Конспект открытого урока "Сагынулы,сагышлы хатлар".
план-конспект урока (7 класс) по теме

Хисматуллина Нария Нургафовна

7 сыйныфта класстан тыш уку - ачык дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hat-dres.docx37.12 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Сагынулы,сагышлы хатлар.

Максат: Язучыларның истәлек хатлары турында белемнәрне формалаштыру. Аларның эчтәлегенә анализ ясап, уртак сыйфатларын табу,   әһәмияте турында күзаллау булдыру,хатлар хакында фикер йөртә белергә, аны аңларга өйрәтү . Шушы хатлары аркылы, бәхетле киләчәк тормышны якынайтуда  күрсәткән батырлыклары аша патриотик  хисләр тәрбияләү.

Җиһаз: Газета, солдат хатлары,  киемнәр, Һ.Атласи, Ф.Кәрим,Ш.Мөдәррис  портретлары,китаплары.Компьютер, проектор, таратма материал- хатлар.

Материал: 1. Һ.Атласи,Ф.Кәрим китаплары

                   2. Аңлатмалы сүзлек.

                  3. Интернеттан алынган материаллар.

Дәрес тибы: класстан тыш уку дәресе.

Метод: әңгәмә,  өлешчә эзләнү, проект яклау.

Алымнар:   аңлату, сәнгатьле  сайлап уку,сүзлек эше  әңгәмә.

Дәрес планы

I. Оештыру.( Сайд 2)Музыка.  Истәлек хатлары турында сөйләшербез, икеләнсәк –киңәшербез, кирәк икән –серләшербез! Максатыбыз – язучыларның истәлекләрендә күтәрелгән мәсьәләләрне, проблемаларны чишү, фикер йөртү, үз фикерләребезне матур итеп сөйли, дәлилли белү, тирәннән уйлану,аларда күтәрелгән мәсьәләләрнең бүгенге көндә мөһим булуларына игътибар итү.

II Актуальләштерү.

Үткән дәрес материалын искә төшерү ( әдәби диктант язу) ( Слайд 3)

1)“Әбүгалисина” повесте нинди сюжетка корылган? фантастик;                                                            автобиографик;тарихи;

2) Хәлвә сатучы малайның исеме ничек?

3) Бу өзек кайсы әсәрдән?”Әнисенең читеген кигән,әнисенең читеген кигән,катынша,катынша,-”дип укыдылар.

4) Мәдрәсәдә лампаның сүнүе кайсы әсәрдә бирелә?

5)”Мокамай” шигырен кем язган?

6) Кайсы герой артык? Айдар,Вәсилә,Госман,Мәликә.

7)Кайсы язучы әнисенә посылка белән клиндерләр җибәрә?

8)Фатих Кәрим кайсы авылда туган? Ает,Олы Мәтәскә,Күлле Киме.

 9) Үзара хәбәрләшү максатында кемгәдер атап язып җибәрелә һәм                  тапшырыла торган язма нәрсә ул?

Укытучы.   Хат- ул хис.

Бүгенге дәрес сездә нинди хисләр уятыр,дәрес ахырында бу сорауга җаваплар табарбыз..

Дөреслекне тикшерәбез.( слайд 4)

III Яңа материал белән танышу.  (Слайд 5)

  ХХ гасыр татар язучылары, сәясәтчеләре арасында патша хөкүмәте тарафыннан нык эзәрлекләнгән,күп тапкырлар зинданнарга ябылган,сөргеннәргә куылган шәхесләр бик күп. Ул корбаннарның гомуми саны 30-40 миллионга җитә икән. Сталин репрессияләре бер генә төбәкне дә, бер генә милләтне дә читләтеп узмаган. Иҗатлары,исемнәре белән бөтен татар дөньясына танылган  репрессияләнгән каләм әһелләре дә санап бетергесез.Алар –Г.Ибраһимов,К.Тинчурин, Шамил Усманов, Мирсәй Әмир, Х Туфан,....һәм дә мәшһүр авылдашыбыз Һ.Атласи.

Аның  Архангельский ,Соловки төрмәләреннән апасы Галимәгә,гаиләсенә язган 26 хаты сакланган.

Сүзлек өстендә эш.(Слайд 6)

                                 Хатларын укып үтү.  ( Слайд 7)

              № 12                                                      

Һ. Атласидан Хәлимәгә

Мөхтәрәмә туганым Хәлимә!

Сиңа чын күңелемнән сәлам укып, саулык,тынычлык, хәерле озын гомерләр теләп калам.

Мин исән, кәефем ярыйсы. 3 гыйнварда язган хатыңны алдым. Моннан элек  бер хатыңны алган идем. Посылкаңны алганның соңында озын бер хат яздым, гаять алгансыздыр дип беләм...

  Ярлы булса да, өйдән дә посылка җибәререгә булганлыклары беленә. Үзләре  ач –ялангач булмагач, аны да бөек шатлыктан санарга ярыйдыр иде. Аз булса да әйбер җибәрерлек хәлләре булгач, бигрәк тә шатланырга туры килә.

  Элек тә сиңа бик рәхмәт укып язгалыйлар иде. Бу юлы да рәхмәт укып язганнар.  Мин дә үз тарафымнан рәхмәт укыйм, разый итәм.Үзең кеше ярдәменә мохтаҗ булган хәлдә булдыклыгың,уңганлыгың,һиммәт, гайрәтең һәм шуның белән бәрабәр йомшак күңеллегең һәм юмартлыгың хакыңда, авызыңнан өзеп булса да, безгә өлеш чыгарып килдең һәм киләсең!....

  Төрмәдә һәм лагерьда мине иң кайгырмаучы, иң рухлы кешеләрдән саныйлар һәм үрнәк булырга яраклы кеше дип йөртәләр иде . Шулай да булса төрмә һәм лагерь мине изгәннәр һәм какшатканнар, монда һич шик юк. Хәтереңдәдер, мишәр ягында “тышым җәймә җәя, эчем бөкмә бегә” дигән мәкаль бар иде. Бу мәкальне әти мәрхүм бик еш әйтәдер иде...

  Миңа айга бер мәртәбә кара икмәк кәтермәче җибәрсәң дә яхшы булыр иде....

  Күңелемдә әйтергә дип хәзерләнгән бер сүз бар, күптән бирле үзем белән сатулашам. Бер күңелем – “ әйт”,берсе “әйтмә” ди. Шулай да булса әйтми булдыра алмыйм(зинһар,мине гафу ит инде), ул менә шул: син һәр айны миңа ике кило чамасы май, 1 кило ит, 2-3 кило нинди дә булса ярма җибәреп тора алсаң иде, мин мохтаҗ булмас идем...

  Бу хатларымны сакла! Оялып яндыра һәм әрәм итә күрмә! ....

   Туганым! Абыстайлар кайда? Җизни исәнме? Фатыйх кайда, ни эшли? Гаиләләре ни хәлдә? Адреслары ничек? Чәкеләрдән хәбәрең бармы? Күрше –аршыларга, дус-ишләргә сәлам укырсың.

  Сезгә саулык, тынычлык, хәерле озын гомер теләп Һ.Атласи.

  13 гыйнвар,1933 ел.  

№26  (302,202 битләр)

Һ.Атласидан гаиләсенә

Хөсникамал, Сылу,Угызлар!

Мин исән-сау.Бүрек белән китапны алдым. Китапны ялгыш җибәргәнсең. “Комитет партия тарихы” дигән китабы инглизчә ике җилд.

 Сүзем шул: Угызны һәркөн Сылу русча яздырсын һәм дә,русча 2 класс китапларның барысын алып, шулар буенча һәр дәресне укытып барсын. Бер дәресне дә укымый узмасын.Барысын белеп барсын.  Үзең дә күз сал. Ул эш Сылуга да файдалы булыр. Хушыгыз.

      Һади

28 ноябрь,1936 ел.

Укытучы

             Әлеге хатлар төрмә шартларының чынбарлыкта нинди булуын ачык күзалларга ярдәм итә.(Архангельскидагы хәл: сөргендәгеләр ачтан “...үлеп яталар, кызганган һәм ярдәм кулын сузган беркем дә юк, булуы да мөмкин түгел....”,” Бу үзенчә кечкенә бер кыямәт,бәләкәй күләмдә бер мәхшәрдер”.)

Атласи хатлары яңа заман тарихыбызның бер мөһим,куркыныч күренешләрен дөресрәк аңларга өлеш кертә дигән сүз.

Һади Атласиның хаксызга рәнҗетелүе, эзәрлекләнүе аның гаиләсенә: хатыны Хәсбикамалга, балалары—Габделбәргә, Угызга, Сәлмага, Сылуга да гомер кичерүгә шактый җайсызлыклар, күңелсезлекләр тудырган. Гепеушниклар аның 1927 елда мөмкинлек табып туган авылы Түбән Чәкегә кайтып нәсел-нәсәбен күреп, туган-тумачалары белән очрашып, авылдашлары белән күрешеп йөрүен , шулай ук Каракитә авылындагы бертуган апасы Мотыгыянең улы Гыйльманнарда булуын да “белеп” торган. “Атласовщина” эше буенча безнең якларның шактый гаепсезләре җәбер күргән, җавапка тартылган.

Минем бабам - Шәмсетдинов Сабирҗан 16.12.1937 нче елда бер гаепсезгә   10 елга кулга алынган,сөргенгә озатылган. 23.3. 1990 елда гына акланган.(Слайд 8)

Сценка.  Сценка:  ,,Бабам юлы буйлап”.

                                  (Әнисе, улы , әтисе кулында хатлар)

Физкультминут   (Слайд 9 )

Укытучы. (Слайд  10)

Күп тә үтми Халкыбыз тагын зур сынаулар аша үтә.Ул Бөек Ватан сугышы еллары.Үткән уку елында гына Бөек Җиңунең 65 еллыгын бәйрәм иттек. Безгә  Җиңү алып килгән батырлар йөрәкләрдә мәңге саклансын иде. Без бүген кечкенә кәгазь битләренә язылган сугыш хатирәләрен искә алырбыз.  Ә хәзер әйдәгез Җиңүне якынайтуда солдат хатларының әһәмияте турында сөйләшик.

(Слайд  11)

Хатлар уку.                             Ф.Кәрим хатлары

Ф. Кәримнең кызы Адага язган хаты: (303  биттә)
“Кызчыгым, Ада, кадерлем!
Әтиеңнән кайнар фронт сәламе сиңа. Кадерле әниеңә һәм сеңелең Ләйләгә сәлам әйт. Кызчыгым, мин хәзергә исән-сау әле. Син, Адочка, бар көчеңне җыеп, яхшы укырга тырыш, чөнки барлык фронтовикларның – Туган илебезне саклаучыларның балалары «отлично»га һәм «яхшы» билгесенә укырга тиешләр. Укуга бик игътибарлы бул! Укытучыларыңның киңәшләрен төгәл һәм пөхтә итеп үтә.
Һәрвакыт әниеңнең сүзен тыңла, өй эшләрендә булыш.
Бик каты кочаклап үбеп калам. Әтиең Фатих.”
Укытучы

  Бу хат шагыйрьнең нечкә хисле икәнлегенә дәлил. Ул балаларын соңгы тапкыр сугышка китәр алдыннан күрә. Шул көннәрдә сабыйлар соңгы тапкыр ата иркәләвен татыйлар. Ләкин аңа балаларын яңадан күрергә насыйп булмый. Сугыш бетәргә санаулы көннәр калгач, 1945 нче елның 19 нчы февралендә командованиенең әһәмиятле боерыгын үтәгәндә Көнчыгыш Пруссиядә һәлак була.

Аның тагын кемгә атап язган хатлары бар?  (Кызы Ләйләгә,язуч-га)

Ш.Мөдәрискә   (308 бит.)

                                                                                        9 май,1944.

Шәрәф дус!

                  Үзеңә,Гани,Хатип иптәшләргә   күп сәлам.Без синең белән болай таныш түгелләр идек.Мин сине бертөрле дә күз алдында гәүдәләндерә алмыйм.Тик иҗатың буенча гына бераз беләм.Көтмәгәндә синнән җылы   дуслык хисләре белән тулы хат килеп теште.Бик куандым.Игътибар итеп хат язуыңа зур рәхмәт.

                   Минем урын бераз үзгәрде бит.Мине,үз теләгем белән артык хисаплашмыйча,укырга җибәрделәр.Менә хәзер Кострома шәһәрендә хәрби инҗенерлык мәктәбендә укый башладым...

          Мин Ватан сугышы чорында өч китап чыгардым:”Мәхәббәт  Һәм нәфрәт”,”Разведчик язмалары”,”Моң һәм көч”.Син алар белән танышмы?Мин үзем синең ара-тирә кулга төшкән шигырьләреңнән башка иҗатың белән таныш түгел.Шуңа күрә син,мөмкин булса,аерым чыккан китапларыңны һәм “Тупчы Ваһап”вырезкасын җибәр әле.Мин аны да укыганым юк.Мондый китаплар җибәрү соравын иске дус Хатип Госман алдына да куям.Башка иптәшләр нәрсәләр язалар?Хатипның зур хикәя язуын ишеткән идем,басылып чыктымы әле?

            Казаннан хәбәрләр сирәк килә.Журналны(айга бер тапкыр)алам.Сез Казан әдәбияты белән танышып барасыздыр,”Кызыл  Татарстанда шигырьләр басыламы?Мин аны Һич күргәнем юк.Татарстан бәйрәменә Казанга кайтырга уйламыйсызмы?  Тизрәк күрешеп,поэзия дөньясында шау-гөр килеп,  (бик)  эшлисе иде инде.Ярый, сау бул.Хат яз.                        

              Кулларыңны кысып-Фатих Кәрим.

   Укытучы.

Хатлар, хатлар,  хатлар.  өчпочмаклы, ак, зәңгәр конвертлы,  читенә кыр почтасының тәртип  саны куелган,  штемпель  сугылган хатлар.Әллә  ничә төрле кулъязма... төрле төстәге карандашлар, төрле төстәге кара белән язылган  алар. Төрле-төрле телдәге бу хатларда бер максат, бер уй, бер теләк бик  ачык чагыла: җиңүгә ышаныч!

Солдат язылып беткән хатын бик пөхтәләп, өчпочмаклап төрә, адресын яза һәм кыр почтасына илтеп сала. Шулай ул, иң изге теләкләрен әйтеп, гаиләсенә сәлам хаты җибәрә.

Солдатлар ут эчендә, кайберләре, искиткеч батырлык күрсәтеп, сугыштан исән чыга, ә кайберләре, дошман белән соңгы сулышына кадәр көрәшә. Ә хат, канатлы кош кебек, ерак-еракка "оча". Ул солдатларның ялкынлы сүзләрен туган иленә, гаиләсенә, якын кешесенә җиткерә.

Укытучы.Солдат хатларының әһәмияте турында язучыларыбыз да әсәрләрендә сүрәтләделәр. Хатлар турында нинди әсәрләр укыганыгыз бар?

Хат формасында язылган әдәби әсәрләр. ( слайд 12)

Ф.Кәрим.”Пионерка Гөлчәчәккә хат”. “Кечкенә хат”.

Һ.Такташ.”Киләчәккә хатлар”.

Г.Кутуй “Тапшырылмаган хатлар”.

Ш.Мостафин “Хатлар көтәм”.

Татар халык җыры “Хатлар язам”.

Р. Рахматуллин “Хатлар язган саен”.

М.Әгъләмов ”Тукайдан хатлар”.

Фоат Садриевның "Авылдан хатлар".

Әхсән Баян.”Хатлар килә”.

Сибгат Хәким “Фронт хатлары”.

Нури Арсланов “Хат”.

Салих Баттал.  “Әнигә хат”.“Иптәшләрнең берсе хат яза”.“Солдат хаты”.

Әхмәт Ерикәй “Хат яз”.

Шәйхи Маннур. “Хат көтәм”.

(  Берәр  әсәр уку)

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Ә хәзер  сезгә өй эше итеп бирелгән хезмәтләрне карап китик.

  Укучыларының хатлары укыла.

Проект эше яклау.   Алимова Энҗе  (Слайд 13 )

  1. Укытучы. Хәзер бер тикшерү ясап карыйк. Мин сезгә бер өем эш хатлары тәкъдим итәм сез шуларның кайсыларын сайларсыз икән һәм ни өчен? Ә кайсы хатлар сезнең игътибарыгыздан читтә калыр икән?

(укучылар хат сайлый)

Йомгаклау. 

   1. Укытучы.

 – Укучылар сезне күңелләрдә нинди хисләр туды? (кызгану,соклану,горурлану,уйлану,кайгыру,сагыну һ.б.)

- Һ.Атласи якыннарына ниләр хакында яза соң?

   Укучы.  - Бераз үзе турында,ләкин язмышыннан аз гына да зарлану юк.Аның рухи көче  һәм төрмә тормышының рәхимсез шартларына карата ныклыгы шаккатыра. Ул хатынына,беренче чиратта,балалар,аларның рухи тәрбиясе,белем алуы турында кайгыртырга киңәш бирә. Өлкән улы Габделбәргә көн саен немец телендәге газета укырга,ул вакытта Бөгелмәдә яшәгән немецлар белән аралашырга тәкъдим итә.Шул рәвешчә,галимнең Соловкидан язганхатлары безгә аның лагерь чоры тормышына караган кайбер сәхифәләрне ача.Аларны укып, тарихчының ничек яшәгәнен,ниләр хакында уйлаганын беләбез.

Белемнәрен бәяләү.

( Слайд 14)

 Өй эше. Г.Тукай,М.Җәлил, Һ.Атласи хатларын укып килергә.

( Слайд 14)

(Слайд 15) Саубуллашу.Дәрес тәмам.

Татарстан республикасы Чүпрәле муниципаль районы

Түбән Чәке гомуми урта  белем бирү мәктәбе

( Район методик берләшмә вакытында 7 нче сыйныфта үткәрелгән әдәбияттан ачык дәрес эшкәртмәсе).

                                                                                                                                   Башкарды: татар теле

                                                                       һәм әдәбияты укытучысы

                                                                      Хисмәтуллина Нария

                                                                               Нургафа кызы

-2011-


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект открытого урока географии " Географическое положение Евразии. История открытия"

Конспект урока географии " Географическое положение Евразии. История открытия"...

Конспект открытого урока в 5 классе на тему "Открытие Антарктиды"

Конспект открытого урока в 5 классе на тему "Открытие Антарктиды"...