Дибәҗә Каюмова - күпкырлы иҗат эшлеклесе.
методическая разработка по теме

Дибәҗә Каюмова - күпкырлы иҗат эшлеклесе.

 

      Минем фәнни-тикшеренү эшем – татар әдәбиятына  кабатланмас бай иҗат мирасы кертүче Дибәҗә Каюмова турында. Кем соң ул Дибәҗә Каюмова? Якташ язучыбыз Дибәҗә Каюмова  – зур талант, гап-гади сүзләрне дә әсәренең иң кирәк җирендә кулланып, иң кирәк урынында аларны алмаз ташыдай ялтыратып, кеше күңеленең иң ерак нокталарына илтеп җиткерә белүче, күңелләрнең иң түрендә әле шытып кына яткан иң кирәк хисләрне таба белеп, аларны язгы ташкыннар сыман ургыта белүче олы сүз остасы  дип әйтсәк тә була. Шуңа күрә,  аның тормышын, иҗатын алга таба да өйрәнергә кирәк дип саныйм.

     Беренчедән,  бу татар язучысының үзен, әсәрләрен тирәнрәк һәм объектив күзалларга мөмкинлек тудыра.

     Икенчедән, аның әсәрләренә  анализ ясау аның әдәбиятта тоткан урынын төгәлрәк ачыкларга ярдәм итә.

    Өченчедән, әсәрләрендә яктыртылган темалар аның чыннан да халыкка якын торуын дәлилли.

   Шулай итеп, Дибәҗә Каюмованың  туган якка, туган халкына багышлап язылган әсәрләрен өйрәнү алынган теманың актуаль булуын күрсәтә.

     Фәнни эшемнең темасы: “Дибәҗә Каюмова - күпкырлы иҗат эшлеклеседип атала.

     Өйрәнү объектыДибәҗә Каюмованың тормыш юлы.

     Өйрәнү предметы :  Дибәҗә Каюмованың күпкырлы иҗаты.

     Фәнни эшемнең максаты һәм бурычлары: Дибәҗә Каюмованың тормыш юлын һәм иҗатын  өйрәнеп, тулы бер мәгълүмат җыеп, халкыма тарату. Максатыма ирешү өчен мин үз алдыма түбәндәге бурычларны куйдым:

  1. Якташ язучыбызның  бай иҗатын өйрәнү;
  2. Дибәҗә Каюмованың иҗатына кызыксыну уяту;
  3. Шигърият һәм проза өлкәсендәге әсәрләре нигезендә  Мәхәббәт һәм Нәфрәт хисләре, кешелек турында актив уйланып яшәүче, яхшылык өчен көрәштә үз урынын табарга омтылган кешеләр язмышын чагылдыру.

      Эзләнү процессы:

  1. Дибәҗә Каюмованың тормышына, иҗатына кагылышлы язмаларны эзләү, өйрәнү, бер калыпка салу һәм  аларны туплау.
  2. Практик эшкә нәтиҗә ясау.

      Нәтиҗә:

      Алабуга җирлегенең күренекле вәкилләре турында һәм Дибәҗә Каюмованың иҗади мирасын өйрәнеп, мин түбәндәгеләрне аңладым:

  1. Алабуга төбәге тарихи шәхесләргә бик бай;
  2. Дибәҗә Каюмованың иҗат мирасы гаять бай һәм күпкырлы;
  3. Д. Каюмованың иҗатын өйрәнүне дәвам итәргә кирәк;
  4. Язучының әсәрләрен укучыга ирештерү эшен эзлекле төстә дәвам   итәргә кирәк;

Дибәҗә Каюмова - үз халкының күренекле вәкиле булып

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dibzh_kayumova.doc67.5 КБ

Предварительный просмотр:

Алабуга муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе ”РФ Герое А.Н.Епанешников исемендәге 3 нче урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбе”

Дибәҗә Каюмова - күпкырлы иҗат эшлеклесе.

2013ел.

Эчтәлек

I.Кереш........................................................................................................

II. Төп өлеш……………………………………………………………....

1.  Дибәҗә Каюмованың кыскача биографиясе.

2.  Беренче шигырьләре.

3.  “Урланган бәхет” повесте.

4.   “Рәйхан” повесте.

5.   “Буранлы юллар” повесте.

6.    “ Бәхет” хикәясе.

7.     “ Сабырлык” хикәясе.

III. Йомгаклау…………………………………………………………

         IV.Кулланылган әдәбият………………………………………………

Тезислар

Дибәҗә Каюмова - күпкырлы иҗат эшлеклесе.

      Минем фәнни-тикшеренү эшем – татар әдәбиятына  кабатланмас бай иҗат мирасы кертүче Дибәҗә Каюмова турында. Кем соң ул Дибәҗә Каюмова? Якташ язучыбыз Дибәҗә Каюмова  – зур талант, гап-гади сүзләрне дә әсәренең иң кирәк җирендә кулланып, иң кирәк урынында аларны алмаз ташыдай ялтыратып, кеше күңеленең иң ерак нокталарына илтеп җиткерә белүче, күңелләрнең иң түрендә әле шытып кына яткан иң кирәк хисләрне таба белеп, аларны язгы ташкыннар сыман ургыта белүче олы сүз остасы  дип әйтсәк тә була. Шуңа күрә,  аның тормышын, иҗатын алга таба да өйрәнергә кирәк дип саныйм.

     Беренчедән,  бу татар язучысының үзен, әсәрләрен тирәнрәк һәм объектив күзалларга мөмкинлек тудыра.

     Икенчедән, аның әсәрләренә  анализ ясау аның әдәбиятта тоткан урынын төгәлрәк ачыкларга ярдәм итә.

    Өченчедән, әсәрләрендә яктыртылган темалар аның чыннан да халыкка якын торуын дәлилли.

   Шулай итеп, Дибәҗә Каюмованың  туган якка, туган халкына багышлап язылган әсәрләрен өйрәнү алынган теманың актуаль булуын күрсәтә.

     Фәнни эшемнең темасы: “Дибәҗә Каюмова - күпкырлы иҗат эшлеклесе ” дип атала.

     Өйрәнү объекты :  Дибәҗә Каюмованың тормыш юлы.

     Өйрәнү предметы :  Дибәҗә Каюмованың күпкырлы иҗаты.

     Фәнни эшемнең максаты һәм бурычлары: Дибәҗә Каюмованың тормыш юлын һәм иҗатын  өйрәнеп, тулы бер мәгълүмат җыеп, халкыма тарату. Максатыма ирешү өчен мин үз алдыма түбәндәге бурычларны куйдым:

  • Якташ язучыбызның  бай иҗатын өйрәнү;
  • Дибәҗә Каюмованың иҗатына кызыксыну уяту;
  • Шигърият һәм проза өлкәсендәге әсәрләре нигезендә  Мәхәббәт һәм Нәфрәт хисләре, кешелек турында актив уйланып яшәүче, яхшылык өчен көрәштә үз урынын табарга омтылган кешеләр язмышын чагылдыру.

      Эзләнү процессы:

  • Дибәҗә Каюмованың тормышына, иҗатына кагылышлы язмаларны эзләү, өйрәнү, бер калыпка салу һәм  аларны туплау.
  • Практик эшкә нәтиҗә ясау.

      Нәтиҗә:

      Алабуга җирлегенең күренекле вәкилләре турында һәм Дибәҗә Каюмованың иҗади мирасын өйрәнеп, мин түбәндәгеләрне аңладым:

  • Алабуга төбәге тарихи шәхесләргә бик бай;
  • Дибәҗә Каюмованың иҗат мирасы гаять бай һәм күпкырлы;
  • Д. Каюмованың иҗатын өйрәнүне дәвам итәргә кирәк;
  • Язучының әсәрләрен укучыга ирештерү эшен эзлекле төстә дәвам   итәргә кирәк;
  • Дибәҗә Каюмова - үз халкының күренекле вәкиле булып килә.   

Кереш

     Алабуга төбәгендә моңлы илһамлы кешеләр күп яши.  Шулар арасында күптәннән Алабуга төбәгендә яшәп, хезмәт юлын халкыбызның аң – белемен күтәрүгә, мәдәниятен үстерүгә багышлаган, армый – талмый милләтебез мәнфәгатьләрен кайгыртып, иҗат дәрте белән янып яшәүче Дибәҗә Каюмованы белмәгән кеше сирәктер.

     Аның иҗат җимешләре газета, журнал битләрендә генә түгел, инде берничә китап булып та дөнья күрде.

     Язучы туган җиренә, халкына, туган теленә булган мәхәббәтен бары тик иҗат кешесенә генә хас сиземлек һәм осталык белән бүгенге чынбарлыкка бәйли, күңелендә туган хис- тойгыларын дөньяга карашы, акылы, йөрәге аша сугарып, шигырьләренә, хикәяләренә, повестьларына күчерә.

    Кем соң ул Дибәҗә Каюмова? Якташ язучыбыз Дибәҗә Каюмова  – зур талант, гап-гади сүзләрне дә әсәренең иң кирәк җирендә кулланып, иң кирәк урынында аларны алмаз ташыдай ялтыратып, кеше күңеленең иң ерак нокталарына илтеп җиткерә белүче, күңелләрнең иң түрендә әле шытып кына яткан иң кирәк хисләрне таба белеп, аларны язгы ташкыннар сыман ургыта белүче олы сүз остасы  дип әйтсәк тә була. Шуңа күрә,  аның тормышын, иҗатын алга таба да өйрәнергә кирәк дип саныйм.

     Беренчедән,  бу татар язучысының үзен, әсәрләрен тирәнрәк һәм объектив күзалларга мөмкинлек тудыра.

1

     Икенчедән, аның әсәрләренә  анализ ясау аның әдәбиятта тоткан урынын төгәлрәк ачыкларга ярдәм итә.

    Өченчедән, әсәрләрендә яктыртылган темалар аның чыннан да халыкка якын торуын дәлилли.

   Шулай итеп, Дибәҗә Каюмованың  туган якка, туган халкына багышлап язылган әсәрләрен өйрәнү алынган теманың актуаль булуын күрсәтә.

Фәнни эшемнең темасы: “Дибәҗә Каюмова - күпкырлы иҗат эшлеклесе ” дип атала.

 Өйрәнү объекты :  Дибәҗә Каюмованың тормыш юлы.

Өйрәнү предметы :  Дибәҗә Каюмованың күпкырлы иҗаты.

Фәнни эшемнең максаты һәм бурычлары: Дибәҗә Каюмованың тормыш юлын һәм иҗатын  өйрәнеп, тулы бер мәгълүмат җыеп, халкыма тарату. Максатыма ирешү өчен мин үз алдыма түбәндәге бурычларны куйдым:

  • Якташ язучыбызның  бай иҗатын өйрәнү;
  • Дибәҗә Каюмованың иҗатына кызыксыну уяту;
  • Шигърият һәм проза өлкәсендәге әсәрләре нигезендә  Мәхәббәт һәм Нәфрәт хисләре, кешелек турында актив уйланып яшәүче, яхшылык өчен көрәштә үз урынын табарга омтылган кешеләр язмышын чагылдыру.

      Эзләнү процессы:

  • Дибәҗә Каюмованың тормышына, иҗатына кагылышлы язмаларны эзләү, өйрәнү, бер калыпка салу һәм  аларны туплау.
  • Практик эшкә нәтиҗә ясау.

2

      Нәтиҗә:

      Алабуга җирлегенең күренекле вәкилләре турында һәм Дибәҗә Каюмованың иҗади мирасын өйрәнеп, мин түбәндәгеләрне аңладым:

  • Алабуга төбәге тарихи шәхесләргә бик бай;
  • Дибәҗә Каюмованың иҗат мирасы гаять бай һәм күпкырлы;
  • Д. Каюмованың иҗатын өйрәнүне дәвам итәргә кирәк;
  • Язучының әсәрләрен укучыга ирештерү эшен эзлекле төстә дәвам   итәргә кирәк;
  • Дибәҗә Каюмова - үз халкының күренекле вәкиле булып килә.   

 

3

Төп өлеш.

      Дибәҗә Каюм кызы Каюмова 1934 елның 22 ноябрендә Актаныш районының Агыйдел буенда урнашкан тыйнак һәм хезмәтчел халкы булган Тат. Ямалы авылында  дөньяга килә. Авылда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Дибәҗә ханым Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. Зирәклеге, тырышлыгы училищеда укуны җиңеләйтә. Студент елларында ук җирле матбугатта языша башлый. Шигырьләр һәм көй язу белән мавыга. Училищены бик яхшы билгеләргә тәмамлап, кулына диплом алып, Актаныш районы, Солтангол авылына укытучы булып кайта. Бераз эшләгәннән соң, ул Алабуга педагогия институтына укырга керә һәм,  аны тәмамлап, утыз ел буе гаять культуралы, сокланырлык кешеләр белән кулга-кул тотынып мәдәният училищесында эшли. “Алар арасында мин  матди яктан түгел, рухи яктан баедым. Артка калмаска, күп укырга, күп эшләргә туры килде. Гомерем буе дөреслек, хаклык эзләдем, хаксызлыклар күрсәм, рәнҗедем.
Каләм алып, ак кәгазьгә үз фикеремне төшерергә омтылуны бик яшьли сизсәм дә, ныклап торып яза башлавым алтмышынчы елларга туры килә. Ул елларда язган кайбер әйберләрем укучыларга таныш, ә берничәсе кәгазе саргаеп, үз вакытын көтеп ята бирә. Актив хезмәт юлында арып-талчыгып, кеше пенсиягә чыга һәм ваемсызлана. Мин менә шул ваемсызлыктан, ялгызлыктан качарга омтылып, күңел төпкелләрен актарып мөмкин кадәр язарга тырышам,”- дип яза ул үзе турында.

     “Алабуга нуры”  газетасы ачылгач, тәрбия, дин, әхлак, милли мәсьәләләргә

4

кагылышлы мәкаләләре дөнья күрә.

      Шигырьләре һәм бер- бер артлы хикәяләре нәшер ителә. Укытучы халкының сәгате – минуты бүленгән була. Шулай да ул иҗатка вакыт таба. Шигырьләре матур, шома язылган, бик рәхәт һәм җиңел укыла. Аларны укыганда, тирән кичерешләр белән очрашасың: үзең дә сизмәстән, горурлану, тантана итү, ышану, өметләнү, юксыну, ярату, сагыну һ.б. тойгылар ташкынына кушыласың. Дибәҗә Каюмова шигырьләренең тематикасы да бик бай. “Йөрәк серләрем” дип исемләнгән җыентыкка күз салыйк. Анда теркәлгән шигырьләрнең шактый күп темага ( “И каләм”, “Татар без”, “Туган йортым” һ.б.) бүленеп бирелүе дә шуның ачык мисалы. “Татар без” дигән темага язылган шигырьләрендә шагыйрә туган халкына дан җырлый. Гасырлар буе изелгән, ялкыннарда көйдерелгән, горурлыгын саклап калган, хезмәт сөйгән халкы белән горурлана.

Гасыр давылына сыгылмаган

Шул халыкны бөгеп кара син, - ди.

“И телем” шигырендә:

Алда әле без омтылган

Иң якын таңнарыбыз,-  дип, ачы язмыш сынаулары аша яңа гасырга атлаган халкыбызның яхшы киләчәген хәзерге яшьләрдә күрә.

Сокландыра безне һәр бәйгедә

Татар яшьләренең сәләте.

5

Беркайда да йөзне кызартмады

Татар холкы, татар гадәте,

- дип яза ул “Татар рухы” дигән шигырендә. Шәһәр җирендә яшәп, урыслаша баручы татарларның арта баруы язучының күңелен борчый, уйландыра, димәк.

     Дибәҗә апа Каюмова укучыларны үзенең мавыктыргыч хикәя һәм повестьлары белән дә куандыра. Аның “Урланган бәхет” повестена карата берничә сүз әйтәсе килә. Повесть җиңел тел белән, гади һәм аңлаешлы итеп язылган. Янтирәк авылында туып үскән Нияз белән Гөлчирә турында. Алар классташлар, дуслар.Ике яшь йөрәк бер-берсенә тартыла, арадагы җылы хисләр мәхәббәткә әверелә. Бу – типик күренеш. Тик тормышның үз кануннары, язмышның үз язганы дигәндәй, күбесенчә классташ кыз һәм егет арасындагы мәхәббәт бәхетле финишка – гаилә коруга кадәр килеп җитә алмый. Яшәеш дулкынында тибрәлгән яшь затларны язмыш җилләре төрле якларга илтеп ташлый. Ләкин , бик соңлап булса да, бәхетле очраклылык ике гашыйкны очраштыра. Алар инде беркем һәм бернәрсә дә аера алмас дип ышанасы килә.

     Автор һәр әсәрендә геройларының кичерешләрен, холык  - фигыльләрен үз йөрәге аша уздырып, күңелендәге нечкә хисләр белән баетып тасвирлый. Аның геройлары тормыштан, үзебезнең арадан алынган. Әйдәгез, тагын бергәләп  кайберләрен күздән кичерик.

    “ Рәйхан” повестеның төп герое – апасына бала карарга килеп, бу авылда урнашып калган Рәйханның язмышы, мәхәббәте турында бара. Рәйханның яшьлек еллары бәгырьсез апасы Ләмиганың кыерсытуы, җәберләве һәм

6

кимсетүе белән уза. “ Бер бәхетсез, гел бәхетсез” дигәндәй, аның мәхәббәте дә көтелмәгән хәлләр нәтиҗәсендә ялгышуларга, авырлыкларга дучар була. Әмма Рәйхан сыгылып төшми, аларны җиңеп бара, беренче мәхәббәтенә тугрылыклы кала.

    Автор “Буранлы юллар” повестенда да кеше бәгыренең иң тирән почмагына үтеп керерлек көчле сүзләр таба. Әсәрнең күп геройларыннан берсе – Бибиасма – тормыш юлында күпне күргән хатын. Ул яшьли яратмаган кешегә кияүгә чыга. Озак та үтми, ире Герман сугышына китеп югала. Бибиасма ике бала белән тол кала. Аннан ул балаларын ияртеп күрше авыл кешесенә - ике балалы Гыймалисламга тормышка чыга.

    1921нче елда, намуслы, тырыш Бибиасма балаларын ачлыктан саклап кала алмый. 1930 елда гына аларның озак көткән кызлары дөньяга килә. Повестьта автор шушы кызның үсүен, ифрат та зур авырлыклар һәм тырышлыклар белән укуын һәм саф мәхәббәтен бик матур лирик юллар белән, күңелләрне тибрәндерердәй тәмле, йомшак сүзләр белән ачып сала.

    “ Бәхет” хикәясендә автор туган як табигатенең сихри матурлыгын, гүзәллеген гади генә серләр белән күңелләргә тирән кереп калырлык итеп күрсәтә.

“...Күк томан әкрен генә эреп юкка чыкты. Тал яфраклары суга коенган кебек юеш, кояшта елык – елык килеп, әкрен генә селкенгәлиләр. Күл уртасында чулт-чулт чабак уйный...” . Автор табигатьнең вак кына күренешләрен дә югалтмыйча, түкми- чәчми укучыга җиткерә.

7

    Авторның “ Сабырлык” хикәясендә кырым татарлары, шулай ук барлык татар халкын урындагы шовинистларның ничек кимсетүләре, кыерсытулары күренә. Татар халкының тарихын, көнкүрешен, әдәбиятын өйрәнү, танышу илкүләм алып барылмавын ассызыклый.

Ә “Сикәлтәле юллар үткәндә” әсәрендә аны – моны уйламыйча эшләгән гамәлләрнең аяныч юлга, азгынлыкның, хыянәтнең нинди фаҗигаларга алып баруын әдәби юллар белән сурәтли.

8

Йомгаклау.

     Сүземне Дибәҗә Каюмова турында тәмамлап, шуны әйтәсем килә - мин әле бик яшь. Яшь булсам да татар теле һәм әдәбият укытучым әйткәч, рәхәтләнеп аның иҗатын өйрәндем.

     Дибәҗә Каюмованың шигырьләрен укыгач, аның җырларын тыңлыйсым килде, чөнки аның иҗат киңлеге шигырь, повестьлар белән генә чикләнми. Үзе әйтмешли, күңел төпкелләрендә  яшеренеп яткан табигый таланты аның мәсәлләр, нәсер булып та, җырлар рәвешендә дә кәгазь битләренә ята.

     Дибәҗә апа  нәрсә турында гына язмасын, бервакытта да үзенең татар баласы, татар теленең сакчысы икәнен онытмый.

     Без дә үз телебезне туган илебезне яклый, саклый белсәк иде.    

     Д. Каюмованың иҗаты белән эзлекле төстә танышып барган кеше аның әсәрләренең кешегә, җирдә яшәүгә мәхәббәт һәм гуманизм идеяләреннән аерылгысыз булуын, бүгенге көндә актуаль булган темаларны күтәргәнен  күрә. Аның кайсы гына әсәрен алсаң да,  укучыны ятьмә кебек корылган сюжеты белән   мавыктыра, уйландыра, алда ни булыр икән дип кызыксындыра. Аның иҗаты белән горурланам, алга таба да кызыксынып аның башка әсәрләрен дә тикшерергә уйлыйм.

9

Кулланылган әдәбият:

1. Алабуга нуры газетасы, 1994 ел, 22 ноябрь.

2. Алабуга нуры газетасы, 2000 ел, 11 гыйнвар.

3. Алабуга нуры газетасы, 2003 ел.        

4. Алабуга нуры газетасы, 2004 ел, 24 ноябрь

5. Алабуга нуры газетасы, 2005 ел, 13 гыйнвар.

6. Каюмова Д.К. Буранлы юллар.- Казан: “Рухият”, 2004.

7. Каюмова Д.К. Син бик серле язмыш.- Алабуга, 2001 ел.

8. Шәех Ф.Г. Чулман язлары.- Алабуга, 1997 ел.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Р.Миңнуллин-күпкырлы талант иясе.Татар әдәбияты дәресе.Презентация.

Дәрестә язучының биографиясе һәм тормышы  турында укучыларга җиткерү , яңа мәгълүматлар бирү.Презентация карау  http://edu.tatar.ru/community/index/5554      ....

Эссе Каюмовой М.Х.

Здоровье подрастающего поколения желает лучшего. Необходимо внедрять в школу здоровьесберегающие технологии....

НӘҖИП ДУМАВИНЫҢ ӘДӘБИЯТ ҺӘМ ПУБЛИЦИСТИКА ӨЛКӘСЕНДӘГЕ КҮПКЫРЛЫ ЭШЧӘНЛЕГЕ.

Еллар, гасырлар уза тора. Кайбер данлыклы шәхесләр онытылалар. Ә менә Нәҗип Думави халык хәтерендә һаман саклана, күңелдән бер минутка да китми, әйтерсең лә сихри алмаз бөтен җиһанга нур сибә. Н...

Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиев Разил Исмәгыйль улы премиясе бәйгесенең йомгаклау кичәсе

Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиев Разил Исмәгыйль улы премиясе бәйгесенең йомгаклау кичәсе. Муниципаль иҗади бәйге сценарие...

Индивидуальный план работы на межаттестационный период по повышению профессионального уровня учителя физики Каюмовой Голуси Шавкатовны на 2018-2023 годы

Для современной школы требуется учитель, способный свободно и активно мыслить, моделировать воспитательно-образовательный процесс, самостоятельно генерировать и воплощать новые идеи и технологии обуче...

Р.Фәхретдинов-танылган мәгърифәтче,галим,тарихчы,җәмәгать эшлеклесе

9 нчы сыйныф татар төркемендә куллану өчен дәрес эшкәртмәсе...

Р.Фәхретдинов-танылган мәгърифәтче,галим,тарихчы,җәмәгать эшлеклесе

Р.Фәхретдинов-танылган мәгърифәтче,галим,тарихчы,җәмәгать эшлеклесе (дәрескә презентация)...