Экологик кичэ "Табигать язмышы-безнен язмыш"
методическая разработка по географии по теме

Шаяхметова Гульчачак Рауфовна

Разработка мероприятия на экологическую тему

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dokument_microsoft_word_9.doc104 КБ

Предварительный просмотр:

Экологик кичә "Табигать язмышы- безнең язмыш"

 

1укучы.

Табигать ул – тиңсез хәзинә,

Шаулы урман, челтер чишмә дә.

Яшел болын да ул, зәңгәр күк тә,

Сакла аны, аңа син тимә!

 

Табигать ул – тиңсез хәзинә,

Авылның ул  хәтфә урамы.

Йомшак җилнең биттән иркәләве,

Алтын көзнең яфрак бураны.

 

Очкан күбәләк тә , сайрар кош та,

Кырмыска ул, шөпшә, ярканат.

Агач утырт, гөлләр үстер,

Табигатьне, дустым , син сакла!

2укучы.

(Энҗе Авзалованың “Бу гүзәллек яшәрме?” шигыре ).

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Челтерәп аккан чишмәләрем

Нигә кипкән?

 

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Сандугачлы талкайларны

Кемнәр кискән?

 

Табигатьне кемнәр шулай

Әрәм иткән?

Кешеләрдә миһербанлык

Кая киткән?

 

Җир елый,ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Бу гүзәллек, бу Җир шары

Яшәр микән?

Җир.(Глобус күтәргән укучы керә).Исәнмесез,кадерле балалар!Мин-Җир!Мин сезне ишетүемә шатмын.Сезне ишеткәч, мин бик сөендем.Онытмаган өчен зур рәхмәт сезгә.

1укучы.Җир-Ана!Нәрсәләр борчый сине?Барысын да безгә әйт!

Җир.Мин һәрвакыт сезнең белән,сезнең һәрбер сүзегезне ишетеп,һәрбер эшегезне күреп торам.Ләкин минем хәлем хәзер бик аяныч.Кешеләр хәзер бик тәртипсезләнде.Алар күл,урманнарны, сулыкларны пычрата.Урмандагы, сулардагы хайваннарым,кошларым пычрак һавадан, судан агулана.Кешелекнең бу вәхшилегенә каршы көрәшү өчен минем көчем генә җитми.

2укучы.Җир-анабыз!Син шундый матур,чәчәкле,гүзәл.Бәлки,син урынсыз зарланасыңдыр?

Җир.Әйе, минем чәчәкләрем дә,урманнарым да,елга-күлләрем дә бик күп.Ләкин аларның саны кимегәннән-кими.Шулай да сезнең мине һәм үзегезне коткарырга вакытыгыз бар.Бары сез генә моны эшли аласыз.(китә)

1укучы.Ничек?Әйт,Җир-Анабыз!

2укучы.Җир-анабыз үзенә ничек ярдәм итәргә кирәклеген әйтеп өлгерә алмады.Димәк,аны коткару юлын үзебезгә табарга туры киләчәк.

 

1укучы

Җир ул-иң беренче терәк.

Кеше башлап аягына басканда.

Җир ул – шундый мәйдан

Киерә анда кеше күкрәк.

Газаплар күрә, сөя, көлә,

Эшли, көрәшә, әйләнә иргә.

Бөтен тамырлары белән

Бәйләнгән кеше җиргә!

2укучы

Рәхмәт, җирем, эчкән суларымны,

Икмәгемне синнән аламын.

Заман җилләренә күкрәк куеп,

Имән кебек үскән балаң мин.

Һәрнәрсәне югалтмыйча саклый,

Җир хәтере, җир ул мәрхәмәтле.

Үпкәләмәс. Бөтенесен кичерер,

Тойсын гына безнең мәхәббәтне.

 

 1укучы.Планетабызны,аның табигатен саклау –бүген кешелекнең иң мөһим бурычларыннан берсе.  Һәр кеше үзе яшәгән җирне,аның табигатен яратырга,байлыкларын сакларга, киләчәгебез турында уйланып яшәргә тиеш.

Безнең планетабыз бик нык пычранган,без зур бер чүплектә яшәгән кебек,ләкин кешелек әле моны аңлап бетерә алмый.Без бүген Җирдә яшибез,ләкин киләчәк буыннар яши алырмы?(җыр).

 Һава.   Чиста саф һава- табигатьнең иң зур байлыкларыннан берсе. Әгәр Җирдә һава булмаса, анда бар тереклек юкка чыгар иде. Елына атмосферага 5млрд.тонна углекислый газ бүленеп чыга.Аның нәтиҗәсендә озон катламы юкара,озон тишекләре барлыкка килә. Бу тишекләр аша Җиргә Кояшның ультрашәмәхә нурлары омтыла.Алар кешеләрдә рак авыруы китереп чыгарырга мөмкин. Кислород Җирдә тагын да ныграк кими, ә кара металлургия һәм химия промышленносте заводларыннан, котельныйлардан, транспорттан чыккан агулы газлар күбәя дә күбәя. Шуңа күрә завод-фабрика торбаларына төтен, көл, зарарлы газларны тоткарлаучы махсус җайланмалар куялар.

Су кебек үк кирәк сезгә һава,

Зәңгәрсу күк,иркә җилләр дә.

Зарарланса һава,пычранса,

Авырмыйча тагын нишләргә?!

Һавадагы сафлык,һавадагы пакьлек

Калсын иде килер буынга!

Моның өчен күп тә кирәк түгел,

Кирәк түгел галим булырга!

Су. Су- тереклек чыганагы. Безнең организмның 2/3 өлеше судан тора. Бөтен тәнгә туклыклы матдәләр таратучы кан составында да су бар.Тире аша парга әйләнеп, су безнең тән температурасын көйләп тора, ул организмнан зарарлы матдәләрне чыгару өчен дә кирәк.Галимнәр исәпләгән: һәр ел саен сулыкларга шулкадәр күп агулы матдәләр эләгә, алар белән 10 мең товар поездын тутырып булыр иде.Хәтта Арктика суларында да кер порошогы калдыклары табалар.  Кешенең суга ихтыяҗы елдан -ел арта.1942 елда бөтен дөньяда су ихтыҗы  1000 км3 булса; 2000 елда 5000 км3 тәшкил итә.

Су кызы керә.Мин - су кызы.Сусадым чисталыкка.Ничек чистарыныйм? Сулышым кысыла.Мине коткарыгыз!

2 укучы:- Укучылар, су кызын коткарырга кирәк.Күрәсезме, әллә ниләр ябышып беткән.( Балалар чүп - чардан чистарталар).

Су кызы:- Рәхмәт сезгә! Хәл кереп китте. Әйдәгез, бергәләп җырлыйбыз.(Җыр башкаралар "Зәңгәр күл").

1укучы.Сулыкларның пычрануы,анда тереклек итүче җан ияләренең кырылуына китерә.Суны эчәргә яраксыз итү өчен 1л суда 12г нефть булу җитә.Ә дөнья океанына ел саен 3-4 млн т нефть ага.Ул су өстенә элпә булып җәелә һәм кислородны үткәрми,балыклар үлә.

( Балык булып киенгән укучы керә).

 

Әйе, болар барысы да өстән килгән,

Кеше дигән көчтән килгән!

Уйлап куям:

Җир йөзендәяшәүчеләр

Эчкән чишмәләренәдә

Тирес аудара микән?

Йоклый торган түшәкләрен

Дегетләп ята микән?

Ашый торган ашларына

Мунчала сала микән?

Балалары бишегенә

Тимер-таш ата микән?

Шулайдыр дим, юкса алар

Табигатьне аңламаслык

Туңга әйләнмәс иде.

Җир- су рәнҗер дәрәҗәдә

Үк вәхшиләнмәс иде.(Р.Фәйзуллин)

Туфрак. Туфрак бик акрын барлыкка килә. Аның өчен йөзләрчә, хәтта меңнәрчә еллар кирәк. Ә менә җимерү, бозу бик тиз.Соңгы 100 елда Җирдә ¼ өлеш уңдырышлы туфрак югалган.Туфрак катламы төрле юллар белән бозыла:

1) файдалы казылмалар тапканда;

2) нефть суыртканда;

3) ерымнар ясалганда;

4) җил, су эрозиясе нәтиҗәсендә;

5) туфрак катламын дөрес эшкәртмәгәндә. 

Табигатем-җан рәхәтем!

Син шатлыгым,Син-бәхетем!

Белсен иде бар кешеләр-

Ни кылалар,ни эшлиләр!

Болыннарың,су буйларың,

Урманнарың,чокырларың-

Бар да,бар да кабатланмас,

Бар да матур,бар да ихлас!

Урман. Урман белән су- табигать күрке дип әйтә халкыбыз.Урманнарны Җир планетасының “үпкәсе”, диләр. Ләкин хәзер Җирдә пеләшләнү бара яки урманнарның мәйданы кими .

а) Җир йөзендәге барлык урманнар ел саен 40 триллион т кислород бүлеп чыгара;

б) дөньяда минут саен 2 га урман юкка чыга;

в) 20 кг макулатура 1 агачны саклап калуга тиң. Ә 1 т.макулатура исә 0,4 га урманны киселүдән саклый;

г) урманда ташлап калдырылган кәгазь 2 ел таркала, консерв банкасы- 90 ел, полиэтилен-200, пыяла кисәге1000 ел таркалмый ята;

1га чыршы урманы 32 т.,  нарат урманы-35, карама-43, ә имән урманы 54 т тузан йота ала.

Агач-куаклар тузан микъдарын-3, ә зарарлы газ һәм төтен күләмен 2 тапкырга киметә.

Урманга барган һәр кеше үзенең табигатьтә кунакта икәнен онытмасын иде.    

 Кеше табигатьтә булганда, үзенең намусы белән күзгә-күз кала.Ул кеше өчен- бердәнбер контролёр.

 

"Аланда"

Гүзәл:- Инде шактый җир үттек, арыдык, әйдәгез ,бераз ял итик.

Ләйсән:-Әнә күпме матур чәчәк,

Әллә бәйләм ясыйкмы?

Чәчәкләр белән бергәләп,

Әллә бәйрәм ясыйкмы?  

Илнар:- Бигрәк күп чәчәк җыйдык, өйгә алып кайтып җиткерә алырбызмы?

Рәмис:- Әйе, өйгә кадәр бик ерак шул, чәчәкләрнең яртысын калдырмыйча булмас.

(Радик агач ботагын сындырып ала, агачларга суккалый башлый).

Илнар:- Радик, нишлисең син? Әнә кошларны куркыттың бит. Әкрен генә йөрсәң ни була?

Радик:- Әнә ул оя! Таптым! Таптым!

Ләйсән:- Кагылма ояга, Радик.

Радик:- Ничек инде кагылма? Әнә йомыркалары нинди матур. Хәзер мин ал арны алам.

Урман хуҗасы:- Кем анда кош оясын туздырырга җыена? Күпме чәчәкләрне әрәм иткәнсез, агачларны сындыргансыз.

Рәмис:- Чү, кем тавышы бу?

Урман хуҗасы:- Мин - урман хуҗасы,табигать сакчысы. Явызлардан, усаллардан табигатьне саклыйм. Хәзер серле таягымны селкеп җибәрсәм, өегезгә юлны таба алмассыз! Аңладыгызмы?!

Балалар:- Урман хуҗасы, зинһар, гафу ит безне. Без беркайчан да алай эшләмәбез.

Урман хуҗасы:- Бер юлга гафу итәм. Яңадан күрсәм, белермен нишләтергә.

Мин кара урманда яшим,

Мин бит -урман хуҗасы.

Урмандагы һәр үсемлек

Һәм җәнлекләрнең дусты.

Урман бит ул шундый ямьле,

Аны сакларга кирәк.

Барлык кешеләр дә шуны

Аңласын иде тизрәк.

Күбәләк керә,үзе елый.

Урман хуҗасы:-Нәрсә булды сиңа?Нигә шулай елыйсың?

Күбәләк:-Болында мин уйнадым,очтым,бервакыт бер малай килеп чыкты һәм мине куа башлады.Мине тотып,канатымны җәрәхәтләде.Хәзер мин оча алмыйм.Миңа ни эшләргә?

(Урман хуҗасы күбәләкне элекке хәленә кайтара,тәртипсез малай керә)

Урман хуҗасы:-Кил әле яныма ,улым.Миңа синең белән яхшылап сөйләшергә кирәк.Син бик күп начарлыклар эшләгәнсең: күбәләкне җәрәхәтләгәнсең,кырмыска оясын туздыргансың,агачларны сындыргансың.Ә бит син инде зур малай.Без сине урманга башка кертмәячәкбез, бу җирләрдән кит син.

Малай(елап).Зинһар өчен,сез мине гафу итегез.Мин башка алай эшләмәм.

Урман хуҗасы: Әйдәгез малайны бу юлга гафу итик һәм урманда йөрү кагыйдәләре белән таныштырыйк.

- Агачларны  сындырмаска!

-Кошларны  куркытмаска! Кышын җимлекләр ясарга!

-Чәчәкләрне  өзмәскә, үләннәр таптамаска!

-Гөмбәләрне пычак белән генә кисеп җыярга!

-Кырмыска ояларын туздырмаска!

-Урманда тавышланмаска!

-Урманнарны чүпләмәскә!

(Балалар санап чыгалар)

Малай.Дусларым,мин хәзер барысын да аңладым:үз җиребезне,аның табигатен яратырга һәм сакларга кирәк икән.Ә хәзер мин урманда тәртип урнаштырырга барам.(Урман иясе белән балалар китә.)

-Көннәрдән бер көнне  урманның  пычрануына, агулануына түзә алмаган җәнлекләр дә урман патшасына  мөрәҗәгать   иткәннәр.  Урман хуҗасы Аю  бар җәнлекләрне дә  зур аланга чакырган.

Аю.Кош - кортлар, бөҗәкләр, җәнлекләр! Урман җыенына  ашыгыгыз! Барыгыз да  зур аланга, карт имән төбенә җыелыгыз!

Юлбарыс.Кешеләр  бигрәк мәрхәмәтсезләнделәр. Башта юк итәләр, аннан   саклыйк, дип лаф оралар.

Саескан.Бу нинди тормыш, яшәве бик тә авыр.

Күбәләк.Кайда минем тәүге матурлыгым? Минем канатларыма гына  күз салыгыз әле. Алар көеп каралдылар.

Керпе.Нәрсә катып калдыгыз? Качыгыз тизрәк бу урманнан. Менә без, керпеләр,табигатьтә бик аз  калдык, инде үлеп бетә яздык.

Тукран:Син хаклы, Керпе дус. Безне ,Тукран - кызыл башлыкларны  да ,“Кызыл китап”ка  теркәделәр, чөнки  юкка чыгып барабыз.

Куян: Минем нәниемне, озын колак йомшак Куянны, балалар бакчасына, тере почмакка алып киттеләр. Нишләр инде  ул анда яшел урманнан башка?

Аю.Күз яшьләре  белән ярдәм итеп булмас монда. Туктагыз елаудан. Бердәмлектә көч. Әйдәгез, Саесканны  Кешегә җибәрик, аны  җыенга  чакырыйк.

Тиен:И-и, нәрсә сөйлисез сез?  Кешеләр бит  үзләре  бер-берсен  үтерергә җыеналар. Атом - төш  коралларын космоска очыралар. Ә аннан  һава  белән кире  безгә әйләнеп  кайта.

Поши:Дөрес сөйлисең, Тиен! Әнә, бөтен җирдә заводлар! Төтеннәре  белән һаваны, юынтык сулары  белән сулыкларны пычратып  бетерделәр. Ашарга  үлән, эчәргә чиста  су да калмады. Ач мин. Әле менә урман  янгыныннан  чак котылдым. Анысы да,   кешеләр ял итәргә чыгып, учак кабызгач, дөрләп яна башлады.

Күбәләк:Ул чагында табигатьне кешеләрдән сакларга кирәк!

Саескан.Кешеләрсез бик күңелсез булыр бит. Алар безгә зыян гына  түгел,  файда да  китерәләр. Әнә  бер мәрхәмәтлесе кыш буе безгә җимлекләр ясап куйган иде.

Юлбарыс:Әйдәгез, кешеләрне “Кызыл китап” ка кертик. Бу турыда хәбәр итәргә ташбакага йөклик!

2укучы.Ташбака һаман да юлда бара икән.

Җәнлекләрнең карарын көннәрдән бер көнне Саескан кешегә җиткергән. Ул аларның моң -зарын тыңлаган да уйга калган. Гаебе бик зур аның. Табигать  каршында җаваплы ул. Үз хатасын төзәтү  өчен, кеше “Кызыл китап” уйлап тапкан. Кызыл төс - тыю билгесе, шуңа күрә  китапка  ул юкка чыгып баручы  кош- корт, җәнлек, бөҗәк, үсемлекләрне теркәп барырга булган.

1укучы. Һәр республиканың да  Кызыл китабы  нәшер ителгән. 1995  елда  Татарстан  Республикасының  Кызыл китабы  чыгарылды. Бу китап битләрендә 32 төр  имезүче, 85 төр кош,  4 төр сөйрәлүче, 2 төр  җир - су  хайваны, 9 төр балык, 1 төр керфекле суалчан, 3 төр  кысласыманнар , 100 төр  бөҗәк, 8 төр  суүсемнәр, 12 төр  лишайник, 10 төр мүк, 211 төр чәчәкле үсемлек, 29 төр гөмбәнең Татарстан буенча ничек таралганы, саны, экологиясе, биологиясе һәм аларны саклап калу  юллары  турында кыскача белешмәләр китерелә. Һәр  төрнең русча, татарча һәм латинча атамасы күрсәтелгән,  төсле рәсеме һәм таралышы  картасы бирелгән.

       

1укучы

Тирә-юньдә булган барча хайван:

Төклетура,бака,кәлтәләр,

Шаян куяннары, төлке,бүреләре-

Табигатькәй биргән бүләкләр.

Тик алар да сирәгәйде хәзер.

“Кызыл китап” шуны күрсәтә.

Ишетелеп килгән бәла-казалар да

Кешелекне бик нык кисәтә.

Саклагыз!-ди туган табигатьне

Тез чүгегез изге бу Җиргә.

Таптап изсә барсын,мыскылласа-

Нигә кирәк Кеше бу Җирдә?!

2укучы.Табигатьне  саклау эше бездә ничек башкарыла, ничек оештырылган?

Хәзер  планетабыз  табигатенә куркыныч  янавын бөтен дөнья  халыклары аңладылар. Шуңа күрә  күп  илләрдә  табигатьне  саклау чараларын күрә башладылар. Мондый эш безнең илдә дә   алып барыла. Мәсәлән, күп кенә  завод - фабрикалар яңача  җиһазландырылды. Һәм алар  әйләнә - тирәне азрак  пычрата  башлады. Киселгән  урманнар урынына  яңалары утыртыла. Сирәк очрый торган үсемлекләрне җыю , хайваннарны аулау тыела. Тыюлыклар булдырыла һәм аның табигате сак астына алына.   

Әйләнә -тирәбездәге табигатьнең  матурлыгы һәм муллыгы югалмасын, челтерәп аккан  чишмәләре кипмәсен, җир өсте чәчәккә күмелсен,  анда күбәләкләр  очсын, кошлар  сайрасын дисәк, үзебезгә  күп  көч куярга, шуңа  омтылып яшәргә кирәк. Кылган гамәлләребез өчен алар алдында йөзебез кызарырлык булмасын.

1укучы

И күңелле җәй көнендә,

Табигатькочагында.

Менә шуны истә тоту

Кирәктер шул чагында.

Агачларны сындырмагыз,

Кош оясын ватмагыз,

Суларны да пычратмагыз,

Пыяла, чүп атмагыз.

Эссе чакта,коры чакта

Урманда ут якмагыз.

Табигатьул- безнең әни,

Табигатьне саклагыз!

2укучы

         Э.Авзалованың “Белмим, нәрсә белән бетәр”шигыре яңгырый.

Кешеләргә матурлыкны

Сый-хөрмәтне биргән Ходай.

Тик кешеләр табигатькә

Нигә игътибарсыз болай?

Чикләвеге,шомырты да,баланы да-

Санап бетерерлек түгел...

Кешеләрнең табигатькә ерткычлыгын

Гафу итә алмый күңел.

Агачларны таптый, кисә,

Җәнлекләрне атып китә.

Бу кадәре начарлыклар

Белмим, нәрсә белән бетәр?

3укучы.

Хуҗа булып,кеше урман кисә,

Җир селкенә агач ауганга...

Сизми әле чишмә кибәчәген,

Калачагын шәрә яланга.

Дөньялыктан берни эзсез калмый,

Гамәлеңә җиңел карама:

Көньякларда пальма ава икән,

Төньякларда корый карама.

Әйе,кеше хуҗа шушы җиргә,

Җир язмышы Адәм кулында.

Хуҗа була белгән онытмасын

Табигатьнең ул бит баласы.

4укучы

Әллә күк йөзе тишелгән,

Яңгыр ява да ява.

Бер минут та туктап тормый,

Болытлы һаман һава.

Әллә инде Җир-анабыз

Агызамы яшьләрен?

Җил тузгытып уйный мәллә

Толым-толым чәчләрен?

Үпкәләгәнме табигать

Ваемсыз кешеләргә

Саксыз караш булган өчен

Агачларга,гөлләргә?

Рәнҗемәче,әй,табигать,

Аңлар кеше хатасын

Һәм үкенеп:

“Кичер”-дияр,

Яратып Җир-анасын

(Фирүзә Җамалетдинова “Наз”)

5укучы

Җирдә безнең өчен диеп

Үсә матур чәчәкләр.

Явыз куллар өзмәсәләр,

Шулай гел үсәчәкләр.

Урмандагы агачларны

Калдырмыйча киссәләр,

Урмансыз калган кешеләр

Киләчәктә нишләрләр.

Табигатькә һәр көн шулай

Гел зыян китерсәләр,

Сайрар кошларны да әгәр

Үтереп бетерсәләр?

Табигать бетсә әгәр дә,

Кешелек тә бит бетә,

Шуңа күрә уйлан ныклап,

Алда сине ни көтә? 

6укучы

Бер карасаң, бу табигать

Шул килеш,борынгыча.

Гөлләр үсә,җилләр исә,

Диңгез шаулый,кош оча.

Бер карасаң,бу табигать

Тәмам үзгәреп беткән.

Кояш үзе аптырыйдыр:

Теге кипкән,бу кипкән...

Күк-гөмбәз үзгәрмәсә дә,

Җирдә хәлләр башкарак.

Кеше дигән хуҗа затка

Тереклек тора карап.

Ә кеше соң ничек карый

Үзенең бурычына?

Иң башта син бу сорауга

Үзеңнән җавап сора.

(Р.Фәйзуллин”Кеше-хуҗа ни уйлый?”)

7укучы

Туган як күгендә йолдызлар

Тоныкланса бер көн нишләрмен?

Мин үскәч корыса соңгы тал,

Серемне кемнәргә сөйләрмен?

Сандугачлар бизсә бакчамнан

Ят күрсә җиремне торналар,

Нишләрмен кипсәләр күлләрем,

Корыса күкеле урманнар?

Тургайлар очмаса биектә,

Тозланса саф сулы чишмәләр,

Саекса илемдә елгалар,

Киләчәк буыннар нишләрләр?

Саф җилләр сыйпасын чәчемнән,

Саф һава аллатсын битемне,

Юлымда чирәмнәр үссеннәр,

Кешеләр, саклагыз җиремне!

8укучы.

Без -табигать  балалары,

Гел аның кочагында.

Уйнаганда  ялгышлар да

Була шул кайчагында

Учак  яксак урманнарда,

Сүндерәбез кисәвен

Тик җыярга онытмагыз

Чүп - чар, кәгазь кисәген

Утыртабыз үсентеләр,

Урман артсын тагын да,

Тирбәлмәгез бишек итеп

Агачлар ботагында.

Без- табигать  балалары,

Кояш белән янабыз

Бездән һәрчак риза булсын

Шул табигать - анабыз.

9укучы.

Куанып хозурда йөргәндә,

Карурман куенына кергәндә,

Беркемнеңкаргышын алма син,

Күбәләк тәелап калмасын...

Сак бул син, сабыем, сак бул син,

Саклый күр табигать баласын.

Онытма, туган җир бер генә,

Кадерләрен аныңбел генә..

Дәвала аныңһәр ярасын,

Син бит соң,табигать баласы!   (Р. Вәлиева)

 

10укучы.

Агач –куаклар утыртып,

Урманнар үстерербез.

Чишмә-күлләрне һәрвакыт

Без чистартып торырбыз.

11укучы.

Беркайчан да рәнҗетмәбез,

Табигатьул-Җир-Ана.

Табигатьнең якын дусты

Булсын иде һәр бала.

 

Җир-Ана.Рәхмәт сезгә,кадерле балалар!Мин бүген шуны аңладым: мине күп кеше ярата һәм саклый икән.Җирдә шундый яхшы күңелле кешеләр яшәвенә мин бик сөенәм һәм аларга рәхмәтлемен.

1укучы.

Изге Җир-ананың

Хезмәтчел уллары

Матурлап,яшәртеп

Бизиләр дөньяны.

Кайсысы шатлыклар

Кичерә-кичерә,

Кырларда шаулатып

Игеннәр үстерә;

Кайсысы балкыта

Өр-яңа калалар,

Күк йөзе шикелле

Нур чәчеп яналар.

Шул нурлар эчендә

Ишетелә җыр гына...

Ә җыр гел туганлык

Һәм дуслык турында.

2 укучы

Без-табигать,саклагыз сез безне,

Табигать һәм кеше бербөтен.

Пычранмасын сулар,һава һәм җир,

Капламасын Җирне сөрем һәм төтен!

Яшәсен бу җирдә хайваннар да,

Үсемлекләр үссен шаулашып.

Кояш көлсен,күктә ай елмайсын.

Яшик җирдә куәт,көч алып.

Яшәсен Җир!

Яшәсен һава!

Яшәсен су!

Яшәсен үсемлекләр!

Хайваннар да!

Яшәсен бар да!(бергә)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Экологик кичә "Табигать язмышы- безнең язмыш"

1укучы.Табигать ул – тиңсез хәзинә,Шаулы урман, челтер чишмә дә.Яшел болын да ул, зәңгәр күк тә,Сакла аны, аңа син тимә! Табигать ул – тиңсез хәзинә,Авылның ул  хәтфә урамы.Йомшак җилн...

Бөек Ватан сугышы чорында балалар язмышы.

“Минем беренче гомерем” истәлекләрендә шагыйрь: “Сугыш башланган төндә һәм Җиңү таңында ел саен борчылып уянам: кем алдындадыр, ни өчендер җаваплы, бурычлымын сыман. Мөгаен, һәлак булганнар алдында ал...

“ Гыйбрәтле язмыш, гыйбрәтле иҗат.”

Литературно-музыкальная композиция, посвящённая татарскому писателю Хасан Туфану....

"Язмышыңа үзен аяк чалма"

Классный час на тему наркомания...

Тел язмышы- милләт язмышы

Тел язмышына кагылган проблемалар...

Табигать язмышы - безнең язмыш ул.

Разработка материала внеурочной деятельности....

Туфан Миңнуллин иҗатында кеше язмышы-ил язмышы

Бүгенге дәрестә без Туфан Миңнуллин һәм аның иҗаты буенча белемнәребезне гомумиләштерербез.”Әлдермештән Әлмәндәр” комедиясе буенча Әлмәндәр образы өстендә эшләрбез.Туфан Миңнуллин - ...