Вагапова Гулина Мунировна

"География укытучысы сайты"

Хыялсыз кеше -канатсыз кош.

Профессия: Укытучы

Профессиональные интересы: География

Увлечения: Китап укырга яратам

Страна: Казан

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Кызылтау авылы, Апас районы

Место работы: М.Х.Гайнуллин ис Кызылтау урта мәктәбе

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/gulina
Акыл - тузмас кием, гыйлем - кипмәс кое.

Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү -мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр.    Галимҗан Ибраһимов

О себе

Мин Вагапова Гөлинә Мөнир кызы. Туган көне 19 декабрь 1975 ел.  Эш стажым 19 ел. Белемем югары. Казан Дәүләт Педагогика Университетын тәмамладым. 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

"Унесенные ветром". М.Митчелл

Мой взгляд на мир

Чынлык кешеләрне яшәтә.

Мои достижения

Грамота 3 место в муниципальном этапе Республиканского конкурса "Гордимся Вами, защитники Отечество".

Почетная грамота "за совершенствование учебно-воспитательного процесса, внедрение эффективных педагогических технологий и многолетний, плодотворный труд.

Моё портфолио

Дөнья матур, матур итеп гомер итсәң. К. Сибгатуллин

Җырым сиңа булсын, туган ягым!
Китсәм туган яктан,
Читтә бәхет тапмам —
Яшәрмен гел җанны телгәләп.
Җырлыйм туган якта,
Җырлыйм сезнең хакта,
Каеннарым белән бергәләп.
Р. Миңнуллин.<уң>
Бала дөньяга килә, беренче тапкыр туган нигезендә үзенең тавышын яңгырата. Бу вакытта әле ул бернәрсә аңламаса да, әни назын тоеп, ата-баба нигезендә яши башлый. Кызарып чыккан кояшка карап, күзләрен ача, өй түрендәге кошлар сайравына елаудан туктый; яңгыр яуганда, йөзенә сәерсенү билгеләре чыгара. Анасы да баласының көләч, шат йөзен күреп, бишек җырын көйли, кытыршы куллары белән баласын назлый, чын күңелдән изге теләкләр тели.
Мин дә кечкенәдән ук әни назын тоеп, аның сүзләренә колак салып үстем. Әнкәемнең: «Туган-үскән җиреңә мәрхәмәтле бул, аны булдыра алганча ярат. Ата-баба нигезен онытма!» дигән сүзләре хәтеремә бик тирәнтен уелып калганнар. Ничек соң инде шундый гүзәл табигатьле, газиз туган ягыңны яратмаска мөмкин!?
Мин авылда тудым. Сабый чагымда челтерәп аккан чишмә тавышын да, талларга кунып сайраган сандугач тавышын да ишеттем, йолдызлы күкне, тулган айны күреп сокландым. Безнең авылның табигате искиткеч матур. Мин, капка төбебезгә чыгу белән, үземне яшел хәтфә җәелгән җиргә баскан кебек хис итәм. Бәбкә үләннәре, вак ромашкалар, сары чәчәкләр үзләре үк мине бер сихри дөньяга алып кереп китәләр. Үзем яшел чирәмнән атлыйм, күзләрем тирә-якны күзәтә. Әнә якында гына бормаланып инеш ага. Җәй көннәрендә анда каз-үрдәк тавышлары ишетелә.
Инеш буенда өянкеләр үсә. Алар яз көне аксыл-яшел төскә керәләр, җәй башында яшел яфракларга төренеп, авылга ямь бирәләр, кичләрен кошларның матур тавышлары бөтен су буен җанландыра. Кичке сабантуй да инеш буенда уза. Яшьләрнең шат җырлары, уеннары белән су буе гөрләп тора.
Бормалы инешләр, карт өянкеләр шагыйрьләргә илһам биргән. Сибгат Хәкимнең «Минем таныш өянкеләр» шигыре туган ягын сагынучыларга атап язылган кебек:
Сезгә эндәшми, мин кемгә
Эндәшим, өянкеләр?
Җитте минем дә, сезнең күк,
Картайдым, дияр көннәр, —
ди шагыйрь.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы