буенча кайнар ноктага җибәрделәр.Почта бүлекчәсеннән хәбәрләрне телеграмма  рәвешендә  алышып торды ике яшь йөрәк. Гөлнур җибәргән соңгы телеграммада: “Җаным син тиздән әти.Көтәм.Яратам” сүзләре яшь хатынны күкнең җиденче катына менгерде. Бүген шул телеграммага җавап килгәндер дип почтага ашкынып килеп керде ул. “Батырларча һәлак булган Сибгатуллин Айрат Арслан улы гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз”,- дип язылган телеграмманы  кулга алуга башы әйләнеп стена кырындагы урындыкка чак килеп утырды. Бер секунд эчендә бөтен хыяллары чәлпәрәмә килде Гөлнурның. Күңел түрендә ниндидер бер кыл өзелгәнен сизде ул. Ничек... ничек инде... юк, юк, дөрес түгел, ялгышканнардыр,-дип ачыргаланып кычкырып җибәргәнен сизми дә калды. Көч-хәл белән үзен кулга алып, кайнар яшь тамчыларына буылып, почтадан  ничек йөгереп чыгып киткәнен дә хәтерләми ул.

Аяклар үзләреннән- үзләре таныш сукмаклар буйлап атлады. Әле былтыр гына бу болында  бергәләшеп җиләк җыйды алар.  Нинди бәхетле мизгелләр!  “Мәңге аерылмабыз”,-  дип вәгъдәләр   биреште алар. Кайларга гына эреп югалдыгыз сез, минем татлы хыялларым,- дип җиргә чалкан ятып һавадагы күксел болытларга күз салды. Болытлар да, әллә ничек, ямьсез, төссез күренде  Гөлнурга бүген.

Яшь хатын бөтен дөньяга ишетерлек итеп үксеп-үксеп елады да елады. Талгын искән җил аның кайгысын уртаклашыпмы,  аркасыннан сөеп узды. Бераз  дөньясын онытып, күпме вакыт үткәндер, янәшәдә үтеп баручы трактор гүелдәвеннән,  ул уйларыннан айнып китте. “Тукта әле, бәлкем, дөрес мәгълүмат түгелдер, бәлкем ялгышканнардыр”,- дип Гөлнур үз-үзен тынычландырырга тырышты. Шулчак  эче буйлап ниндидер дулкын йөгергәнен сизде. Менә сиңа мә, туачак сабыем, үзен бердереп, миңа ишарә ясый түгелме соң?! Бер яктан авыр кайгы булса да, нарасыеның булуы, һәм үзен сиздерүе- ниндидер әйтеп бетермәслек көч бирде яшь ханынга. Авыр уйларыннан айнып, өенә таба юл алды.

Менә инде сабыйлар туганга  7 ел вакыт үткән дә киткән.  Әле ярый әтисе Гомәр һәм әнисе Газизә янәшәдә булды. Алар  да булмаса, Гөлнур нишләр иде икән? Алны -ялны белмичә эшләде дә эшләде, ә балалар әби- бабай карамагында булды.

Гомәр бабайның  кулы алтын булды. Капка кашагалары, тәрәзә йөзлекләре ясарга оста иде ул. Хәтта бакчасында бер кешедә дә булмаган дәлия чәчәкләренең нинди генә төслесен утырмый иде ул! Кайдан вакыт таба диген?!

“Авылда мондый оста булганда, мөмкинлекне ычкындырырга ярамый.Үсеп килүче яшь буын онытылып баручы һөнәрләргә өйрәнергә тиеш.Алар бит авылыбызның киләчәге”,- дип мәктәп директоры  аңа хезмәт укытучысы  эшен  тәкъдим итте. Бу вакытта Гомәргә 49  яшьләр тирәсе иде. Техник белеме булса да, сабаш эшендә генә йөрде ул. Беренчедән, кулыннан эше килә, икенчедән,  заказларны үтәп бетергәннән соң бик күп вакытны өйдә, балалар янында,  үткәрергә була. Тәкъдим ителгән эшкә ай-һай, күчәрме ул? Ник дисәң, инде яшь тә бара...

Төне буе керфек тә какмады Гомәр. Шулай да, кечкенә оныкчыкларым янында да  көн саен булырмын дигән уй узды башыннан. Оныкларына бу вакытта 1 генә яшь иде.Әби белән киңәшләшеп, мәктәп бусагасын атлап керде ул.  Менә инде 6 ел балаларга хезмәт дәресен алып бара ул.Укучылары да сөендереп кенә тора: төрле конкурсларда, хәтта, конференцияләрдә  катнашып,лаеклы урыннар яулыйлар.

         Гомәр мәктәп бакчасының һәр почмагын   тылсымлы дөньяга әйләндерде дә куйды . Ул дәлия чәчәкләренең кызылы,шәмәхәсе, сарысы бакчага бер ямь биреп торалар. Хезмәт укытучысының даны күрше-күләм авылларга, районнарга , шәһәрләргә ишетелде. Мәктәп белән танышу максатыннан , бик күп җитәкчеләр Гомәр Тагирович белән танышырга, киңәшләшергә киләләр иде. Гади генә авыл мәктәбе күзгә күренеп  үзгәрде дә куйды: кая карама эш гөрләп тора. Укытуда яңа эш алымнары, яңа ысуллар, яңа технологияләр, барысы да яңа...

Гомәрнең оныклары быел мәктәпкә бара! Кара әле, ни арада үсеп китте үзләре. Нинди кечкенәләр иде бит әле. Әле ярый, Гөлнуры быел Себердән бөтенләйгә кайтам, дип телеграмма суккан. Ни дисәң дә, әни назы җитми шул балаларга. Кызы кайтасыга сөенеп куйды.

Менә иртәгә 1 нче сентябрь. Оныклары беренче тапкыр мәктәпкә бара. Нинди зур шатлык. Икесенең дә кулларында зур бәйләм дәлия чәчәкләре, һичшиксез, ул чәчәкләрне Гомәр үзе өзеп бирәчәк,чәчләрендә зур ак  күбәләкләр, аркаларында үзләре хәтле портфель...Гомәр татлы хыялларга чумып, беседка  эскәмиясендә утыра бирде.

Кинәттән генә башы әйләнеп китте: хәле авырайды. Мондый халәтне ул инде өченче тапкыр кичерә. Ник кенә яшерде соң ул үзенең авырганын. Тиешенчә хастаханәгә күренеп торса, бәлкем, болай булмас иде дә бит. Куллары- аяклары йөрмәс дәрәҗәгә килде.Шулчак, капкадан Гөлнуры кайтып керде, әтисенең йөзе үзгәргәнлеген күреп, коты алынды, коелып төште. Тиз генә ашыгыч ярдәм машинасын чакыртты. “Кызым, кайттыңмы, без сине би-и-ик озак көттек. Кызларың иртәгә мәктәпкә бара, чәчәк бәйләмнәрен генә өзми калдым,аларга дип үстердем бит мин аларны.Зинһар, бабаңнан бүләк дип тапшырырга онытма”,- дип пышылдады да күзләрен йомды.

Гөлнур бу вакытта нишләргә белмәде.Юк, һич кенә дә болай булырга тиеш түгел. Ходаем, берүк сакла әтиемне, дип белгән догаларын күңеленнән такмаклый- такмаклый ,әтисе белән ашыгыч ярдәм машинасына утырып хастаханәгә юл тотты. Алар килеп җитәргә операция бүлмәсен әзерләп куйганнар иде инде.

Баш табибны операция бүлмәсеннән ул дүрт күз белән каршы алды. Өч сәгать дәвамында сузылган операция уңышлы булып узды. Хәзер сезгә көтәсе генә кала инде дигән юату сүзләрен ишеткәндә, Гөлнур тораташ булып катып калган иде. Ниһаять..,- дип җиңел сулап куйды ул.

Бу авыр мизгелләр төссез томан кебек юкка чыкты.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Китап укып елый алганнарның күңелендә булмый каралык"

Укучыларда китап укуга кызыксыну уятырга мөмкинлек бирәчәк тәрбия сәгате....

"Яздан аерып булмый Тукайны!"

125-летие Г.Тукая посвящается."Яздан аерып булмый Тукайны!"...

Солдат шинеле. (Фатих Кәримнең “Разведчик язмалары” повестендә сугыш фаҗигасе чагылышы.)

“Разведчик язмалары” повестендә шагыйрьнең тормышы белән  уртак моментларны табу, фашистлар вәхшилеген исбатлау, Ф. Кәримнең иҗаты, сгыштагы батырлыгы турында мәгълүмат бирү;  Сугыш чорын су...

Эссе "Тиңләп булмый Сезнең эшне башка белән"

Тиңләп булмый Сезнең эшне башка белән....

Сынау. Хикәя. Шәхси язмаларым.

Калдырып китәрсең микәнни, бәгыре-е-ем,- дип Айсылу  Инсафының  күкрәгенә капланды. Кайнар күз яшьләре  үзләреннән- үзләре битеннән тәгәрәп иренең  муенына тама иде. Хәлсезләнгән к...

Хата. Хикәя. Шәхси язмаларым.

Алсу үзенең сөйгәне-Максимны  әти-әнисе белән таныштырырга алып кайтты.“Кияү егетем белән иртәгә кайтып киләбез, танышырсыз ”,- диде дә шунда ук трубканы куйды Алсу. Әнисенең эче буйл...

Кләш авылы тарихыннан язмалар

Мостай Кәрим, Фәридә Кудашева, Сәйф Кудаш...