Бөек Ватан сугышы чорында балалар язмышы.
творческая работа учащихся (9 класс) по теме

“Минем беренче гомерем” истәлекләрендә шагыйрь: “Сугыш башланган төндә һәм Җиңү таңында ел саен борчылып уянам: кем алдындадыр, ни өчендер җаваплы, бурычлымын сыман. Мөгаен, һәлак булганнар алдында алар турында әйтелмәгән сүзләрем өчендер. Сугышка-үлемгә барганда уй-тойгыларын күз яше итеп йоткан ир-егетләргә сүз бирелсә, үзләре ни әйтер иде икән? Юк шул андый могҗиза, ә исәннәрдә бар ул!”-дип язды. Мин дә үз алдыма сугыш чорының михнәт- газапларын кичергән буынны иң хәтәр үлемнән- онытылудан коткарып калу бурычын куйдым. Аларны онытырга беркемнең дә хакы юк! 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon boek_vatan_sugyshy_chorynda_balalar_yazmyshy.doc53 КБ

Предварительный просмотр:

Бөек Ватан сугышы чорында   балалар язмышы.

(Шәүкәт Галиевнең “Әткәйгә хат” поэмасы буенча)

52нче гимназиянең 9нчы сыйныф укучысы Сәләхова Эльина.

Укытучысы- Шәкүрова Фәридә Илдус кызы.

      Сугыш...Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу.

      Сугыш... Кара болыттай ябырылып, өермәдәй өерелеп ир-егетләрне авылдан, кыр болыннардан, сөенечле көннән, якыннары кочагыннан йолкып-кубарып, чыклы иртәдә ут эченә алып китте.

Исән- сау әйләнеп кайтыгыз, җиңү белән кайтыгыз, онытмагыз!- диеп озаткан якыннарын авыл халкы. Газиз аналар улларын, сөйгән ярлары парларын, балалар аталарын изге яуга, көрәшкә озатканнар.Аларның исән кайтуына өмет тә, ышаныч та  аз булуга карамастан Ватан өчен сугышка бөтен ил күтәрелә.

       Сугыш ул – җимерүче, күз яшьләре түктерүче, миллионлаган кешенең гомерен өзүче. Сугыш күпме балаларның бәхетле балачагына явызларча кул сузды.

Бөек Ватан сугышы еллары. Сугыш сүзен ишетүгә  күз алдыбызга җимерелгән шәһәрләр, янып көлгә әйләнгән авыллар, кара күмергә әверелгән бакчалар килеп баса. Тол аналар, “әти”диеп әйтергә тилмергән ятим балалар.

         Безнең яраткан шагыйребез Шәүкәт Галиевнең дә балачагын, киләчәккә өмет – хыялларын, әтисен тартып алучы да – сугыш.

Шәүкәт аганың атасы Галиулла агай да илен, балаларын фашизмнан яклау өчен, көрәшкә күтәрелә, әмма әйләнеп кайта алмый. Шагыйрь гомере буе әтиле балаларга кызыгып, аны сагынып яши һәм әтисенә багышлап, “Әткәйгә хат” поэмасын иҗат итә. “Әткәй юклык гомер буе сиздерә; әрнү, сагынулар-юлдашың, язмышың...Үземнең ярты гасырлык тәҗрибәм булса да, ... мәңгелектә калган әткәй рухы белән яшим”- дип яза Шәүкәт Галиев

Лирик герой әтисе белән аерылышуны аны озатып кайтып, ишегалдына кергәч кенә аңлый. Моңа кадәр гел әтисен шунда күреп ияләнгән малайга ишегалды шып-шыр булып калгандай тоела, ә өйгә керсә, тагын да бушлык. Һәм, “Әткәй” диеп үксеп, басу юлына чыгып йөгерә. Тик инде соң була.

Әтисе белән аерылу сагышы малайга мәңге онытылмас истәлек калдыра:

“Бәбкәм”, - диеп нидер әйтмәк булдың.

Үзең, никтер, читкә карадың.

Дерелдәгән бармакларың белән

Чәчәләремне генә тарадың.

Лирик герой үкенә. Чөнки ул, әтисе биргән пәке белән мавыгып, иң кадерле кешесе белән рәтләп саубуллаша да алмый.

Сугышны бала күңеле кино кебек кенә кабул итә. Әйтерсең лә кино тәмамлана да әтисе кайта.

Әтисез үсүне лирик герой бик авыр кичерә. Ул елларда әтиле балаларга кызыгып та караганнар.

Ботинкасы, әткәй, ялт- йолт килә,

Күзем алалмадым Назардан;

Чиккән кәләпүше белән бергә

Әтисе алып кайткан базардан.

 “Минем дә әтием кайчан кайтыр икән?” диеп түземсезләнеп көткән балалар.

Әтисез үсү күпләрнең бәгъренә төшкән. Сугыш иртә, бик иртә олыгайта балаларны: итеккә олтан салырга да, кибән куярга да, сука сукаларга да өйрәтә.

Без әтисез үстек тилмерешеп,

Ачыкканда ашау пешмәде.

Без дүрт бала үстек ачлы-туклы,

Аркабыздан биштәр төшмәде.

Әтилеләр пальто кигән чакта

Кырдан кайттык төнге икедә.

“Әтисез” диеп елап утырып булмый, тормыш дәвам итә. Ә тормышны алып барырга кирәк: игенен дә игәргә, сугыш кырына икмәген дә, коралын да озатырга кирәк. Бөтен авырлык, әлбәттә, хатын-кызлар һәм балалар җилкәсенә төшә.

Менә шулай иртә олыгайдым,

Тормыш дилбегәсен тоттым мин.

Шагыйрьнең балачагы – бәхетле балачак, димәс идем мин. Балачак бит ул матур хатирәләр белән истә калырга тиеш. Башыңа – кәләпүшең, аягыңа – аяк киемең, өстеңә кияргә бишмәтең, туйганчы ашарлык икмәгең булмасын да, мондый балачакны бәхетле балачак дип атап булмый, әлбәттә. Тик алар үзләренчә бәхетле. Алар - өлкәннәр, алар – җиңүне якынайту өчен көрәшүче тыл солдатлары!

Билдән карга батып урман кисәләр, кечкенә арба тартып, стансадан чәчүлек орлык та ташыйлар; көрәк белән карны да актаралар; саламын да өяләр; кибәнен дә куялар; сабан да сөрәләр аларның ныгымаган яшь куллары...

Герой үзен солдатларга тиңли. Әтиләре сугыш кырында көрәшсә, уллары-кызлары мул иген үстерү, фронтка икмәк озату өчен көрәш алып бара. Бу эштә, әлбәттә, Шәүкәт Галиевнең дә өлеше бар. Ул колхозда көнне-төнгә ялгап эшли!

Сәнәк каерылса да, билләр түзде,

Салам өйдек, кибән куйдык без.

Билдән карга батып, урман кистек,

Ызбаларга чатлык уйдык без.

Нинди генә авырлыклар күрмәсеннәр, нинди генә кыен шартларда яшәмәсеннәр, кешеләр күңелендә өмет сүнмәде. Җиңү өмете! Һәр бала әтисенең җиңеп кайтачагына, яңадан әти кайгыртуын тоярга өметләнде. Хыял - өмет, теләкләрне хатлар ялгады. Өчпочмаклы солдат хатлары.

“Без җиңәчәкбез, безнең җиңүгә ышаныгыз!” Әнә шундый эчтәлекле хатлар йөрде фронт белән тыл арасында. Солдат күңелен туган илдән килгән хат җылытса, әтиләрен өзелеп көтүче балалар, ирләрен сагынучы хатыннар өчен фронттан килгән гап-гади өчпочмаклы хатлар яшәргә көч өстәгән. Ут эчендәге якын кешеңнең исән-сау хәбәрен алудан да сөенечле хәл булдымы икән ул заманда? Шәүкәт Галиев гаиләсе дә өч ел буе әтисе хатлары белән юанып яши.

Менә шундый кыр хатларының берсе. “Хат башы, языгыз каршы. Бу хатны язганда, аллага шөкер, исән-сау. Үзем сезнең хатларыгыз буенча сезләрне тоже сәламәт диеп беләм. Һәм сәламәтлектә исән-сау фронтларны бетереп кайтырга алладан сорап, исәнлектә бергә гомер итәргә алла язсын.

Менә үзегезнең барлыгы 6 хатыгызны алдым. 16 майда 2 хат салган, 17 майда, 29 майда, 4 июньдә. Һәрберсен укып, исәнлек хәбәрегезне ишетеп шат булдым.

Йәнә, Шәүкәт, укырга кайда телисең, шунда бар. Наҗия, 2 хатыңны алдым. Куандым. Хушыгыз, хат язучы мәгълүмегез Гали Һидиятуллин.”

Адрес: Полевая почта 28214-Р 2 июль 1943.)

Сугыш кырыннан килгән хатны өйдәгеләр  түземсезләнеп көтеп алалар, хат ташучы үтеп киткән саен, тәрәзәгә барып ябырылалар.

      Хат ташучы үтеп киткән саен,

Тәрәзәгә барып ябыштык.

Өч ел буе көттек өметләнеп,

Өч ел буе, әткәй, ялгыштык.

Күңелләрнең чите китек иде,

Өч почмаклы хатың ялгады.

Әтисеннән хат алу, әлбәттә, зур шатлык. Чөнки күпме көтеп алынган хат була бу хат, әмма соңгысы була. Әтисеннән хат килү туктый, шатлыкны кайгы алыштыра.

Хат ташучы узган саен, курку хисе дә кичергәннәрдер. Чөнки ул елларда кара пичәтле хатлар да һәр йортның диярлек капкасын каккан бит.

Сагынуның дәвамлы юлдашы – көтү, өметләр һәм үкенүле хисләр белән көтү:

Яңа сүзләр килеп чыкмасмы дип

Хатың укып күзем талдырдым...

Бер ике сүз нигә өстәмәдең,

Кайткач сөйләргә дип калдырдың?

Малай монологында рухи кичерешләрнең сүнмәс сагышы  сизелеп тора.

Чыннан да, әтисенең җылы эчтәлекле соңгы хатыннан соң озак та үтми кара пичәтле хат килә. Бу инде әйтеп бетергесез кайгы. Бу кайгыны әтисенә җавап хатын вакытында яза алмау тирәнәйтә. Лирик герой  иртә таңнан караңгы төнгә кадәр эшләп бик нык арыган була.  

Ул төнне мин изелеп йоклаганмын,

Хатка каршы хат та язалмый.

Хатны өзеп-өзеп язарга, бер ябыштыргач (язасы, әтиләренә җиткерәсе сүзләр калган) кабат ачарга туры килә.

“Үзебез исән-сау булгач, килгән хатларыңны укып сине дә исән дип беләбез. Исән-сау кайтып, бергә тигезлек, шатлык белән күрешүне ходайдан сорап калабыз... Әткәй, 2000 кирпеч суктым. Үзем эштән туктамаган. Хәзер ясмык чабабыз. Әнкәй умарта иле җыйган иде. Балы күп чыкты, җиде рамына “бала салган”, калганнарын алдык. Их, әткәй, син генә юк. Синең өчен генә кайгырабыз. Әнкәй инде сиңа дип яңа бал алып куйды. Әткәй, үзең ни эшләп ятасың? Әткәй, үзем укымакчы булам. Әткәй, хуш, сау бул. Сәлам белән улың Шәүкәт.”

Лирик герой әтисе өчен, аның язмышы, аның гомере өчен борчылып, өзгәләнеп яза хатын. Ләкин өзгәләнеп язган хат иясенә барып җитә алмый .

Кара пичәтле хатлар һәр гаиләнең диярлек ишеген какты сугыш елларында. Гаилә ятим, әниләр тол, балалар әтисез-пар канатсыз... Лирик герой инде әтисенең һәлак булуы турындагы хәбәрне алса да, өметен өзми, ул аның – йөрәгендә, күңелендә.

“Минем дә әтием булса иде “,- дигән җан әрнеткеч сүзләрне йөзәр, меңәр тапкыр әйткәндер буразна арасында үскән 41нче ел балалары. Тик әтиләре генә исән-сау кайтсын. Әмма...

Ниһаять, сугыш тәмам. Әниләренә кушылып, япь-яшь килеш тозлы күз яшьләрен йотып көткән Җиңү таңы! Җиңү кемгәдер шатлык, сөенеч яше алып килде. Тик кемнәргәдер кайгы, хәсрәт яше. Шатлык катыш кайгы яше...

      Син күрмәдең, әткәй, бу көннәрне...

                                                    Син күрмәдең Җиңү маен да.

Рәшәткәгә әнкәй сөялеп:

“Исән кеше кайтыр, безнең генә

Кайтмас...”- диде, яшькә төелеп.

Сугыш тол һәм ятим итте сезне. Башкаларның ирләре, әтиләре исән кайтканда, сезнең йөрәкләрегез сыкрады, күзләрегезгә яшьләр килде. Геройның әнисе кайгыдан  елый, чөнки балаларның әтиләре сугыш кырында ятып калган. Сөенечтән дә елый ул, чөнки сугыш беткән.

Җиңү шатлыгы көчле. Зур югалтулар, газаплар аша ирешелгән җиңү шатлыгы.

...Бу ятимнәр соңгылары булсын,

Кеше каны бүтән акмасын.

Безнең әткәйләргә төшкән бомба

Музейларда гына саклансын.

Әйе, сугыш бик авыр, канкойгыч һәм мәрхәмәтсез булды. Аның авырлыгын сугышның алгы сызыгында, ут астында йөрүчеләр генә түгел, тылдагы кешеләр дә үз җилкәләрендә татыды. Тылда картлар, хатын- кызлар һәм балалар гына калды. Ә тормышны алып барырга кирәк-  игенен дә игәргә, балаларны да ач- ялангач итмәскә, сугышка төрле  җылы киемнәр дә әзерләп җибәрергә кирәк. Әтиләр, абыйлар,  яу кырында батырлыклар күрсәткәндә, тылда хатын- кызлар белән беррәттән үзләрен аямыйча балалар да эшли. Авыда нинди эш булса, барысы да алар кулыннан үтә. Ил хәсрәтен, Ватан нужасын олылар кебек күтәрә алар. Бу авырлыклар алдында алар сынмыйлар , сыгылмыйлар. Тылдагы батырлыклары белән  җиңүне якынайталар. Балачагын, яшьлекләрен сугыш урлаган аларның.

  Без бүгенге матур тормышта, тыныч күк астында, әти- әниләребезнең җылы кочагында гомер кичерәбез. Безнең балачак- бәхетле балачак. Күңелне бер нәрсә борчый. Соңгы елларда фронтовиклар да азаеп, сугышта улларын, ирен, әтиләрен югалтканнар да кими баралар. Утлар- сулар кичкән бу кешеләрнең безнең арада сирәгәя баруы бик кызганыч. Ватан язмышы өчен җанын бирергә әзер торуның бер үрнәге булып яши бит алар. Без аларның тормыш һәм сугышчан юлларын өйрәнеп, халкыбызның менә шул батырлык һәм фидакарьлекләрен онытмыйча, киләчәк буыннарга да  сөйләп калдырырга бурычлы. Кешелек дөньясы тарих сабакларын онытырга тиеш түгел. Үткәнен оныткан халыкның киләчәге өметсез!

                                            Кулланылган әдәбият.

1.Галиев Ш. Сайланма әсәрләр.- Казан: Татарстан китап нәшр., 2002.

2.Галиев Ш. Минем беренче гомерем.- Казан: Татарстан китап нәшр.,1997ел.

3. Галиев Ш. Балалар өчен шигырьләр.- Казан: Татарстан китап нәшр., 1987.

4.Галиев Ш. Сиңа әйтер сүзем бар.-Казан: татарстан китап нәшр., 2008

5.Хәбибуллина З.Татар әдәбияты: Рус телендә гомуми белем бирүче мәкт. 8 нче сыйныфы өчен д-лек.- Казан. Мәгариф, 2005.

6.Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары.1-11 нче сыйныфлар.- Казан: Мәгариф, 2003


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бөек Ватан сугышы елларында этләр батырлыгы. .

Рус төркемендә укучы балалар белән Бөек Ватан сугышы елларында этләр күрсәткән батырлыклар белән танышу, яңа сүзләр өйрәнү....

Бөек Ватан сугышы поэзиясендә вәгъдә, ант темасы.

Курс эше  БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ПОЭЗИЯСЕНДӘ ВӘГЪДӘ, АНТ ТЕМАСЫ....

"Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында"

Бу  материал  Бөек  Җиңүнең  70  еллыгына  багышлап  әзерләнгән  иде.  Ләкин  хәзер  дә  актуальлеген  югалтмагандыр...

"Отечественная война 1812 года" ("1812 елгы Ватан сугышы")

8 класста яңа теманы өйрәнү дәресе. Схема, презентация, милли-региональ компонентлардан файдаланылды....

Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясе

Бөек Ватан сугышы  тәмамлануга 70 ел булу уңаеннан кичә уздыру өчен ясалган презентация....

Бөек Ватан сугышы һәм язучылар

Татар халкының каһарман шагыйрьләре Муса Җәлил һәм Фатих Кәрим иҗатыны багышланган әдәби кичә...


 

Комментарии

Сыйныфтан тыш уку, тәрбия сәгатьләрендә файдалану өчен тәкъдим ителә.