Укытучыларның регионара фәнни – гамәли конференциясе: "“Милли мәгарифне үстерү өлкәсендәге эзләнүләр” темасына ( эш тәҗрибәсеннән чыгып) чыгыш"
материал на тему

Мостафина Илһамия Мингали кызы

        Татарстан Республикасы милли мәгарифенең, Россия Федерациясе мәгариф системасының безнең, татар теле укытучыларының, алдына куйган максатларын үтәүдәге уңыштагы баскычлар бик күп төрле. Үзебез өчен  отышлы  һәм уңышлы булган эш юнәлешләренә тукталып китәсем килә. Бүгенгесе көн  татар теле укытучысы үз эшен РФ төбәкләрендәге татарлар, ТР Мәгариф Министрлыгы һәм Милли бүлеге, КФУ , Республика сәләтле балалар белән эшләү үзәге, “Электрон мәгариф” тәге төрле фән бергәлекләреннән башка эшне отышлы оештыра алмас иде. Иң беренче чиратта,  исемнәре күренекле булган мәгърифәтчеләребез Каюм  Насыйри, Ризаэддин Фәхреддин, Шиһабетдин Мәрҗәни,  якташларыбыз Галиәсгар Гафуров – Чыгтай,  Думавиларның иҗатларын, эшчәнлекләрен милли – региональ компонент эчендә карау. Һәр елны Мәгариф Министрлыгы тарафыннан оештырылган Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Гамил Афзал, Альберт Яхин , Мөхәммәм Мәһдиев укуларында катнашып, тәҗрибә туплау; укучыларны Абдулла Алиш, Габдулла Тукай,  Муса Җәлил, якташларыбыз Хәсән Туфан, Нәҗип Думави  һәм башка язучыларга багышланган фәнни – гамәли конференцияләрдә катнаштырулар укучыларда эзсез калмый, иҗадилыкны, эзләнү – тикшеренү мөмкинлекләрен үстерә. Ел саен үткәрелә торган  “Туган тел” мастер класс бәйгесе укытучыларга эш тәҗрибәсен туплау, үз дәрәҗәсен аңлап, иҗади уңышларга  илтүче зур бәйгеләрнең берсе булып тора.

        Шулай ук яшь талантларны барлау, үстерү, пропагандалау максатыннан КФУ һәм ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган “Шигъри Сабантуй”, “Илһамлы каләм”, “Илһам”конкурслары , “Идел” яшьләр үзәге үткәргән “Иделем акчарлыгы” , “Сәләт” оешмасы үткәргән “Сәләткә нур булып балкучы йолдызлар” бәйгеләре; төрле регионара, дөньякүләм фән бәйгеләре, “Зирәк Тиен” республикакүләм уенындагы уңышларыбыз да безнең, Яңа Ибрай урта мәктәбе сәләтле  укучылары һәм укытучыларының,  уртак тырышлык нәтиҗәләре дип саныйм мин. Шуңа да без бу конкурсларда һәрдаим дипломантлар, хәтта, Гран – при иясе булу бәхетенә дә ирештек.

        Ә укытучы буларак , үз һөнәри осталыгыбызны үстерү өчен төрле районара, республикакүләм һәм федераль курсларда,  мастер класс бәйгеләрендә, төрле электрон  бергәлекләрдә катнашабыз; татар теле укытучыларының Өстәл китабы булган “Мәгариф”, “Көмеш кыңгырау”, “Ачык дәрес” , “Гаилә һәм мәктәп” газета –журналларында язмаларыбыз белән уртаклашабыз. Тик бу ирешелгән уңышларыбыз милли белем диңгезендә бер дулкын гына әле, минемчә.  Әгәр дә эшебезне республика күләмендә генә түгл, ә нәкъ бүгенгечә, инде регионара дәрәҗәдә дә җәелдерсәк, тагын да отышлырак булыр дип саныйм.

        Чыгышымны төгәлләп, күренекле язучыларыбыз, галимнәребезнең берничә фикеренә тукталасым килә.

       “  Халыкның теле  - ул рухи яшәешнең беркайчан да шиңми торган мәңгелек чәчәге. Телдә тулаем халык, аның рухи көче, туган якның күге, һавасы, басу – таулары,  урманнары, елгалары, фикере гәүдәләнә. Тел аша үткән, хәзерге һәм киләчәк буыннар арасында иң җанлы һәм ныклы элемтә урнаша” , - дип язды күренекле педагог К.Д.Ушинский.

          Туган телне өйрәнү һәр кешенең рухи үсешен, аның гомумкешелек һәм милли кыйммәтләрне үзләштерүен тәэмин итү чарасы итеп каралырга тиеш. Шуннан башка үткән, хәзерге һәм киләчәк буыннар, аларның традицияләре, гореф – гадәтләре, фәлсәфәсе, идеаллары арасында дәвамлылык эзелер иде.

           Күренекле классик язучыбыз Гаяз Исхакыйның сүзләрен искә төшерик әле:  “Әвәл әхлак бозыла, икенче дин, тел  бетә, өченчедән, халык үзе бетә”. Бу сүзләр безгә кисәтү булып яңгырый. Шуңа күрә дә телебезне саклауда туктаусыз көч куйыйк, эзләник, табышларыбыз белән уртаклашыйк.

       

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon chygysh_region_.doc39.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Фән һәм Мәгариф министрлыгы

Аксубай муниципаль районы

“М. И. Абдрахманов исемендәге Яңа Ибрай урта мәктәбе”

Укытучыларның регионара фәнни – гамәли конференциясе

“Милли мәгарифне үстерү өлкәсендәге эзләнүләр” темасына ( эш тәҗрибәсеннән чыгып) чыгыш

Башкарды: Мостафина Илһамия

 Мингали кызы МБГБУ

 “М. И. Абдрахманов исемендәге

 Яңа Ибрай урта мәктәбе “ нең  

югары квалификацион категорияле

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

2015 нче ел

    Без бетә торган кавем түгел,

 бәлки дөньяда мәңге торыр вә

 башка милләтләр белән берлектә

 җир йөзеннән файдаланыр өчен

 килгән милләтбез.

 Ризаэтдин Фәхретдин

            Хәерле көн, хөрмәтле регионара фәнни – гамәли конференциясендә катнашучы кунаклар, остазларым, хезмәттәшләрем. Сезне бүгенгесе тантаналы һәм эшлекле җыен белән чын күңелемнән тәбрик итәм. Шушындый катлаулы өлкәдә армый – талмый эш алып бару өчен корычтай сәламәтлек, бәхетле озын гомер телим.

        “Милли мәгариф бүгенгесе һәм киләчәге” соравы безне һәрдаим дулкынландырып, борчып тора. Бүген сезнең белән бергә, шушы мөһим мәсьәлә турында фикер алышу мөмкинлеге булуга мин бик шат.

         Күпмилләтле республика шартларында  мәгариф зур педагогик мөмкинлекләргә ия. Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының “Мәгариф” турындагы Законнарында милли һәм региональ мәдәни традицияләрне яклау һәм үстерү ассызыклап әйтелә.

         Республикабыз,  шул исәптән,  районыбыз укытучылар армиясе, милли белем бирүнең һәм милли мәктәпләрнең шәхес тәрбияләүдә никадәр зур роль уйнаганын аңлыйлар. Заман мәгарифе нигезендә дөньяви , интернациональ һәм милли диалектик бердәмлек ятарга тиеш. Мәктәпне тәмамлап чыгучы укучы үз халкының тулы канлы вәкиле, үз иленең гражданины һәм шул ук вакытта дөнья цивилизациясе субъекты итеп тә тоярлык булсын.

        Мәгариф җилкәсенә милли мәдәниятне, әдәбиятны, телләрне торгызу һәм төрле мәдәниятләрнең бергә үрелеп үсүен тәэмин итү кебек зур бурыч йөкләтелгән.

         Минемчә, төрле төбәкләрдә таралып – чәчелеп яшәгән татарлар алдында торган иң мөһим бурыч -  тарихи Ватанны, Татарстан Республикасын сәяси, икътисади, фәнни – техник, интеллектуаль – рухи җәһәттән ныгыту, аның дәрәҗәсен күтәрү, дөнья күләмендә таныту. Ә сәясәтчеләрнең , галимнәрнең бурычы татар өчен уртак булган , аларны бергә туплый , рухи берләштерә, алган гомуми идея – максат, идеология булдырудан гыйбарәт.

         Бүгенгесе көндә  татарлар Рәсәйдә һәм башка илләрдә торган саен зуррак йогынтыга ия була баралар. Күп нәрсәдә республикабызның уңышы татар дөньясының бердәмлегенә бәйле. Республика  татар халкы белән бергә атлый , ныгый, ә бөтендөнья татар халкы Татарстанның уңышларыннан үзенә яңадан – яңа рухи көч ала.

       Бүген татар мәгърифәте алдында торган иң зур бурычларның берсе – халык хәтерен яңарту, шуның белән  бергә татар  халкының бөек шәхесләрен өйрәнү, халыкның гореф – гадәтләрен, миллә көнкүреше, җыр, биюләрен кире кайтару, һәр милләтне бертигез үстерү. Һәм иң мөһиме – һәр татар күңелендә үзенең милләте белән горурлану хисе уяту, тәрбияләү.Әлеге бурыч, максатлар турында сүз барганда безгә татар милли мәгърифәтенең башында торган, аның төп юнәлешләрен, үсеш юлларын билгеләгән күренекле мәгърифәтче галимнәр, язучылар, җәмәгать эшлеклеләрен искә алу, алар үрнәгендә эшне иҗади оештыру, бергәлек кирәк.

        Татарстан Республикасы милли мәгарифенең, Россия Федерациясе мәгариф системасының безнең, татар теле укытучыларының, алдына куйган максатларын үтәүдәге уңыштагы баскычлар бик күп төрле. Үзебез өчен  отышлы  һәм уңышлы булган эш юнәлешләренә тукталып китәсем килә. Бүгенгесе көн  татар теле укытучысы үз эшен РФ төбәкләрендәге татарлар, ТР Мәгариф Министрлыгы һәм Милли бүлеге, КФУ , Республика сәләтле балалар белән эшләү үзәге, “Электрон мәгариф” тәге төрле фән бергәлекләреннән башка эшне отышлы оештыра алмас иде. Иң беренче чиратта,  исемнәре күренекле булган мәгърифәтчеләребез Каюм  Насыйри, Ризаэддин Фәхреддин, Шиһабетдин Мәрҗәни,  якташларыбыз Галиәсгар Гафуров – Чыгтай,  Думавиларның иҗатларын, эшчәнлекләрен милли – региональ компонент эчендә карау. Һәр елны Мәгариф Министрлыгы тарафыннан оештырылган Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Гамил Афзал, Альберт Яхин , Мөхәммәм Мәһдиев укуларында катнашып, тәҗрибә туплау; укучыларны Абдулла Алиш, Габдулла Тукай,  Муса Җәлил, якташларыбыз Хәсән Туфан, Нәҗип Думави  һәм башка язучыларга багышланган фәнни – гамәли конференцияләрдә катнаштырулар укучыларда эзсез калмый, иҗадилыкны, эзләнү – тикшеренү мөмкинлекләрен үстерә. Ел саен үткәрелә торган  “Туган тел” мастер класс бәйгесе укытучыларга эш тәҗрибәсен туплау, үз дәрәҗәсен аңлап, иҗади уңышларга  илтүче зур бәйгеләрнең берсе булып тора.

        Шулай ук яшь талантларны барлау, үстерү, пропагандалау максатыннан КФУ һәм ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган “Шигъри Сабантуй”, “Илһамлы каләм”, “Илһам”конкурслары , “Идел” яшьләр үзәге үткәргән “Иделем акчарлыгы” , “Сәләт” оешмасы үткәргән “Сәләткә нур булып балкучы йолдызлар” бәйгеләре; төрле регионара, дөньякүләм фән бәйгеләре, “Зирәк Тиен” республикакүләм уенындагы уңышларыбыз да безнең, Яңа Ибрай урта мәктәбе сәләтле  укучылары һәм укытучыларының,  уртак тырышлык нәтиҗәләре дип саныйм мин. Шуңа да без бу конкурсларда һәрдаим дипломантлар, хәтта, Гран – при иясе булу бәхетенә дә ирештек.

        Ә укытучы буларак , үз һөнәри осталыгыбызны үстерү өчен төрле районара, республикакүләм һәм федераль курсларда,  мастер класс бәйгеләрендә, төрле электрон  бергәлекләрдә катнашабыз; татар теле укытучыларының Өстәл китабы булган “Мәгариф”, “Көмеш кыңгырау”, “Ачык дәрес” , “Гаилә һәм мәктәп” газета –журналларында язмаларыбыз белән уртаклашабыз. Тик бу ирешелгән уңышларыбыз милли белем диңгезендә бер дулкын гына әле, минемчә.  Әгәр дә эшебезне республика күләмендә генә түгл, ә нәкъ бүгенгечә, инде регионара дәрәҗәдә дә җәелдерсәк, тагын да отышлырак булыр дип саныйм.

        Чыгышымны төгәлләп, күренекле язучыларыбыз, галимнәребезнең берничә фикеренә тукталасым килә.

       “  Халыкның теле  - ул рухи яшәешнең беркайчан да шиңми торган мәңгелек чәчәге. Телдә тулаем халык, аның рухи көче, туган якның күге, һавасы, басу – таулары,  урманнары, елгалары, фикере гәүдәләнә. Тел аша үткән, хәзерге һәм киләчәк буыннар арасында иң җанлы һәм ныклы элемтә урнаша” , - дип язды күренекле педагог К.Д.Ушинский.

          Туган телне өйрәнү һәр кешенең рухи үсешен, аның гомумкешелек һәм милли кыйммәтләрне үзләштерүен тәэмин итү чарасы итеп каралырга тиеш. Шуннан башка үткән, хәзерге һәм киләчәк буыннар, аларның традицияләре, гореф – гадәтләре, фәлсәфәсе, идеаллары арасында дәвамлылык эзелер иде.

           Күренекле классик язучыбыз Гаяз Исхакыйның сүзләрен искә төшерик әле:  “Әвәл әхлак бозыла, икенче дин, тел  бетә, өченчедән, халык үзе бетә”. Бу сүзләр безгә кисәтү булып яңгырый. Шуңа күрә дә телебезне саклауда туктаусыз көч куйыйк, эзләник, табышларыбыз белән уртаклашыйк.

       

     

         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сыйфатлы белем бирүдә, сыйныфтан тыш чараларда информацион технологияләр куллануда укытучыларның роле (чыгыш)

Методик берләшмә эшчәнлеге түбәндәге төп" Укыту һәм тәрбия эшендә информацион технологияләр нигезендә белем  бирү сыйфатын яхшырту аша тирән белемле, иҗади фикерләүче, сәламәт, милли культур...

Август киңәшмәсендә чыгыш,Август конф. 79нчы мәктәп,Чыгышымның темасы (2).

ТемаТатар әдәбияты дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда әхлакый-гражданлык кыйммәтләренең барлыкка килү проблемасы...

"Бердәм республика имтиханы һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе тапшыру мөмкинлекләре һәм кыенлыклар"- укытучыларның август киңәшмәсендә чыгыш

       БРИ һәм ДЙА- ул укучыларның мәктәп курсы өчен дә, шулай ук алга таба укуын дәвам итәчәк уку йортының сынау имтиханын да үз эченә ала. Ә татар теле һәм әдәбияты буенча...

Укытучыларның методик компетентлыгын үстерү

Укытучыларның методик компетентлыгын үстерү...

"Театраль педагогика алымнары ярдәмендә укытучыларны һөнәри-этик әзерләү" халыкара фәнни-методик семинарда "Укучыларны театр сәнгатенә җәлеп итүдә татар әдәбиятының роле" темасына чыгыш

Мәктәптә өйрәнелә торган драма әсәрләренең саны башка төрләргә караган әсәрләр белән чагыштырганда күпкә ким. Бу драма әсәрләрен өйрәнү өчен вакытның күп кирәк булуы белән аңлатыла.  Сәхнәләштерү...

Регионара конференциядә чыгыш: “Лев Николаевич Толстойның педагогика өлкәсендәге эшчәнлеге”

7 декабря 2018 года на базе Детского дома творчества «Радуга талантов» состоялась Межрегиональная научно-практическая конференция «Л.Н.Толстой – взгляд через столетия&raq...