Ф. Әмирханның "Хәят" әсәрендә хатын-кыз язмышы.
презентация к уроку

Агъзамова Алисә Хәбир кызы

Ф.Әмирханның “Хәят” әсәрендәге хатын-кыз язмышы. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Фән – яшьләрнеке

Тикшеренү эше

Эшнең темасы

Ф.Әмирханның “Хәят” әсәрендәге хатын-кыз язмышы.                                                           

                                               

ЭЧТӘЛЕК.

  1. Кереш.

Милләт язмышы - әдәбиятта күптән чагылыш тапкан тема....................3

  1. Төп өлеш.

Фатих Әмирханның “Хәят” әсәрендә хатын-кыз язмышы.........................4

  1. Йомгаклау.

Һәр  кеше үзенең ана телен, гореф-гадәтләрен, тарихын белергә тиеш. .........5

IV Кулланылган әдәбият исемлеге............................................................6

Кереш.

Ф.Әмирхан... 20 йөз башы татар әдәбиятында төрле юнәлеш-

                             ләрдәге эзләнүләр алып барган, бер-берсенә охшамаган, лә-

                             кин әдәби иҗат таҗында бриллиант булырлык әсәрләр язган

                             әдип, чибәр һәм зыялы, акыллы һәм талант иясе – шәхес, го-

                             мерен милләткә багышлаган кеше...

                                                 Заһидуллина Д.Ф., филология фәннәре докторы

Хатын-кызның яшәешебездәге вазифасы мәсьәләсе һәрдаим актуаль. Бу турыда төрле фикерләр бар. Хатын-кыз мәсьәләсе бүгенге тормышта, милли проблема кебек үк, иң үткеннәрнең берсе булып тора. «Ни өчен үткен?” дигәнгә җавап мондый булыр: кешене физик яктан да, рухи яктан да хатын-кыз тудыра һәм үстерә! Табигать һәм кешелек җәмгыяте тарафыннан хатын-кызга әнә шундый иң бөек миссия йөкләнгән!

Милләт, хатын-кыз образы- әдәбиятта күптән чагылыш тапкан тема. Татар әдәбиятында милли проблемалар белән сугарылган әсәрләр күп.  Бигрәк тә, XX йөз башы ил тарихында тирән тетрәнүләр, ачы югалтулар, милли үзаңның көчәюе белән сыйфатлана. Бу чорда сизелерлек урынны милләт горурлыгы булган әдәбият ала. Бигрәк тә, Г. Тукай, Г. Исхакый, Ш. Камал, Ф. Әмирхан, М. Гафури, Н. Думави, С. Рәмиев  кебек шәхесләрне атап әйтәсем килә.

Татар әдәбиятының мактанычы һәм горурлыгы булган каләм ияләре арасында Фатих Әмирхан лаеклы урын тота. Ул талантлы прозаик һәм драматург, үткен телле сатирик һәм юмор остасы,  әдәби тәнкыйтьче һәм ялкынлы публицист булып таныла.Ф.Әмирхан, шәкерт чагында ук, үзен милләткә, халыкка хезмәт итү эшенә багышларга карар итә. Ул татарлар тормышындагы урта гасырчылык калдыкларын фаш итүгә зур игътибар бирә, аның иҗатында хатын-кыз язмышы темасы зур урын тота.

Әлбәттә, Ф.Әмирхан иҗаты белгечләр тарафыннын төрле яклап өйрәнелгән. Ләкин күпме генә хезмәтләр булса да, бу инде аның иҗаты турында бүтән язар нәрсә калмаган икән дигән сүз түгел әле. Бөек әдип иҗатын һәркем үзенчә күз алдына китерә, үзенчә аңлый һәм бәя бирә. Ф.Әмирхан  әсәрләрендә күтәрелгән темалар, фикерләр хәзерге заман кешесе өчен дә кызыклы, образлары  хәзерге көн укучысы өчен дә якын.

Бу иҗади эшемдә мин “Хәят” әсәренә тукталып  китәм.  Теманың   актуальлеге: әдипнең “Хәят” әсәрендәге вакыйгаларның  бүгенге көндә дә чагылыш табуы, аның дәвамлы булуы.

1909—1911 елларда Ф. Әмирхан татар әдәбиятының энҗе-таҗыннан булган «Хәят» повестен яза. Әсәр берничә кисәктән торырга тиеш була. Автор аның беренче кисәген 1911 елда тәмамлый һәм бастырып чыгара. Икенче кисәгенең дә төгәлләнү алдында торганы билгеле, ләкин ул язма дөнья күрми, вакыйганың ни белән тәмамлануы да билгеле түгел.

Төп өлеш.

  Хәят образы татар әдәбиятында гел игътибар үзәгендә булып килә. Хәзер инде Ф. Әмирхан дөньяда юк. Заманында аңа бу мәсьәләдә матбугат аша сорау бирелмәгән. Үзара сөйләшүләр булгандыр, ләкин алар, кызганычка каршы, язылып калынмаган. Әмма Хәят — Ф. Әмирханның эстетик идеалы. Татар кызын әнә шундый итеп — үз милли телен, гореф-гадәтләрен, ата-анасын ихтирам итү белән бергә, рус культурасын, Европа культурасын да үзенең холкына сеңдергән бөтен бер шәхес итеп күрәсе килгән аның.
Хәят – 16 яшьлек, озын куе чәчле, зифа буйлы, озын керфекле, кара күзле, алсу-ак йөзле. Хәят - чибәр кыз, әмма бу гади чибәрлек кенә түгел, таңга калдыра торган матурлык. Язучы шул гүзәллекне укучыга җиткерү өчен сурәтләү чараларын куллана: кызның кара күзләре “могҗизалы якутлар”ны хәтерләтә. Алардан ниндидер гаҗәеп нур бөркелә. Шул нур аның бөтен гәүдәсен балкытып тора. Чәче гади чәч кенә түгел, “ефәк көлтәсе”. Ал күлмәген кигәч, ул “ал фәрештә шикелле була”. Хәятның чибәрлеге курчак матурлыгы кебек салкын, тышкы матурлык кына түгел. Кызның эчке матурлыгы тышкы матурлыгына кушыла. Гаят саф ул, искиткеч сизгер, тупаслыкны аз гына да кичерә алмый. Кирәк икән, кыю һәм батыр була. Горурлык та бар аңарда. Хәятка рус егетләре белән аралашу рөхсәт ителә, аны театрга йөрүдән, хәтта декольте күлмәкләр киюдән дә тыймыйлар, ягни башкалардан аермалы буларак ул беркадәр иркенлектә үсә.

 - Ә кайдан килгән соң Хәятка мондый иркенлек?

 Хәятның атасы Борһан абзый рус сәүдәгәрләре белән эш йөрткәнгә һәм йорты “рус урамында” булганга күрә, Хәят рус балалары белән уйнап үскән.

 Лизаның әтисе - хәрби кеше. Борһан абзый исә, сәүдәгәр буларак, армия өчен кайбер әйберләр җитештереп бирә, ике гаилә аралаша башлый.

 Хәят 5-6 ай русча укый, ягъни татар кызларының бик күпләренә эләкми торган шартларга куела. Аның бәхет турында хыялы артык зур түгел: әхлаклы, зыялы һәм төскә ярыйсы берәр егетне сөеп, кияүгә чыгу.

 Хәят ике төрле яшәү рәвеше эчендә үсә. Әнә шул ике төрле яшәү рәвешенең икесенең дә тәэсирен тоеп үскән ул. Күңеле, йөрәге белән ул беренчесенә тартыла, акылы исә аны икенчесенә бәйләп куйган. Театр, концерт, кичәләр аңа йоклар алдыннан икешәр сәгать төрле догалар укып ятуга комачауламый.

 Хәятның күңелендә ике тойгы бәрелешә. Ул рус дөньясы белән үзе арасында упкын ятканын, язмышының мөселман дөньясы белән аерылгысыз икәнен аңлый башлый. Хәзер инде, “кяфер” булганы өчен, Михаилны үзенең йөрәгеннән йолкып атарга мәҗбүр була.

 Табигате белән хыялыйрак кеше Хәят йөрәге һәм фикере белән рус тормышын якын итә. Әмма аңа ул тормыш көчләре буенча яшәү тыелган.

 Хәятның хыялга бирелүе татар хатын кызларының җәмгыятьтәге хәленә, аларның хокуксызлыгына да бәйләнгән.

 Булачак кияве Салихны хыялыннан матур кыяфәтле итеп үткәргәч, Хәят мендәренә каплана да “илаһи, мәхәббәт бир!” дип куя.

 Бер генә чара кала: әнә шундый дөньяда, шундый тормышта хыял көче белән генә булса да яшәп карау. Ләкин моңа карап без “Хәят” повестен романтизм кысасына гына кертеп куя алмыйбыз. Чөнки Хәят иҗтимагый мөнәсәбәтләрдән бәйсез итеп күрсәтелми. Аның караш һәм характеры нәкъ менә үз мохите – феодаль-буржуаз тәртипләр йогынтысында формалашкан. Икенче төрле әйткәндә, реализмның төп таләбе – кешене иҗтимагый тирәлек белән бәйләнештә, шул тирәлек җимеше итеп тасвирлау таләбе әсәрдә тормышка ашырылган. “Хәят” повестендагы реализм җирдән чак кына югары күтәрелгән, ләкин аннан аерылып китмәгән реализм ул.

Әсәрне укып чыкканнан соң, без анда катнашмаган, ләкин һәрвакыт алгы планда торган бер образ күрәбез. Бу — бер көч. Әлеге  көчнең законы буенча, татар кызларына рус егетләре белән танышырга ярый, ә аларга кияүгә чыгарга ярамый, һәм киресенчә, татар кызлары мөселман егетләренә кияүгә чыгарга тиешләр, ләкин ул егетләр белән танышу тыела. Әмма бу егетләрне иң элек ата белән ана иләктән үткәрергә тиеш. Кем баласы ул, байлыгы, дәрәҗәсе нинди? Кызны ата-ана үзе сайлаган, байлыгы белән тиң кешегә бирәчәк. Буржуаз гаиләнең нигез кагыйдәләре шуны таләп итә. Хәятның сөйгән егете Михаилга кияүгә чыга алмавына да, таныш булмаган әллә нинди татар баена чыгарга тиеш булуына да, барысына да шул көч гаепле.  Бу тәэсир аны сөйгән егетеннән аерылып, таныш түгел кешегә кияүгә чыгарга мәҗбүр итә. Гыймадовларның гаилә тормышы да абыстай сабагын ныгыта килгән. Биредә «һәр кеше, үз теләге вә үз тойгыларына буйсынудан бигрәк, борынгыдан эшләнеп килгән кагыйдәләргә буйсынырга вә шулар билгеләп куйган юлдан чыкмый барырга тиеш».
Шулай итеп, Хәят ике дөнья, ике тормыш тәэсирендә үсә: берсе — «мөселман» тормышы, икенчесе «рус» тормышы. Йөрәге белән ул соңгысына тартылса, акылы беренчесенә чылбырлап куйган. Хәзергә әле ул ике тормыш эчендә дә яши ала.

Йомгаклау.

Минемчә, һәр кеше үзенең ана телен, гореф-гадәтләрен, тарихын белергә тиеш. Фатих Әмирханның “Хәят” әсәрендә күрсәткәнчә, һәр яңа чор  милләт алдына яңа бурычлар куйган, аны төрлечә сынаган. Ул сынмаган, сыгылмаган, үзен саклап калган.  Милләтебез алдында  бүген дә каршылыклар күп.   Дин һәм милләт язмышы, яшь буынның үз-үзләрен тотышы - бүгенге көндә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Татар милләтенең киләчәге бармы? Телебез югалмасмы? Бу мәсьәләләр һәркайсыбызны борчый.

       Безнең Татарстан җирендә дә бик күп төрле милләт вәкилләре яши. Төрле дин, төрле милләт булган җирдә, әлбәттә инде катнаш гаиләләр дә күп корыла. Кемгә өйләнәсең, кемгә кияүгә чыгасың килсә, рәхим ит ─ ирек. Статистикага ышансак, һәр елны 40% тан артык катнаш гаилә корыла икән. Мине яшь булуыма карамастан бүгенге катнаш гаилә проблемалары куркыта. Димәк, күпме кеше гаилә корыр алдыннан сайлау юлына баса. Ләкин һәр кешегә дә туры килгән төгәл җавап юк. Һәркем булдыра алганча бу проблеманы үзе чишәргә тырыша. Чишә алмаганнары тормыш арбасыннан төшеп кала, балаларына, әти-әниләренә ─ якыннарының йөрәгенә тирән җәрәхәт сала.

Минем уйлавымча, бүгенге татар яшьләренә Хәяткә бирелгән тәрбия җитешми: ул Михаилны яратса да, үз милләтендәге кешегә кияүгә чыга. Катнаш  гаилә, ни гаҗәптер, телне, милләтне бетерүгә дә үзеннән зур өлеш кертә. Рус белән татар өйләнешкән вакытта, татар үз телендә сөйләшми, рустан башка икенче милләт белән кавышкан вакытта ике милләт теле дә читкә этәрелә, гаиләдә уртак тел булып рус теле кала. Бу да уңай күренеш түгел.

Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге 12 нче кызлар гимназиясендә күренекле драматург, депутат Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган I республика конференциясе узган. Әлеге конференциядә меңгә якын татар баласы катнашкан. Тукай районы Кнәз урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Федорова Олеся Олег кызы юллаган бер карашка гади генә язылган шигырьдә милләтебезнең зур фаҗигасе сурәтләнә:

Әнием минем татар,

Әтием минем урыс.

Әни әйтә татарны ярат,

Әти әйтә урысны ярат.

Утырам шулай аптырап,

Ай белән тәрегә карап.

Китәләр чәчемнән сыйпап,

Һич булмый гына сайлап.

     Фатих Әмирхан татар халкының язмышы өчен, киләчәк буын өчен борчылган, аны кайгырткан. Ул күтәргән проблемалар бүген дә актуаль. Без ─ татарлар. Безнең туган телебез гасырлардан гасырларга, буыннардан-буыннарга тапшырылып камилләшкән газиз тел. Шушы телебезне киләчәк буыннарга да тапшыру, гореф-гадәтләребезне сеңдерү ─ милләтебезне саклауның зур бер шарты. Татар милләтенең өмете безгә ─ киләчәк яшь буынга төбәлгән.  Милләтсез халык та, тел дә булмый, диләр. Сезгә: ”Син кем?”— диеп сорау биргәндә, күкрәкләрне киереп, көр тавыш белән: ”Мин — татармын!”— дия белергә кирәк. Әйдәгез милләтебез киләчәктә дә яшәсен, үссен, чәчәк атсын өчен булдыра алганны барысын да эшләргә тырышыйк.

Кулланылган     әдәбият.

  1. Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр. /Ф.Әмирхан – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2002.
  2. Әмирхан Ф.З. Әсәрләр. /Төз. Д.Ф.Заһидуллина, Т.Ш.Гыйлаҗев, Ә.М.Закирҗанов.  —Казан: Мәгариф, 2002. 3—29б.
  3. Интернет челтәре, “Ак калфак”  татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы порталы.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Тема: Ф. Әмирханның “Хәят” әсәрендәге хатын-кыз язмышы.

Слайд 2

КЕШЕНЕ ФИЗИК ҺӘМ РУХИ ЯКТАН ТУДЫРА ҮСТЕРӘ

Слайд 3

хәзерге заман кешесе өчен дә кызыклы образлары хәзерге көн укучысы өчен дә якын Ф.Әмирхан ТЕМАЛАР ФИКЕРЛӘР

Слайд 4

Ә дипнең “ Хәят ” әсәрендәге вакыйгаларның бүгенге көндә дә чагылыш табуы , аның дәвамлы булуы актуаль .

Слайд 5

Хәят — Ф.Әмирханның эстетик идеалы Үз милли телен, гореф-гадәтләрен, ата-анасын ихтирам итүче Рус культурасын, Европа культурасын да үзенең холкына сеңдергән бөтен бер шәхес

Слайд 6

Татар кызларына рус егетләре белән танышырга ярый аларга кияүгә чыгарга ярамый Татар кызлары мөселман егетләренә кияүгә чыгарга тиешләр ләкин ул егетләр белән танышу тыела КӨЧ

Слайд 7

Һәркем булдыра алганча бу проблеманы үзе чишәргә тырыша 40 % Татар + рус = рус теле Татар + башка милләт = рус теле САЙЛАУ ЮЛЫ САЙЛАУ ЮЛЫ КАТНАШ НИКАХ

Слайд 8

Әнием минем татар, Әтием минем урыс . Әни әйтә татарны ярат , Әти әйтә урысны ярат . Утырам шулай аптырап , Ай белән тәрегә карап . Китәләр чәчемнән сыйпап , Һич булмый гына сайлап .

Слайд 9

Татар милләтенең өмете безгә ─ киләчәк яшь буынга төбәлгән!

Слайд 10

ИГЪТИБАРЫГЫЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әмирхан Еники әсәрләрендә эчке монолог

       Перо А.Еники удивительно тонко и чутко      чувствовало и понимало красотучеловеческой  души и изображало ее с совершенством непос...

Әмирхан Еники әсәрләрендә мәхәббәт бирелеше

Максат: 1. Ә. Еники әсәрләрендә мәхәббәт төрләрен билгеләү (ана һәм бала, туган җир, яшь йөрәкләр арасындагы мәхәббәт хисләре), образларның характер сыйфатларын ач...

“Ф.Әмирханның “Хәят” әсәрендә модель бирелеше” дигән темага дәрес планы

: Укучыларны Ф.Әмирханның “Хәят” әсәрен фәнни-теоретикяктан аңларга, әдәби детальләр аша әсәрнең моделен  төзергә һәмәсәрне схема аша күзалдына китерергә өйрәтү,  образларны танып-белү, фике...

Әмирхан Еники әсәрләрендә мәхәббәт темасы.

Әмирхан Еники әсәрләрендә мәхәббәт темасы....

Ф.Әмирханның "Хәят" повестенда хатын-кыз язмышы

10 сыйныфта Сингапур алымнарын кулланып үткәргән әдәбият дәресе...

Фәнни эш.Р.Фәхреддин иҗатында хатын-кыз язмышы

Фәнни эш.Р.Фәхреддин иҗатында хатын-кыз язмышы...

Ачык дәрес: «Әмирхан Еники хикәяләрендә сугыш һәм кеше темасының бирелеше»

Бу дәрестә Әмирхан Еники хикәяләрендә сугыш һәм кеше темасының бирелеше...