Төньяк Американың эчке сулары.
план-конспект урока по географии (7 класс) на тему

Хафизова Резида Фердинантовна

Төньяк Американың эчке сулары: елгалары һәм күлләре турында    гомуми төшенчәләр бирү.

Карта, атлас, контурлы карта белән эш күнекмәсен ныгыту. Материкның эчке сулары торышына анализ ясау.

Материалны бөтендөнья яңалыкларына бәйләп, фикер йөртә өйрәнү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tonyak_amerikanyn_echke_sulary.docx17.02 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:    Төньяк Американың эчке сулары. (Внутренние воды)

Максат: 1.Төньяк Американың эчке сулары: елгалары һәм күлләре турында    гомуми төшенчәләр бирү.

2. Карта, атлас, контурлы карта белән эш күнекмәсен ныгыту. Материкның эчке сулары торышына анализ ясау.

3. Материалны бөтендөнья яңалыкларына бәйләп, фикер йөртә өйрәнү.

Җиһаз: дәреслек В.А.Коринская, И.В.Душина, В.А.Щенев; атлас, контурлы карта, Төньяк Американың физик картасы, компьютер, проектор, слайдлар, интернеттан материаллар.

                                             Дәрес барышы.

 I Оештыру өлеше.

   Укучыларда уңай психологик халәт тудыру.

 II.Актуальләштерү.

1.Су тавышы тыңлана.(1 нче слайд)

1) Су тавышы сезгә нинди тәэсирләр ясады?

-су-музыка бит ул;

-эчәсе килде;

-йөзәсе килде;

-төрле тавыш чыңнары ишетелде;

-чулпы чылтыравы да, кызлар җыры да, көбә чыңы да бар ул тавышлар арасында.

-күз алдына төрле төсләр килде;

- су тавышы ял иттерә, иркәли;

-тәнне савыктыра.

2) Бу әйтелгән фикерләрнең мәгънәсе нәрсәдә? (Җаваплар: кешенең яшәеше, бүгенгесе, киләчәге су белән бәйле. Кеше сусыз яши алмый...)

2 нче слайд.

Табышмак тыңлап үтик.

3) Исе юк, төсе юк.

    Аннан башка тормыш юк.(су)

   Булмаган җире сирәк.

   Үзе һәрвакыт кирәк.(су)

Су турында сүз алып баруыбыз ни өчен икән?

Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында булыр?(Су турында, елгалар, күлләр турында)

Бүгенге дәреснең темасы: Төньяк Американың эчке сулары.

    3 нче слайд.

4) Үткән дәресне искә төшереп, сораулар өстендә эшләп алыйк.

Бу язылганнарны игътибар белән тыңлыйк әле.

-Материк тулысынча төньяк ярымшарда ята. Ярлары бик нык кискәләнгән. Мәһабәт секвойя урманнары, гаять зур күлләр, ләм вулканнары һәм гейзерлар өлкәләре, тирән елга үзәнлекләре-каньоннар бар.

Бу мәгълүматлар кайсы материк өчен хас? (Бик дөрес , Төньяк Америка материгы өчен).

-Төньяк Америка планетабызда зурлыгы ягыннан ничәнче урында?(3 нче урында)

-Мәйданы? (24,2 млн.кв.км.)

-Территорияне өйрәнгән диңгезчеләр һәм сәяхәтчеләрнең исемнәре?(Джон Кабот, Гудзон, А.Макензи, Р.Амундсен, Витус Беринг, Алексей Чириков,  Г.И.Шелихов).

-Ә хәзер картадан географик объектларны күрсәтик. Бер бала нәтиҗә ясый.(Беринг бугазы, Шелихов бугазы, Чириков утравы, Вельяминов вулканы).

Кеше һәрвакыт хәрәкәттә, хәрәкәт сәламәтлек билгесе.

Кешенең яшәешендә, ул матур, тыныч, рәхәт яшәсен өчен бик күп сәбәпләрнең берләшүе кирәк. Без дә ял итеп, берләшеп алыйк.

Физкультминут:

       Здравствуй, друг.(пож. руки)

       Как ты тут? (плечо)

       Где ты был? (за ухо)

       Я скучал (к сердцу)

       Ты пришел? (руки в стороны)

       Хорошо! (обнялись)      

III.Яңа белем һәм төшенчәләр бирү.

       4 нче слайд.

     Бүгенге дәресебезнең максатын да билгелик инде?

     Төньяк Американың елгаларын һәм күлләрен өйрәнү, картадан күрсәтә белү, алган белемне тормышта куллану.

1)Атласлар белән дә эшләп барырбыз. Материклар территориясендә елгалар һәм күлләрнең бүленеше нәрсәгә бәйле?(Рельефка һәм климатка; укучыларның җаваплары.)

Вакытны дөрес куллану өчен төркемнәргә бүленәбез. I төркем-елгалар, II төркем-күлләр турында фикерләр туплар. Ә инде терәк сорауларны мин сезгә тәкъдим итәм.

5 нче слайд.

          -Материк буйлап нинди зур елгалар ага?Алар кая коялар? Материк елгалары суга ничек туена?  Елгаларны картадан күрсәтергә.

1.Миссисипи(кушылдыгы Миссури)

Св. Лаврентий

Ниагара

Маккензи

Колумбия

Колорадо

Юкон

Рио-Гранде

Атабаска

Нельсон

Елгаларны картадан күрсәтү.

2. Төньяк Америка елгалары - Тын океанга, Атлантик океанга, Төньяк Боз океанына коялар.

3. Яңгыр, кар, боз сулары хисабына туена.

       

 6 нчы слайд.

       -Материкта нинди күлләр бар? Материкның кайсы урынында күлләр күп?

        Ни өчен, алар ничек барлыкка килгән? Күлләрне картадан күрсәтергә.

Эри

Онтарио

Виннипег

Большое солёное озёро

Гурон

Мичиган

Озоро Верхнее

Большое Медвежье озеро

Большое Невольничье

Күлләрне картадан күрсәтү.

2. Материкның көнчыгыш өлешендә күлләр күп.

3. Күл казанлыклары Җир кабыгы ярулардан барлыкка килгән, аннары аларны бозлыклар тирәнәйтәләр.

2) Материкта ике күлне Эри һәм Онтарио күлләрен тоташтыручы, Ниагара елгасында, Ниагар    шарлавыгы бар.

     Кем Ниагара шарлавыгы турында мәгълүматлар карап килде икән?

7 нче слайд.

-Сүзне кайсыгызга бирәбез? (бер укучы сөйли)

     “Ниагара”-индийское слово, в переводе означает “грохочущая вода”. Шум Ниагарского водопада слышен на расстоянии 25 км. Река Ниагара-единственный путь, по которому устремляются воды четырех величайших озер: Верхнего, Мичигана, Гурона и Эри.

     Все эти озера занимают площадь около 200 тыс.км. Ниагара несется широким и спокойным потоком до тех пор, пока не встречается большой уступ. Тут течение становится быстрее и, наконец, вся огромная масса воды низвергается с высоты 50 м....и т. д.

IV.  Белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

  Игътибарны экранга юнәлтеп, белемне ныгытыйк.(диск)

1)Бүгенге дәресне бөтендөнья яңалыгына бәйләми мөмкин түгел. Без өйрәнгән материк территориясенә бәйле бөтен кеше кызыксынып тыңлап, карап барган нинди чара булып үтте?...Ванкувердагы олимпия уеннары.

  8 нче слайд.

 Ванкуверны кем күрсәтә? Ул кайда урнашкан? Табигате нинди?( бер укучы сөйли)

   2010 елның 15-28 февраль көннәрендә Ванкуверда кышкы олимпиада үтте. Кышкы Олимпия уеннары Канадада өченче тапкыр оештырылды.

    Ванкувер зурлыгы буенча Канаданың өченче шәһәре санала.Тын океан яр буена урнашкан калада 600 меңләп кеше яши.  Ванкуверның төп халкы-инглиз-канадалылар. Уңайлы яшәү шартлары Көньяк-көнчыгыш Азия илләрендә яшәүчеләрне дә җәлеп иткән. Шәһәрдә Кытай кварталлары зур урын алып тора, монда Гонконгтан килгән байлар да үзенә яшәү урыны тапкан. Ванкувер дөньяның биш иң матур шәһәре исемлегенә кертелгән. Яшәү мохите, табигать һәм климат шартлары кулай булу сәбәпле, 2001 елда ЮНЕСКО тарафыннан яшәү өчен иң уңайлы урын булып танылды. Ванкуверда һава торышы йомшак, аны океан климаты билгели. Җәй коры, калган вакытта явым-төшем күп. Кышкы температура уртача -8Стан +3Ска кадәр. Монда елга 11тапкыр гына кар ява, бары тик өч көнендә генә аның калынлыгы 60мм дан арта.

         Олимпия уеннарын кызыксынып карап баруыгыз бик яхшы. Бөтендөнья яңалыклары белән танышып бару география фәнен үзләштергәндә  дә мөһим.

 

9 нчы слайд.

V. Йомгаклау.

     Укучыларга өй эше бирелә, билгеләр куела.

     Өй эше:

I. гр. Тема буенча гомуми анализ, төшенчәне яңалыкларга бәйләргә.

II.гр.Төньяк Американың елгалары һәм күлләрен контурлы картага төшерергә һәм план нигезендә бер елгага аңлатма бирергә.

III.гр.Тема ахырындагы сорауларга җавап бирергә.

    Йомгаклау сораулары:

 Максатка ирештекме? Нәрсәгә өйрәндегез, нәрсәләр белдек? Үзегез өчен нинди кызыклы мәгълүматлар   алдыгыз? Бүгенге  дәрестә нәрсә ошады? Киләсе дәрестә без бу теманы дәвам итәчәкбез.

  Дәрес тәмам.

         

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Көньяк Америка" темасын гомумиләштерү

"Көньяк Америка" темасын өйрәнеп бетергәннән соң үткәрелә торган дәрес эшкәртмәсе...

"Көньяк Америка" темасын гомумиләштерү

"Көньяк Америка" темасын өйрәнеп бетергәннән соң үткәрелә торган дәрес эшкәртмәсе...

Көньяк Американың эчке сулары

Көньяк Американың елга-күлләренең төп үзенчәлекләрен күрсәтү; кли­матка һәм рельефка бәйлелеген раслау. Һәм төче суны куллануга сакчыл караш тәрбияләү....

Африканың эчке сулары

Бу дәрес эшкәртмәсе Африканы өйрәнгәндә кулланыла....

Дәрес планы"Африканың эчке сулары"

7 сыйныф географиясе буенча дәрес планы...

"Россиянең эчке сулары һәм су ресурслары" темасына тест сораулары

Тест на тему : " Внутренние воды России" на татарском языке. Можно использовать на  последнем занятии после изучения внутренних вод России...

Евразиянең эчке сулары

Евразиянең эчке сулары...