Африканың эчке сулары
план-конспект урока по географии (7 класс) на тему

Салихов Ильнар Шайхенурович

Бу дәрес эшкәртмәсе Африканы өйрәнгәндә кулланыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon afrikanyn_echke_sulary.doc57 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Африканың эчке сулары.

Максатлар:

1.   Материктагы елгалар һәм күлләр, аларның климатка һәм  рельефка бәйлелеге,    үзенчәлекләре, халык хуҗалыгындагы  әһәмиятләре турындагы белемнәрне укучыларга   җиткерү.

2.         Атлас, контурлы карталар белән эшләү күнекмәләрен арттыру, ныгыту.

3.         Укучыларда елгаларга, күлләргә карата сак караш тәрбияләү.

                 Дәрес төре:            Яңа  тема  аңлату.

                Дәрес тибы:                    Катнаш

              Укыту алымы:             Лекция, диалог, карта белән эшләү.

Җиһазлар:                    Африканың физик картасы, тестлар, плакатлар:                                                                   “Долина Нила”, “озеро   Ньяса” ,

                                             “ озеро Чад”. Компьютер, диск 7 кл., укучыларның    

                                               чыгышлары , елга исемнәре  язылган карточкалар.

                           

Дәрес барышы:

I. Оештыру моменты

  Исәнмесез, хәерле көн хөрмәтле укучылар! Бүгенге  безнең дәресебез гадәти түгел, дәресебездә кунаклар да катнаша, әйдәгез аларга йөз белән борылып исәнләшик...Утырыгыз!Ә хәзер дежур укучының мәгълуматын һәм һава торышы турында белеп китик әле. Рәхмәт.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

Һәр укучыга  тест өләшенә, җыеп алына. Якынча сораулар:

1)Африканың  иң көньяк ноктасы:

    а)Рас-Хафун                  в)Изге өмет борыны

    б)Инә                              г)Альмади

2)Африканың  төньяк  ярларын  юучы диңгез:

    а)Кызыл                         в)Кара

    б)Гарәп                          г)Урта

3)ХIХ г. ахырында казылган канал :

    а)Суеш                           в)Гибралтар

    б) Панама                      г)Ла-Маниш

4)Африканы өйрәнүче иң күренекле  иңглиз сәяхәтчесе :

    а)Г.Стэнли                      в)Лейхард 

          б)Д.Ливингстон                 г)Васко да  Гама

5)Африканың төньяк-көнбатышында   урнашкан  тау системасы:

          а)Дракон                             в)Атлас

          б)Кап                                  г)Аппалач                                                                                                                               

6) Африканың иң биек ноктасы:

           а) Килиманджаро               в) Карисимби вулканы

           б) Кения тавы                     г)Камерун вулканы

7) Иң күп явым – төшем күзәтелә:

            а)Тропикларда                   в)Субтропикларда

             б)Экваториаль                    г) Урта киңлектә

  8) Бик эссе җәй, явым- төшем аз, температуралар аермасы зур. Бу нинди климатик пояс?

             а)Субэкваториаль             в) Эквотариаль

              б)Тропиклар                      г) Субтропиклар

  

 

 

III. Яңа тема аңлату

1.Укучылар! Без сезнең белән бүген “Африканың эчке сулары” дигән тема өйрәнәчәкбез.Әйдәгез дәфтәрләребезне ачып теманы язып куябыз.

  Яңа теманы өйрәнә башлаганчы зйдәгез әле искә төшереп китик:

  -Нәрсә ул елга?

  -Нәрсә ул елга системасы?

  -Нәрсә ул елга бассейны?

  -Нәрсә ул  күл?

  -Нәрсә ул  шарлавык?

2. Компьютерда Африканың эчке сулары турындагы информацияне тыңлап китү. Аннары ишетелгән елгалар һәм күлләрне атластан эзләп табу һәм физик картадан күрсәтү, һәм түбәндәге сорауларга җавап бирү:

    -Күпчелек елгалар нинди океанга агып төшә?

     - Нинди климатик пояста елгалар челтәре куе һәм ни өчен?

    - Африка елгаларының туену режимы нинди?

3. Сорауларга җавап биргәннән соң Нил елгасы турында укучының чыгышы тыңлана, чыгыштан соң дәфтәрләргә Африканың төп елга системалары турында кыскача язылып куела:

4.        - Нил.  Тәрҗемәсе – “елга”.

·        Иң озын елга 6671 км.

·        Бассейнының  зурлыгы буенча 5 урында тора.

·        Ак Нил һәм Зәңгәр Нил кушылудан барлыкка килә.

·        Еллык су чыгымы 73 км. куб. 

  

Кагера

  

 

 

 

 

 

 

 

       - Конго  (ЗАИР)  тәрҗ.-“зур елга”

  • Озынлыгы буенча Африка II. 4320км.
  • Африка иң мул сулы елга, дөньяда II урын, Амазонкадан гына калыша.
  • Су чыгымы 1414 км.куб.
  • Төп кушылдыклары: Луалаба, Касаи, Убанги.
  • Экв. 2 тапкыр кисеп чыгучы бердщнбер елга.

-        Нигер. Тәрҗемәсе “кара елга”

  • Озынлыгы 4160 км
  • Африка елгалары арасында III урында.
  • Су чыгымы 268 км3

-         Замбези. Тәрҗемәсе “Бөек елга”.

  • Озынлыгы 2660км
  • Һинд океанына көючы иң зур елга
  • Африка иң матур шарл. Берсе Виктория шарл. Урнашкан.

 

  1. Елгаларның әһәмиятле. Укытучы сөйләме. (Нил елгасы мисалыңда).
  2. Африканың күлләре. Картадан күлләрне табу һәм физик картадан күрсәтү.

-         Виктория

-         Танганьика

-         Чау

-         Ньяса

-         Киву

-         Мобуту-Сесе-Секо

-         Тана

-         Кьога

-         Рудольф

-         Эдуард

! Укучыларның чыгышларын тыңлап китъ (Танганьика һәм Виктория күлләре буенча соңыннан күлләр дәфтәрләрдә язып куела).

IV. Белемнәрне ныгыту. Контурлы карталарда төп елга системаларын күлләрне билгеләү.

 

V. Өй эше. 278нче биттәге план нигезендә Конго елгасынв характеристика бирергә.

VI. Дәресне йомгалау. Сулыкларны саклау.

Климатик пояс

Кыскача характеристика

Экваториаль

Конго елгасы бассейнының бер өлешен һәмм Гвинея культың яр буйларын үз эченә ала. Мәңгелек җәй, югары t (+25-300C) явым-төшен бик куп һәм ел дәвамында тигез бүленгән.

Субэкваториаль

Экватордан төньякта һәм көньякка таба  =200 киңлекләргә кдәр җитә. 2 сезон ачык беленеп тора: коры кыш һәм дымлы җәй. Һава t ел буе +240С дом югары.

Тропик

2 ярымшарда да тропик киңлеклшргә туры килә. Җәй бик эссе, кышын салкынчарак (+15-170С), явым-төшем бик аз, тәүлеклек  t0 амплитудалар аермасы бик зур (400).

Субтропик

Материкның иң кырый төньяк һәм көньяк бу пояста ята. Җәй коры, t0 +27,28 0С,җылы дымлы кыш, t0+1

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әмирхан Еники әсәрләрендә эчке монолог

       Перо А.Еники удивительно тонко и чутко      чувствовало и понимало красотучеловеческой  души и изображало ее с совершенством непос...

“Яңа мәктәп” шартларында укучыларда эчке матурлыкка омтылу, күркәм сыйфатлар тәрбияләү

Бүгенге көндә  татар теле һәм әдәбияты укытучысының бурычы- эчке һәм тышкы яктан матур, бай рухлы кеше тәрбияләү. Чөнки аның фәне шундый. Әдәбият укучының аңына гына тәэсир итеп калмый, ул аның х...

Көньяк Американың эчке сулары

Көньяк Американың елга-күлләренең төп үзенчәлекләрен күрсәтү; кли­матка һәм рельефка бәйлелеген раслау. Һәм төче суны куллануга сакчыл караш тәрбияләү....

Төньяк Американың эчке сулары.

Төньяк Американың эчке сулары: елгалары һәм күлләре турында    гомуми төшенчәләр бирү.Карта, атлас, контурлы карта белән эш күнекмәсен ныгыту. Материкның эчке сулары торышына анализ яса...

Дәрес планы"Африканың эчке сулары"

7 сыйныф географиясе буенча дәрес планы...

"Россиянең эчке сулары һәм су ресурслары" темасына тест сораулары

Тест на тему : " Внутренние воды России" на татарском языке. Можно использовать на  последнем занятии после изучения внутренних вод России...

Евразиянең эчке сулары

Евразиянең эчке сулары...