Шайгарданова Гузалия Асгатовна

Сайт учителя начальных классов

Любите детей!!!

Профессия: Учитель начальных классов

Профессиональные интересы: Люблю своих учеников, люблю все предметы

Увлечения: Танцы, музыка, рисование

Страна: Россия

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с.Уразметьево, Муслюмовский район

Место работы: Уразметьевская СОШ

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/guzaliya
Үз бәхетен һәркем үзе ясый!!!

Хезмәтем минем – мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин укытучы. Укытучы, беренче чиратта, ул – бала күңеленә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы, дип уйлыйм.
Үз эшеңне яратып башкару ничек кенә авыр булмасын, ул үзе зур бәхет бит. Бу тарафтан үземне бәхетле кеше дип саныйм. Минутлар, сәгатьләр, көннәр, айлар күз ачып йомган арада борчулары, шатлыклары белән бик тиз үтеп китәләр. Менә тагын укучыларым белән саубуллашыр вакыт җитеп килә. Аларга карыйм да моңсулана башлыйм. Очар кошларын очырган кош кебек тоям үземне. Шул ук вакытта шатлык, горурлык хисләре дә уяна. Алар белән зур тормышка аяк басалар, туры юлдан китәрләр дип ышанып калам.
Озак та үтмәс, кабат мәктәп, укытучылар белән күрешер өчен, алар да җыелып килерләр. Ә мин һаман да мәктәптә, берләрен үстереп озатсам, икенче нәниләрен каршы алам. Кабат йокысыз төннәр, борчу-шатлыклары белән тормыш үз агымын дәвам иттерә.

О себе

Мин- Шәйгәрдәнова Гүзәлия Әсгать кызы, 20 ел буе башлангыч класслар укытам. Укучыларымны һәм укыткан барлык фәннәремне яратам.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Әхәт Сафиуллин "Кешене өмет яшәтә"

Тормыш үз җае белән тәгәри,  дөнья әйләнә-тулгана. Кояш чыга да бата, көн артыннан көн үтә. Җир исә үз күчәре тирәсендә әйләнә бирә. Буыннарны буыннар алмаштыра. Адәми затның бөтен уен, эчен-тышын дөнья мәшәкатьләре чолгап алган. Аның күңелендә якты өметләр, берсеннән-берсе матур уй-хыяллар. Яшәве җиңел булмаган хәзерге заманда менә шушы өмет,  хыяллар аңа яшәргә көч бирә. Тормышның күп кенә ачысы-төчесеннән аны шулар йолып кала.

Мой взгляд на мир

Кеше бәхетне үз куллары белән ясый. Бу якты дөньяда яхшы кешеләрнең күбрәк булуына ышанам. Кеше бәхетенә күбрәк шатлансаң, үзеңә дә бәхет өелеп килә, кешегә күбрәк ярдәм итсәң, үзең дә һич көтмәгән җирдән ярдәм алырсың.

Мои достижения

Төрле конкурсларга катнашырга яратам. Ел саен 5-10 грамота бирәләр, рәхмәт!

Моё портфолио

Матур эшләребез бар!

Мин үз гомеремне балаларны укытырга багышлаган кешеләрнең берсе. Мәктәптә укыган вакытта, үзем өчен ныклы карарга килгән идем: мин укытучы булачакмын. Шушы карарым мине Минзәлә педагогия училищесына китерде дә. Менә ике дистә елдан артык бар тырышлыгымны үз укучыларыма багышлыйм.
Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар югала, һәм хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала.
Минем укучыларым арасында төрле һөнәр ияләре бар. Аларның һәрберсе тормышта үзә урынын тапкан икән, димәк, тырышлыгым бушка китмәгән. Укучыларымның уңышлары – ул күп еллык хезмәтем җимешләре. Авыр, җаваплы булуына карамастан, бу һөнәрне сайлавыма һич үкенмимен.
Үз эшеңне яратып башкару ничек кенә авыр булмасын, ул үзе зур бәхет бит. Бу тарафтан үземне бәхетле кеше дип саныйм. Минутлар, сәгатьләр, көннәр, айлар күз ачып йомган арада борчулары, шатлыклары белән бик тиз үтеп китәләр. Менә тагын укучыларым белән саубуллашыр вакыт җитеп килә. Аларга карыйм да моңсулана башлыйм. Очар кошларын очырган кош кебек тоям үземне. Шул ук вакытта шатлык, горурлык хисләре дә уяна. Алар белән зур тормышка аяк басалар, туры юлдан китәрләр дип ышанып калам.

Добавить грамоту в портфолио