Укытучыларның методик компетентлыгын үстерү
методическая разработка на тему

Укытучыларның методик компетентлыгын үстерү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ukytuchylarnyn_metodik_kompetentlygyn_usteru.docx48.29 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучыларның методик компетентлыгын үстерү,

квалификациясен күтәрү юнәлешләре.

Буа  шәһәре М.Вахитов исемендәге                                                                            гимназиянең татар теле һәм әдәбияты                                                                 укытучысы М.М. Юнысова  чыгышы

                                                                                      1 нче слайд

    Бүгенге үзгәрешләр заманы укытучы алдына үз профессиональ дәрәҗәсен күтәрү өстендә өзлексез эшләү бурычын куя. ФДББС буенча белем бирү процессында җәмгыять өчен төрле яктан үскән, интеграль шәхесләр тәрбияләү күздә тотыла. Мондый эшне компетентлы укытучы гына башкара ала.        

  2 нче слайд                      

      Компетенция  (латин теленнән кергән сүз)- нинди дә булса өлкәдә осталык. Компетентлы  - нинди дә булса өлкә, мәсьәлә буенча яхшы хәбәрдар, тирән белемле, төпле, ышандыргыч авторитетлы дигән сүз. (Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1979, 141 нче бит). Бу термин Европа илләрендә һәм Америкада 70 нче елларда ук киң кулланыла.                                                                              3 нче слайд

           Белем  бирү һәм тәрбия өлкәсендә компетенцияләрне гомуми һәм профессиональгә бүлеп карыйлар. Гомуми компетенциягә ия булу шәхескә социаль тормышта үз урынын табарга, дөньяга билгеле бер караш тәрбияләргә, гражданлык позициясен ачыкларга булыша. Ә профессиональ компетенция нинди дә булса бер өлкәдә кирәкле белемгә ия булуны аңлата. Компетентлыкның компонентлары: белем бирү; белемнең кыйммәте; белемне куллануга омтылыш һәм аны уңышлы куллану тәҗрибәсе. Профессиональ компетенциянең 5 төрен аерып күрсәтәләр:                                      1) сәяси-социаль компетенция – җаваплылыкны үз өстеңә алу, конфликтларны үзара тыныч юл белән чишү, тормышны яхшы якка үзгәртергә тырышу;             2) культура ара (межкультурная);                                                                                        3) коммуникатив (аралашу);

4) информацион-технологик компетенция – яңа технологияләрнең кеше тормышына тәэсир итүе, аларның уңай һәм тискәре якларын ачыклау, төрле мәгълүмәти һәм реклама каналларына аек акыл белән карау;

5) профессиональ компетенция – белем алу, укырга омтылу; үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү. Бу компетенцияләрне укучыда формалаштыру өчен, укытучы да шул таләпләргә җавап бирергә тиеш.

 

       Эшен дөрес оештыра белгән, даими эзләнеп, укытуда үз алымнарын булдырган, үзендә җаваплылык тойган укытучы гына компетентлы укытучы була ала.                                                                                          4 нче слайд

       М. Вахитов исемендәге гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучылары һөнәри компетентлыкны үстерү юнәлешендә максатчан эш алып бара. Эксперемент буларак ФДББС безнең гимназиядә 2010 нчы елдан 1 нче сыйныфка кертелде. Хәзер бу укучылар 7 нче сыйныфка җитте.

      Стандартның яңалыгы  - балаларның ныклы белем алуларын дөрес оештыру. Бу бик катлаулы эш укытучыдан ныклы әзерлек сорый. Проблемалы сораулар тәкъдим итү, җавапларны укучының үзләреннән тикшерттерү, бәяләтү һ.б. Без кулланган уку әсбабларында балага белем әзер килеш бирелми. Мәсәлән, 6 нчы сыйныф  өчен уку әсбабында әдәби әсәрне эчтәлек һәм форма ягыннан анализларга өйрәткән практик дәрес бар. Укучы аны ныклап үзләштерә алса, әсәр нәрсә турында? автор нәрсә әйтергә тели?  нәрсә турында уйлана һәм безне дә уйланырга мәҗбүр итә? кебек сорауларга дөрес җавап бирә; “тема, идея, проблема” дигән төшенчәләрне белеп кала һәм  әдәби әсәрне анализларга өйрәнә. Әсәрне укып чыккач, регулятив уку мәсьәләсе  куела (хәзер нишлибез? -  әсәрне анализлыйбыз), чишү юллары билгеләнә (ничек эшлибез? – әсәрнең темасын, идеясен табабыз һ.б.), куелган мәсьәлә чишелә (әсәргә анализ ясала), эшкә контроль ясала (нәрсә белеп калдым), үз эшеңә бәя бирелә. Укучы шулай мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәнә. Алдагы семинарларда критик фикерләүнең “алты эшләпә” ысулын мастер-класс буларак күрсәткән идек.                                                                 5 нче слайд

       Мондый төрдәге эшләр укучыларыбызга олимпиадаларга әзерләнү өчен дә файдалы. 2015/2016 нчы уку елында район олимпиадасында 7 укучы җиңүче, 1 укучы призер,  республика олимпиадасыннан 3 укучыбыз -  Курамшина Р. (11а, татар теле, укытучысы – Җәләлова Л.Г.),Фәхретдинова Р. (11б, әдәбият, укытучысы – Низамиева Р.Һ.), Хәйретдинова Г. (10, әдәбият, укытучысы – Низамиева Р.Һ.) призер булып кайтты. Усманова Р. (10, укытучысы – Низамиева Р.Һ.) КФУ уздырган төбәкара предмет олимпиадасында җиңүче, ә Курамшина Р. (11а) һәм Фәхретдинова Р. (11б) призер булды. Аларның укытучылары Низамиева Р.Һ. һәм Җәләлова Л.Г. Дипломнар белән бүләкләнде. Курамшина Резидә (11а) укучыларның Н.И. Лобачевский исемендәге I Бөтенроссия (XVII Идел буе) фәнни конференциясендә III  дәрәҗә Дипломга ия булды, Галимов Айбулат (11а) VIII Бөтенроссия “Илһамлы каләм” конкурсыннан “Иң яхшы драма әсәре” номинациясендә I урын алды.

6 нчы слайд

        Менә 3 ел рәттән безнең гимназия укучылары татар теленнән югары балларга БРИ тапшырып киләләр. Бу - безнең өчен  зур шатлык. Бүгенге көндә 7 укучының 4се -КФУның татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары.                                                                          7 нче слайд

         Район укытучыларына БРИның 12 критерийны үз эченә алган С өлешенә әзерлек мәсьәләсенә багышланган дәрес фрагменты мастер-класс итеп күрсәтелде. Быел укучыларга һәм укытучыларга ярдәм йөзеннән гимназия укытучыларының “Мәгариф.Татар теле”(2016, I) электрон журналында татар теленнән бердәм республика имтиханына әзерләнү буенча “Проблемалар һәм аларны дәлилләү  юллары” мәкаләсе басылды.                  8 нче слайд

   Билгеле, ачык дәресләр күрсәтеп, олимпиадаларда урыннар алып, газета-журналларда мәкаләләр бастырып кына да булмый. “Ел укытучысы”, конкурсларында, “Туган тел” мастер-классында катнашырга; хезмәтеңне башкаларга да күрсәтергә, башкаларның фикерен тыңларга, тәҗрибә уртаклашырга кирәк.

 Мәгариф  министры урынбасары Илдар Ренат улы Мөхәммәдовның  “Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләрендә татар теле һәм әдәбияты укытуны камилләштерү”                                                             темасына ясаган чыгышында                                                                                    1 нче слайд

соңгы вакытларда республикабызда дәүләт һәм туган телне саклау һәм үстерү мәсьәләләренә, милли мәгарифкә зур игътибар бирелүе хакында әйтә.                                                                                                 2 нче слайд

  2015 нче елның май аенда Әгерҗе муниципаль районында, бу елның апрелендә Казанда Татарстан Республикасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча Дәүләт Советы Комитеты  утырышы уза. Анда дәүләт телләрен өйрәнү, саклау һәм үстерү буенча актуаль темаларга сөйләшү була.                                                                                       3 нче слайд

Татарстан  яңа уку елына 2030 нчы елга кадәр  милли мәгарифне үстерү концепциясе белән керергә җыена.  ( 2030 нчы елга кадәр алына, чөнки Татарстанның нәкъ шул елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясе бар. Анда, бер чара буларак, шушы концепцияне эшләү һәм кабул итү куелган . Стратегия кысаларында концепция дә 30 нчы елга кадәр дигән атама ала. )

 Концепция милли мәгарифнең дүрт юнәлештә үсешен күрсәтә:                        1)  милли мәгариф белән идарә итү системасын камилләштерү.                       2)милли мәгәрифкә караган оешмалар челтәрен киңәйтү, аларны саклау.  

3) бирү эчтәлеген камилләштерү. ( милли-төбәк компоненты)                                4) милли мәгарифне фәнни һәм методик яктан тәэмин итү. Монда белгечләр белән тәэмин итү дә керә.                                              

 Мәгариф министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов сүзләренчә, милли мәгарифне үстерү концепциясе татар мәктәпләрен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Тугызынчы сыйныфны бетерүчеләргә татар теленнән сөйләм имтиханы кертелү ана теленә мөнәсәбәтне яхшыртачак дигән фикердә ул.

                                                                                                    4 нче слайд

 Татар телен укыту, милли мәгариф үсешендә сизелерлек  уңышлар булса да, хәл  итәсе проблемалар кала бирә:

1) программаларның, татар теле дәреслекләренең грамматик материаллар белән артык катлаулы бирелүе;                                                                    

   2) уку, дидактик материалларның заман таләпләренә, балаларның ихтыяҗына һәм кызыксынуына туры килмәве;

3) татар телен рус төркемнәрендә укытуда кулланылган технологияләрнең эффектив булмавы;

4) татар телен өйрәнүдә сыйныфны төркемнәргә бүлү приципларының эшләнелеп бетмәве.                                                                             5 нче слайд

Кызганычка каршы, урыннарда татар теле һәм әдәбиятын укытуның сыйфатын  яхшырту системасы булдырылмаган. Эффектлы һәм нәтиҗәле муниципаль модель кирәк.

  • Мәктәп эчендә сыйфатлы контроль, укытучының коммуникатив күнекмәләр формалаштыруын муниципаль мониторинглау;
  • Проблемалы ситуация туганда вакытлы һәм нәтиҗәле методик ярдәм күрсәтү;
  • Алдынгы укытучыларны барлау, аларның эш тәҗрибәсен тарату, инновацион эшчәнлеген бәяләү;
  •  Укытучының профессиональ үсеше, методик ярдәм һ.б.     6 нчы слайд

Татар теле һәм әдәбияты укытуның сыйфатын яхшыртуның төп ресурсы  - мәктәптә яхшы укучыларны югары уку йортына, ә иң яхшы студентларны мәктәпләргә  тарту.   Кызганыч, мәктәпкә эшләргә теләүчеләр аз.        Республикада 5 меңнән артык татар теле һәм әдәбияты укытучысы исәпләнә. Аларны КФУ, Яр Чаллы  дәүләт педагогия университетында  әзерлиләр.   ( КФУның Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институтына безнең гимназиядән 5 ел рәттән укучыларыбыз укырга керә. )          7 нче слайд

Укытучы эшчәнлегендә төп рольне эш программалары һәм дәреслекләр алып тора. Күп очракта дәреснең нәтиҗәлелеге дәреслекнең сыйфатына  бәйле. Татар теле һәм әдәбияты укытуның өч юнәлеше буенча ФДББС таләпләренә туры килгән  64 татар теле һәм әдәбияты дәреслеге  федераль исемлеккә кертелгән. 24 дәреслек уңай бәя алган һәм федераль исемлеккә кертелүгә әзер.                                                      8, 9 нчы слайд

Укытучының профессиональ дәрәҗәсен үстерү юнәлешендә эш алып барыла.       «Ел укытучысы» профессиональ конкурсыТатар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия  «Туган тел» мастер-классы

  • «Мәгариф» гранты (ПНПО)
  • Республика грантлары («Учитель-эксперт», «Учитель-наставник», «Учитель-мастер», «Наш новый учитель»                     10 нчы слайд

Татар теле һәм әдәбияты укытуны методик ресурслар, яңа мәгълүматлар белән тәэмин итү максатыннан киләчәктә

1)Бөтенроссия «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» конкурсын оештыру һәм үткәрү

2) «Татарстан Республикасы мәктәпләрендә дәүләт телләрен укыту буенча иң яхшы практика» гранты

3)“Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының халыкара ассоциациясе” дигән иҗтимагый оешма оештыру күздә тотыла.                                                                          4) 2015 нче елдан беренче тапкыр татар теле укытучылары өчен “Мәгариф. Татар теле” профессиональ журналы чыга башлады. 2 нче яртыеллыктан электрон  аны һәркем бушлай куллана алачак.                   11, 12  нче слайд

    Татар теленнән халыкара олимпиада үткәрелә. Яшь язучыларның халыкара “Илһам” конкурсы быелдан яңа форматта үткән. Комиссия әгъзалары конкурсантларның иҗаты белән яшәгән урыннарына барып танышканнар.                                                                               13 нче слайд

Һәр елны укучылар һәм укытучылар өчен Г. Исхакый, К. Насыйри, Р. Фәхретдин. Т. Миңнуллин, И. Хәлфин исемендәге укулар, фәнни конференцияләр үткәрелә. 2015/2016 нчы уку елында 20 мең кешене берләштергән 25 чара узган.                                                       14 нче слайд

        Бу уку елыннан  “Сәйяр” татар балалар театр коллективлары фестивале оештыру планлаштырыла.                                         15 нче слайд

Елдан ел профельле тел өйрәнү сменалары популярлаша бара. Республика олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары өчен махсус сменалар оештыру күздә тотыла. Киләсе елда мәктәп яны лагерьларында тел өйрәнү сменалары оештырылачак.

Татар теле һәм әдәбияты укытуның нәтиҗәлелеген арттыру, укыту методикасын камилләштерү – бердәм көч белән генә хәл ителә ала торган мәсьәлә. Бу юлда барыбызга да уңышлар юлдаш булсын!