“ Гыйбрәтле язмыш, гыйбрәтле иҗат.”
методическая разработка по теме

Бадретдинова Дина Салимовна

Литературно-музыкальная композиция, посвящённая татарскому писателю Хасан Туфану.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon hsn_tufannyn_112_ellygyna_bagyshlangan_dbi.doc45 КБ

Предварительный просмотр:

Хәсән Туфанга багышланган әдәби- музыкаль кичә.

                              “ Гыйбрәтле язмыш, гыйбрәтле иҗат.”

(Зал бәйрәмчә бизәлгән, түрдә-Хәсән Туфан портреты, шагыйрь иҗатына багышланган китап күргәзмәсе, цитаталар, музыка яңгырый,слайдлар күрсәтелә.)

Максат: Укучыларны Х.Туфанның фаҗигале язмышы, тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру; сынмас рух, авыр вакытта да күңел күтәренкелеген саклау сыйфатын тәрбияләү.

Кичәнең барышы.

1А.б.  Исәнмесез, кадерле балалар, кунаклар, хөрмәтле укытучылар!

   Бүген без сезнең белән татар поэзиясе классигы Х.Туфанның 110 еллыгын билгеләп үтәргә дип җыелдык. Аның  тормыш юлы, кыскача иҗаты белән танышырбыз.

2А.б.                Х.Туфан 1900 елның 9/XII. Татарстанның Аксубай районы Иске                            Кармәт авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә сигезенче бала булып дөньяга килә. Аның һәм авылдашларының  борынгы бабалары, алпавытлардан качып, урман арасына килеп утырган булалар. Шулай итеп, авыл барлыкка килгән. Ләкин алпавыт аларны эзләп тапкан, җәзалаткан, суктырган. Шуңа да карамастан, качаклар яңа урында төпләнеп калганнар. Алар патша тарафыннан да бик кыерсытылганнар. Аларны көчләп чукындырганнар, ләкин яшерен төстә үзләренең диннәрен саклаганнар.                                                                                                       1А.б.                 Исемнәре дә ике катлы (чиркәүчә-мөселманча). Өйләнешкәч, никахлашыр өчен чиркәүгә бармасалар, балалары әтисез дип саналган, фамилияләре әнисе исеме белән кушылган. Мәсәлән, Бибисарин, Зәйнәбин. 1905нчы елгы революцягә кадәр Хәсән һәм аның туганнарының да фамилиясе әнисе исеме буенча Гөлзизин дип йөртелә. Шагыйрь булып, әсәрләрен бастыра башлагач кына, Хәсән, бабасы Фәхретдиннең кушаматы “Дуфан”ны үзгәртеп Туфан фамилиясен ала.

 2А.б.                Әтисе Фәхрулла эшкә гаять уңган була: иген игә, пыяла куя, рамнар ясый, сәгатьләр төзәтә. Бу эшне ул өйдән өйгә, авылдан авылга йөреп башкара. Үзе белән малаен ала. Кечкенә Хәсән дөнья күреп, табышмак, мәкаль, җыр, бәет отып кайта. Әтисенең азмы-күпме белеме дә бар. Үз вакытында, берничә кеше берләшеп, авылларында яшерен мәктәп ача. Бу эшне урядниклар сизеп ала һәм мәктәпне ябалар. Бераздан, ишеккә сакчы куеп, укытуны дәвам итәләр.

1А.б.        Күрәсең, яьшләрне белемле итүгә омтылу элек тә көчле булган.

2А.б.                  Әйе, белемле кеше беркайчан да югалмый.

1А.б.        Әтисеннән Хәсән кызыксынучанлык, хезмәт ярату сыйфатларын алса, әнисе аны гөлләрне, чәчәкләрне сөяргә, йолдызлар телен аңларга өйрәткән.

2А.б.              Х.Туфанның әнисе турында гаять җылы истәлекләре саклана.

1А.б.“Дөньяның, табигатьнең матурлыгын күрергә әнисе өйрәткән аны. Үтә дә нечкә күңелле, хискә бай кеше булгандыр ул – кечкенә Хәсәнне кулыннан тотып, ишек алдына яки бәрәңге бакчасына алып чыгып , дөнья күрсәтеп йөргән.

(Күренеш: Хәсәннең яшь чагы , әнисе белән кулга-кул тотынышып чыгалар, табигатьне күзәтәләр.)

-Улым, күрәсеңме, кыр казлары тезелешеп җылы якларга очалар?

-Әнием, ә алар нәрсә дип кычкыралар соң?

-Алар туган яклары белән саубуллашалар.

-Ә үләннәр сөйләшә алалармы?

-Табигатьтә бар нәрсәнең дә җаны бар, үсемлекләр, җилләр, йолдызлар да бер-берсе белән сөйләшә.

-Ә алар ничек сөйләшәләр соң, аларның бит телләре юк ?

-Сөйләшәләр, балакаем, үләннәр кыштырдыйлар, җилләр чыжлыйлар?

-Ә йолдызлар?

-Ә йолдызлар бер-берсенә күз кысышып аңлашалар?

(Бала белән ана китәләр, 1укучы Х.Туфанның әнисенә багышланган шигырен укый.)

2А.б.           1906 елдан соң Кармәттә дә мәктәп салына. Хәсән мәктәпкә йөри,           белем туплый. Х.Туфан лирикасының чишмә башы да шул Кармәт авылында. Самими, эчкерсез һәм бай фантазияле халык иҗаты, аның беренче поэтик дәреслеге дә, беренче иҗат мәктәбе дә шунда булган.

         1А.б.             1914 елда Туфан Уралга- абыйлары янына шахтага эшкә китә.       Шахтёр булып җир астына төшә, эшче булып заводларында чыныга. Тормыш университетларын ул шунда үтә.

           (Шахта көе яңгырый- баянда)

   2А.б.         Абыйлары Хәсәнне бик тә укытасылары килә. Аны Уфага “Галия” мәдрәсәсенә җибәрәләр. Имтиханнарны яхшы билгеләренә генә тапшырып, Хәсән алты еллык мәдрәсәнең I классына кабул ителә. Монда ул үзен бөтенләй яңа дөньяга килеп кергәндәй хис итә. Татар, башкорт, төрек егетләре белән дуслаша. Анда ул Г.Ибраһимов  дәресләрен тыңлый. Кышкы ялга китәр алдыннан Г.Ибраһимов шәкертләргә эш бирә. “Үзегез яраткан темага хикәя язып килегез”,-ди. Хәсән авылларында булган, үзе күреп тетрәнгән бер вакыйга турында яза.

  1А.б.             Г.Ибраһимов хикәяләрне тикшереп чыга һәм иң югары бәяне Хәсән хикәясенә бирә һәм болай ди:, Сез язуга сәләтле күренәсез. Үзегезне иҗат эшенә әзерләгез, күп укыгыз, әдәбиятны игътибар белән өйрәнегез. Олы әдипнең сүзләре егетне канатландырып җибәрә.

Күңелендәге хисләрен шигырь аша әйтергә теләү тойгысы аны Казанга тарта. 1924 елны ул Казанга килә.

(Җыр ”Казанның  кичләре” –зал кушылып җырлый. )

 2А.б.            Ә иҗат эшенә Х.Туфан 1924 елда гына керешеп китә. Укытучылык эше белән дә кызыксына. Көнчыгыш педагогия институтында белем ала.

  1926-27 елларда Туфан танылган шагыйрь булып җитешә. 30 нчы еллар башында аның иҗатында яңа авазлар, төсмерләр күренә башлый. Бу – аның “Ак каен” шигырендә бигрәк тә ачык күренә.

                                                   ( “Ак каен”шигыре  укыла)

 1А.б.                      Бу елларда шәхес культы көчәеп китә. Ялган ялалар ягып, иң      яхшы акыл ияләрен кулга алулар башлана.

  Х.Туфанны 1940 нчы елның 18 октябрендә кулга алалар. Аны Черек күл бинасының 58 нче камерасына ябалар. Өендә дә тентү уздыралар, квартираның астын өскә китерәләр, бөтен кәгазьләрен капчыкларга төяп алып китәләр. Шагыйрьнең гомер буе җыйган китапханәсе юкка чыга. Сорау алулар башлана. Тикшерүче аның нәрсәдә гаепләүләрен әйтә. Ул чит ил разветкалары белән элемтәгә кереп, Совет властен таркатырга теләгән икән, янәсе ( 1919 елда Ерак Көнчыгышта булуы истә тотыла).

2А.б.                       Бу елларда Х. Туфанның гаиләсе дә тынычлык күрми. Тормыш иптәше Луиза ханым “халык дошманы хатыны” дип эштән куыла. Ике кечкенә бала белән бернинди ярдәмсез, эшсез, ач кала. Шушы авырлыклардан улы үлә. Ләкин ул өметен өзми иренә өметле хатлар яза, улларының үлгәнен дә хәбәр итми. Ул чәч толымнарын кисеп сата, кан бирә. Үзләренең яшәү шартлары искиткеч авыр булуга карамастан, акчасын иренә җибәрә, посылкалар сала. Бу хакта язучы сөргеннән кайткач кына белә. Шагыйрьнең сөекле хатынына багышлап язган шигыре безнең яраткан җырыбызга  әйләнде.  

                             (Җыр “Әйткән идең” Ә. Бакиров көе.)

1А.б.                    Олы җанлы Л.Сәлиәскәрова Туфанның кайтырына бер ел калгач, вафат була.  

   (Шигырь “Кайсыгызның кулы җылы?”)

 2А.б.                              1953 елда Сталин вафат булгач аның хаталары турында сүзләр йөри башлый. Сөргендәге кешеләр берәм-берәм кайта башлыйлар. 1956 елның 19 мартында Х. Туфан да тулы реабилитация ала, аның бер дә гаебе булмавы таныла. 21 июнь көнендә аңа тиешле документларны бирәләр, һәм ул туган якларына кайтып китә.        

                                 (Х.Туфанның үз укуында “Агыла да болыт агыла”)                             

1А.б.                 Туфан шигырьләрендә олы талантны һәм киеренке иҗади хезмәтнең бер-берсенә тыгыз үрелүен сиземләргә мөмкин.  Шигъри көче укучыны үзенә җәлеп итә, буйсындыра, гашыйк итә. Алар – фәлсәфи эчтәлекле, бай хисле, кеше җанына сизгер шигырьләр. Туфан хис һәм акыл  көче бергә  кушылган шигырь үрнәкләре бирде. Олы җанлы шагыйрь  үзеннән соң зур шигъри мирас калдырды. Аның шигырьләренә җылылык, ихласлык хас. Алардагы самими юлларны укыгач, күңелгә яктылык, нур үтеп кергәндәй була. Җырдай агышлы шигыръләр ләззәт белән укыла.

2А.б.        Х.Туфан 1981 нче елга кадәр яши , 10 июньдә вафат була, ләкин аның шигырьләре безнең күңелләрдә әле бүген дә җыр булып агыла.   

(Җыр агыла да болыт агыла)

                           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Экологик кичә "Табигать язмышы- безнең язмыш"

1укучы.Табигать ул – тиңсез хәзинә,Шаулы урман, челтер чишмә дә.Яшел болын да ул, зәңгәр күк тә,Сакла аны, аңа син тимә! Табигать ул – тиңсез хәзинә,Авылның ул  хәтфә урамы.Йомшак җилн...

Экологик кичэ "Табигать язмышы-безнен язмыш"

Разработка мероприятия на экологическую тему...

Тел язмышы- милләт язмышы

Тел язмышына кагылган проблемалар...

Табигать язмышы - безнең язмыш ул.

Разработка материала внеурочной деятельности....

Гыйбрәтле сүзләр Р Фэхретдин

Гыйбрәтле сүзләр  Р Фэхретдин...

"Р.Фәхреддиннең гыйбрәтле сүзләрендә һәм нәсыйхәтләрендә әхлак тәрбиясе мәсьәләсе"

Бүгенге көндә дә әһәмиятен югалтмаган классик үрнәктәге бу хезмәтләрнең һәр сүзе әхлагыбыз нигезенә ятарга тиеш. Һәр татар кешесе моны канун итеп кабул итсен иде.Ә без, татар мөгаллимнәре, бу өлкәдә а...

Туфан Миңнуллин иҗатында кеше язмышы-ил язмышы

Бүгенге дәрестә без Туфан Миңнуллин һәм аның иҗаты буенча белемнәребезне гомумиләштерербез.”Әлдермештән Әлмәндәр” комедиясе буенча Әлмәндәр образы өстендә эшләрбез.Туфан Миңнуллин - ...