Көньяк Американың эчке сулары
план-конспект урока по географии (7 класс) по теме

Вагапова Гулина Мунировна

Көньяк Американың елга-күлләренең төп үзенчәлекләрен күрсәтү; кли­матка һәм рельефка бәйлелеген раслау. Һәм төче суны куллануга сакчыл караш тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon k_amerika.doc36 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Коньяк Американың эчке сулары. (7 класс)

Максатлары:

1. Көньяк Американың елга-күлләренең төп үзенчәлекләрен күрсәтү; климатка һәм рельефка бәйлелеген раслау.

2. Көньяк Американың илләрендә яшәүче халыклар өчен эчке суларның әһәмиятен күрсәтү.

3. Өйрәнелгән терминнарны (елга, елга бассейны, күлләр, агымлы - агымсыз, тозлы - төче күлләр, шарлавык) искә төшерү һәм куллану.

4. Төче суны куллануга сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау. Көньяк Американың физик карталары, атлас, контурлы карталар, таблица "Африка сулары", компьютер һәм компакт-диск "География - 7 кл."

Дәрес төре. Яңа теманы үзләштерү.

Дәрес тибы. Катнаш.

Методы. Аңлатмалы - күрсәтмәле.

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше. Дәфтәр, атлас, контурлы карталарны барлау.

II. Белемнәрне актуальләштерү. Тактага таблицасы эленә.

Климат                елга

Режимы  әһәмияте  проблемасы

Рельеф                күлләр

Укучыларга телдән сораулар бирелә.

1. Көньяк Америка кайсы климатик поясларында урнашкан?

2. Экваториаль һәм тропик климатик пояслар нинди үзлекләргә ия?

3. Бу материкта нинди басым пояслары формалашкан?

4. Явым-төшем кайда күбрәк, кайда әзрәк ява, ни өчен?

Терминнарны кабатлап чыгу һәм карталардан күрсәтеп бару:

- Елга, күл.

- Кушылдыклары.

- Елганың башы, койган урыны.

- Елга бассейны, субүләр.

- Агымлы, агымсыз күлләр.

- Төче һәм тозлы күлләр.

-Шарлавык

Ш. Яңа белемнәр формалаштыру

1. Елгалар.  Тын океаны бассейнына кергән елгаларны, аларның юнәлешләрен эчке агым елгаларын картадан күрсәтү.

2. Елгалар режимының климатка һәм рельефка бәйлелеген аңлату.

3.Дөньядагы иң биек шарлавык Анхель.

Практик эш. Контурлы карталарга елга кушылдыклары исемнәрен язып кую.

Күлләр. Күлләр иңкүлекләренең ничек барлыкка килүе турында сөйләү.

Укучыларның алдан әзерләнгән материалларын тыңлау:

- Маракайбо.

- Титикака.

Контурлы карталарда исемнәрен язып кую.

Компьютер белән эш. 3-4 кеше эшли. Контурлы картада елга, күл исемнәрен язып кую, тест сорауларына җавап бирү.

Әңгәмә. Елга - күлләрнең әһәмияте нәрсәдә? (укучылар билгели).

- Суның әһәмияте.

- Су юлы белән йөк ташу.

- Балыкчылык белән шөгыльләнү.

- Авыл хуҗалыгы җирләрен сугару.

- Гидроэлектростанцияләр төзү.

Елга-күлләрнең табигатәтькә йогынтысы нинди? (укучылар билгели һәм җавап бирә).

Төп проблемаларның барлыкка килүе:

- Урманнарны күпләп кисү нәтиҗәсендә грунт суларының тирәнгә китүе.

- Төче суның җитәрлек булмавы һәм тигез бүленмәве.

- Суларның пычрануы.

Йомгаклау һәм бәяләү.

1. Елгаларның режимы климатка бәйлеме?

2. Рельеф елгаларның агымына ничек тәэсир итә?

3. Африка эчке суларының халык эшчәнлегендә әһәмияте нинди?

4. Материк елгалары табигатькә һәм халык тормышында нинди роль уйный?

Өй эше. Дәреслек, 172-174 нче битләр, контурлы картада калган елга-күлләрне билгеләп, язып чыгарга.

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Көньяк Америка" темасын гомумиләштерү

"Көньяк Америка" темасын өйрәнеп бетергәннән соң үткәрелә торган дәрес эшкәртмәсе...

"Көньяк Америка" темасын гомумиләштерү

"Көньяк Америка" темасын өйрәнеп бетергәннән соң үткәрелә торган дәрес эшкәртмәсе...

Төньяк Американың эчке сулары.

Төньяк Американың эчке сулары: елгалары һәм күлләре турында    гомуми төшенчәләр бирү.Карта, атлас, контурлы карта белән эш күнекмәсен ныгыту. Материкның эчке сулары торышына анализ яса...

Африканың эчке сулары

Бу дәрес эшкәртмәсе Африканы өйрәнгәндә кулланыла....

Дәрес планы"Африканың эчке сулары"

7 сыйныф географиясе буенча дәрес планы...

"Россиянең эчке сулары һәм су ресурслары" темасына тест сораулары

Тест на тему : " Внутренние воды России" на татарском языке. Можно использовать на  последнем занятии после изучения внутренних вод России...

Евразиянең эчке сулары

Евразиянең эчке сулары...