Тармаклы алгоритм
методическая разработка по информатике (3 класс) на тему

Шайгарданова Гузалия Асгатовна

Башлангыч классларда информатика дәресе

Скачать:


Предварительный просмотр:

3 нче класс укучылары өчен информатикадан дәрес планы һәм конспекты

ТЕМА: “ Тармаклы алгоритм “.

МАКСАТ:

а) билгеле  эш –хәрәкәтнең алгоритмын төзү,

б) башкарылган эшкә карата тармаклы алгоритм төзү,

в) компьютерда билгеле алгоритм нигезендә график рәсем ясауны яхшырту,

г) ясаган рәсемгә текст җыюны ныгыту,

д) техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү.

е) күзгә, кул-аякларга, муен һәм билгә зарядка ясап, әгъзаларның сәламәтлеген ныгытабыз.

ҖИҺАЗ: 4 компьютер, рәсем, алгоритм. Түгәрәк предметлар, “Серле тартма”.

МАТЕРИАЛ: 1) Информатика в играх и задачах.( част 1).Учебник –тетрадь .стр 59

2) Информатика для младших классов .стр 75, 80, 85.

ДӘРЕС ТИБЫ: Практик ныгыту.

ДӘРЕС ТӨРЕ: Информацион технология. Компьютер ярдәмендә дәрес.

                         ПЛАН

1.ОЕШТЫРУ.

2.РАЗМИНКА. Әзер рәсем . Өйгә бирелгән эш-Кар бабай ясау.

3.ТЕХНИКА КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫГЫ КАГЫЙДӘЛӘРЕ. Укучылар чылбырлап әйтәләр.

4.КОМПЬЮТЕРДА ЭШ. Өйдә бирелгән рәсемне ясау.

-а) Инструмент сайлау.

-б) Рәсемне ясау.

-в) Рәсемне буяу.

-г) Текст җыю.

5. Эшне тәмамлау.

6.Физминутка

-а) “Күзләр өчен гимнастика”

-б) “Куллар һәм күкрәк читлеге өчен күнегүләр” –6 нчы комплекс .

7.ТРЕНИНГ.

8. АЛДАН ӨЙРӘНГӘННӘРНЕ ПРАКТИК НЫГЫТУ .

-а) Рәсемне тиешле тәртиптә урнаштыру-эстафета.

-б) Шигырь сөйләү.

-в) Нәтиҗә чыгару.

9. ТАРМАКЛЫ  АЛГОРИТМ

-а) Кереш әңгәмә.

-б) Тармаклы алгоритм төзү.

10. ИҖАДИ МИНУТ

-а) Уен- предметны тану.

-б) Түгәрәк предметларны такта алдында ясау.

11. ӨЙ ЭШЕ. Түгәрәк предметлар ясарга.

12. РЕФЛЕКСИЯ . НӘТИҖӘ. БИЛГЕ.

          ДӘРЕС БАРЫШЫ.

1.ОЕШТЫРУ.

-Бу рәсемне кем ясады әле ?

-Ранисның әтисе .

-Рәсем сезгә ошыймы ? ( Җавап )

2. РАЗМИНКА.

  1. Кемнәр өйгә бирелгән эшне үтәделәр ?
  2. Өй эшләрен күрсәтәләр. ( Анда Кар бабай ясалган ). Эш бәяләнә.

3. Хәзер шул рәсемнәрне компьютерда ясарбыз. Аның өчен безгә техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерергә кирәк .

  1. Чисталык .

-а)  Кием , куллар чиста булсын .

-б)  Кабинетка ипи, көнбагыш алып кермә .

  1. Тәртип.

-а) Бер генә клавишка да укытучы рөхсәтеннән башка кагылмагыз.

-б) Электр куркынычсызлыгын төгәл үтәргә.

-в) Компьютер өстәлендәге бер генә җиһазга да рөхсәтсез кагылмаска.

-г) Рубильникка кагылырга ярамый.

-д) Клавиатураның клавишларына көчле итеп басмагыз.

Ә хәзер Кар бабай ясыйбыз.

 4.   ПУСК------ПРОГРАММЫ------СТАНДАРТНЫЕ------PAINT

-а) Үзегез теләгән төсне аласыз. Инструментлар панелендәге эллипс дигән кнопкага басабыз.

-б) Курсорны экранга күчереп , түгәрәкләрне берсе өстенә берсен ясыйбыз. Башына чиләк кигертәбез, борынын, күзләрен, авызын ясыйбыз.

-в) Инструментлар панелендә банка белән буяу бар. Тиешле төскә буяп чыгабыз.

-г) Инструментлар панелендә “ А” хәрефен табабыз. Тычканның сул ягындагы кнопкасына басып, язасы урынны билгелибез .

-21 нче март нинди көн ?

  1. Нәүрүз бәйрәме. Кышны озату.
  2. Димәк, без дә Кар бабайны озатабыз. Үзегезнең теләкләрегезне языгыз.
  3. Сау бул, Кар бабай ! ( Вариантлар )

    5.   БЕТТЕ. МОЛОДЦЫ

 РИСУНОКка керәбез.

ЗАВЕРШЕНИЕ РАБОТЫ

СОХРАНИТЬ (НЕТ)

Х--- ОК.    Эш тәмам .

6. ФИЗМИНУТКА.

  1. Күзләр өчен гимнастика.-№ 2 нче комплекс.
  2. Куллар һәм күкрәк читлеге өчен күнегүләр -№ 6 нчы комплекс.

( Коридор буйлап зарядка )

7. КЛАССКА КЕРҮ.  ТРЕНИНГ.

( Җитәкләшеп түгәрәккә басабыз )

-Дусларымның кулы җылы

Рәхәт бирә һәр төшкә

Зур  җиңүгә рухландыра

Көч өсти яңа эшкә.

8. АЛДАН ӨЙРӘНГӘННӘРНЕ ПРАКТИК НЫГЫТУ.

-а) Без сезнең белән Кар бабайны ясый беләбез.  Әйдәгез бу рәсемнәрне тиешле тәртиптә урнаштырыйк.(  Магнитлы тактада).

Кар бабай ясалып бетә.

-б) Хәзер Чулпан безгә бик матур шигырь сөйләп күрсәтер.

          Кар бабай.

Тәгәрәтеп ак карны,

Ясадык кар бабайны.

Куйдык кишердән борын,

Ясадык ике кулын.

Күзләре- кара күмер.

Дидек : “ Син урам себер! “

Зур себерке тоттырдык,

Көлешеп карап тордык.

      -Рәхмәт, Чулпан!

 -в) -Укучылар, эш-хәрәкәтнең билгеле бер тәртиптә башкарылуы ничек атала ?

-Алгоритм.

Димәк, без сезнең белән алгоритм буенча Кар бабай ясадык .

  1. ТАРМАКЛЫ АЛГОРИТМ.

-Кар бабай ясау өчен нинди һава торышы кирәк?

-Җепшек көн кирәк.

-Дөрес. Димәк, безнең алгоритмыбыз тармаклы булачак. Тармаклы алгоритмны 2 укучы тактада төзер, башкалар дәфтәрләрендә.

-Кемнеке дөрес булыр?! Башладык!

  1. ИҖАДИ МИНУТ.

-Бу тартмада ни яшерелгәнен белү өчен, сез сорау бирәсез. Мин “ әйе” , яки   “юк “

дип кенә җавап бирәм.

-Башладык.

-Ашамлыкмы ?          -Юк

-Уенчыкмы ?              -Әйе.

-Озынчамы ?              -Юк.

-Шакмаклымы ?         -Юк.

-Түгәрәкме  ?              -Әйе.

-Барабанмы ?              -Юк.

-Тупмы ?                     -Әйе.

       -Без хәзер маркер белән альбом битенә туп формасындагы предметларны ясарбыз.

Зәңгәр-сәгать

Кызыл - кояш

Яшел- алма

Кара-тәгәрмәч

Соры-сәдәф.

-Тагы нинди түгәрәк формадагы предметлар була икән ?

Укытучы күрсәтә, укучылар атый ( шашка, йомгак, крем, капкач, акча, кыршау йөзек, шар )

  1. ӨЙ ЭШЕ .

Исегездә калган түгәрәк формадагы предмет рәсемнәре ясарга.

  1. НӘТИҖӘ, РЕФЛЕКЦИЯ.

Без бүген компьютерда Кар бабай рәсеме ясадык. Билгеле бер тәртиптә Кар бабай рәсемен җыйдык. Тармаклы алгоритм төзедек.

БИЛГЕЛӘР КУЮ, БӘЯ БИРҮ.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интегрированный урок математики и информатики по теме"Алгоритмы. Использование, построение алгоритмов при решении задач и при формировании вычислительных навыков", 2 класс

Веду факультативный курс "Информатика в играх и задачах" (автор Горячев А.В.) Одна из основных целей курса - развитие логического мышления. На этом уроке отрабатывалась одна из тем информатики "Алгори...

Раздел программы «Алгоритмы». Тема занятия: «Повторение «Алгоритмы». 3 год обучения.

Конспект занятия по информатике. Образовательная система "Школа 2100"...

Разработка урока по информатике в начальных класса (4 класс) "Алгоритм. Ветвление алгоритма"

Разработка урока по информатике в начальных класса (4 класс) "Алгоритм. Ветвление алгоритма"...

Знакомимся с видами алгоритмов, способами записи алгоритмов и линейными алгоритмами

Алгоритмы принято разделять на линейные, разветвляющиеся и циклические. Для записи всех этих видов алгоритмов используются различные способы. Мы с вами разобрали уже много алгоритмов, и дл...