Тел язмышы- милләт язмышы
статья по теме

Тел язмышына кагылган проблемалар

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tel_yazmyshy-millt_yazmyshy.doc34 КБ

Предварительный просмотр:

Тел язмышы – милләт язмышы

Гарипова Рузилә Сәлихҗан кызы,

Әлмәт шәһәре,

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

  “2нче  урта гомуми белем бирүче мәктәбе”нең

татар теле һәм әдәбияты  укытучысы.

        Тел кешеләргә үзара аңлашырга мөмкинлек бирә һәм кеше эшчәнлегенең барлык тармакларында бергәләп эшләүне тәэмин итә. Тел милли мәдәниятебезнең нигезен тәшкил итә.

        Телне саклап үстерү – дәүләт күләмендәге, бөтен дөнья масштабындагы мөһим сәяси эш. Чөнки һәрбер тел ул – аз санлы кешеләрнеке булса да, күп санлы милләтнеке булса да – халык иҗат иткән чиксез кыйммәтле хәзинә. Тел яшәсә, халык та яши, тел бетсә, халык та бетә.

        Татар халкын прогресска илтү, телен үстерү, мәдәниятен алга җибәрү өчен иң әһәмиятле шарт – халыкта, барыннан да  бигрәк балаларда, яшьләрдә милли горурлык, патриотлык хисләре булдыру.

        Татар телен саклап үстерү, аны кулланучыларның санын арттыру өчен әһәмиятле шартларның тагын берсе – татар телен өйрәтү, укыту системасын камилләштерү, яхшырту.

        Бездә татар телен укытудагы проблемалар аз түгел әле. Бу бигрәк тә туган телләрен начар белгән яки бөтенләй белмәгән балаларны өйрәтүгә карый. Рус мәктәпләрендә һәм рус классларында укыган балаларның ата- аналарыннан татар телен өйрәтәгү зарлануларын еш итетергә туры килә. Шундый мәктәпләрдә һәм сыйныфларда унбер ел буе туган тел дәресләренә йөргән укучыларның татар телен белү дәрәҗәсе дә канәгатьләнерлек түгел. Гаҗәп хәл:балалар инглиз телен татар теленә караганда тизрәк һәм яхшырак үзләштерәләр.

        Шәһәр мәктәпләрендә укучыларныңтатар телен җитәрлек белмәүләрнең һәм еш кына бу телне өйрәнүгә тиешле җитди караш, игътибар булмауның төрле сәбәпләре бар.

        Беренчесе – югарыда әйтеп киткән патриотлык рухы, милли горурлык хисе җитмәү.

        Икенчесе – укытуның тиешле дәрәҗәдә булмавы. Безнең күп кенә рус мәктәпләрендә укучы татар балалары рус милләтеннән, яисә башка милләт балалары белән бер рәттән  рус төркемнәрендә утыруны кулай күрәләр. Әти-әниләр үз телен өйрәнүнең җиңел юлларын эзлиләр. Үзем укыткан татар төркемнәрендә укучы татар балаларының әти-әниләре белән аралашырга туры килә. Бер сорау күңелне һәрвакыт борчый: ни өчен татар милләтендәге җиңел аралашучы  ата-аналар, әби-бабайлар балалары белән рус телендә сөйләшәләр. Бер сөйләшү хәзер дә колагымда яңгырый: “Улым, учителең сине не учится дип говорит”. Мин бу бабайга: “Сез ни өчен анарга русча кисәтү ясыйсыз, ул бит татарча аңлый, сөйләшергә генә авырсына”, дигәч, “Сез миңа дөрес кисәтү ясадыгыз, без үзебез гаепле”, дип китеп барды. Ни өчен ата-аналар җиңеллек ягында? Ике дәүләт теле булгач, ни өчен татарларны рус телендә укытуны җиңеләйтү юлын эзләмиләр? Без дә вакытында   татар мәктәпләрендә укыдык, тик әти-әниләребез рус теленә дә, инглиз теленә каршы булмадылар, өч телне дә тигез өйрәндек.

        Хәзер татарлар, нигездә, ике телле. Аларның күбесе элек-электән, туган телләре белән бергә, рус телен дә шактый яхшы белгән һәм шул телдә дә иркен аралашкан. Хәзер рус теленең кулланылышы тагын да арта  бара.

        Туган телләре белән бергә, рус теленә дә ия булу татарларга уңышлы яшәу өчен, бер яктан, тиешле шартлар тудырса, икенче яктан, бу ике телдән дә дөрес файдалану зарурлыгы белән бәйләнешле җаваплылык та өсти.

         Саф тел, дөрес, культуралы сөйләм ул - гомуми культуралылыкның аерылгысыз өлеше. Шуңа күрә сөйләм дөреслеге өчен көрәш - туган телен яраткан, уз теленең сафлыгы сагында торган һәp кешенең изге бурычы. Һәм бу бурычны барлык татар теле һәм әдәбияты укытучылары үз көләреннән килгән кадәр тормышка ашыралар.

        Бүгенге көндә мәктәпләрдә мөмкинлекләргә ия булган интерактив такталар белән  җиһазландырылган компьютер сыйныфлары бар. Яхшы әсбаплар булу гына аз, аларны тулаем куллану өчен, татар теле буенча, уңышлы методик кулланмалар аз. Без бу өлкәдә булган яңалыклар белән танышып, аларны үз эшебездә кулланырга тырышабыз. Яңа темаларны аңлатканда тиз генә презентация ясау, теманы ни дәрәҗәдә үзләштерү тикшерүгә төрле типтагы тестлар әзерләү, интернеттан кирәкле мәгълүмат табу җайлы.  Әмма һәрбер дәресне дә информацион технологияләр кулланып үткәреп булмый, мондый дәрескә әзерлек укытучыдан күп вакыт та таләп итә.

         “Укытучының тере сүзен бернинди компьютер да алыштыра алмый” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бу сүзләр белән килешәм. Туган тел дәресләрен укучыларны мониторга каратып кына үткәреп булмый. Чөнки дәреснең төрле этапларында  урынлы, уйланылып  кулланылган компьютер белән эш  укучының укытучы һәм сыйныфташлары белән аралашуы һәм башка күп төрле эшләр белән үрелеп барырга тиеш. Укытучылар җилкәсенә төшкән бу бурычны тормышка ашыруда ата- аналар тарафыннан да теләктәшлек булса иде. Бары шул очракта гына без үз телебезгә хөрмәт тәрбияли алачакбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Экологик кичә "Табигать язмышы- безнең язмыш"

1укучы.Табигать ул – тиңсез хәзинә,Шаулы урман, челтер чишмә дә.Яшел болын да ул, зәңгәр күк тә,Сакла аны, аңа син тимә! Табигать ул – тиңсез хәзинә,Авылның ул  хәтфә урамы.Йомшак җилн...

Экологик кичэ "Табигать язмышы-безнен язмыш"

Разработка мероприятия на экологическую тему...

Табигать язмышы - безнең язмыш ул.

Разработка материала внеурочной деятельности....

Гамил Афзал иҗатында милләт язмышы

Фәнни эшемнең максаты: Гамил Афзал шигырьләре белән танышып чыгу, милли кыйммәтләрнең ,халык язмышының ничек яктыртылуын билгеләү....

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ИҖАТЫНДА МИЛЛӘТ ЯЗМЫШЫ

Тукай дигәндә – татар халкы күздә тотылса, татарлар дип әйтүгә – Габдулла Тукай дигән исем күңелгә килә. Тукай шагыйрь генә түгел, бәлки халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да. Чөнки ул, чын...

Гамил Афзал иҗатында милли мәсьәлә һәм халык язмышы

Гамил Афзал иҗатын өйрәнү, милли мәсьәләне ачыклап күрсәтү....

Туфан Миңнуллин иҗатында милләт язмышы

Туфан Миңнуллин иҗатында милләт язмышы...