Р.Фәхретдинов-танылган мәгърифәтче,галим,тарихчы,җәмәгать эшлеклесе
методическая разработка (9 класс)

Гарипова Наилә Габдрәшит кызы

9 нчы сыйныф татар төркемендә куллану өчен дәрес эшкәртмәсе 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Р.Фәхретдин (дәрес эшкәртмәсе)39.12 КБ

Предварительный просмотр:

Ризаэтдин  Фәхретдинов –танылган      мәгърифәтче,галим,тарихчы,җәмәгать эшлеклесе

Н.Г.Гарипова, 1 категорияле туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысы

Татарстан республикасы Биектау муниципаль районының "Галимҗан Баруди исемендәге Биектау 4 нче номерлы урта гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе"

Предмет: Татар әдәбияты.  

Сыйныф:  9 нчы сыйныфның  татар төркеме

Тема: Ризаэтдин  Фәхретдинов –танылган      мәгърифәтче,галим,тарихчы,җәмәгать эшлеклесе.

Максат:

1.Өйрәтү максаты: Ризаэтдин Фәхреддиннең тормыш юлы һәм иҗат үзенчәлекләре белән таныштыру. Язучының балаларга язган үгет-нәсыйхәтләре турында мәгълүмат бирү.

2.Белем үстерү максаты: укучыларны үз фикерләрен дөрес, эзлекле әйтә белергә өйрәтү; иң мөһим фикерне аерып алу күнекмәләрен үстерү.

 3.Тәрбияви: Сирәк очрый торган талантка ия булган галим һәм язучының иҗаты белән горурлану хисләре тәрбияләү. Әхлак тәрбиясе бирү.

Эш формалары: фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә.

Алымнар: Иҗади уку һәм эзләнүле ысуллар: укытучы сүзе, эзләнүчән әңгәмә, сәнгатьле уку, сөйләү, аерым өлешләргә анализ бирү, текст  өстендә эшләү, проблемалы сорауларга җаваплар табу, биремнәр үтәү

 Көтелгән нәтиҗәләр:

Предмет:  сөйләм телен үстерү, укылган текстның эчтәлеген үзләштерү, анализ бирә белү.

Танып белү: үз фикереңне дәлилләп анализлый белү;  белем һәм күнекмәләрне дөрес итеп файдалана белү.

Предметара:  тарих дәресе белән бәйләнеш.

Регулятив: бер-береңнең һәм үзеңнең дә эшләрен тикшерү, бәяләү; дәреснең максатына туры китереп биремнәрне үтәү.

Коммуникатив: төркемдә эшләгәндә, бер-береңә комачауламый, иптәшең белән килешә, тыңлый, нәтиҗә чыгара һәм аңлатып бирә белү.

Шәхси:  ярдәмчел, намуслы булу кебек сыйфатларны тәрбияләү

Дәрес тибы: яңа белемнәрне үзләштерү.

Җиһазлау:  Р.Фәхреддин турында видеофильм, презентация, тәрбия турында канатлы сүзләр, стенд, компьютер, проектор, Р.Фәхреддиннең тәрбия турындагы китаплары.

 Дәрес барышы:

1.Оештыру этабы.

Дәрестә уңай психологик халәт тудыру.

Хәерле көн теләп, каршылыйк,

Туар таңны, килер көннәрне!

Иминлекләр белән яшик,

Гүзәллеккә күмеп туган якны!

-Исәнмесез, укучылар!

Дәрес кагыйдәләрен искә төшерик.

Игътибар белән тыңла.

Тулы җөмләләр белән сөйлә.

Аңламаганыңны сора.

2.Белемнәрне актуальләштерү.

Укытучы:Укучылар ,тактада бирелгән портретларны игътибар белән карагыз,кайсы портрет сезгә таныш түгел?(Дәресләрдә өйрәнелгән берничә  язучын портреты бирелә:М.Акъегетзадә,Г.Кандалый,К.Насыйри,Р.Фәхретдин).2-3 слайд

-Калган портретларны кемнеке булуын  әйтә аласызмы ?Алар кемнәр?(Укучылырның җаваплары тыңлана)

Укучылар:  ....

3. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Укытучы:Укучылар, без бүгенге дәрескә нинди максат-бурычлар куябыз?

 Укучылар:Әлегә безгә таныш булмаган язучы турында мәгълүмат җыю,аның кем булуын ачыклау.Тормышы,иҗаты белән танышу.

Укытучы:Әйдәгез,без әлеге сезгә таныш булмаган әлеге портрет иясе турында видеоязма карап китик.Игътибар белән карагыз.Тактада бирелгән сорауларга җаваплар табарга тырышыгыз.

Видео буенча сораулар:( 5 слайд)

1 .Без кем турында видеоязма карадык?

2.Сез бу шәхес турында нәрсәләр белдегез?

3.Татар әдәбиятында аның тоткан урыны нинди?

4. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

Видеоязма карау

https://yandex.ru/video/preview/?text=риза%20фәхретдин%20турында%20видеофильм&path=wizard&parent-reqid=1611524575249049-704510658971004429800107-production-app-host-vla-web-yp-285&wiz_type=vital&filmId=7640259755660558758

Видео буенча сорауларга җавап бирү.

Укытучы: Укучылар.без кем турында видеоязма карадык?

Укучылар: Ризаэтдин Фәхреддиннең тормыш юлы һәм иҗат үзенчәлекләре белән таныштык.

Укытучы: Сез бу шәхес турында нәрсәләр белдегез?

Татар әдәбиятында аның тоткан урыны нинди?

(Укучылар белемнәре белән уртаклашалар.)

Укытучы:Дәреслектә булган материалны укыгыз.

Төркемнәргә бүлеп эш бирермен.

1 нче төркем Риза Фәхретдиновның тормышы турында сөйлиләр.

2 нче төркем Риза Фәхретдиновның иҗаты турында сөйлиләр.

3 төркем Риза Фәхретдинов иҗатына хас үзенчәлекләр турында сөйли.

Слайд 6-12

Ризаэтдин Фәхретдин 1859 елның 13 гыйнварында Самара  губернасының Бөгелмә өязе (хәзер  Татарстанның Әлмәт районы) Кичүчат  авылында туган. Әтисе Фәхретдин Сәйфетдин  улы шул авылның имамы булган.  Ризаэтдин иң беренче сабакларын 5-6 яшьлек  вакытында әнисе Мәһүбә абыстайдан  алган. 1867 елның көзеннән 1868 елның  язына кадәр, җизнәсе Гыйльман Кәримигә  ияреп барып, Чистай мәдрәсәсендә укыган.  Гыйльман хәзрәт Миңлебай авылына имам  итеп билгеләнү сәбәпле, Ризаэтдин башка  елларда ерактагы Чистайга укырга бармаган,  үзләренә якынрак Түбән Шәлчәле авылы  мәдрәсәсенә 1869 елда барып, анда нигезле  белем алган. Мәдрәсәнең югары сыйныфларына  җиткәч, кечерәк сыйныф шәкертләренә  үзе дә сабак укыта башлаган. 1889  елның язына хәтле ул Шәлчәле мәдрәсәсендә  хәлфәлек итеп, шәкертләргә белем  биргән.
            Ризаэтдин  Фәхретдин 1886 елда Казанга сәяхәт итеп, заманының олуг тарихчысы һәм  дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани белән очраша. Аннан соң, 1887 елның  19 июнендә Уфада имтихан тапшырып, имам-хатыйплык  шәһадәтнамәсе - указ ала. Шул ук 1887 елда Ризаэтдин Фәхретдиннең  гарәп теле грамматикасы буенча язган беренче китабы басылып  чыга.
            1888 елның җәендә Петербургка барып, анда  ике ай чамасы яши, заманының танылган ислам философы Җәмалетдин Әфгани белән очраша. Мондый күренекле затлар белән очрашулары һәм аралашулары Ризаэтдин Фәхретдингә бик зур тәэсир ясаган. Ул Ш.Мәрҗани, Җәмалетдин Әфгани һәм Исмәгыйль Гаспралыны үзенең рухи остазлары дип санаган.
            1889-1891 елларда Р.Фәхретдин Бөгелмә оязенең  Илбәк авылында имам һәм мөдәррис Вазыйфаларын башкарган. 1891 елда  ахунлык дәрәҗәсен алган.
            Уфа шәһәрендәге Мәхкәмәи Шәргыягә (Диния Нәзарәтенә)  беренче мәртәбә 1891 елда казый итеп сайлана һәм өч ел саен  шул ук Вазыйфага кабат-кабат сайланып, 1906 елга  хәтле казыйлык хезмәтен башкара. Р.Фәхретдиннең казыйлык  вакытында башкарган иң зур эшләренең берсе – Диния Нәзарәтенең  таркау хәлдәге архивын тәртипкә китерү булган. Фидакяр хезмәтләре  өчен ул 1894 һәм 1897 елларда патша хөкүмәте тарафыннан көмеш һәм алтын медальләр белән бүләкләнгән.
            Уфага килгәнче  Р.Фәхретдиннең берничә дәреслеге басылып чыккан була. Уфада  исә ул тулаем фәнгә чумып, иҗат эшчәнлеген арттыра.  Бер-бер артлы «Тәрбияле бала», «Тәрбияле ана», «Шәкертлек адабе» кебек дәреслекләре,  шулай ук  «Сәлимә,   яки Гыйффәт»  (1899),   «Әсма,  яки Гамәл вә җәза»  (1903)  кебек әдәби җәүһәрләре, «Асар»  кебек тарихи хезмәтләре нәшер ителә. 1907 елга хәтле Р.Фәхретдиннең барлыгы 29 исемдәге әдәби, тарихи, гыйльми педагогик,  дини хезмәтләре һәм әсәрләре басылып чыккан. Аларның кайберләре дүртәр-бишәр,  хәтта алты мәртәбә басылганнар. Казыйлык Вазыйфасындагы  намуслы хезмәте һәм иҗат әсәрләре белән Риза казый исеме барлык  төрки-татар һәм мөселманнар арасында шөһрәт таба.
            Оренбург шәһәрендә чыга  башлаган «Вакыт» газетасының наширләре - бертуган Шакир һәм Закир  Рәмиевләр, мөхәррире Фатыйх Кәримиләрнең чакыруы буенча Риза  казый 1906 елда Уфадан китә. Шул елның язында ул гаиләсе  белән Оренбург шәһәренә күчеп килә һәм «Вакыт» газетасы  идарәсендә эшли башлый, төрле мәсьәләләргә караган  мәкаләләр язып бастыра.
            Ризаэтдин Фәхретдин 1936 елның 12 апрелендә  Уфада дөнья куйган һәм 15 апрельдә шәһәрнең мөселман зиратына җирләнгән.
            Ризаэтдин Фәхретдин - иң күренекле затларның  берсе буларак татар тарихында исеме уелган бөек шәхес. Ул - тарихчы  да, әдип тә, педагог һәм күренекле дин эшлеклесе  дә. Аның иҗади мирасы гаҗәеп бай.

Укытучы :

- Укучылар, без бүген һәркөн сезне өйдән, мәктәптән озатып кала торган “тәрбияле булыгыз” дигән төшенчә белән тагын бер очрашырбыз. “Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә” дигән тирән мәгънәле төшенчә яши.

        Менә сезнең алдызгызда бөтен гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган мәшһүр татар галиме, әдип, педагог, журналист Риза Фәхретдиннең күп санлы хезмәтләре ята. (Китап тәкъдим итү.)

Ризаэддин бине Фәхретдиннең «Нәсыйхәт» исемле өч китабына күзәтү ясарбыз. 

Китапның беренчсе – ир балаларны әхлакый һәм рухи тәрбияләүгә, әдәпкә, тәртипкә өйрәтүгә багышланган. Икенчесе – кыз балаларны тәрбияләү, ничек итеп эчке һәм тышкы матурлыкка ирешү, үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәтә. Өченчесе исә – зурларны әхлакый һәм рухи тәрбияләүгә багышланган.

“Нәсыйхәт” әсәренең “Ата вә ана”, “Туганнар”, “Якын кардәшләр”, “Күршеләр” бүлекләреннән өзекләр уку.(Өзекләр язылган карточкалар укучыларга таратыла,алар чираттан кычкырып укыйлар)

         Беренче укучы.

   Әй хөрмәтле балалар! Хезмәт күрсәткән кешеләр, яхшы күңелле кешеләр, һәрвакыт хөрмәттә булырлар вә якын күрелерләр, моны исә үзегез дә беләсездер. Хәлбуки сезнең ата-аналарыгыз сезгә иң авыр вә мәшәкатьле хезмәтләрен иттеләр вә һаман да итәләр. Һәрвакыт сезне кайгыртып, сезнең бәхетегез өчен тырышалар вә һәрвакыт сезнең өчен Аллаһы Тәгаләгә ялваралар вә дога кылалар. Моның өчен һәрникадәр аларның хезмәтләренә карышмавыгыз вә мәшәкатьләренең хакын үтәвегез мөмкин булмаса да — һаман аларга ихлас белән хезмәт итүче вә аларга  хөрмәт күрсәтүче булыгыз!..
        
Икенче укучы.

   Ата вә аналарыгыз хозурында бик әдәпле булыгыз, аларның сүзләрен яхшы тыңлагыз, ишарәләрен аңлагыз, алар белән артык кычкырмыйча, әдәпле итеп, ачык сөйләшегез. Алар аягүрә торганда,       сез утырып тормагыз!..
  Урамда йөргән вакытларыгызда атагыз очраса, аңа  һәм аның белән берлектә булганнарга сәлам биреп әмерләрен көтеп торыгыз! Әгәр дә утырып  торган вакытыгызда килсә — ачык йөз белән аягүрә торыгыз!..
        
Өченче укучы.

   Туганнарыгыз — ата вә аналарыгыз соңында иң якын кешеләрегездер. Шуның өчен алар белән һәрвакыт әдәпле вә мәрхәмәтле булыгыз! Боларның олыларын ата вә ана урынында санап, итагатьле булыгыз вә сүзләрен тыңлап гамәл итегез! Кечеләренә шәфкатьле булып, аларны бер дә рәнҗетмәгез вә каты күңелле булмагыз. Оятсызлык вә тәрбиясезлектә күчергеч булып күренмәгез, аларны сүкмәгез, кулларында булган нәрсәләрне тартып алмагыз. Чөнки болай итү аларның каннары бозылуга вә ата-ананы ачуландыруга сәбәп булыр.

   Туганнарыгызның әйтүләрен көтеп тормыйча, һәр эшләрендә ярдәмче булыгыз, кулыгыздан килгән изгелекләрне бер дә алардан кызганмагыз!
  Туганнарыгызның серләрен гүзәл саклагыз, аларга шатлыклы хәбәрләр сөйләп (әгәр дә аларга зарар китерәчәк булмаса), яманнарын сөйләмәгез! Сүз вә гамәлләрегез  белән аларга ихласлы булыгыз, гаепләрен яшерегез, һәрвакытта ачык йөз вә киң күкрәк белән каршы алыгыз!

         « Өй эчендә”,”Мәктәп”,”Гыйлем” “бүлекләре

        Дүртенче укучы

    Чәй эчкәннең соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарыгызның ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: «Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа Тәүфикъ бирсә иде»,— дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына чыгыгыз.

   Мәктәпкә кергәч, аяк киемнәрегезне, бүрек, тун кебек өс киемнәрегезне билгеле җиргә куеп, укытучы вә башка  иптәшләрегезгә ачык йөз белән сәлам бирегез вә алар белән дәрес укырга башлагыз!

Бишенче укучы

    Мәктәп эчендә булган тавышларга катнашмагыз, уйнаучы вә тәрбиясез балалар белән иптәш булмагыз, алар белән бер җирдә утырмагыз, үзегезгә билгеләнгән урыннан рөхсәтсез күчмәгез!

    Бертөрле дәрес бирелгәндә, сез икенче дәресләргә карамагыз, бәлки укытучы тарафыннан бирелгән дәрескә тәмам күңелләрегезне салыгыз, һәрбер нәсыйхәтләрне зиһенегезгә урнаштырыгыз, дәрес вакытында сөйләшмәгез вә башка әйберләргә күңелләрегезне җибәрмәгез, бу сәбәптән       осталарыгыздан ризалык алырсыз, гомерегездә файда күрерсез.

    Укытучыларыгыз укырга, язарга, ятларга кушкан эшләрнең барысын да яратып җиренә җиткерегез.
        

        Алтынчы укучы.

   Гыйлем күңел күзен ачар, наданлык-караңгылыкны бетерер. Олы дәрәҗәләргә  тоташтырыр, дошманнарга каршы корал булыр. Тереклекне саклар. Дөнья көтү  сәбәпләрен белдерер, йорт эчендә вә гомумхалыклар белән ни рәвештә булырга кирәклеген өйрәтер. Гыйлем — галимнәрнең зиннәте, адәмнәрнең хөрмәте  булып, караклардан куркусыз дәүләт вә һич бетми торган байлыктыр.

    Гыйлеме күп кешеләргә караганда аз гыйлемле булудан оялмагыз, бәлки белергә  кулыгыздан киләчәк әйберләрне белми калуыгыздан оялыгыз, чөнки монысы — гаеп эштер.

    Һәрвакыт гыйлемгә мәхәббәт итегез, өйрәтелә торган әйберләрне ихлас белән тыңлагыз,       соңыннан кирәкләрен өйрәнегез вә һәрбер гыйлемнең күркәм булганын белегез,  һичбер вакыт гыйлемгә тәкәбберлек күрсәтмәгез!
         
“Остаз вә мөгаллим “.”Шәкертләр”,”Дус исемле өлешләр

        Җиденче укучы.Аталарыгыз тәннәрегезне тәрбияләп үстергән хәлдә, остазларыгыз җаннарыгызны тәрбия итеп үстерәләр. Бу сәбәпле остазларыгыз — бөек аталарыгыздыр. Сез дә  боларны чын күңел белән сөегез, нәсыйхәтләрен тыңлагыз, авыруларның  табибларга тапшырылуы кебек барлык ихтыярыгызны аларга тапшырыгыз, аларның  теләкләренә каршы килмәгез!

Сигезенче укучы.

Мөгаллимнәргә каршы килмәгез, алар белән кычкырышмагыз, һәрбер гүзәл эшләрдә аларның       сүзләренә җан вә тән белән иярегез. Ләкин аңламаган урыныгыз булса, шул  хәленчә калдырып китмичә, бәлки әдәп вә сабырлык белән: «Әфәндем, бу җирне аңламадым вә бу сүзне белмәдем»— дип кайтарып сорагыз.

Тугызынчы укучы.

Һәрбер  шәкерт, хосусан үз мәктәбегез шәкертләре белән гүзәл яшәгез, аларны туганнарыгыз кебек санагыз, алар белән йомшак сөйләшегез, очраган вакытларында шатлык белән каршылагыз. Шатлыкларын вә кайгыларын уртаклашыгыз!

Аталарыгызның байлыгы яки һөнәре белән, шулай ук киемнәрегез белән,  әсбапларыгыз белән башка шәкертләргә үзегезне күтәрмәгез, бәлки һәрвакыт аларга хөрмәт вә кечелек күрсәтегез!

        Унынчы укучы.

Һәрвакыт  хөрмәт күрсәтеп тору вә дөреслекне олылау сәбәпле дуслык көчәер. Шуның  өчен дусларыгызга һәрвакыт ярдәмче вә аларга таяныч булыгыз! Кеше — бер ялгызы аз булса да, дуслары белән күп булыр. Дуслар — авырлык вә мәшәкать көннәрендә ярдәмче булсыннар өчендер.

        Укытучы:Менә, балалар, сез “Нәсыйхәт” әсәреннән өзекләр белән таныштыгыз. Әйтегез әле, нәсыйхәтләрне тыңлаганнан соң, без нинди төшенчәгә әйләнеп кайтабыз?

 Укучы:Тәрбияле балага  хас сыйфатлар турында укыдык.

Укытучы: Кешелеклелек ,тәрбиялелек,әдәплелек һәр халыкның йөз аклыгы кыйммәтле хәзинә булып кала. Без бу сүзләрне тәрбия  кагыйдәсе буларак тормышыбызда  куллана алабыз.

5.Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.

Укытучы:Укучылар,әйдәгез кечкенә генә тест эшләп алырбыз,аннан соң дөреслеген дәфтәрләрне алмашып тикшерерсез.

 Р. Фәхретдинов иҗаты буенча тест биремнәре.

  1. Ризаэтдин Фәхретдин кем ул?

а)Дин белгече, математик, язучы;

б) Мәгърифәтче, язучы, галим, нашир;

в)Мәгърифәтче, сәяхәтче, галим;

г)Нашир, язучы, сәясәтче, галим;

  1.  Ризаэтдин Фәхретдин кайчан туган?

а)1886 нчы елның 26 нчы апрелендә;

б)1859 нчы елның 17 нче гыйнварында;

в)1901 нче елның 1 нче гыйнварында;

         г)1851 нче елның 8 нче мартында;

  1. Ризаэтдин Фәхретдин кайда туган?

а)Чистай районы, Яуширмә авылында;

б)Арча районы, Кушлавыч авылында;

               в)Әтнә районы, Ябынчы авылында;

г) Әлмәт районы Кичүчат авылында;

  1. Ризаэтдин Фәхретдин беренче сабакны кемнән ала?

а)Каюм Насыйридан;

б)Мотыйгулла хәзрәттән;

в)Әнисе Мәһүбә абыстайдан;

г)Исмәгыйль Гаспралыдан;

  1. Кайсы мәдрәсәдә укый?

а)Казанда Күл буе мәдрәсәсендә;

б)Чистай мәдрәсәсендә;

в)Уфада “Галия “ мәдрәсәсендә;

г)Оренбургта “Хөсәения” мәдрәсәсендә;

  1. Оренбургка ни өчен китә?

а)Белемен күтәрү өчен;

б)Бертуган Рәмиевлар чакыруы буенча;

в) Китап бастыру өчен;

г)Алтын шахталарында эшләр өчен”

  1. Ризаэтдин Фәхретдин кайчан үлә?

а)1913 нче елның 13 нче апрелендә;

б)1921 нче елның 9 октябрендә;

в)1936 нчы елның 12 апрелендә;

г)1933 нче елның 5 маенда;

Тест нәтиҗәләрен тикшерү.

Слайд 13

6.Яңа белемнәрне ныгыту

        Укытучы:Р. Фәхретдин китапларында күбесе инде онытылып бара торган йолалар, гореф-гадәтләр, кунак кабул итү, һәм аны сыйлау әдәпләре, исерткеч эчүнең, тәмәкенең кеше сәламәтлеге өчен зарарлы булуы, алардан котылу чаралары, гыйбрәтле хәлләр турында һәм бүгенге көн өчен бик кирәкле булган кыйммәтле мәгълүматлар бирә. Әгәр без Риза Фәхретдин әсәрләрен укып, аларны тәрбияле бала үстерүдә куллансак, киләчәгебез якты һәм өметле булыр.

        Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

1) Риза Фәхретдиновның нәсихәтләрен укырга.

2)Риза Фәхретдиновның тормышы һәм иҗаты турында сөйләргә.

3)”Тәрбияле бала нинди була?” зур булмаган инша язарга

           Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).15 слайд

“Плюс-минус-кызык”

“П” – ошаган эш төре языла, мәгълүмат тупланыла.

“ М” – ошамаган эш төре, аңлашылмаган һәм кирәк булмаган мәгълүмат тупланыла.

“К” – укучылар дәрестә очраган барлык кызыклы фактларны язалар, укытучыга булган сорауларын урнаштыралар.

Әдәбият

1. Гайнуллин М. Риза Фәхреддинов. Татар әдәбиятытарихы.-Казан: Татарстан китапнәшрияте. 1985.

2. Мәшһүрмәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхредтдин мирасын укыту-тәрбия процессында  файдалану. II кисәк. – Казан, 2006. – 200 б.

3. Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану. III кисәк. – Казан, 2007. – 192 б.

4. Ризаэддин Фәхреддин: Кәгазьөстендә калган исем – бетмәсгомердер = Ризаэддин Фахреддин: Жизнь длиною в вечность / [төз.-авт. Д.Г. Гыймранова, Л.И. Гобәйдуллин, Р.Х. Миңнуллин]. – Казан: Рухият, 2014. – 148 б., рәс. б-н

5. Фәхреддинов Р.Р. Нәсыйхәт. Әхлакгыйл еменнән/РизаэддинФәхреддин. – Казан: Мәгариф, 2005. – 184 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дибәҗә Каюмова - күпкырлы иҗат эшлеклесе.

Дибәҗә Каюмова - күпкырлы иҗат эшлеклесе.       Минем фәнни-тикшеренү эшем – татар әдәбиятына  кабатланмас бай иҗат мирасы кертүче Дибәҗә Каюмова турында. Кем соң ул...

Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиев Разил Исмәгыйль улы премиясе бәйгесенең йомгаклау кичәсе

Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиев Разил Исмәгыйль улы премиясе бәйгесенең йомгаклау кичәсе. Муниципаль иҗади бәйге сценарие...

Р.Фәхретдинов-танылган мәгърифәтче,галим,тарихчы,җәмәгать эшлеклесе

Р.Фәхретдинов-танылган мәгърифәтче,галим,тарихчы,җәмәгать эшлеклесе (дәрескә презентация)...