“Тормышның кадерен бел!”
план-конспект по теме

Шайгарданова Гузалия Асгатовна

Сәламәтлек театры

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tormyshnyn_kaderen_bel.doc56 КБ

Предварительный просмотр:

“Тормышның кадерен бел!”

Сәламәтлек театры

Максат:

  1. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару.
  1. сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен системалы үтәү.
  1. Уйлау- фикерләү сәләтен үстерү.

Алкогольнең, тәмәке тартуның сәламәтлеккә зыян китерүен аңлату.

Күзәтүчәнлекне үстерү.

  1. Үз сәламәтлегең турында кайгыртучанлык һәм чисталыкка

омтылыш тәрбияләү.

Катнашалар:

Илсөяр  

Альбина  

Аларның әнисе

Марат       10 яшь

Әнисе

Әтисе

Динара    

Аның әнисе (медсестра)

Айсылу    

Ләйсән      

Илһам        

Илназ      

                                    I  нче күренеш

Вакыйга авылда бара.Әнисе белән кызлары җырлый – җырлый  чишмәгә суга баралар.

“Бормалы су юлы”  З. Хәбибуллин муз. Н. Исәнбәт сүз.

Кызлар: Ай бормалы, бормалы ла,

Бормалы су юллары.

Бормалы су буйларында

Үскән зифа буйлары

Ал матурмы, гөл матурмы,

Гөл булыйм юлларыңда

Ирмен дигән ир егетнең

Гөл шиңмәс  кулларында.

Әнисе:

Яшь чаклар бер чак

Яшь гөлнең кадерен бел.

Ал белем,алга бар

Белем гөле сүнмәс гөл.

Дан безнең кызларыбызга,

Гөл сибик юлларына

Эшләре яңгырар аларның

Безнең ил җырларында.

Бергә: Ай бормалы,бормалы  ла,

Бормалы су юллары.

Бормалы су буйларында

Үскән зифа буйлары.

Альбина: Әни, су буенда шундый рәхәт!

Илсөяр: Кошлар сайрый.

Альбина. Башкаларга да шулай рәхәтме икән ул?!

Әнисе : Әйе. Сәламәт кеше кайда да бәхетле. Ә сәламәт булу күп очракта үзебездән тора. Күбрәк һавада йөрсәң, чыныксаң, яман гадәтләргә өйрәнмәсәң, режим белән яшәсәң, сәламәт булырсың.

Илсөяр: - Әни ни өчен шәһәрдә наркоманнар күп?

Әнисе: – Буш вакытлары күбрәк булгангадыр, мөгаен. Халык күпләп җыелу урыннары- клублар, барлар җитәрлек. Авылда кешенең күп вакыты мал арасында, бакчада гаиләсе белән үтә шул. Рәтләп йокы да туйдыра алмыйсың. Энегез дә йокысыннан уянгандыр, әйдәгез, тизрәк атлыйк.

2 нче күренеш  

. Вакыйга шәһәрдә бара.

                Төнге клубта дискотека

                 Әти - әнисе Маратны эзләп табалар

    Әнисе Әлфия : – Нишләргә инде синең белән улым?!  Тәмам кулдан ычкындың бит?! Сиңа компьютер, телефон, плеер алабыз дип, әтиең белән җәй буе 2 эштә эшләдек, Ә син төнге клубларда йөрисең, тәмәке тартасың.

    Марат: – Всего один раз! Другие уже давно курят. Мине саклап тордыгыз, беркая да отпускать итмәдегез.

    Әнисе. – Менә шул бәйләп тотасы гына бар икән... Бу шәһәрдән берәр кая качарга иде ичмасам! Әйдә Үрәзмәткә кайтып, апаларда ял итәбез!                        Марат:-Караңгы авылгамы?! Даже клуб толком не  открывается. Что я там буду делать?!

Әнисе:- Кайткач күрерсең, шөгылен табарбыз.                .                        

Марат  :— Можно, мин монда калам!                                                

Әнисе :— синең өчен кайтабыз бит инде. Әйдә җыеныйк, әтиең машинасында көтеп тора.

                                                          3 күренеш.

 

   Вакыйга авылда бара. Шәфкать туташы Лилия эш урынында, килгән документлар белән таныша.

   “Шәфкать туташы” көе уйный.

   Лилия укый. Кайбер мәгълүматларга караганда безнең илдә 4 миллионга якын кеше наркотиклар куллана.Шуларның 70%ы -14-30 яшьлекләр.Әле генә әфьюн тәмен татып карый башлаган яшьләр наркоманнарның якынча 30 яшькә кадәр генә яшәвен белә микән? Соңгы 10 елда гына да наркотиклардан үлүчеләр саны – 12 мәртәбә, ә балалар арасында 42 мәртәбәгә арткан. “Теге дөньяга” юл алучыларның 65%-ы әфьюнны чамадан тыш күп кабул итүчеләр.

     Белгечләр исәпләвенчә, 1 наркоман бер елда 4-17 кешене тайгак юлга бастыра.

      Авылларда да чаралар үткәрергә диелгән. Мәктәпкә кереп доклад укысам була инде.

     Динара йөгереп керә.-Әни Әлфия апалар кайтты! Медпунктка киләләр. Әнә үзләре дә.

              ( Кочаклашып очрашалар)

     Лилия:– Исәнме сеңлем! Исән-сау гына яшисеңме?

     Әлфия:– Саумы апа! Мин сине шундый сагындым!

     Лилия: -Маратның  хәле ничек? Кая әле бер кочаклыйм!

     Әлфия:–Хәзер ярыйсы инде. Безнең  кайтуыбыз да шул бала өчен иде. Тартырга өйрәнгән. Төнге клубтан эзләп алып кайттык.

     Лилия:– Ярый , кайтып дөрес эшләгәнсез. Авылда буш вакыт булмас, булышырсыз, печән вакыты бит.

     Динара:- Әни, кызлар кичке уенга чакырдылар, барыйм әле?!

     Лилия:– Ярар, кызым. Маратны да алып бар!

     Марат. Клубка что ли?

     Динара:– Нинди клуб булсын, елга буена яланга барабыз.

      Марат:- Баргамы ?

      Динара:- Синең башыңда шул гына бугай. Әйдә, тиз бул!

                                (Китәләр)

      Лилия:- Эш сәгатем дә чыкты, әйдәгез өйгә кайтабыз.

                       (Китәләр, бераздан яшьләр янына җыелалар.)

                                               4 күренеш

Альбина:- Илһам, хәлләр ничек?

Илһам:- Яхшы.

Альбина:- Ә син беләсеңме, кайда балык күбрәк каба?

Илһам:- Мин әти белән биредә тотам.

(Илһам белән Альбина балык тотып утыралар.)

(Кичке уенга яшьләр килә, аларның артыннан ук әниләре дә)

Альбинаның әнисе- Кызлар-малайлар, алдагы атнага гаилә ярышы була, әйдәгез шөгыльләнеп алыйк!

(Айсылу,Илназ,Ләйсән,Марат кыршау әйләндерәләр.)

Әнисе:-Булдырдыгыз! Ә хәзер әниләр белән скакалкада сикереп алыйк.

(Әниләр сикерәләр.)

Әнисе: –Болай булгач җиңәрлегебез бар инде. Без кайтыйк инде, сыер саварга кирәк. Ә сез уеннарыгызны уйнагыз,күңел ачыгыз. Сау булыгыз!  ( Китәләр.)

Айсылу:- Әйдәгез, капкалы уйныйбыз!

Ләйсән:- Әйдәгез!

Парлашып басалар. Айсылу- Ләйсән, Динара- Ильсөяр, Илназ- Марат.

Уен башлана. Көй уйный. Көй туктый. Капкага Айсылу белән Ләйсән керәлми кала.

Динара:- Нинди җәза бирәбез?

Илсөяр:- Җырласыннар! Җырласыннар! Бик матур җырлыйлар!

( Кызлар җырлый). Уен дәвам итә. Динара- Ильсөяр керә алмый.

Айсылу- Биетәбез, биетәбез! (Кызлар парлашып татар биюен башкаралар. Башкалар кул чаба. Хуплаулар. Уен дәвам итә. Көй туктый. Капкага Илназ белән Марат эләгә.

Илназ:- Мин бер яңа җыр өйрәндем, җырлыйммы?

Ләйсән:- Әйдә, җырла!

Илназ (җырлый) :

                             Төпчек

                                 Вил Казыйханов сүзе.

  1. Өй янында сукмакта

Зур гына төпчек таптым.

Өлкән кеше буласым килде-

Тәмәке тарттым.                                                                                                                                                      

   Куш. Суырдым- ютәлләдем.

             Бер адым китәлмәдем.

             Башым- күзем әйләнде,

             Гүя кемдер бәйләнде.

  1. Болганды күңеләрем,

      Бәреп чыкты кайнар тир.

      Нәфескә баш булалмаганга

      Тапканмын бер чир.

 3.  Эшләмәде ашказаны.

      Гел чәнчеп торды бавыр.

      Ничә көннәр гел ятып тордым

      Яшәве авыр.

 4.   Шул көннән тәмәкәне

       Кая инде ул кабу.

       Аңлагыз:тәмәке ул-

       Чын мәгънәсендә-агу.

Марат:-Миңа атап җырлыйсың что ли? (Барып Илназның якасыннан тота)

Айсылу:-Җитәр инде Марат.  Ул бит әле синең тартканыңны белми дә.

Илназ:-Извини, брат, мин точно белмәдем!

Марат:- Мин бер генә тапкыр суырдым.

Илназ:- Ошадымы соң?

Марат:-Җырдагы кебек инде,искә төшермә әле!

Илназ:-Әйдәгез,балыкчыларны карыйк,чиертәме икән?

Динара:-Кызлар,суы җылы,әйдәгез коенып чыгабыз.

Ләйсән:-Әйдәгез!

   ( Кызлар суга кереп китәләр,чыелташкан тавышлар ишетелә.   Илһам белән Марат балык тота).                                                                                         

 Марат:- Балык күп эләктеме соң?

  Илһам:- 4-5 булды инде. Әнигә кыздырырга җитә.

  Марат:- Сез көн дә су коенасызмы?

  Илһам:- Кызу вакытта көнгә ике тапкыр да әле.

  Марат:-Повезло вам! Күңелле яшисез! Природа рәхәт! Кызлар әйбәт!

  Илһам:-Зарланмыйбыз. Охшаса син дә кал. Безнең класста 5 кенә укучы укый бит, алтау булырбыз.

 Марат:-Класс!!! Хәзер әни янына барам да, “Мин авылда калам!”-димен.

                                 (Марат әнисе янына бара)

 Марат:-Әни, минем дә яңа дусларым кебек матур итеп яшисем килә.

 Әлфия:- Бәхетле яшәү өчен шартлар тудырылган. Сәламәт булып дөньяның кадерен белеп яшәгез!

                                            Күмәк җыр “Иң зур бәхет”

  1. Җаның, тәнең биреп

Эшләр эшең булса,

Мәктәптән кайтуыңны

Көтәр кешең булса.

             Куш-та.        Иң зур бәхет менә

                                   Шул ул дөньяларда.

                                   Иң зур бәхет менә

                                   Шул ул дөньяларда.

  1. Иртән зарядканы

Көн дә ясый алсаң.

Авыр вакытларыңда

Кеше булып калсаң

          3. Начардан качарга

Ихтыярың булса.

Изге уйда булган

Эшең һәрчак уңса.

  1.   Өйдә җылы түрең,

Нык нигезең булса

Һәрчак җаның тыныч

Сау-сәламәт булсаң.                  (Пәрдә)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!”

Укучыларда  гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиренә, халкына, милләтенә карата мәрхәмәтлелек, ветераннарга олы хөрмәт, ихтирам хисе буенча белемнәр формалаштыру....