Хисматуллина Нария Нургафовна

Сайт учителя татарского языка и литературы

Туган телемнән аерма, Ходай!

Профессия: Учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: Люблю участвовать на конкурсах

Увлечения: Люблю читать,слушать музыку, сидеть за компьютером,работать в огороде и т.д.

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Дрожжановский район с.Нижнее Чекурское

Место работы: МБОУ "Нижнечекурская средняя общеобразовательная школа" Дрожжановского муниципального района РТ

Звание, ученая степень: Учитель первой квалификационной категории, Ветеран труда

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/khismatullina-nariya-nurgafovna
Егылам дигән чакта күтәрелдем, Үләм дигән чакта терелдем. Язмыш елатырга теләгәндә, Үч итеп мин аннан гел көлдем.
Рушания Арсланова

  "Сезнең каршыгызда югары дәрәҗәдә зыялы, укымышлы,нинди генә катлаулы тормыш юлларын үтсә дә,үзе булып кала белгән,эчке матурлыгын саклаган шәхес - Түбән Чәке урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хисматуллина Нария Нургафа кызы",- дип әйткән иде хезмәттәшем Низамова Роза Нәбиулловна.

Без килгәнбез бу дөньяга,

Бәхетле булыр өчен.

Бәхет дигән төшенчәнең ,

Эчендә йөзәр өчен.

                 Мин бәхетле

           Балаларны гел изгелеккә өйрәтсәм,                                                                                                                                             

            Хаталарын вакытында төзәтсәм,                                                                                                                                                   

           Шаян- көлеп уйнауларын күзәтсәм -                                                                                                                                                                                                  

           Яшәү өчен дөрес юлны күрсәтсәм, 

            Ничек кенә дип әйтсәләр дә

            Мин үземчә аңлыйм бәхетне,

          Байлык түгел хезмәт җимешләрем                                                                                                                                          

            Балаларга,гаиләмә булган мәхәббәтем,                                                                                                                                                                                   

             Дәресләрем итә бәхетле.

О себе

Кадерле  дуслар,  сезне  шәхси  сайтымда  күрүемә  бик  шатмын.  Монда   минем  үземнең  тәҗрибәм  белән  уртаклашасым,   аралашасым  килә.  Үзегезгә  кирәкле  дип  тапкан  файдалы  материалларны  эзләп  таба  алырсыз  дип  ышанып  калам.
  

Мой взгляд на мир

Кабатланмас үткәннәрең-

Гасырларның яман чире.

Кабатлар сине гасырлар,

Татар теле, дуслык теле!

Мои достижения

1. Грамота интернет портала Про Школу.ру

2.  Сертификат участника Республиканской конференции"Татарская лингвокультурология:проблемы и перспективы".

3.  Свидетельство участника конкурса "Учитель года-2007".

4. Почетная грамота  Министерство просвешения РСФСР

5.  Звание "Ветеран труда".

6 .Благодарственные письмы РОО.

Моё портфолио

Җәйге җылы иртә. Мәктәпкә илтә торган сукмак аша,акрын гына уйга талып, эшкә барышым. Мәктәптә инде укулар тәмамланып килә. Шулчак баш очымда чыр-чу килгән тавышка күтәрелеп карадым. Агач башындагы кечкенә генә оядан әнкәләренең кайтканын күреп, кошчыкның сабыйлары берсеннән-берсе уздырып кычкыралар. Ул да булмады, әнкәләре тапкан табышны кем өлгеррәк һәм әрсезрәк шул күбрәк эләктерде, кыюсызларга азрак эләкте. Әй, кошчык! Тиздән, бик тиздән, балаларың ояларын ташлап, безнең укучылар кебек төрле якка сибелерләр. Мөстәкыйль   тормышка өйрәттеңме дигән фикернең башымнан йөгереп узганын сизми дә калдым. Мин дә бит шушы кош кебек үзем укыткан һәр бала язмышы өчен җаваплы. Иң мөһиме: ничек өйрәтергә, нәрсәгә өйрәтергә? Сәләтсез балалар булмый, ачылмаган талант кына булырга мөмкин, диләр безгә. Өстәвенә бүгенге катлаулы чорда конкурентлыкка сәләтле шәхесләр дә тәрбияләргә тиешбез. Немец психологы  Вильям Штерн (1871-1938)  тикшеренүләре буенча, балаларның 3% ында гына иҗади сәләт үзеннән-үзе формалаша, ә башкаларына исә, рухландыручы, ярдәмче кирәк. Укытучы әнә шул  этәргеч көч була да инде.

Кошчыкның балалары канат чыгарып, очарга өйрәнеп, беркөн әниләрен ташлап китәрләр. Озак та үтмәс, һәрберсе, үз юлын табып, табигатькә  файда китерерләр. Минем укучыларым да, җәмгыяткә файдалы шәхесләр булып, заман җилләренә бирешми, һәрберсе үз юлын тапса иде.

Кеше үзенең эшләгән эше белән матур, диләр. Ә безнең эшебезнең нәтиҗәсе – һәр баланың бүгенге катлаулы чорда үз юлын табуы. Алар иманлы, шәфкатьле, миһербанлы икән, димәк хезмәтебезгә яхшы бәя куярга мөмкин. Киресенчә булса, кайдадыр ялгыш җибәргәнбез дигән сүз. Тулысынча яхшы нәтиҗәгә ирешү мөмкин түгел, ләкин эшебезнең нәтиҗәсе никадәр матур булса, киләчәгебез дә шулкадәр якты дигән сүз, чөнки киләчәгебез балалар кулында.

Добавить грамоту в портфолио