Регионара конференциядә чыгыш: “Лев Николаевич Толстойның педагогика өлкәсендәге эшчәнлеге”
статья

Нугуманова Миляуша Салимовна

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль  районы  муниципаль бюджет    

       гомуми белем бирү   учреждениесе  Әгерҗе шәһәре 4 урта мәктәп

                         Төбәкара фәнни- гамәли конференция

                           “ Лев Толстой: йөз елдан соң караш ”

            Тема: “Лев Николаевич Толстойның      

                          педагогика өлкәсендәге эшчәнлеге”

 

                                                    Башкаручы: Әгерҗе шәһәре 4 урта гомуми    

                                                   белем бирү мәктәбенең туган тел һәм әдәбият      

                                                   укытучысы Ногманова Миләүшә Сәлим кызы

 

                                          Әгерҗе- 2018

Эчтәлек

I Кереш.

 II Төп өлеш. Л. Н. Толстойның педагогика өлкәсендәге эшчәнлеге

  1.Л. Н. Толстойның педагогик концепциясе

  2. Л. Н. Толстойның Ясная Поляна(Ачык Алан) мәктәбе проекты

  2.1. Л. Н. Толстойның педагогик карашлары

  2.2. Укыту процессын активлаштыра торган метод һәм алымнар

  III Нәтиҗә.

  Кулланылган әдәбият исемлеге.

                                                 

 Кереш

Эзләнү эшемнең предметы булып Л.Н. Толстойның педагогик эшчәнлеге  тора.  Бөек шәхеснең педагогика өлкәсендәге   эшчәнлегенә карата булган  шәхси кызыксынуым шушы теманы сайларга  этәргеч булды. Л. Н. Толстой – бөек рус язучысы , бөтен гомерен балаларга, педагогикага, белемгә багышлаган  фикер ияләренең иң күренеклесе булган.   Мәгърифәтче, публицист, фәлсәфәче, аның фикерләре яңа әхлакый юнәлешнең — толстойчылыкның нигезен тәшкил итә.

Язучылык  эше белән рәттән Толстой  тәрбия өлкәсенә дә  бик күп игътибар иткән. Лев Толстой балаларны яраткан, алар дөньясын белгән. Төрле  яшьтәге балалар өчен бик күп хикәяләр, мәсәлләр, әкиятләр язган.  Ачык Аланда (Ясная Полянада ) крестьян балалары өчен мәктәп ачкан һәм тәрбия өлкәсендә бик күп экспериментлар уздырган. Үз фикерләрен , карашларын бик актив рәвештә журналларда бастырган. Шуның белән ул үз карашларын өйрәнергә  өндәгән.

 Эшемнең максаты:Л.Н. Толстойның педагогик эшчәнлеген өйрәнү;

Педагогик  карашларын һәм фикерләрен  педагог эшчәнлеге буларак күзәтү.

Тема  бүгенге көн өчен бик актуаль.  Безнең мәктәп елларыннан яратып укылучы Лев Толстой замана балалары өчен дә бик кызыклы шәхес .

  Л.Н Толстой риторик сорауларга җавап эзләп, фәлсәфи темаларга,бигрәк тә яшәү мәгънәсе, матди һәм рухи башлангыч турында уйланган.

 Толстой мәктәбенең максаты булып - югары әхлаклы иҗади шәхес тәрбияләү булган. Толстойның мәгариф һәм тәрбия өлкәсендәге уйланулары  Ясная Поляна мәктәбе формалашкан  чорга туры килә. Ул үз карашларын  төрле елларда чыккан “ Тәрбия һәм мәгариф “, “Халык мәгарифе”,”Тәрбия турында” һәм башка мәкаләләрендә ачып бирә.

 Минем эшем бөек шәхеснең педагогик карашларын анализлауга юнәлдерелгән. Демократик һәм гуманлы карашта булганга күрә,  хәзерге вакытта аның педагогика өлкәсендәге хезмәтләре, фикер- карашлары бик актуаль дип саныйм.

    Бурычлар: Л. Н. Толстой мәктәбе эшчәнлегендәге метод һәм алымнарны  өйрәнү һәм анализлау.

 Тикшеренү объекты булып   - Л. Н. Толстойның  халык мәктәбе тора.

                                         

                                           Төп өлеш

            1.Л. Н. Толстойның педагогик концепциясе

 Реформа алдыннан халык мәгарифе  торышына бәя бирү була. 1862 елгы реформа алдыннан халык мәгарифе бик аяныч хәлдә була. Бу хакта Л. Н Толстой менә ничек яза: ”  7029 кеше яшәгән Тула өлкәсендә  Ясная Поляна мәктәбеннән тыш бер мәктәп тә булмаган. Балаларны солдатлар һәм дьячлар укыткан. Балалар кычкырып дини өзекләр ятлаганнар.Укытучылар аларны җәзалаганнар. 19нчы гасырның 40 нчы елларында крестьяннар мәктәп өчен акча бирсәләр дә, балаларын укырга җибәрү мөмкинлекләре  булмаган.Чиркәү мәктәпләре  отчетларда гына булган.” Халык мәгарифе” мәкаләсендә Толстой : “ Аз белемле халыкның белем аласы килә, ә белемлерәк класс халыкны белемле итәргә тели , ләкин халык мәгарифкә көчләгәндә генә буйсына”,-дип  язган. Крестьяннар балаларыннан  сабанчы урынына эш сөймәүчеләр һәм писерлар әзерләүләрен теләмәгәннәр.Аннан укыту аңлаешсыз текстлар ятлауга кайтып калганга күрә дә, крестьяннар укырга теләмәгәннәр. Халык мәктәбе нинди булырга тиеш ?   Л. Н. Толстой фикеренчә, халык үзенә нинди мәгариф кирәклеген үзе әйтергә , ә мәктәптә уку- ирекле булырга тиеш. “Мәктәп нинди генә булмасын : кыйммәтлеме,очсызлымы, яхшымы,начармы, ләкин һәр кешегә аңлаешлы булырга тиеш.” “ Халык мәгарифе” мәкаләсендә : “Земство да, министерство да түгел , ә крестьяннар үзләре укытучыны сайларга,мәктәп  төзү эшләрен дә үзләре хәл итәргә тиешләр, ә земство педагогик яктагы эшчәнлекне  тикшереп торырга тиеш “,- дигән фикерне әйтә.Шулай итеп,иң беренче чиратта, мәктәп – ирекле булырга тиеш.

            2. Л. Н. Толстойның Ясная Поляна(Ачык Алан) мәктәбе проекты

Ачык Аланда , халык мәнфәгатьләрен исәпкә алып эшләрдәй, мәктәп ачыла.Бу мәктәп үрнәгендә тагын 20 ләп мәктәп барлыкка килә һәм яхшы укытучылар табу бурычы туа. Толстой мәктәпләргә студентларны,гимназистларны, семинаристларны укытучы итеп урнаштыра. Укытучылар крестьяннар белән  бергә яшәп эшлиләр.Толстой һәрдаим укытучыларны үзенең педагогик карашлары белән таныштырып тора. Соңыннан ул, укытучылар эшчәнлеге белән җитәкчелек итү өчен , җитәкчесе булган  методик үзәкләр кирәк дигән фикергә килә.  Толстой мәктәпләре үрнәгендә  крестьяннар,  балаларны физик яктан кыерсытмый торган мәктәп булу мөмкинлегенә ышаналар.Толстой мәктәбендә күргән тәртипләрне яшь укытучылар  үз мәктәпләрендә урнаштыралар. Ирекле- көчләүсез үзара мөнәсәбәтләр, балаларның мөстәкыйльлеге һәм иҗадилыгы, Толстой методы буенча ,грамотага  2 айда ирешү дә - мәктәпнең данын үстерә.

 Шулай итеп, Л. Н. Толстой  көчләүгә түгел, ә ирекле һәм теләгән белем алуга корылган мәктәп турында күзаллау тудыра. Балаларның активлыгын, иҗадилыгын, мөстәкыйльлеген үстерүгә юнәлдерелгән  , шәхес буларак хокукларын яклаган яңа тип мәктәпләр булдыруга Л. Н. Толстой бик нык көч куйган.

                 2.1 Л. Н. Толстойның педагогик карашлары

 Л. Н. Толстой укыту- тәрбия өлкәсендәге законнарны аңларга  тырышкан. Яңа педагогик система булдыру- аның масаты була. Толстой мәктәбенең  бурычы булып, балаларны мөстәкыйль һәм   иҗади яктан үстерү торган. Толстой баланың эчке дөньясын, аның кызыксынуларын  һәм теләкләрен өйрәнү мәҗбүри булырга тиеш дип саный. Үз доктринасының үзәгенә бала шәхесен куеп,түбәндәге принципларны күрсәтә :

 1. Аңлылык принцибы.

 2. Укытуның активлыгы принцибы.

3. Үтемлелек принцибы.

 4. Укытуны тормыш белән бәйләү принцибы һ.б

 Шулардан иң кирәклеләре итеп, аңлылык һәм активлык принципларын сайлый. Толстой дәреслекләргә балага якын  булган  туган як турындагы материалларны кертүне дә мөһим дип саный. Балага таныш булган материалның аңлаешлырак булуына һәм укуга кызыксыну тудырачагына инана. Шулай итеп,тормыш белән бәйләнеш принцибының да мөһим булуын дәлилли.

        2.2 Укыту процессын активлаштыра торган метод һәм алымнар

Ачык Алан( Ясная Поляна) утары мәктәбендә  Толстой бик оригиналь педагогик  ачышлар ясаган. Мәктәптә укучылар 3 класска бүленгән: кечкенә,урта, өлкән.Өй эшләре бирелмәгән. Бар эш тә дәрестә эшләнгән,төп укыту методы булып - укытучының тере сүзе (  аңлату- сөйләү) булган. Дидактика өлкәсендә активлаштыру методына зур игътибар бирелгән.  Гадәти  методларның укучыларның  үсеш үзенчәлекләренә туры килмәвен аңлаган һәм аларның активлыклары кимүгә, курку- битарафлыклары артуга китерүен   күргән. Ачык Алан( Ясная Поляна) мәктәбендә бала хокукларын хөрмәт иткәннәр, аларның мөстәкыйльлекләрен, иҗадилыкларын  үстерү өстендә эшләгәннәр. Л. Н. Толстой үз вакытында төрле методлар кулланган. Аларның кайберләренә тукталыйк:  

1.Укытуда күрсәтмәлелек методы;

2.Сөйләү методы;

3.Кыенлык тудыру алымы;

 4.Укучыга шәхси якын килү алымы;

 5. Эмоциональ тәэсир  итү методы;

6.Сочинение белән эш алымы.

  Л. Н. Толстой укытучы яңа тәэсирләр тудырырдай  күрсәтмәлелектән генә файдаланырга тиеш дип саный. Эмоциональ  тәэсир итү алымының укучыларны җанландыруга, активлаштыруга  китерүен ачыклый. Педагог өлкән төркемдә математика,физика, тарих һәм  башка дәресләр укыта.  Үзенең педагогик мәкаләләрен “ Ясная Поляна” исемендәге шәхси журналында бастырган. Дәресләрендә сөйләү- хикәяләү методына күбрәк өстенлек биргән. Фикерләү эшчәнлеген активлаштыру өчен дәресләрендә авырлык тудыру методыннан  да файдаланган. Л. Н. Толстой укучы белгән әйберне  укытучының озын һәм катлаулы  итеп аңлатуын тәнкыйтьләгән. Үз укучыларының индивидуаль- шәхси  үзенчәлекләрен өйрәнгән, күзәткән.Укучылар  ясаган хаталарның сәбәпләрен ачыклаган. Психикаларын өйрәнеп, күп укучыларына кыенсыну , оялу, үз-үзләренә  ышанмау кебек кимчелекләреннән  арынырга  ярдәм иткән. Л. Н Толстой укучыларның иҗадилыклары үсешенә  дә нык игътибар иткән, дәресләрендә сочинениеләр яздырган.  Укучыларына сочинение язу буенча төрле күрсәтмәләр, үрнәкләр биргән. “ Кемгә кемнән язарга өйрәнергә, крестьян балаларына  бездән әллә безгә крестьян балаларыннан” дигән хезмәтендә  мәкаль буенча сочинение язарга өйрәтү методикасы күрсәтелгән. Без дә 5нче сыйныфта бөек педагогның фикерләренә нигезләнеп ,  сочинение яздык. Иң беренче укучыларга мәкальләрне  сайлап алу иреге бирелде. Аннан мәкальләрнең мәгънәләре ачыкланды. Укытучы ярдәме белән сочинение планы төзелде.  Укучылар  белән бергә укытучы да сочинение язды.  Укытучы , укучылары алдында үз фикерләре белән уртаклашып, аларның фикердәшенә әверелә. Бу алым укучыларга да бик ошый. Аларны активлаштыра, берүк вакытта коллектив һәм индивидуаль эш алымы үтәлә.

                                             

                                                     Нәтиҗә

Л. Н. Толстойның педагогика өлкәсендәге эшчәнлеген  өйрәнгәннән соң түбәндәге нәтиҗәне ясарга мөмкин:

 Л. Н. Толстойның педагогик концепциясе халыкның мәгарифкә булган ихтыяҗларына җавап буларак барлыкка килә.Ул аның фикер йөртүләре нәтиҗәсендә туа. Толстой укыту процессының закончалыкларын һәм педагогиканың характерын ачарга теләгән. Ачык Алан  (Ясная Поляна)мәктәбендә үз методикасы буенча эксперимент үткәргән. Л.Н. Толстой мәктәбендә укучы шәхесе хөрмәт ителә, аның кызыксынулары игътибарга алына.Ул мәктәп активлык, мөстәкыйльлек, иҗадилык принципларына нигезләнеп төзелә. Мәктәптә 40-60 бала укый, укытучылар12 фәнне расписание буенча укыталар. Укучылар 5-6 сәгать укыйлар.  Алар өчен бушлай ашату һәм тәрбия чаралары оештырыла. Укучыларга билгеләр куелмый. Алар физик җәзага тартылмый.

     Л.Н. Толстойның педагогика фәненә керткән зур өлеше, үз эшенә тугрылыгы, бирелгәнлеге, халыкның иҗади көченә ышанычы, балаларны яратуы, педагогика өлкәсендәге  теоретик һәм практик мәсьәләләрне  хәл итүдә батырлыгы һәр укытучы өчен бүген дә үрнәк булып тора.

 Бүгенге көндә меңәрләгән методика бар. Шулай булса да, 19 нчы гасырның күренекле педагогы Л. Н. Толстой фикерләре  бүгенге көндә дә актуаль. Аның педагогик идеяләре берничә дистә еллар дәвамында актив кулланыла.Толстой идеяләре Л. В. Занков , В.А.Сухомлинский педагогикалары тууга чыганак булдылар.Толстой мәктәпләре Швейцариядә, Германиядә, Италиядә бар. Россиядә аның тәҗрибәсен Ясная Поляна мәктәбендә , эксперименталь мәйданчыкларда кулланалар.

 

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

НӘҖИП ДУМАВИНЫҢ ӘДӘБИЯТ ҺӘМ ПУБЛИЦИСТИКА ӨЛКӘСЕНДӘГЕ КҮПКЫРЛЫ ЭШЧӘНЛЕГЕ.

Еллар, гасырлар уза тора. Кайбер данлыклы шәхесләр онытылалар. Ә менә Нәҗип Думави халык хәтерендә һаман саклана, күңелдән бер минутка да китми, әйтерсең лә сихри алмаз бөтен җиһанга нур сибә. Н...

Укучы шәхесен үстерүдә педагогик таяныч Педагогик киңәшмәгә чыгыш

Педагогик таяныч, булышлык (поддержка)- табигать тарафыннан бирелгән потенциаль мөмкинлекләренә таянып, укучыга теге яки бу кыенлыкны җиңеп чыгарга ярдәм итү. Иң әһәмиятлесе- балага булышу. Педагогик ...

Август киңәшмәсендә чыгыш,Август конф. 79нчы мәктәп,Чыгышымның темасы (2).

ТемаТатар әдәбияты дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда әхлакый-гражданлык кыйммәтләренең барлыкка килү проблемасы...

"Бердәм республика имтиханы һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе тапшыру мөмкинлекләре һәм кыенлыклар"- укытучыларның август киңәшмәсендә чыгыш

       БРИ һәм ДЙА- ул укучыларның мәктәп курсы өчен дә, шулай ук алга таба укуын дәвам итәчәк уку йортының сынау имтиханын да үз эченә ала. Ә татар теле һәм әдәбияты буенча...

Укытучыларның регионара фәнни – гамәли конференциясе: "“Милли мәгарифне үстерү өлкәсендәге эзләнүләр” темасына ( эш тәҗрибәсеннән чыгып) чыгыш"

      Татарстан Республикасы милли мәгарифенең, Россия Федерациясе мәгариф системасының безнең, татар теле укытучыларының, алдына куйган максатларын үтәүдәге уңыштагы баскычлар б...

К.Насыйриның фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге.

К.Насыйриның фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге. Максат. 1. К. Насыйриның фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге белән таныштыру.  2.Укучыларның бәйләнешле сөйләмен, анализ ясау күнекмәләрен үстерү....