Ф.Әмирханның "Хәят" повестенда хатын-кыз язмышы
план-конспект урока (10 класс) на тему

10 сыйныфта Сингапур алымнарын кулланып үткәргән әдәбият дәресе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon hyat_povestenda_hatyn-kyz_yazmyshy.doc91.5 КБ

Предварительный просмотр:

Сингапур структураларын кулланып 10 сыйныфта татар әдәбияты дәресе.

Тема. Ф.Әмирханның “Хәят” повестенда хатын –кыз язмышы

Дәрес тибы: йомгаклау дәресе

Дәреснең максаты:    

1. ”Хәят”повестенең идея- эчтәлеген ачу, хатын-кызның әчке дөньясының ачып салуда язучының кулланган алымнарын күзәтү;

2) укучыларның логик фикурләү сәләтен үстерү, бирелгән сорауларга тулы җавап алу, образларны чагыштыру, әдипнең хатын-кыз образын бирүдәге ролен ачыклау;

3. Милләт тарихына, гореф-гадәтләренә,мәдәниятенә кызыксыну, горурлык хисләре уятуны дәвам итү. эстетик тәрбия бирү, тышкы һәм әчке матурлыкны танып  белергә өйрәтү.

Җиһазлау: Х.Й. Миңнегулов, Н.С. Гыймадиева . Рус урта гомуми белем мәктәбенең 10 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек-рестоматия  (2013 ел); Ф. Әмирхан “Сайланма әсәрләр”, компьютер презентациясе, «Хәят” телеспектакленнан өзек (видео)

Кулланылган структуралар: Таймед пея шеа, Эр Ар Гайд, Релли Робин, Раунд Робин, Таг –оф –во, Токин мэп

Дәрес барышы:

I.Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

  • Хәерле көн, кадерле укучылар, хөрмәтле кунаклар! Каршыдагы һәм җилкә буенча иптәшегезне сәламләгез. Классташларыгызга, килгән кунакларга һәм миңа  матур елмаюлар бүләк итеп, хәерле иртәләр һәм хәерле эш сәгатьләре теләп, дәресебезне башлыйбыз. Без бүген Фатих Әмирханның  "Хәят" әсәрен өйрәнүне йомгакларбыз.  Әсәргә  анализ ясау һәм образларга характеристика бирү барышында, повестьтагы хатын-кыз язмышының бирелешен күзәтербез.

II.Актуальләштерү.

Укучылар, әсәрнең эчтәлеген искә төшергәнче һәм анализ ясый башлаганчы, аның авторы турында берничә сүз әйтик. Бу әсәрен ул ничә яшендә иҗат итә?  

(Укучылар Timed- Pair –Share алымы кулланып, җилкәгә җилкә утырган иптәшләре белән язучы иҗаты турында фикер алышалар. Җаваплар тыңлана)

Көтелгән җавап. Ф.Әмирхан 1886нчы елның 1 гыйнварында мулла гаиләсендә туа. Шунлыктан аның әти-әнисе аны кечкенәдән муллалыкка әзерлиләр. Башта ул Яңа бистәдәге мәдрәсәдә, аннан “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә белем ала. Дин сабакларыннан тыш дөньяви фәннәрне, рус теле һәм әдәбиятын өйрәнә. Белемен күтәрү максатыннан Петербург, Мәскәүдәге курсларга йөри. Кызганычка каршы, аны 21 яшендә аны зур бәхетсезлек көтә: 21 яшендә аны паралич суга. Ул гомере буе үз аягы белән йөри алмас авыру хәлендә кала. Шуңа карамастан ул актив иҗат итә. Ул үзенең әсәрләрендә милләт язмышы, мәхәббәт, гаилә, хатын-кыз,  әхлак мәсьәләләрен яктырта. “Хәят” әсәрен ул 1911елда 25 яшендә иҗат итә.

Укытучы. Искә төшерик әле, әлеге еллар нинди аерым үзенчәлекләргә ия һәм бу әсәр нинди иҗтимагый шартларда языла соң?

Көтелгән җавап.

- патша хөкүмәте тарафыннан изүләргә чыдый алмыйча, халыкның баш күтәрүе;

- социаль тетрәнүләр, асылулар;

- 1905нче елда буржуаз революция була;

- халык өчен мөмкинлекләр туа; театр труппалары оеша;

- әдәбият үсеш ала;

- матбугат иреге ачыла, ләкин шунда ук кире тартып та алына;

Укытучы. Яхшы. Димәк,шушы тарихи вакыйгаларның да әсәр тууга һәм әсәрдәге темаларга йогынтысы зур булырга тиеш. Ә хәзер повестька әйләнеп кайтыйк.

III. Төп өлеш.

  1. Укыт. Иң беренче итеп, әсәрнең жанрын билгелик.

Көтелгән җавап. Романтик повесть

  1. Әсәрнең төп сюжет сызыкларын һәм сюжет элементларын билгелик.
  2. Темасы: татар хатын-кызларының язмышы.
  3. Идея: хатын-кыз үз бәхете өчен көрәшергә тиеш.

Сюжет элементлары:
Экспозиция – Лизаның Хәятны кунакка алырга килүе.
Төенләнеш – Хәятның дачага килүе һәм Михаилны күрүе.

Вакыйгалар үстерелеше – Хәятның эчке кичерешләре. Михаил белән арасын өзәргә уйлавы.
Кульминацион нокта – Хәятка әнисенең Салих портретын күрсәтүе.
Чишелеш – Хәятның Салихка кияүгә барырга карар кылуы.

Язучы бу әсәрендә нинди проблемалар күтәрә?
-  хатын-кыз язмышы;

  • рус һәм татар җәмгыятендә татар хатын-кызларының тоткан урыны
  •  сыйнфый каршылык;
  • тәрбиялелек;
  • әхлаклылык;
  • мәрхәмәтлелек.
  1. Конфликт кемнәр арасында бара?
    1) Хәятның үз эчендә;
    2) рус һәм татар халкы карашлары арасында;
    3) Хәят белән Евгений;
    4) Хәят белән Лиза арасында;
    5) ике дин арасында.

  1. Образларга характеристика.

Хәят – повестьның төп герое. Ул - искиткеч гүзәл кыз. Автор аның гүзәллеген идеаллаштырып биргән. Хәят образына Эр Ар Гайд структурасын кулланып характеристика биреп узыйк.  Сезнең алдыгыздагы карточкалардагы уртанчы баганада  Хәят образын тасвирлау өчен фикерләр. Сул ягындагы баганага үзегезнең килешү яисә килешмәвегезне раслап “+” яисә “-“ куегыз.

Башта

Расламалар

Соңыннан

Хәят- искиткеч гүзәл мөселман кызы

Хәят- Михаилны ярата.

Хәят әти-әниләрен хөрмәт итә.

Хәят намазын вакытында укып бара

Хәят укырга ярата

Хәят Михаилның мөселман булмавына бик үкенә

Хәят иркенлектә үсә, аңа аралашу өчен киртәләр юк

Хәят бик чибәр булганга, ул бик бәхетле

Хәят үз бәхете өчен көрәшә

Хәятны тагын якынрак күзаллау өчен мин сезгә “Хәят” телевизион фильмнан бер өзек тәкъдим итәм. Өзекне карагач, фикерләрегез үзгәрдеме? Ни өчен? Сезнең өчен Хәят образын ачу өчен иң төп фикер кайсысы? (Релли Робин) структурасы ярдәмендә фикер алышу. Аерым укучыларның фикерләрен тыңлау)

Икенче төп образларның берсе ул-Лиза. Лиза турында нәрсәләр әйтә аласыз?                                                                

Укыт. Хәят образын тагын да ныграк ачыр өчен Хәят белән бәйле вакыйгалар турында фикер алышыйк.

Группаларда эш (Раунд Робин структурасын кулланып)

1группага - Хәят һәм Михаил мөнәсәбәте турында сөйләргә;

2группага - Хәят һәм Гали;

3группага - Хәят һәм Салих

4группага- Хәят һәм аның әти-әнисе.

Шушы вакыйгаларны кыскача гына тасвирлагыз һәм үзегезнең мөнәсәбәтегезне белдерегез. укучыларның фикерләре тыңлана.

Таг –оф –во структурасын кулланып “Хәят кем белән һәм ни өчен бәхетле булыр?” дип уйлыйсыз.

Хәят кем белән һәм ни өчен бәхетле булыр?

Михаил белән

Салих белән

Talking map структурасы. Хатын-кызның бәхете нәрсәдә дип уйлыйсыз? Һәрберегез үзегезнең фикерләрегезне әлеге ватман кәгазенә язып яисә ясап куегыз. Билгеле бер вакыттан соң бер команда икенче өстәлгә күчә. Өстәмәләр кертә, сораулар куя, тулыландыра. Talking mapны ясаучылар нәтиҗә ясыйлар, фикерләрен әйтәләр.

-  Ә Хәят тормыш мәгънәсен нәрсәдә күрә?

(Яшәүдә, балалар тәрбияләүдә, бәхетле булырга теләүдә.)

Хәят бәхетлеме сон?

IV. Йомгаклау. Нәтиҗә ясау.

Димәк, автор Хәят образы аша нәрсә әйтергә тели?

Көтелгән җавап. Хәят образы ул – Ф.Әмирханның эстетик идеалы. Ул татар кызларын әнә шундый итеп - үз милли телен, гореф-гадәтләрен, ата-анасын ихтирам итү белән бергә, рус культурасын да үз холкына сеңдергән бөтен бер шәхес итеп күрәсе килә. Нәрсә генә булмасын ул бәхетле булыга хаклы!

Өй эше. Иҗади язма эш “XXI гасыр кызыннан (егеттеннән) Хәяткә ачык хат”

Укытучы: Латыйпова Алсу Гали кызы, Мөслим лиценның татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Башта

Расламалар

Соңыннан

Хәят- искиткеч гүзәл мөселман кызы

Хәят- Михаилны ярата.

Хәят әти-әниләрен хөрмәт итә.

Хәят намазын вакытында укып бара

Хәят укырга ярата

Хәят Михаилның мөселман булмавына бик үкенә

Хәят иркенлектә үсә, аңа аралашу өчен киртәләр юк

Хәят бик чибәр булганга, ул бик бәхетле

Хәят үз бәхете өчен көрәшә

Башта

Расламалар

Соңыннан

Хәят- искиткеч гүзәл мөселман кызы

Хәят- Михаилны ярата.

Хәят әти-әниләрен хөрмәт итә.

Хәят намазын вакытында укып бара

Хәят укырга ярата

Хәят Михаилның мөселман булмавына бик үкенә

Хәят иркенлектә үсә, аңа аралашу өчен киртәләр юк

Хәят бик чибәр булганга, ул бик бәхетле

Хәят үз бәхете өчен көрәшә

Башта

Расламалар

Соңыннан

Хәят- искиткеч гүзәл мөселман кызы

Хәят- Михаилны ярата.

Хәят әти-әниләрен хөрмәт итә.

Хәят намазын вакытында укып бара

Хәят укырга ярата

Хәят Михаилның мөселман булмавына бик үкенә

Хәят иркенлектә үсә, аңа аралашу өчен киртәләр юк

Хәят бик чибәр булганга, ул бик бәхетле

Хәят үз бәхете өчен көрәшә

Башта

Расламалар

Соңыннан

Хәят- искиткеч гүзәл мөселман кызы

Хәят- Михаилны ярата.

Хәят әти-әниләрен хөрмәт итә.

Хәят намазын вакытында укып бара

Хәят укырга ярата

Хәят Михаилның мөселман булмавына бик үкенә

Хәят иркенлектә үсә, аңа аралашу өчен киртәләр юк

Хәят бик чибәр булганга, ул бик бәхетле

Хәят үз бәхете өчен көрәшә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Экологик кичә "Табигать язмышы- безнең язмыш"

1укучы.Табигать ул – тиңсез хәзинә,Шаулы урман, челтер чишмә дә.Яшел болын да ул, зәңгәр күк тә,Сакла аны, аңа син тимә! Табигать ул – тиңсез хәзинә,Авылның ул  хәтфә урамы.Йомшак җилн...

Экологик кичэ "Табигать язмышы-безнен язмыш"

Разработка мероприятия на экологическую тему...

Тел язмышы- милләт язмышы

Тел язмышына кагылган проблемалар...

Табигать язмышы - безнең язмыш ул.

Разработка материала внеурочной деятельности....

Фәнни эш.Р.Фәхреддин иҗатында хатын-кыз язмышы

Фәнни эш.Р.Фәхреддин иҗатында хатын-кыз язмышы...

Туфан Миңнуллин иҗатында кеше язмышы-ил язмышы

Бүгенге дәрестә без Туфан Миңнуллин һәм аның иҗаты буенча белемнәребезне гомумиләштерербез.”Әлдермештән Әлмәндәр” комедиясе буенча Әлмәндәр образы өстендә эшләрбез.Туфан Миңнуллин - ...

Ф. Әмирханның "Хәят" әсәрендә хатын-кыз язмышы.

Ф.Әмирханның “Хәят” әсәрендәге хатын-кыз язмышы....