Сиченкова Гөлшат Идрис кызы

Татар теле һәм әдәбияты, башлангыч сыйныф укытучысының шәхси сайты

Ул булганда адашмабыз-юлым туры, нурлы көнем, күз карасы кебек саклыйм, анам теле-Татар телен! И.Гыйләҗев.

Профессия: Татар теле һәм әдәбият укытучысы, башлангыч сыйныф укытучысы.

Профессиональные интересы: Татар теле һәм әдәбият, информатика, башлангыч сыйныф

Увлечения: Татар телен тирәнрәк өйрәнү.

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с. Шеланга, Верхнеуслонский район

Место работы: МБОУ "Шеланговская СОШ"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/gulechka-0
Иҗат - гүзәл гамь ул, иң югары дәрәҗәдәге изге тынгысызлык ул. Иҗат ике канатлы ул: яхшыны исбат итү, яманны инкар итү ул, яхшылыкка мәхәббәт, яманлыкка нәфрәт ул!(Хәсән Туфан) Тәрбия ул – яхшы гадәтләргә өйрәтү. (Платон) Белемле булу гына җитми, аны куллана белергә дә кирәк. (Цицерон)

Туган  тел! Һәркем  өчен  дә газиз, иң  кадерле, бернәрсә  белән  дә  алыштырмый  торган  сүз. Туган  телебезне  саклау, үстерү, аның  сафлыгы, матурлыгы  өчен  көрәшү- безнең  татар  теле  укытучыларының, халкыбызның  изге  бурычы. 

  

 

О себе

                            Укытучы, язгы  кояш  кебек,

                            Күңелләрне  назлап  җылыта.

                            Авыр  чакта  ярдәм  кулын  суза

                           Сабыр  сүзе  белән  юата.

 

     Мин, Югары Ослан  районының  Яңа ЮЛ  авылында туганмын. Башлангыч  белемне  туган  авылымда, ә урта белемне күрше Вахит авылында  алдым. Мәктәп  елларым  күңелле кичәләр, дус- сыйныфташлар, эчкерсез  укытучылар  белән  еллар узган  саен  ерагая. Аннан  Казан  педагогия  көллиятендә,  Казанда Федеральд университетында укуымны тәмамладым. Бу  уку йортларында  мин югары  белем  алып, Укытучы дигән  бөек  һөнәр  серләренә  төшендем.

      Хезмәт  юлымны  күрше рус авылында Шеланга  мәктәбендә  башладым. Менә  13  ел инде шул белем  йортында яратып  хезмәт  итәм. Тормыш  девизым:"Укытучыга  җитмеш  төрле  һөнәр  дә  аз", Шуны  истә тотып, барысына  җитешергә, һәрнәрсәдән  хәбәрдар  булырга  тырышам. Эшемдә  гаиләмнең  терәген  һәрчак  тоям. 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

 "Китап  алсаң  кулыңа, нур  сибелер  юлыңа"

      Кешелекнең бөтен  уй- фикерләрен, бай тәҗрибәсен, гыйлемен, күпкырлы  тирән  мәгълүматын  үзенә туплаганга  белем  чишмәсе-  китап  турында  акыл  ияләре бик  тирән  мәгънәле сүзләр  әйткәннәр. "Китап- галим, телсез  мөгаллим", "Китап- тормыш  көзгесе", "Китапта үткәннең каны, бүгенгенең  җаны, киләчәкнең таңы" кебек  бик  тә  тирән  мәгънәгә ия  булган  әлеге  сүзләр  буыннан- буынга  тапшырылып  килә. 

      Китаплар  алар  буыннарның  акылын, белемен  үзләренә  туплаган  тиңдәшсез  хәзинә.  Китап  ул-  игелекле  дус, киңәшче  сердәш  тә. Һәр  яңа  буын  аңардан  тиңдәшсез белем  ала, аның  байлыгы  киләсе  буыннарга  да кала. Безнең  татар  халкында "Китапсыз  өй- тәрәзәсез  бүлмә" дигән мәкаль  бар. Китапларны күп  укыган  баланың  күңелендә  начарлыкка  да  урын  калмаячак, чөнки  ул  китаплардан  яхшыны  яманнан  аерырга, үзендәге  әйбәт  һәм  начар  гадәтләрне  бәяләргә  өйрәнәчәк.

Мой взгляд на мир

«Әгәр тормышыңны бер елга планлаштырсаң – икмәк үстерсәң, үз гомереңне 10 елга планлаштырсаң-агачлар утыртсаң, гомерлеккә планнар корсаң – Балаларны укыт!»

Мои достижения

1. Ахмерова Мия 2 место в Всероссийской олимпиады по татарскому языку, руководитель: Сиченкова Г.И. 

2. Козлова Анастасия, победитель муниципального этапа, учасник республиканского этапа 3 Междунарадного литературного конкурса "Джалиловские чтения" "Җәлил  укулары" 2020 г.

3. Козлова Анастасия,  Диплом 2 степени Республиканского конкурса "У природы есть друзья: это мы - и ты, и я" 2021г.

4. Козлова Анастасия, Лауриат 2 степени Республиканский конкурс художественного чтения "В мире литературных мылей" 2021 г.

5. Гумерова Айсылу, 1 место Республиканского творческого конкурса "Минем халкымның мәдәни мирасы" 2022г.

6. Гайнуллин Эльнан, 2 место  Республиканского творческого конкурса "Минем халкымның мәдәни мирасы" 2022г.
 

Моё портфолио

И туган тел, и матур тел

Әткәм-әнкәмнең теле.

Дөньяда күп нәрсә белдем,

Син Туган тел аркылы.

 

Бүген педагогика алдында укыту процессын кызыклы һәм файдалы итү проблемасы төп проблемаларның берсе булып тора. Укытучылар үз эшләрендә төрле метод һәм алымнар кулланып эшлиләр.

Иҗади шәхес үстерү һәм формалаштыру-хәзерге заман мәктәбенең төп бурычларыннан санала. Иҗади үсешкә юнәлдерелгән дәрес структурасы класста иҗади халәт тудыру һәм шәхестә белемне үзләштерү сыйфатлары формалаштыруга юнәлдерелгән. Барлык педагогик технологияләр укытуның эффектлылыгын, белем сыйфатын күтәрү, шуның белән бергә баланы шәхес буларак үстерү, укучыларга дифференциаль якын килеп, укытуны индивидуальләштерү максатыннан кулланыла. Укучыларның татар теле һәм әдәбияты буенча белем һәм күнекмәләренең  ныклы булуы өчен, дәреслектән тыш башка уку әсбаплары белән дә эшне яхшы, шулай ук системалы оештыруның әһәмияте зур.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: