Африканың географик урыны һәм аны тикшерүләр тарихы
план-конспект урока по географии (7 класс)

Вагапова Гулина Мунировна

“Африканың географик урнашуы һәм  аны тикшерүләр тарихы”  дигән яңа тема өйрәнүгә шартлар тудыру/

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл afrikanyn_geografik_uryny_hm_any_tiksherulr_tarihy.docx45.74 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Апас муниципаль  районы

М.Х.Гайнуллин ис Кызыл-Тау урта гомуми белем бирү мәктәбе.

Дәрес темасы:

“Африканың географик урыны һәм аны тикшерүләр тарихы”.

М.Х.Гайнуллин ис

Кызылтау урта мәктәбенең

1 категорияле география укытучысы

 Вагапова Гөлинә Мөнир кызы.

Дәреснең дидактик максаты: “Африканың географик урнашуы һәм  аны тикшерүләр тарихы”  дигән яңа тема өйрәнүгә шартлар тудыру

Дәрес тибы: яңа материал үзләштерү

Планлаштырылган  нәтиҗәләр:

Предмет: Укучылар белергә тиеш

-Сәяхәтләр һәм ачышларның  географик  белемнәр үсешен үстерүгә йогынтысын   аңлатырга;

Укучылар эшли белергә тиеш

  • Ярымшарлар картасы буенча Африка материгын  таба белергә.
  • Геграфик объектларны   таба белергә һәм контурлы картада эшли  белергә.

Метапредмет нәтиҗәләр

Коммуникатив УУГ: Дәрестә группалап эшләү, бер-берең белән хезмәттәшлек итү, партнерыңа  бирем  уйлау.

Әңгәмәдә катнашу, аны дәвам итү, бер –береңә игътибарлы булу, иптәшеңне тыңлау.

Регулятив: проблемалы сорауның чишелешен табу, укучыларның бер-берсенең җавапларын бәяли   белүе, куелган проблемалы сорауның чишелешен табу, нәтиҗәләрне формалаштыру

Танып-белү УУГ: информацияне китаптан анализлау

Шәхескә кагылышлыУУГ:

Укыганны картадан таба белү;

-Төркемдә килешеп эшли белү, үз фикереңне әйтә белү  һәм фикереңне дәлилли белү.

Чишелә торган уку проблемасы:

Ни өчен диңгезчеләр, сәяхәтчеләр күп вакыт ачкан яңа җирләрен сер итеп саклаганнар?

Австралия материгын кем ачкан?

Дәрестә өйрәнелә торган төп төшенчәләр.

 Физик-географик урыны, кырый нокталары, яр буе сызыклары, башка материкларга карата торышы.

Практик эш:

Контурлы картада  сәяхәт юлын төшерү.

Эшне оештыру пространствосы:

фронталь, группа белән эш.

Җиһазланыш: атлас, контурлы карта, ярымшарлар картасы, дәфтәр, презентация,

Дәресне оештыру структурасы.

 

   - Исәнмесез укучылар. Дәрес башланганчы, кәефләрегезне күтәрәсем килә. Күзегезне йомыгыз, сезне елмаерга этәргән вакыйганы, күренешне күз алдына китерегез. Йөзегездәге елмаюны югалтмый гына, күзләрегезне ачыгыз. Каршыгызда, яныгызда утырган иптәшләрегезгә елмаю бүләк итегез

Искә төшереп үтик әле. Материк –нәрсә ул.

Җавап: Бөтен ягыда су белән әйләндереп алган зур коры җир участоклары.

Сез нинди материклар беләсез. Картадан күрсәтегез әле.

Җавап: Евразия, Африка, Коньяк Америка, Төньяк Америка, Австралия, Антарктида.                  

Алдагы дәрестә сез Көньяк материклар табигатенең гомуми үзенчәлекләрен караган идегез.

Нинди материклар Көньяк материкларга керә?

Җавап: Африка, Коньяк Америка, Австралия, Антарктида

 Бөтен материкларда тулысынча Көньяк ярымшарда урнашканнармы?

Җавап: Австралия белән Антарктида тулысынча урнашкан. Ә Африка белән Коньяк Америка өлешчә  Төньяк ярымшарда да урнашканнар.

Ни өчен без Африка, Коньяк Америка, Австралия, Антарктиданы Коньяк материкларга кертәбез.

Җавап: Барлык дүрт материк та табигать  шартлары үсешенең гомуми үткәненә ия- алар һәммәсе дә кайчандыр Гондвана бердәм материгының бер өлеше булган.

Безнең сәяхәт Җирнең иң кызыклы материкларның берсе белән танышудан башлана, ә нинди материк икәнен хәзер миңа әйтерсез.

Экранда Африка күренешләре һәм текст  белән слайдлар күрсәтелә.

“Кешелек дөньясының тамыры  шушы  материктан  башланган диләр. Бу-материк   зур һәм кечкенә буйлы халыкларның ватаны. Алар җирләрен яраталар һәм аның белән горурланалар. Монда барысы да бар. Монда хөрмә агачлары, үтеп чыга алмаслык кыргый джунглийлар, матур шарлавыклар, Эссе чүлләре, чиксез  киң саванналары бар. Шулай ук бу материк пирамидалар, пигмей халыклары һәм дә баобаб агачы, жирафлары белән дан тота.”

 

  • - Мондый хайваннарны һәм үсемлекләрне нинди материкларда күрә алабыз. - Бүгенге дәресебезнең әңгәмәсе  нинди материк турында булыр.
  • - Африка турында  нәрсәләр беләсез?

Без сезнең белән төрле мәгълүмат белән киң үсеш алган җәмгыятьтә яшибез, кайвакыт контактта утырмасак, телевизор карыйбыз шулай бит.

Әйдәгез хәзер үзегезнең шәхси ресурсларыгызны кулланып, «Мин Африка турында беләм... " дигән гыйбарәне тулыландырабыз

Африка – иң?...(кызуы). 
Африкада иң  зур чүл урнашкан. Сахара

Иң озын елга Африкада урнашкан. Нил Кагера кушылдыгы белән (6671 км)
²Самое обширное песчаное пространство – пустыня Калахари 

Җир йөзендә Иң югары температура–Эль-Азизия (Ливия) +58 с

Иң зур ярылу-

Иң кечкенң халык -пигмейлар

Иң зур халык- Нилоты

Самое длинное пресноводное озеро в мире расположено в Африке. Также оно считается одним из глубочайших на планете.

Әйе укучылар дөрес! Без Африка материгының могҗизалары турында алдагы дәресләрдә сөйләшүебезне дәвам итәрбез.

Шунысында онытмаска кирәк.  Галимнәр нәкъ менә кешелек дөньясының тамыры Африка материгыннан башланган ди.

Без хәзер сезнең белән Африка материгы белән таныша башлаячакбыз, Тик бу сәер исемне кем аңлатыр?

 «Африка» исеме каян алынган?

Укучылар бу сорауга җавапны  китапларыгыздагы 148  биттән табарсыз.

Җавап: Материк үз исемен Африканың төньягында яшәгән күчмә кабиләләр исеменнән алынган. Алар афригия дигән горур исем йөркәннәр.

Африка Евразиядән соң мәйданы буенча икенче урында тора.

 Африка мәйданы-29,2 млн. км кв яки 30 млн. км. кв коры җир, утрауларсыз. Ә утраулар белән бергә 30,3 млн км кв.

Африка ярлары янында зур утрау-Мадагаскар

 Уртача биеклеге-750 м.

Иң биек урыны =5895 М - влк. Килиманджаро

Иң түбән урыны-оз. Ассаль-153 м (диңгез өсте тигезлегеннән  түбәнрәк)

Укучылар  мин  буген дәрескә Африка турында чыгыш ясарга Джек Воробейны чакырган идем. Ул үзе килә алмаган. Менә бары тик хат җибәргән.   Ул дөрес язганмы юкмы икәнен белмим.  Әйдәгез укып карыйк әле,  хаталары булса төзәтик. Аның өчен сезгә төркемнәрдә эшләргә кирәк булачак. Дәреслекнең 149-150 битләрендәге текстан файдаланырга. Хаталарны дөресләп кире Джек Воробега җавап хаты языйк.

"Исәнмесез кадерле җиденче сыйныф укучылары! Мин бүген сезнең дәресегезгә килә алмыйм, ләкин минем хатым Сезгә Африка материгын өйрәнергә ярдәм итәчәк.

Африка-Җирдә иң зур материк, аны экватор  кисеп үтми, ләкин башлангыч меридиан материкны ике ярымшарга (Төньяк һәм көньяк) бүлә. Африка Атлантик, Тын һәм Һинд  океаны сулары белән юыла.

 Тик, әлегә шулар. Минем  хатлар белән танышып барып Африка турыда күп беләрсез.

             

Физминутка.

Укытучы аңлатмасы.

 Африка экваторга карата Көньяк һәм Төньяк ярымшарда урнашкан, чөнки экватор уртасында диярлек материкны кисеп үтә. Африканың нуль меридианына карата Көнбатыш һәм Көнчыгыш ярымшарда урнашкан. Африканың зур өлеше тропиклар арасында урнашкан (төньяк өлешендә - Төньяк сукмак, ә көньяк өлешендә-көньяктан.)

Безнең белемнәр акрынлап туплансын өчен, түбәдәге планны кулланыйк.

ГУ -бу экваторга, 0 меридиан, тропикларга карата торышы;

- кырый нокталары һәм аларның координаталары;

- материкның озынлыгы-градусларда һәм төньяктан көньякка һәм көнбатыштан көнчыгышка таба.

- яр буе сызык үзенчәлеге

-башка материкларга карата торышы.

Укытучы аңлатмасы.

Африка нәкъ уртасыннан диярлек – экватор белән, ә көньяк һәм төньяк өлешләрендә тропиклар белән кисешә. Шулай итеп, территориясенең күпчелек өлеше Көньяк һәм Төньяк тропиклар арасында ята.

Ариканы башлангыч мердиан кисеп үтә.

 

Әйдәгез, Сезнең белән материкның кырый  нокталары  табып,  аларның  координаталарын ачыклый.

Төркемләрдә эш.

1 төркем- коньяк кырый ноктасын

2 төркем төньяк кырый ноктасын

3 төркем көнбатыш кырый ноктасын

4 төркем көнчыгыш кырый ноктасын

 Бланко борыны ( Бен-Секка борыны) (Тунис), 37° т.к. 9° кч.о- төньяк кырый ноктасы

  Игольный борыны (ЮАР) 34°к.к. 20° кч.о. - коньяк кырый ноктасы 
 Альмади борыны(Сенегал), 14° т.к. 17°кб.о. - көнбатыш кырый ноктасы

Рас-Хафун борыны (Сомали), 10°' т.к. 51° кч.о. - көнчыгыш кырый ноктасы

Әйдәгез укучылар атластан файдаланып төньяктан көньякка ничә километрга сузылганын. Һәм көнбатыштан көнчыгышка ничә километрга сузылганын ачыклыйк.

Төньяктан көньякка таба 20 меридиан буенча: К. Т. - 37° дан Көньяк - 34°ка кадәр. Кушабыз 37+34=71°,  1° , 111 км га тигез булганга (тапкырлап чыгарабыз) 111х71=7881.

 Көнбатыштан көнчыгышка таба иң киң урыннан алабыз:

К. . т. – 14, в. т. - 11, ягъни 14+11 = 25, ягъни: 25х11=2775

Африка материгы янында нинди диңгезләр, уртаулар, култык, бугазлар бар.

1. Гибралтар муены

 2. Урта диңгез

3. Суэшк каналы

4. Кызыл диңгез

5. Баба-Эль-Мандебский муены

6. Сомали ярымутравы

 7. Һинд океаны

8. Мозамбик муены

 9. Мадагаскар утравы

10. Атлантик океан

12. Гвинея култыгы

 13. Канар утраулары

Африканың яр буе сызыгы аз ергалакланган.

(Евразия материгы белән чагыштыру).

Башка материкларга карата торышы турында нәрсә әйтә аласыз.

Җавап: Африка Европадан Урта диңгез, Гибралтар буазы белән аерыла. Төньяк-көнчыгыштан  Африка Евразия белән бик тар Сүәеш муены аша тоташа.

Ныгыту.

Ышанам – ышанмыйм «уены».

Ышанаызмы? Дөньядагы иң зур материк Африка.   (юк ышанмыйм).

Ул Гондвананың бер кисәге. (ышанам)

Ул бөтен ярымшарларда да ята. (ышанам)

Аны өч океан юа. (юк ышанмыйм).

Төньяктан материкны Кызыл диңгез юа. (юк ышанмыйм).

Африканың иң зур утравы Мадагаскар. (ышанам)

К/к географик объектларны төшерү.

 

1. Гибралтар муены

 2. Урта диңгез

3. Суэшк каналы

4. Кызыл диңгез

5. Баба-Эль-Мандебский муены

6. Сомали ярымутравы

 7. Һинд океаны

8. Мозамбик муены

 9. Мадагаскар утравы

10. Атлантик океан

12. Гвинея култыгы

 13. Канар утраулары

Өйгә эш. Африканы тикшерү тарихын укып, 156 биттәге таблицаны тутырырга. Номенклатураны күрсәтергә өйрәнергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәлләр. Урын хәле.

разработка урока 7 класс по татарскому языку...

Татарский язык в 5ом классе "Закрепление Урын-вакыт падежа"

на примерах закрепляются падежные окончания, обращаю внимание детей на твердые, мягкие слова, чтоб правильно подбирать окончания. Учащиеся составляют диалоги по образцу, применяя Урын-вакыт падеж....

"Россиянең икътисади - географик урыны" тест

9 класста "Россиянең географик урыны" темасын өйрәнгәндә кулланырга мөмкин...

Презентация на тему"Географик киңлек"

Географик киңлек белән танышу....

Географик квест-уен “ДӨНЬЯ ТУЛЫ ГЫЙЛЕМ, БАШЫҢДА КАЛГАНЫ БЕЛЕМ”

ldquo;Дөнья тулы гыйлем,  башыңда калганы белем&rdquo...