Табигать язмышы - безнең язмыш ул.
методическая разработка по экологии (7 класс) по теме

Нагимова Дильбар Рафаэловна

Разработка материала внеурочной деятельности.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tabigat_yazmyshy-beznen_yazmysh_ul.doc35 КБ

Предварительный просмотр:

Табигать язмышы – безнең язмыш ул. (КВН)

1. Оештыру.

Алып баручы. Хөрмәтле кунаклар һәм укучылар! Безнең бүгенге ярышыбыз “Экология” темасына багышлана. Табигатьне саклар өчен, аны иң элек бик яхшы өйрәнергә, белергә кирәк. Әйдәгез, үзебезнең белемнәребезне башкалар белән дә уртаклашыйк.

2.Командаларның бер-берсен сәламләве.

3. Конкурслар.

1 нче конкурс. “ Табигатькә куркыныч яный» дигән плакатны яклау.

Алып баручы. Һәр команда “ Табигатькә куркыныч яный» дигән плакат әзерләп килде, хәзер шуны яклыйбыз.

2 нче конкурс. Табышмаклар конкурсы. Чиратлап һәр командага хайваннар, үсемлекләр турында табышмаклар әйтү.

Җәй киенә., кыш чишенә.(урман)

Шундый матур бер күпер,

Үзе су, үзе каты.(боз)

Алгы тәпие кыска, чабарга ул бик оста.

Соры тунын сала, ак тунын кия ул кышка. (куян)

Аягын, башын яшерә, таш күлмәге эченә.(ташбака)

Көмеш тәнле, ите тәмле.(балык)

Кеше йөрми, ат керми.(салават күпере)

3. «Бәхетле мизгел» конкурсы.

 Һәр командага 10 ар сорау бирелә. Кайсы команда күбрәк җавап бирә, шул җиңүче була. Команда сорауга җавап бирә алмаса, икенче команда җавап бирә.

1 нче командага сораулар.

  1. Җирнең үсемлекләр үсә торган өлеше.(туфрак)
  2. Сусыз, яктылыксыз, һавсыз яши алмый торган, барлык табигый зоналарда да очрый торган организмнар.(Үсемлекләр)
  3. Нинди прибор ярдәмендә ориентлашырга мөмкин.(Компас)
  4. Язын иң беренче чәчәк ата торган үсемлек.(Үги ана яфрагы)
  5.  Ни өчен өрәңгене шырпы патшасы диләр.(Аннан шырпы ясыйлар)
  6. урманга баргач, аягың җәрәхәтләнсә, авыртуны ничек җиңеләйтергә.(Бака яфрагы ябарга мөмкин)
  7. Ни өчен елан телен чыгара.(Азык эзли)
  8. Бал корты чакканнан соң нишли.(Үлә)

2 нче командага сораулар.

  1. Хуҗалыкта кешегә кирәк булган җир астындагы табигый байлыклар.(Файдалы казылмалар)
  2. Табигатьтә өч төрле халәттә була ала торган матдә. (Су)
  3. Төш вакытында төшкән күләгә буенча горизонтның кайсы ягын билгеләп була.(Төньяк)
  4. Ни өчен бүлмәгә шомырт букеты куярга ярамый.(Баш авыртырга мөмкин)
  5. Чукыр кайчан бала чыгара.(Кышын)
  6. Ни өчен яз көне урманда  тавышланырга ярамый.(Урманда яшәүче кошларны, хайваннарны куркытырга мөмкин)
  7. 40 авыруга дәва бирә тоган куак.(Гөлҗимеш)
  8. дөньяда бердәнбер ак кайрылы агач.(Каен)

4. “Моң-зар”, яки “Мактану” конкурсы.

1нче командага бирем.

  1. Безнең хакта җир йөзендә нинди генә риваятьләр, уйдырмалар уйлап чыгарылмаган. Без кошка да , җәнлеккә дә охшаганбыз, караңгыны яратабыз. Без кешеләрнең дошманы түгел,ә дусты.

Башны аска калдырып асылынып торырга яратабыз.Кичен генә ауга чыгабыз.(Ярканат)

2нче командага бирем.

  1. Агач төбеннән ниндидер йомгак сикереп чыга.Ул каядыр ашыкканга охшаган. Йомгак бераз туктап тора һәм гөмбәләр җыя. ә үзе мактана: “Миңа яшәве рәхәт.Дошманнарымнан җиңел генә саклана алам.Эт тә бүре дә,төлке дә,карчыга да мине эләктерә алмый.бары тик кешеләр генә миннән курыкмыйю.Шәһәрдә очратсалар,бары да минем яныма җыела,шуның өчен миңа урманда яшәве рәхәтрәк. Гөмбә,чикләвек, җиләк белән тукланам. Мин бик бәхетле!”

Мактанып бетергәч,ул яңадан түгәрәкләнә һәм юлын дәвам итә.(Керпе)

5.”Кроссворд чишү” конкурсы. Һәр командага “Агачларны беләсезме” дигән кроссворд бирелә.

Командаларны яклаучыларга сораулар:

Туганда куян балалары күрәләрме?

Пингвин кошмы әллә җәнлекме?

Кыш көне бака нәрсә ашый?

Нинди кар тизрәк эри,чистамы, пычракмы?

Башын аска иеп нәрсә йоклый?

Сукырлар да таный торган үсемлек?

Кайсы агач иң соңгы булып чәчәк ата?

Күкенең кайсы күкелди, атасымы, анасымы?

6. “Шартлар” конкурсы.

1) сез туган көнгә чакырылдыгыз. Сезнең иптәшегез энҗе чәчәкләр ярата. Сез аңа нәрсә бүләк итәрсез?

А)пластмассадан якми пыяладан матур итеп ясалган букет.

Б)берничә энҗе чәчәк

В)зур энҗе чәчәк букеты

2) Кош баласы оясыннан егылып төшкән, сезнең эшегез:

А)кош баласына тимичә урынында калдырырга.

Б)кош баласын оясына куярга

В)кош баласын өйгә алып кайтырга, читлеккә ябып тәрбияләргә

7. “Урманга баручыларга искәрмә язуы” конкурсы.

8. “Яз җиткәч,табигатькә мин нинди файдалы эш эшлим”

Һәр укучы үзенең файдалы эше турында 1 җөмлә әйтә, бер-берсенекен кабатларга ярамый.

9.Капитаннар конкурсы.

1нче капитанга сорау;

  1. Әгәр песинең кәефе яхшы булса, аның койрыгы өскә күтәрелгән һәм сорау билгесе кебек бөгелгән булыр. Әгәр борчылса, койрыгы селкенер, кош күреп алса, бер яктан икенче якка бәргәләнер. Ә эт койрыгы нәрсәләр аңлата?

2нче капитанга сорау;

  1. Һава торышын белү өчен без телевизордан синоптиклар тапшыруын карыйбыз. Ә яңгыр килүен хайваннар да сизә икән. Алар  һава торышы үзгәрәсен сизеп , алдан ук чарасын күрәләр.

Мәсәлән, медузалар 1 тәүлек алдан диңгез төбенә төшеп китәләр. Ә барометр штормны 15 сәгать алдан гына күрсәтә. Кырмыскалар яңгыр алдыннан үзләрен ничек тоталар?

Йомгаклау. Җиңүчеләрне билгеләү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Экологик кичә "Табигать язмышы- безнең язмыш"

1укучы.Табигать ул – тиңсез хәзинә,Шаулы урман, челтер чишмә дә.Яшел болын да ул, зәңгәр күк тә,Сакла аны, аңа син тимә! Табигать ул – тиңсез хәзинә,Авылның ул  хәтфә урамы.Йомшак җилн...

Бөек Ватан сугышы чорында балалар язмышы.

“Минем беренче гомерем” истәлекләрендә шагыйрь: “Сугыш башланган төндә һәм Җиңү таңында ел саен борчылып уянам: кем алдындадыр, ни өчендер җаваплы, бурычлымын сыман. Мөгаен, һәлак булганнар алдында ал...

“ Гыйбрәтле язмыш, гыйбрәтле иҗат.”

Литературно-музыкальная композиция, посвящённая татарскому писателю Хасан Туфану....

"Язмышыңа үзен аяк чалма"

Классный час на тему наркомания...

Экологик кичэ "Табигать язмышы-безнен язмыш"

Разработка мероприятия на экологическую тему...

Тел язмышы- милләт язмышы

Тел язмышына кагылган проблемалар...

Туфан Миңнуллин иҗатында кеше язмышы-ил язмышы

Бүгенге дәрестә без Туфан Миңнуллин һәм аның иҗаты буенча белемнәребезне гомумиләштерербез.”Әлдермештән Әлмәндәр” комедиясе буенча Әлмәндәр образы өстендә эшләрбез.Туфан Миңнуллин - ...