"Отечественная война 1812 года" ("1812 елгы Ватан сугышы")
план-конспект урока по истории (8 класс) по теме

Хабибуллина Сюмбель Габдулловна

8 класста яңа теманы өйрәнү дәресе. Схема, презентация, милли-региональ компонентлардан файдаланылды.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1812_urok.docx296.79 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Россиягә каршы поход                             Укытучы: Хабибуллина С.Г.

Класс 8

Максат: Укучыларга 1812 елгы Ватан сугышының сәбәпләре, барышы, нәтиҗәләре турында аңлату, сәнгатьтә,  әдәбиятта  чагылышына күзәтү ясау, карта белән эшләү күнекмәләре  формалаштыруны дәвам итү,  якташларыбызның тормыш юлын өйрәнүгә омтылыш тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗә:

  1. Укучылар Ватан сугышы башлану сәбәпләрен һәм барышын белергә тиеш;
  2. Укучылар Ватан сугышы темасының әдәбиятта һәм сәнгатьтә чагылышына мисаллар атый алырга тиеш.

Җиһазлау: карта, презентация PowerPoint,  таратма материал

Тарихи шәхесләр: М.Б. Барклай де Толли, М.И. Кутузов, П.И. Багратион,  Д.В. Давыдов, Н.Дурова

Терминнар:Ватан сугышы,  ополчение, флеш, редут, батарея, фураж.

.

Дәрес барышы

  1. Оештыру.

Уңай психологик халәт булдыру

  1. Өй эшен тикшерү.
  1. Сорауларга җавап
  1. 19нчы гасыр башында Франциядә нинди вакыйгалар күзәтелә?
  2. Франциянең тышкы  сәясәтендәге төп юнәлешләр.
  3. Тильзит солыхы.
  4. Россия һәм Франция арасындагы мөнәсәбәтләр.
  1. Яңа төшенчәләр формалаштыру
  1. Сугыш сәбәпләре,  яклар әзерлеге

Россия Тильзит  шартларын боза, шуңа күрә каршылыклар сугышка китерә. Франция түбәндәге максатларны куя: Россияне бәйле дәүләткә әверелдерү, бер өлеш территориясен алу һәм Англияне көчсезләндерү өчен, Россия ярдәмендә Һиндстанны яулап алу. (2 слайд)

Характеры буенча сугыш нинди? Франция өчен һәм Россия өчен?

Сугышка якларның хәзерлеге, ягъни хәрби куәте нинди? Бу сорауга диаграмма нигезендә җавап бирик. ( Укучы 3нче слайдтагы мәгълүматларны  чагыштыра һәм нәтиҗә ясый:  Россиянең хәрби тәэмин ителеше өстенрәк)

Сугышчыларның  тупланышы турында шулай ук слайд буенча әйтик. Франция 600 мең сугышчысын, ә Россия 250 мең солдатын куя. Наполеон армиясен “Бөек армия” дип йөрткәннәр, шул ук вакытта башкача атамасы да булган. Нинди һәм ни өчен? ( “Уникетелле армия”, чөнки итальян, поляк, австиялеләр һ.б. хезмәт иткән).

Сугышның беренче көннәрендә үк руслар каршылык күрсәтә алырмы?

  1. Сугыш барышы
  1. Сугышның беренче этабы –  Наполеон армиясенең басып керүе, һөҗүме һәм рус армиясенең чигенүе.

17 август

М.И.Кутузовны рус армиясендә башкомандующий итеп билгеләү

12 июнь

 Наполеонның Россиягә басып керүе, рус армиясенең үзәккә чигенүе

4-6 августСмоленск өчен сугыш

                        

26 август

Бородино  сугышы

Сентябрь

Тарутино маневры

1 сентябрь

Филида хәрби совет- Мәскәүне калдыру турында карар

        

14 октябрь Наполеонның  чигенү турында приказы

12 октябрь Малоярославец шәһәре янында сугыш

7 октябрь

Наполеонның Мәскәүне калдыруы

                        

        

  1. Сугышның икенче этабы – рус армиясенең, дошманны Россия территориясеннән тулысынча куып чыгару максаты белән, контрһөҗүмгә күчүе

        

25 декабрь

Александр I нең дошманны җиңү һәм Ватан сугышының тәмамлануы турында манифесты

14-17 октябрь

Березина елгасы янында сугыш

                        

  1. Сугыш башлану

1812 елның 12 июненә каршы төндә Наполеон һәм ярты Европаны яулаган полководецлар җитәкчелегендә армия Неман елгасын кичеп чыга.  Руслар 3 группага бүленәләр. Җитәкчеләрне слайдтан карыйк.

 Ни өчен бүленеш?  (Наполеон Петербургка һөҗүм итәр дип уйланыла. Шуңа күрә төп сугыш чик буенда  Багратион җитәкчелегендәге 1нче армия белән планлаштырыла.

Наполеон исә үз планын эшли: төп көчләре белән Мәскәүгә һөҗүм итү.  „Если я пойду на Петербург, то поражу Россию в голову, если я захвачу Киев, то поражу Россию в ноги, если я завоюю Москву, то поражу Россию в самое сердце”, ди ул. Мәскәүгә бару өчен рус армиясенә кушылырга юл куймаска, төп көчләрне чик буенда ук тар-мар итү планлаштырыла.

  1. Чигенү. Смоленск сугышы.

Россиядә башкомандующий Александр1 үзе була. Ләкин сугыш башлангач, җитәкчеләр аның кайтып китүен сорыйлар. Вазифаны башкару Барклай-де-Толлига йөкләнә.

Рус армиясе берләшү өчен чигенергә мәҗбүр була. Берләшү Витебск тирәсендә дип уйланыла. Ләкин барып чыкмый. Бары тик Смоленск шәһәрендә генә берләшәләр. 5 август көнне шәһәрдә сугышлар башлана. Французлар 20 мең солдатын югалта, руслар буш шәһәрне калдырап чигенә. Бу чигенү исә җитәкчеләр арасында аңлашылмаучылыкны арттыра. Чөнки халык арасында Барклай турында төрле сүзләр йөри башлый.  “Ведет гостя в Москву” диләр аның турында. Ә ул үзе тыныч карый, көчләрне тигезләү өчен Иделгә кадәр дә чигенергә мөмкинбез дип саный. Ләкин инде дәрәҗәсе  төшә. 1нче һәм 2нче армия арасында килешеп хәрәкәт итү кими. Ә император суза.

Нәкъ шул вакытта Төркия белән  сугыштан Кутузов кайтып төшә. 67 яшьлек стратег, зур тәҗрибәгә ия.  Җәлеп итүчән, гади, дамалар белән француз телендә, солдатлар белән гади рус телендә сөйләшә. Төркиядән кайтканда “Смоленскны алсак, дошманга Мәскәү юк”, ди. Ләкин  уңышсызлык турында ишеткәч, “Мәскәүнең ачкычын алганнар” ди. 17 августа парад үтә. Армиядә шундый сү тарала:  «Пришел Кутузов - бить французов».  Хәлне өйрәнгәннән соң чигенергә приказ бирелә. Мәскәүдән 110 км ераклыктагы Бородино авылы янында генераль сугыш планлаштырыла.

   Шевардино редутлары.

  1. Бородино сугышы

Дәфтәргә датаны язу. 1812 ел, 26 август – Бородино сугышы

Анимацион карта белән эш. Сугыш барышын анализлау.

-  Кутузов тарафыннан сайланган позиция кайсы яктан отышлы? (уңда елга яры, сулда сазлыклы урман. Французларга капма-каршы сугышырга кирәк булачак.)

- Нинди ныгытмалар төзелә?

- Сугышучыларның максатчан булуы (упорство) турында нәрсә сөйли? (Флешлар 7 тапкыр кулдан-кулга күчә)

- Сугышның нәтиҗәсе? ( Тигезлек, ләкин югалтулар 60/40, руслар чигенә.)

5. Филида совет.

Документ белән эш. Нинди нәтиҗә?

„С потерей Москвы не потеряна ещё Россия... Первой обязанностью поставляю сохранить армию и сблизиться с теми войсками, которые идут к ней на подкрепление... Самым уступлением Москвы приготовлю неизбежную гибель неприятелю... Посему я намерен, пройдя Москву отступить по Рязанской дороге... Знаю, вся ответственность обрушится на мою седую голову, но я жертвую собой для блага отечества... Приказываю отступать!” (М. И. Кутузов)

Икенче көнне Мәскәү калдырыла. Рус армиясе  80 км ераклыктагы Тарутино авылына урнаша. Ни өчен? ( Тула кебек металлургия үзәкләренә юлны яба)

Алга таба тамырдан борылыш – рус армиясе Бөек армияне куа. Нинди юлдан? (Килгән юлдан)

6 октябрь – чигенү турында указ.

25 декабрь – капитуляция игълан ителә.

  1. Партизаннар хәрәкәте.

Ватан сугышында партизаннар хәрәкәте киң җәелә. Бу хәрәкәткә А.С.Пушкинның дусты, шагыйрь Денис Давыдов җитәкчелек итә.

  1. Якташыбыз Н.Дурова

Наде́жда Андре́евна Ду́рова (шулай ук Алекса́ндр Андре́евич Алекса́ндров исеме белән дә билгеле) — рус армиясендә беренче хатын-кыз-офицер (кавалерист-кыз буларак таныла) һәмязучы.Хәрби гаиләдә туа, шуңа күрә  бу өлкәне якын күрә, тормышын багышлый. Гомеренең соңгы көннәрен Алабуга шәһәрендә үткәрә, 82 яшендә вафат була. Алабугада музей-йорты бар. http://art16.ru/gallery2/v/tatarstan/elabuga/durova/

  1. Әдәбиятта, сәнгатьтә Ватан сугышы темасы

Сугышта җиңү халыкны дәртләндерә, активлаштыра. Бу күтәрелеш бигрәк тә әдәбиятта, сәнгатьтә чагылыш таба. Үрнәкләрне карап үтик.

Мәскәүдә триумфаль капка, авторы О.И.Бове, төзелү вакыты 1829-1834 еллар

  1. Санкт-Петербург        
  2. Александр колоннасы
  3. Проект авторы        Огюст Монферран
  4. Скульптор        Борис Орловский

Смоленскта Ватан сугышы хөрмәтенә куелган беренче монумент

Төзелү вакыты -1841 ел

Һәйкәл чуеннан Петербургта коелган. Биеклеге -  26 метр, гомуми авырлыгы – якынча  30 тонна

Бөек Новгород

Проект авторы:        Михаил Микешин

Төзелү вакыты:1862 ел

«Хәрби кешеләр һәм геройлар» (36 фигура)

Изге Коткаручы храмы

Проект авторы         Константин ТОН

Төзелү вакыты -  1860 ел

IV. Ныгыту

Җиңү чыганаклары һәм җиңүнең әһәмияте нәрсәдә дип уйлыйсыз? Схеманы тутырыйк.

Халыкның патриотик рухы

Рус полководецларының

хәрби таланты

Рус армиясенең героизмы

        

        

Көнбатыш Европа халыкларын   азат итү өчен нигез барлыкка килә

Россия җәмәгатьчелегендә активлык арта, бигрәк тә әдәбият һәм сәнгатьтә чагылыш таба

Россия халыкара хәлен һәм авторитетын ныгыта

Россия милли бәйсезлеген саклап кала

Наполеонның дөньяны яулап алу планы җимерелә

Тема буенча тест эшләү.

  1. Йомгаклау. Өй эше бирү.
  1. Даталарны белергә
  2. “Без ничек ничек җиңдек?” темасына мини-сочинение язарга. Терәк сүзләр:сынау, батырлык, туган илгә, Ватанга мәхәббәт, партизан М.И. Кутузов, Бородино, Мәскәү.

Сочинение 10 җөмләдән артмасын.

Кулланылган әдәбият:

  1. Россияя тарихы  –8 класс. А.А.Данилов, Л.Г.Косулина, М., Просвещение, 2008 ел.
  2. Газета «Первое сентября». Приложение «История»
  3. Интернет – ресурслар:

http://www.internet-school.ru/

 http://school-collection.edu.ru/catalog/rubr/   

http://festival.1september.ru/ - Фестиваль педагогических идей "Открытый   урок"

.                4. СD. “Энциклопедия истории России 1862–1917 гг. ”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация. Народный характер Отечественной войны 1812 года в произведениях русской литературы 1812 года

В презентации представлен демонстрационный материал, расскрывающий особенности произведений поэтов и писателей современников участников событий Отечественной войны 1812 года...

Отечественная война 1812 года. Философия войны в романе Л.Н. Толстого «Война и мир».

Раскрыть композиционную роль философских глав; проследить изображение Отечественной войны 1812 г.; исходя их взглядов писателя на историю, раскрыть их силу и слабость; развитие творческих способностей...

БОГОРОДСКИЙ КРАЙ В ГОДЫ ОТЕЧЕСТВЕННОЙ ВОЙНЫ 1812 ГОДА

БОГОРОДСКИЙ КРАЙ В ГОДЫ ОТЕЧЕСТВЕННОЙ ВОЙНЫ 1812 ГОДА ( Подвиг Богородских партизан)Цель занятия: обобщить знания учащихся об Отечественной войне 1812 года, используя материал по краеведению. По...

«Южноуральцы в годы Отечественной войны 1812 года и Заграничного похода 1813-1814 гг»

Данная работа состоит из конспекта учебного занятия, приложений и презентации. Работа  посвящена 200-летию Отечественной войны 1812 года....

Отечественная война 1812 года. Философия войны в романе Л.Н. Толстого «Война и мир».

Раскрыть композиционную роль философских глав; проследить изображение Отечественной войны 1812 г.; исходя их взглядов писателя на историю, раскрыть их силу и слабость; развитие творческих способностей...

1812 ГОД ГЛАЗАМИ А.С. ПУШКИНА И ЕГО ДРУЗЕЙ-ЛИЦЕИСТОВ. Тематический вечер, посвященный Отечественной войне 1812 года

Гроза  двенадцатого года Настала – кто тут нам помог? Остервенение народа.  Барклай, зима иль русский Бог?   А.С.Пушкин.        ...