Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандартына чагыштырма анализ (күзәтү)
учебно-методический материал по теме

Лутфуллина Гульнира Талгатовна

Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандартына чагыштырма анализ (күзәтү)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon analiz_fgos.doc154.5 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮНЕҢ ДӘҮЛӘТ СТАНДАРТЫна чагыштырма анализ (күзәтү)

1 буын стандарты

2 буын стандарты

Татар теленнән гомуми белем бирү (5-9 сыйныфлар) баскычында белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы

Гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәбенең 5-9 нчы сыйныфларында  ана теленнән белем бирүнең  максатлары:

Татар теленнән гомуми төп белем бирүнең максатлары:

•укучыларның башлангыч мәктәптә татар теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү;

•укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;

•телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү;

•татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белүгә өйрәтү;

•телнең милли мәдәниятнең чагылышы булуын, тел һәм тарих бердәмлеген аңлату; татар теленең милли-мәдәни үзенчәлегенә төшендерү; татар һәм башка халыкларның рухи мирасына ихтирам тәрбияләү.

Икенче баскычта татар теленең төп эчтәлеге өйрәнелә, укучыларга татар теле буенча системалы фәнни яктан ныклы белем бирелә, уку эшчәнлегенең төп төрләре формалаша һәм үстерелә. Тәкъдим ителә торган материал татар теле тармакларының төп нигезен тәшкил итә. Белем бирүнең максатларын һәм үзенчәлекләрен истә тотып, программалар һәм дәреслекләр төзегәндә, материал күләме үзгәрергә мөмкин1.

1) коммуникатив максат: укучыларны ана телендә иркен сөйләшергә һәм аралашырга, логик эзлекле итеп уйлый белергә, фикерне төгәл, ачык итеп җиткерә белергә  өйрәтү; туган телнең аралашуда, рухи-әхлакый нормалар формалашуда һәм дөньяны танып белүдә төп чара булуын, аның эстетик кыйммәтен аңлату;

2) фәнни максат: татар теленең фонетик, график, орфографик, орфоэпик, лексик, сүз төзелеше һәм ясалышы, грамматик, стилистик нигезләре турында теоретик мәгълүмат бирү;

3) тәрбияви максат: туган телгә ихтирам һәм ярату хисләре тәрбияләү; укучыларда  гуманлылык хисләрен тәрбияләү; әти-әниләргә, инвалидларга, ятим балаларга шәфкатьлелек хисләрен тәрбияләү; матурлыкны күрә, тоя белергә өйрәтү; туган як табигатен яратырга өйрәтү; туган илең белән горурлану, аны саклау; сәламәт яшәүнең бер төре булган спорт белән кызыксындыру һ.б.

Әлеге максатларны тормышка ашыру өчен куелган бурычлар:

●укучыларның башлангыч мәктәптә татар теленең фонетик, график, орфографик, орфоэпик, лексик, сүз ясалыш, грамматик, стилистик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү һәм телне тулы бер система буларак күзаллауны булдыру;

●укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;

●телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү;

● язма һәм сөйләмә тел чараларын дөрес куллана белергә, аларны чагыштыра һәм кирәклесен сайлый, бәяли белергә өйрәтү;

●татар әдәби теле нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белүгә өйрәтү;  

●телнең милли мәдәниятнең чагылышы булуын, тел һәм тарих бердәмлеген аңлату; татар теленең милли-мәдәни үзенчәлегенә төшендерү; татар һәм башка халыкларның рухи мирасына ихтирам тәрбияләү;

●татар халкының этник төркемнәре һәм диалектлары, төрки телләр, татар теле, татар язуы, татар халкының рухи, әхлакый, мәдәни мирасы турында мәгълүмат бирү;

●татар телен иҗтимагый күренеш буларак аңлау, тел нормаларын саклап, тормышның төрле ситуацияләренә бәйле рәвештә тел чараларын дөрес кулланып, аралаша-аңлаша белү;

●тел берәмлекләрен танып, аларны тикшерә, рус теле белән чагыштыра алу һәм аралашуда урынлы куллану күнекмәләрен камилләштерү;

●текст һәм Интернет, электрон уку-укыту ресурслары, башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм шуны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү;

●укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын камилләштерү.

10-11 сыйныфлар 

Татар теленнән гомуми урта (тулы) белем бирүнең максатлары:

•телне тулы бер система буларак күзаллау;

•татар халкының этник төркемнәре һәм диалектлары, төрки телләр, татар теле, татар язуы, татар халкының рухи, әхлакый, мәдәни мирасы турында мәгълүмат бирү;

•татар телен иҗтимагый күренеш буларак аңлау, тел нормаларын саклап, тормышның төрле ситуацияләренә бәйле рәвештә тел чараларын дөрес кулланып, аралаша-аңлаша белү;

•тел берәмлекләрен танып, аларны тикшерә, чагыштыра алу һәм аралашуда урынлы куллану күнекмәләрен камилләштерү;

•текст һәм башка мәгьлүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү;

•укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын камилләштерү.

Өченче баскычта укыту укучыларның татар теленең төп курсыннан алган белмнәргә нигезләнә һәм аларны системалаштыру, гомумиләштерүгә йөз тота. Өлкән сыйныфларда тел иҗтимагый күренеш һәм тамгалар системасы буларак өйрәнелә. Татар теленең үсеш этаплары, төрки һәм европа телләре арасындагы урыны, бүгенге җәмгыятьтә телләрнең үзара мөнәсәбәте, керешүе өйрәнелә. Күрсәтелгән материалны программа һәм дәреслек авторлары, укыту максатларын күздә тотып, киңәйтә һәм тулылындыра ала.

10-11 нче сыйныфлар

ана теленнән белем бирүнең  максатлары:

1) коммуникатив максат: укучыларны ана телендә иркен сөйләшергә һәм аралашырга, логик эзлекле итеп уйлый белергә, фикерне төгәл, ачык итеп җиткерә белергә  өйрәтү; туган телнең аралашуда, рухи-әхлакый нормалар формалашуда һәм дөньяны танып белүдә төп чара булуын, аның эстетик кыйммәтен аңлату;

2) фәнни максат: татар теленең фонетик, график, орфографик, орфоэпик, лексик, сүз төзелеше һәм ясалышы, грамматик, стилистик нигезләре турында фәнни мәгълүматны ныгыту, тел берәмлекләрен танып, аларны тикшерә, чагыштыра алу;

3) тәрбияви максат: укучыларда өлкәннәргә, әти-әниләргә, инвалидларга, ятим балаларга шәфкатьлелек хисләрен тәрбияләү; туган як табигатен яратырга өйрәтү; туган телең белән горурлану, аны саклау һәм армия сафларында намуслы хезмәт итәрлек ил сакчыларын тәрбияләү, хезмәткә, төрле һөнәр ияләренә хөрмәт уяту, сәламәт яшәүнең бер төре булган спорт белән кызыксындыру һ.б.

Әлеге максатларны тормышка ашыру өчен куелган бурычлар:

● татар теленең фонетик, график, орфографик, орфоэпик, лексик, сүз ясалыш, грамматик, стилистик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү һәм телне тулы бер система буларак күзаллауны булдыру;

●укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;

●телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү;

● язма һәм сөйләмә тел чараларын дөрес куллана белергә, аларны чагыштыра һәм кирәклесен сайлый, бәяли белергә өйрәтү;

●татар әдәби теле нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белүгә өйрәтү;  

●телнең милли мәдәниятнең чагылышы булуын, тел һәм тарих бердәмлеген аңлату; татар теленең милли-мәдәни үзенчәлегенә төшендерү; татар һәм башка халыкларның рухи мирасына ихтирам тәрбияләү;

●татар халкының этник төркемнәре һәм диалектлары, төрки телләр, татар теле, татар язуы, татар халкының рухи, әхлакый, мәдәни мирасы турында мәгълүмат бирү;

●татар телен иҗтимагый күренеш буларак аңлау, тел нормаларын саклап, тормышның төрле ситуацияләренә бәйле рәвештә тел чараларын дөрес кулланып, аралаша-аңлаша белү;

●тел берәмлекләрен танып, аларны тикшерә, рус теле белән чагыштыра алу һәм аралашуда урынлы куллану күнекмәләрен камилләштерү;

●текст һәм Интернет, электрон уку-укыту ресурслары, башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм шуны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү;

●укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын камилләштерү.

Татар теленнән гомуми баскычында белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы

5-9  сыйныфлар

Коммуникатив компетенция

Сөйләм эшчәнлегенең төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу һәм язма сөйләм) үзләштерелә. Икенче баскычта укучылар укылган яки тыңланган текстның темасы, төзелешен һәм төп фикерен, жанрын ачыклый, текст буенча әңгәмә үткәрә, үз фикерен дәлилли, телнең орфографик һәм орфоэпик, лексик, морфологик, синтаксик нормаларын саклап, телдән яки язмача эчтәлеген кыскача, тулы, сайлап алып җиткерә. Телнең әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга диалогик һәм монологик сөйләм оештыра. Төрле стиль һәм жанрдагы текстлар төзи. Төрле типтагы язма эшләр, шул исәптән компьютер кулланып, (диктант, изложение, сочинение һ.б.) башкара. Татар сөйләм этикеты нормаларын дөрес һәм урынлы куллана.

Сөйләм эшчәнлегенең төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу һәм язма сөйләм) үзләштерелә. Беренче этапта укучылар укылган яки тыңланган текстның темасы, төзелеше  һәм төп фикерен, жанрын ачыклый, текст буенча әңгәмә үткәрә, үз фикерен дәлилли, телнең орфографик һәм орфоэпик, лексик, морфологик, синтаксик нормаларын саклап, эчтәлеген кыскача, тулы, сайлап алып, телдән яки язмача җиткерә. Телнең әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга диалогик һәм монологик сөйләм оештыра. Төрле стиль һәм жанрдагы текстлар төзи. Төрле типтагы язма эшләр, шул исәптән компьютер технологияләре кулланып, укучы диктант, изложение, сочинение һ.б. эшләр башкара. Татар сөйләм әдәбе нормаларын дөрес һәм урынлы куллана.

10-11 сыйныфлар

Коммуникатив компетенция

Сөйләм эшчәнлегенең төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу һәм язма сөйләм) камилләштерелә. Укучы аралашу ситуацияләренә бәйле тел һәм сөйләм берәмлекләрен дөрес, төгәл сайлап, иркен куллана, үз фикерен раслый һәм дәлилли. Төрле стиль һәм жанрга караган текстлар төзи, тәкъдим ителгән текстларның тел үсешенең кайсы этабына каравын күзаллый, татар язуы үсешендә кулланылган язу үрнәкләрен аера, тормыш-көнкүреш, фәнни, рәсми эш стильләрен, аларга бәйле сөйләм этикеты нормаларын үзләштерә һәм гамәли куллана, тел-сурәтләү чараларын дөрес һәм төгәл кулланып, рус теленнән татар теленә һәм татар теленнән рус теленә тәрҗемә ясый.

Коммуникатив компетенция җирлегендә сөйләм эшчәнлегенең төрләре камилләштерелә. Укучы аралашу ситуацияләренә бәйле тел һәм сөйләм берәмлекләрен дөрес, төгәл сайлап, иркен куллана, үз фикерен раслый һәм дәлилли. Төрле стиль һәм жанрга караган текстлар төзи, тәкъдим ителгән текстларның тел үсешенең кайсы этабына каравын күзаллый, текстка лингвистик анализ ясый һ.б.

Лингвистик компетенция

Лингвистик компетенция

5-9  сыйныфлар

        

Тел турында гомуми мәгълүмат

Телнең кеше тормышында һәм җәмгыятьтә тоткан урыны. Татар теле - Татарстан Республикасының дәүләт теле. Татар милли әдәби теле. Татар әдәби теленең нормалары. Хәзерге татар теле лексикасының ачык система булуы.

5-9  сыйныфлар

Тел система һәм иҗтимагый-мәдәни күренеш буларак өйрәнелә. Татар теленең барлык бүлекләре буенча үзләштерергә тиешле  түбәндәге төп теоретик мәгълүматлар карала:

1) татар теленең иҗтимагый-мәдәни роле; татар милли әдәби теле һәм аның орфографик һәм орфоэпик нормалары; телнең фонетик системасы һәм аның закончалыклары, комбинатор һәм позицион аваз үзгәрешләре; татар телендә аваз һәм фонема, транскрипция; иҗек, татар теленең иҗек калыплары; басым һәм аның төрләре; интонация һәм аның компонентлары;

2)  сүз, аның лексик мәгънәсе; сүзләрнең мәгънә ягыннан төрләре; татар теленең сүзлек составы, аның ачык система тәшкил итүе; сүзләрне килеп чыгышы, кулланылыш даирәсе һәм активлыгы ягыннан төркемләү; фразеологик әйтелмәләр, аларның мәгънә үзенчәлекләре; лексикография;

3) сүзләрнең мәгънәле кисәкләре, аларның төрләре, сүз ясалыш ысуллары;

         4) мөстәкыйль сүз төркемнәренең лексик-семантик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре, бәйләгеч һәм модаль сүз төркемнәренең грамматик үзенчәлекләре, сөйләмдә кулланылышлары; 

5) сүзтезмә һәм җөмлә, сүзләр һәм җөмләләр арасында бәйләнеш төрләре; җөмләнең аерымланган кисәкләре; җөмләләрне төркемләү принциплары; кушма җөмлә һәм аларның мәгънә ягыннан төрләре; туры һәм кыек сөйләм; текст, аның төзелеше; татар телендә тыныш билгеләре;

6) функциональ стильләр, аларның лексик-грамматик үзенчәлекләре.

Лингвистик компетенция Тел турында гомуми мәгълүмат

Телнең иҗтимагый күренеш һәм тамгалар системасы булуы. Аның төп функцияләре.

Төрки телләр һәм татар теле. Татар әдәби теленең барлыкка килүе һәм үсеше. Татар диалектлары. Татар әдәби теле, аның нормалары ьәм сөйләмдә алардан урынлы файдалану. Икетеллелек һәм күптеллелек.

Төрле жанрда язылган текстларга лингвистик анализ ясау.

10-11  сыйныфлар

Лингвистик компетенция татар теленең тармаклары буенча үзләштерергә тиешле төп теоретик мәгълүматлар керә:

1. “Сөйләм ситуациясе”, “әдәби тел”, “тел нормасы”, “сөйләм культурасы” төшенчәләре. Татар халкының язу тарихы, орфографик принциплар, орфоэпия. Татар теленең фонетик, график, орфографик, орфоэпик нормалары.

2. Лексикология фәненең тармаклары. Сүзнең лексик мәгънәсе, аның үсеш-үзгәреше. Татар теленең сүзлек составын төркемләү.   Фразеологик әйтелмәләр, аларның лексик мәгънәсе. Төрле типтагы сүзлекләр. Телнең лексик нормалары.

        3. Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы, татар теленең сүзлек составын баетуда сүз ясалышының роле.

        4. Сүз төркемнәре, аларны төркемләү, сүз төркемнәренең үзара мөнәсәбәте. Телнең морфологик нормалары.

5. Синтаксисның төп берәмлекләре, аларның төрләре. Текст һәм аның берәмлекләренең үзара бәйләнеше. Телнең синтаксик нормалары.

6. Язма һәм сөйләмә тел, аларга хас үзенчәлекләр. Тел-сурәтләү чаралары, аларның төрләре. Татар сөйләменең  сәнгатьлелеге

Этнокультура өлкәсенә караган компетенция

5-9  сыйныфлар

Тел чараларының халыкның милли үзенчәлекләрен сурәтләү мөмкинлекләрен өйрәнү. Тәкъдим ителгән текстлардан халык авыз иҗаты үрнәкләрен, тарихи лексиканы аеру, аларның төрләрен һәм мәгънәләрен ачыклау.

10-11 сыйныфлар

Телнең мәдәнияттән һәм тарихтан аерылгысыз булуына игътибар юнәлтү. Тел берәмлекләрендә, аларның мәгънәләрендә миллилек чагылышын күрә белү, төрле телләрдә уртак төшенчәләрнең һәм берәмлекләрнең кулланылыш үзенчәлеген, алар аша дөньяны танып белүдәге уртак һәм аермалы якларны ачу.

5-9  сыйныфлар

Укучыларга телнең милли мәдәниятне чагылдыру формасы булуы аңлатыла. Тел чаралары ярдәмендә халыкның милли үзенчәлекләрен сурәтләү мөмкинлекләре өйрәтелә. Тәкъдим ителгән текстлардан халык авыз иҗаты үрнәкләрен, тарихи лексиканы аеру, аларның төрләрен һәм мәгънәләрен ачыклау. Татар милләтенең дөньяны танып белүен чагылдырган төп төшенчәләр, аларның сүздә, сүз мәгънәсендә чагылыш үзенчәлекләре өйрәтелә. Татар халык иҗаты үрнәкләрендә сүзнең кулланылышы, төшенчәләрне бирү мөмкинлекләре анализлана.

10-11 сыйныфлар

Этномәдәни компетенция җирлегендә телнең мәдәнияттән һәм тарихтан аерылгысыз булуына игътибарны юнәлтү. Тел берәмлекләрендә, аларның мәгънәләрендә миллилек чагылышын күрә белү, төрле телләрдә уртак төшенчәләрнең һәм берәмлекләрнең кулланылыш үзенчәлеген, алар аша дөньяны танып белүдәге уртак һәм аермалы якларны ачу; тел берәмлекләре аша милли дөнья картинасы ачылу үзенчәлекләрен өйрәтү (мәкаль-әйтемнәр, фразеологик берәмлекләр, ономастик лексика, афоризмнар). Татар сөйләм әдәбе нормалары өйрәтү һ.б.

Татар теленнән гомуми төп белем бирү баскычында укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр:

5-9 сыйныфлар

  1.  татар теленең төп берәмлекләрен һәм аларның билгеләрен белү;
  2. татар теленең фонетик, лексик системаларын, грамматик төзелешен үзләштерү;
  3. грамматик үзенчәлекләренә карап, сүз төркемнәрен аера белү;
  4. җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре арасындагы мөнәсәбәтләрне аңлау, бәйләнеш чараларын күрсәтү;
  5. җөмлә төрләрен аеру, алар янында тыныш билгеләрен куярга өйрәнү;
  6. текст төзелешен, текстның тел үзенчәлекләрен билгеләү;
  7. сөйләм стиле, фәнни, публицистик, рәсми-эш, матур әдәбият стильләрен аера белү.

10-11  сыйныфлар

  1. телнең төп функциясен белү;
  2. татар әдәби теле тарихын, аның үсеш этапларын татар теленең үзгәреш тенденцияләрен белү;
  3. “сөйләм ситуациясе”, “әдәби тел”, “тел нормасы”, “сөйләм культурасы” төшенчәләренең мәгънәләрен аңлау;
  4. мәктәп курсында өйрәнелгән тел тармакларының система тәшкил итүенә төшенү;
  5. тел белеменә караган иң әһәмиятле төшенчәләрне, билгеләмәләрне белү;
  6. татар теленең төрле тармакларыннан алган мәгълүматка таянып, текстка лингвистик анализ ясау;
  7. телдән һәм язмача бирелгән мәгълүматны үзләштерүнең төрле алымнарын файдалану;
  8. тел-сурәтләү чараларының үзенчәлекләрен аңлау һәм аларны дөрес куллану.

Татар теленнән гомуми төп белем бирү (5-9 сыйныфлар) баскычында формалашырга тиешле күнекмәләр:

  1. телдән һәм язма сөйләм, диалог һәм монолог, аралашу ситуациясе, тел стильләре, текст төшенчәләрен аңлау һәм гамәлдә дөрес куллану;
  2. төрле стиль һәм жанрдагы текстларны сәнгатьле итеп уку күнекмәләре булдыру;

текстның эчтәлеген телдән яки язмача төгәл итеп, сайлап яки кыскача сөйләп бирү, текст буенча куелган сорауларга төгәл җавап бирү;

  1. бирелгән темага, куелган максатка яраклы рәвештә, төрле ситуацияләрдән чыгып, тасвирлау яки хикәяләү характерындагы текстларны телдән яки язмача әзерләү;
  2. текстның планын төзү яки эчтәлеген конспект рәвешендә язу;
  3. җөмләгә һәм җөмләдәге сүзләргә фонетик, лексик, морфололик, синтаксик анализ ясау, сүзләрне төзелеше һәм ясалышы ягыннан тикшерү;
  4. тормыш-көнкүреш, уку, иҗтимагый, мәдәни темаларга әңгәмә кору, үз фикереңне яклап, әңгәмә-бәхәс формасында сөйләшү күнекмәләренә ия булу;
  5. сөйләү һәм язуда татар әдәби теле нормаларын (орфографик, орфоэпик, лексик, грамматик, пунктуацион) саклау һәм сөйләм этикеты нормаларын үтәү;
  6. тәкъдим ителгән текстларны рус теленнән татар теленә һәм татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү.

Предметны үзләштерү барышында ирешкән нәтиҗәләр:

  • сөйләмиятнең барлык төрләрен (тыңлау, аңлау, уку, язу) үзләштерү: язма һәм сөйләм теленә караган мәгълүматның темасын, төп һәм өстәмә фикерен аңлау; төрле стильгә һәм жанрга караган текстларны дөрес уку һәм аңлау; төрле чыганаклардан мәгълүмат туплый белү; сүзлекләрдән һәм электрон чаралардан дөрес файдалана белү; аерым бер темага караган материалны туплый, анализлый, эшкәртә һәм үзгәртә белү;
  • татар теленең төп функцияләрен, татар теленең башка төрки телләр арасында тоткан урынын, телнең мәдәният, җәмгыять белән тыгыз бәйләнешен  аңлау;
  • туган тел турындагы фәнни белемнәрнең нигезен булдыру, тел катламнарының,  ярусларының үзара бәйләнешен һәм мөнәсәбәтен  аңлау;
  • тел белеменең төп төшенчәләрен үзләштерү, аның тармаклары турында мәгълүмат булдыру; тел һәм сөйләм, сөйләм төрләре, аралашу ситуацияләре; сөйләм теле, функциональ стильләр, матур әдәбият теле; текст һәм аның төрләре; телнең төп берәмлекләре, аларның аермалы билгеләрен, сөйләмдә кулланылу үзенчәлекләрен белү;
  • телнең төп стилистик чараларын, телнең әдәби нормаларын, сөйләм әдәбе нормаларын белү, аларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү;
  • тел һәм сөйләм берәмлекләрен аера һәм анализлый белү; тел һәм стилистик чараларның кулланылышына бәйле рәвештә сөйләм төрләрен аера һәм чагыштыра белү;
  • телнең сәнгати чараларын аеру, аларның эстетик функцияләрен белү.

Татар теленнән гомуми урта (тулы) белем бирү мәктәбе (3 нче баскыч -10-11 сыйныфлар) баскычында формалашырга тиешле күнекмәләр:

  1. тормыш-көнкүреш, иҗтимагый-мәдәни, фәнни-уку, рәсми эш стильләрен, аларга бәйле булган сөйләм этикеты нормаларын үзләштерү һәм аларны гамәли куллану;
  2. татар әдәби теленең нормаларын (орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик, пунктуацион) белү һәм аларны телдән һәм язмача сөйләм процессында дөрес файдалану;
  3. тормыш-көнкүреш, фәнни, рәсми текстларны монологик һәм диалогик характерда, төрле жанрда һәм стильдә язу;

тел-сурәтләү чараларын дөрес кулланып, төрле стиль һәм жанрдагы текстларны рус теленнән татар теленә һәм татар теленнән рус теленә

тәрҗемә итү

Предметны үзләштерү барышында ирешкән нәтиҗәләр:

  • сөйләмиятнең барлык төрләрен (тыңлау, аңлау, уку, язу) үзләштерү: язма һәм сөйләм теленә караган мәгълүматның темасын, төп һәм өстәмә фикерен аңлау; төрле стильгә һәм жанрга караган текстларны дөрес уку һәм аңлау; төрле чыганаклардан мәгълүмат туплый белү; сүзлекләрдән һәм электрон чаралардан дөрес файдалана белү; аерым бер темага караган материалны туплый, анализлый, эшкәртә һәм үзгәртә белү;
  • татар теленең төп функцияләрен, татар теленең башка төрки телләр арасында тоткан урынын, телнең мәдәният, җәмгыять белән тыгыз бәйләнешен  аңлау;
  • туган тел турындагы фәнни белемнәрнең нигезен булдыру, тел катламнарының,  ярусларының үзара бәйләнешен һәм мөнәсәбәтен  аңлау;
  • тел белеменең төп төшенчәләрен үзләштерү, аның тармаклары турында мәгълүмат булдыру; тел һәм сөйләм, сөйләм төрләре, аралашу ситуацияләре; сөйләм теле, функциональ стильләр, матур әдәбият теле; текст һәм аның төрләре; телнең төп берәмлекләре, аларның аермалы билгеләрен, сөйләмдә кулланылу үзенчәлекләрен белү;
  • телнең төп стилистик чараларын, телнең әдәби нормаларын, сөйләм әдәбе нормаларын белү, аларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү;
  • тел һәм сөйләм берәмлекләрен аера һәм анализлый белү; тел һәм стилистик чараларның кулланылышына бәйле рәвештә сөйләм төрләрен аера һәм чагыштыра белү;
  • телнең сәнгати чараларын аеру, аларның эстетик функцияләрен белү.

Татар теленнән гомуми төп белем бирү (5-9 сыйныфлар) баскычында укучыларга җиткерелә торган мәгълүматлар:

  1. татар теленең тулы бер система булуы, аның тармаклары;
  2. телнең лексик һәм грамматик чаралар байлыгы, аларның тел ситуациясенә бәйле үзгәреше;
  3. тел системасы, аның үсеш-үзгәреше, тел берәмлекләрен тирәнтен анализлау өчен кирәк булган өстәмә теоретик мәгълүмат;
  4. төрле типтагы сүзлекләр һәм белешмәләр, электрон чыганаклар.

Татар теленнән гомуми урта (тулы) белем бирү мәктәбе (3 нче баскыч - 10-11 сыйныфлар) баскычында укучыларга җиткерелә торган мәгълүматлар:

  1. татар теленең тулы бер система булуын күзалларга ярдәм итә торган мәгълүмат;
  2. тел системасында барган тарихи-үсеш процессын ачыклый торган мәгълүмат;
  3. белем үзләштерүгә һәм тел берәмлекләрен тирәнтен анализлау өчен кирәкле өстәмә чыганаклар (фәнни хезмәтләр, белешмә әдәбият, электрон чаралар һ.6.);
  4. татар теленең төрки, рус, европа телләре арасында тоткан урынын һәм ролен бәяләргә ярдәм итә торган мәгълүматлар.

Татар теленнән гомуми төп белем бирү (5-9 сыйныфлар) баскычында

предметара эшчәнлек:

  1. татар теленең башка фәннәрне өйрәнү һәм белем алу чарасы икәнен аңлау;
  2. татар телен әдәбият белән бәйләп, тел чараларының матур әдәбият әсәрләренең тәэсир көчен, сәнгатьлелеген булдырудагы ролен ачыклау;
  3. телне мәдәният белән бәйләп, татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт, зәвык тәрбияләү;
  4. татар телен рус теле белән бәйләп, телләр һәм халыклар арасындагы уртак хәзинә - рухи кыйммәтләргә ихтирам, башка милләт вәкилләренә карата түземле - ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү;
  5. телне тарих, җәмгыять белеме фәннәре белән бәйләп, дөнья, кешелек җәмгыяте, аның үсеше турында күзаллау формалаштыру;
  6. татар теле дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләрне телнең кеше һәм җәмгыять тормышында тоткан урынын аңларга ярдәм итү.

  • татар теленең башка фәннәрне өйрәнү һәм белем алу чарасы икәнен аңлау;
  • татар телен әдәбият белән бәйләп, тел чараларының матур әдәбият әсәрләрендәге тәэсир көчен, сәнгатьлелеген булдыруда ролен ачыклау; чор әдәбиятына хас тел-сурәтләү чараларының үзенчәлекләрен ачу;
  • телне әдәбият белән бәйләп, укыган яки тыңлаган әсәрнең эчтәлеген, планын, конспектын, резюмесын логик эзлекле итеп язарга, сөйләргә өйрәтү;
  • телне мәдәният белән бәйләп, татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт, зәвык тәрбияләү;
  • татар телен рус теле белән бәйләп, телләр һәм халыклар арасындагы уртак хәзинә – рухи кыйммәтләргә ихтирам, башка милләт вәкилләренә карата түземле–ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү; телләрнең үзара багланыш-мөнәсәбәтләрен, шул мөнәсәбәтләр нәтиҗәсендә уртак төшенчәләр һәм тел берәмлекләре барлыкка килүне аңлату;
  • рус һәм чит телләр, әдәбиятлар белән бәйләп, татар теленең милли-мәдәни үзенчәлекләрен өйрәтү, алган белемнәрне төрле тел күренешләрен аңлатуда куллану;
  • телне тарих, җәмгыять белеме фәннәре белән бәйләп, дөнья, кешелек җәмгыяте, аның үсеше турында күзаллау формалаштыру, җәмгыять үсешенең телгә турыдан-туры мөнәсәбәте булуын җиткерү;
  • татар теле дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләрне телнең кеше һәм җәмгыять тормышында тоткан урынын аңларга ярдәм итү; сөйләмне дөрес куллана, бәяли белергә, үз фикереңнең уңай һәм тискәре якларын аңларга, камилләштерергә  өйрәтү;
  • әдәби әсәрләрнең теле белән эшләгәндә, татар теле – бәйләүче чараларга бик бай тел, шул чаралар системасын, алар белдергән мәгънәләрне нәтиҗәлерәк үзләштерү максатыннан, стиль мөмкинлекләрен дә исәпкә алып, фикерне төгәл бирердәй сүзтезмә һәм җөмләләрне телебез хәзинәсеннән сайлап ала белү.

Татар теленнән гомуми урта (тулы) белем бирү мәктәбе (3 нче баскыч — 10-11 сыйныфлар) баскычында предметара эшчәнлек:

  1. телнең рухи мәдәниятнең нигезе булуы, тел ярдәмендә рухи кыйммәтләрнең асылын аңлау;
  2. татар телен әдәбият белән бәйләп, чор әдәбиятына хас тел-сурәтләү чараларының үзенчәлекләрен ачу;
  3. татар телен рус теле белән бәйләп, телләрнең үзара багланыш- мөнәсәбәтләрен, шул мөнәсәбәтләр нәтиҗәсендә уртак төшенчәләр һәм тел берәмлекләре барлыкка килүне аңлату;
  4. телне тарих, җәмгыять белеме фәннәре белән бәйләп, җәмгыять үсешенең телгә турыдан-туры мөнәсәбәте булуын җиткерү.

  • татар теленең башка фәннәрне өйрәнү һәм белем алу чарасы икәнен аңлау;
  • татар телен әдәбият белән бәйләп, тел чараларының матур әдәбият әсәрләрендәге тәэсир көчен, сәнгатьлелеген булдыруда ролен ачыклау; чор әдәбиятына хас тел-сурәтләү чараларының үзенчәлекләрен ачу;
  • телне әдәбият белән бәйләп, укыган яки тыңлаган әсәрнең эчтәлеген, планын, конспектын, резюмесын логик эзлекле итеп язарга, сөйләргә өйрәтү;
  • телне мәдәният белән бәйләп, татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт, зәвык тәрбияләү;
  • татар телен рус теле белән бәйләп, телләр һәм халыклар арасындагы уртак хәзинә – рухи кыйммәтләргә ихтирам, башка милләт вәкилләренә карата түземле–ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү; телләрнең үзара багланыш-мөнәсәбәтләрен, шул мөнәсәбәтләр нәтиҗәсендә уртак төшенчәләр һәм тел берәмлекләре барлыкка килүне аңлату;
  • рус һәм чит телләр, әдәбиятлар белән бәйләп, татар теленең милли-мәдәни үзенчәлекләрен өйрәтү, алган белемнәрне төрле тел күренешләрен аңлатуда куллану;
  • телне тарих, җәмгыять белеме фәннәре белән бәйләп, дөнья, кешелек җәмгыяте, аның үсеше турында күзаллау формалаштыру, җәмгыять үсешенең телгә турыдан-туры мөнәсәбәте булуын җиткерү;
  • татар теле дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләрне телнең кеше һәм җәмгыять тормышында тоткан урынын аңларга ярдәм итү; сөйләмне дөрес куллана, бәяли белергә, үз фикереңнең уңай һәм тискәре якларын аңларга, камилләштерергә  өйрәтү;
  • рухи мәдәниятнең нигезе булган татар теле ярдәмендә рухи кыйммәтләрнең асылын аңлату;
  • әдәби әсәрләрнең теле белән эшләгәндә, татар теле – бәйләүче чараларга бик бай тел, шул чаралар системасын, алар белдергән мәгънәләрне нәтиҗәлерәк үзләштерү максатыннан, стиль мөмкинлекләрен дә исәпкә алып, фикерне төгәл бирердәй сүзтезмә һәм җөмләләрне телебез хәзинәсеннән сайлап ала белү.

Татар теленнән гомуми төп белем бирү (5-9 сыйныфлар) баскычында укучыларның шәхси үсеш-үзгәреше:

  1. баланың акыл, мөстәкыйль фикерләү эшчәнлеген активлаштыру;
  2. баланың үзен тәрбияләү, үзе белән идарә итү, үз фикерен яклый алу сәләтен үстерү;
  3. сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлау;
  4. укучының үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;
  5. җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләренә, әхлак нормаларына төшендерү.

Шәхси нәтиҗәләр:

  • татар теленең татар халкы өчен төп милли-мәдәни кыйммәт булуын, ана телендә шәхеснең әхлакый, рухи  һәм иҗади яктан формалашудагы ролен аңлау;
  • туган телгә мәхәббәт һәм аның белән горурлану хисләре тәрбияләү, туган телне саклау һәм үстерү өлкәсендә эшләргә теләк, омтылыш уяту;
  • туган телдә аралашу, үз фикереңне һәм хисләреңне төгәл, анык, күпьяклы итеп белдерү өчен кирәкле булган сүзлек составын һәм грамматик, стилистик чараларны белү;
  • аралашу төренә һәм ситуациясенә бәйле сөйләмне куллана һәм үзара бәйли белү;

иптәшләренең сөйләменә игътибар итү, үзеңнең сөйләмеңә күзәтеп бәя бирү,  хаталарны төзәтү, бәхәстә катнашу, төрле дәлилләр кулланып, тема буенча фикер алышу.

Татар теленнән гомуми урта (тулы) белем бирү мәктәбе (3 нче баскыч -

10-11 сыйныфлар) баскычында укучыларның шәхси үсеш-үзгәреше:

  1. укучының мөстәкыйль, иҗади фикерләү эшчәнлеген активлаштыру, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау сәләтен арттыру;
  2. тормышның төрле өлкәләрендә телне дөрес, төгәл кулланып, фикер эзлеклелеге булдыру, тел зәвыгы тәрбияләү;
  3. тел материалы нигезендә татар халкы тарихына, милли, әхлакый сыйфатларга игътибарны юнәлтү, укучыларда горурлык, кешелеклелек, үз кадереңне белү кебек сыйфатлар тәрбияләү;
  4. татар теленең милли аһәңен, матурлыгын тоярга өйрәтү.

  • татар теленең татар халкы өчен төп милли-мәдәни кыйммәт булуын, ана телендә шәхеснең әхлакый, рухи  һәм иҗади яктан формалашудагы ролен аңлау;
  • туган телгә мәхәббәт һәм аның белән горурлану хисләре тәрбияләү, туган телне саклау һәм үстерү өлкәсендә эшләргә теләк, омтылыш уяту;
  • туган телдә аралашу, үз фикереңне һәм хисләреңне төгәл, анык, күпьяклы итеп белдерү өчен кирәкле булган сүзлек составын һәм грамматик, стилистик чараларны белү;
  • аралашу төренә һәм ситуациясенә бәйле сөйләмне куллана һәм үзара бәйли белү;
  • иптәшләренең сөйләменә игътибар итү, үзеңнең сөйләмеңә күзәтеп бәя бирү,  хаталарны төзәтү, бәхәстә катнашу, төрле дәлилләр кулланып, тема буенча фикер алышу.

УКЫТУНЫ МАТДИ-ТЕХНИК ҺӘМ МӘГЪЛҮМАТИ ЯКТАН ТӘЭМИН ИТҮ

5-9

Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләрендә  ана теле предметын  укытуның матди-техник һәм мәгълүмати нигезенә түбәндәгеләр керә:

  •  белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар да тудырылган, санитария һәм янгыннан саклану нормаларына туры килгән уку бинасы һәм мәктәп яны территориясе;
  •  ана теле предметын өйрәнү өчен җитәрлек күләмдә дәреслекләр һәм өстәмә методик ярдәмлекләр белән тәэмин ителгән китапханә;
  •  электрон китапханә, башка электрон ресурслар, татарча сайтлардан куллану мөмкинлеге булган компьютер классы;
  • лингафон кабинеты;
  • электрон һәм басма күрсәтмә әсбаплар, дәреслекләр;
  •  мультимедиа укыту программалары;
  •  компьютер программалары;
  •  5-9 10-11 нчы сыйныф укучыларының белемнәрен тикшерү программалары;
  •  төрле типтагы сүзлекләр, энциклопедияләр;
  •  белешмә материаллар;
  • балалар өчен чыгарылган газета һәм журналлар;
  • интерактив тикшерү программалары;
  • татар сайтлары (belem.ru; tatarile.org.com ).

Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләрендә  укучыларның ана теленнән белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары (5-11 нче сыйныфлар)

1. Уку күнекмәсен тикшерү һәм бәяләү:

5 нче сыйныфта – 100 - 110 сүз,

        6 нчы сыйныфта – 110 – 120 сүз

        7 нче сыйныфта – 130 – 140 сүз

        8, 9 нчы сыйныфларда – 140 – 150 сүз

10-11 нче сыйныфларда – 140 – 160 сүз.

3. Язма эшләрнең күләме һәм аны бәяләү:

Сыйныфлар

Контроль диктант

Изложение

Сочинение

5

4

5

4

6

4

6

5

7

4

6

6

8

4

4

6

9

4

4

7

10

4

3

8

11

4

3

8

        

Диктантларны бәяләү

  1. Хатасыз яки бер тупас булмаган хата җибәргән эшкә (орфографик, яки грамматик, пунктуацион) “5”ле билгесе куела.
  2. 2 хатага “4” ле билгесе куела.
  3. 5 хатага “3” ле билгесе куела.
  4. 12 хатага кадәр “2” ле куела.
  5. 12 хатадан да артып китсә, “1” ле билгесе куела.

Изложение һәм сочинениене бәяләү

1.   Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса; җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә; хаталар булмаса яки 1 хата (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик) җибәрелсә, «5» ле куела.

2.  Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса, текстның башлам өлешендә төгәлсезлекләр китсә, 3 хата булса, «4» ле куела.

3.  Текстның төп эчтәлеге бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса, текстның башлам һәм бетем өлешләрендә төгәлсезлекләр китсә, 5 хата (мәсәлән, бер орфографик, бер грамматик,  бер пунктуацион, ике стиль хаталары)  изложениедә, 6 хата сочинениедә җибәрелсә, «3» ле куела.

   4.  Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса, текстның күләме бик кечкенә булса, 12 хата китсә, «2» ле куела.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТР Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Татар Кандызы урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Р.Н. Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесенең республика турына тәкъдим итү

Татарстан Республикасы Баулы    муниципаль   районымуниципаль бюджет  гомуми белем  учреждениесе«Татар Кандызы урта гомуми  белем бирү мӘктӘбе» неңтатар теле һә...

Татар теле һәм татар әдәбиятын Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандартына нигезләнеп укыту

Татар теле һәм татар әдәбиятын Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандартына нигезләнеп укыту.  Әлеге язмада Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы турында, шул максат...

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

УМК .Татар теле. 10нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова; Казан: Татар.кит.нәшр.,2018.-112б.

10нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге  рус мәктәбендә укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен тузелгән. дәреслеккә рецензияне Ф.Ф.Харисов язган. Дәреслек 2018нче елда басмага ...

Казан шәһәре Яңа Савин районы “31нче татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйльманов Дамир Шәрифҗан улының эшчәнлегенә бәяләмә

Казан шәһәре Яңа Савин районы“31нче татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйльманов Дамир Шәрифҗан улының эшчәнлег...

Татар теленнән дәүләт йомгаклау аттестациясенең эшләп карау этапларына анализ.

Татар теленнән дәүләт йомгаклау аттестациясенең әзерлек өлешендә алып барыла торган анализ....

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар  төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше...