Рәшит Ваһапов музее

Каримова Зульфия Илдаровна

Һәр халык үзенең талантларын белергә, алар белән горурланырга тиеш. Рәшит Ваһапов- татар халкының бөек җырчысы. 2019елда мәктәбебездә Р.Ваһапов музее ачылды.Әлеге материалларда Рәшит Ваһапов турында тулы информация җыелган.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon _stsenariy_achylysh_muzey_1.doc74.5 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Рәшит Ваһапов башкаруында “Умырзая” җыры яңгырый.

 1нче алып баручы

-Умырзая бик тиз

Башын аска ия,

Умырзая сула моңаеп

-2нче алып баручы 

Бигрәк моңсу җыр...

-1нче алып баручы 

Әйе шул....  Кыска гомерле, ләкин беренче чәчәк. Шул мизгелдә дә  кешеләргә күпме бәхет, матурлык өләшергә өлгерә бит ул... .

- 2нче алып баручы 

Мин аны Рәшит ага Ваһапов  белән тиңләр идем. Умырзая кебек кыска гомерле, ләкин татар җырын, татар моңын югары дәрәҗәгә күтәргән беренче җырчы...

-1нче алып баручы 

Хәерле  көн, хөрмәтле  дуслар!

-2нче алып баручы 

Исәнмесез, мөхтәрәм кунаклар! Без бүген шушы гүзәл залыбызда  халкыбызның бөек улы, татар җыр сәнгатенең елга башында торган  моңлы сандугачы  Рәшит ага Ваһаповны искә алу кичәсенә җыелдык.

1нче алып баручы 

Әйе, һәр кеше үз милләтенең шундый олы шәхесләрен белергә, алар белән горурланып яшәргә тиеш. Бүген без дә  бөек шәхесебез  Рәшит Ваһаповның  111 еллыгын билгеләп үтәбез.

-2нче алып баручы 

Сүз мәктәбебезнең  директоры Рания Нәкыйп кызы Галиакбәровага бирелә.

Шигырь  “Моң иясе”  (Гарапшина Лилия) портрет, моң  фон

Р.Ваһапов башкаруында  җыр

-1нче алып баручы 

  • ........, син Рәшит Ваһаповның җырчы булып китүенә нәрсә этәргеч булган дип уйлыйсың?

  • 2нче алып баручы 

Минемчә, моң...  Моң - адәм баласының йөрәк түрендә яшеренеп торган хисләр дәрьясының ургылып кайнар вулкан кебек ташып чыгуы ул.

  • 1нче алып баручы 

Шулайдыр шул... Нижгар өлкәсе Кызыл Октябрь районы Актүк авылында  дүртенче бала булып дөньяга килгән Рәшит шуклыгы, шаянлыгы белән аерылып торган. Кечкенәдән үк абыйсының гармунда уйнап, апасы җырлаганны тыңларга яраткан. Тиздән үзенең  дә думбрада,  гармунда уйнап, өздереп  җырлаганын әтисе Ваһап хәзрәт горурланып тыңлаган. Үзенә генә хас моңлы тавышы белән Корьән укыганын кешеләр тыныч кына тыңлый алмаганнар. Әтисе дә үзенә алмаш үсә дип сөенеп, улын мулла булыр дип уйлый. Ләкин Рәшит  башка юл сайлый.

Авыр, катлаулы тормыш юлы...

  • 2нче алып баручы 

Зур талант – Аллаһ бүләге,

Юк, югалып калмады...

Җырларга һәйкәл салды да,

Моңы белән ялгады.

Аллаһ шундый язмыш биргән,

Халкы өчен җырлады.

Моңнар белән үрелеп бара,

Гасырдагы еллары.

  • 1нче алып баручы 

“Ул — милләтебез көзгесе. Аның исеме халык теленнән төшми. Кая гына барма, Рәшит Ваһаповның бөеклеген сокланып искә алалар, ул халкыбыз йөрәгендә яши”,- дип язган Илһам Шакиров.

  • 2нче алып баручы 

Рәшит Ваһаповның тормыш юлы һәм иҗат мирасын өйрәнеп, аның турында китап чыгаручы, исемен мәңгеләштереп,  татар җыры фестивален һәм фондын оештыручы милләт җанлы шәхесебез Рифат Әхмәт улы Фәттәховка сүз бирәбез.

-Рифат Фәттәхов-

             - 1нче алып баручы

             Сезнең каршыгызда Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара җыр   фестивале                   лауреаты  Ранис Габбазов.

-җыр  Ранис Габбазов-

          -2нче алып баручы

           Бүгенге истәлекле вакыйгага Мәскәү шәһәреннән ерак юлны якын итеп, мөхтәрәм кунаклар  - Рәшит Ваһаповның якын туганнары Равил АзизовичКалимуллин, һәм  Рәүф Нәбиевич Ваһапов килделәр. Рәхим итегез, сүз сезгә бирелә.

         

        -2нче алып баручы.

Бүген мәктәбебездә Рәшит Ваһапов музее  ачылу тантанасына Түбән Новгород өлкәсенең администрация башлыгы Сөләйманов Фәрит Мөхәммәт  улы да килгән.Сүз сезгә, Фәрит әфәнде.

-Сөләйманов Фәрит Мөхәммәт  улы

Хафиз ............  Аләветдинов

     

  -1нче алып баручы

  «Татар музыкасы милләтне саклауда зур әһәмияткә ия. Хәзерге шартларда, һичшиксез, татар җырының милли тәңгәллеген саклап калырга кирәк», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале Попечительләр советының рәисе Разил Вәлиев .

-Разил Вәлиев-

-1нче алып баручы

         Безнең телебез – бик моңлы тел.Татар халык җырларын тыңлаганда моң безнең күңелләребезне айкап, тирән уйларга, кичерешләргә сала. Шушы моң, халыкның хәтер кылларына кагыла да, үткәннәрне бүгенге белән тоташтыра. Без шушы моң аша халкыбызның рухи байлыгына, тирән катламнарына үтеп керәбез..

-2нче алып баручы –

 Моң, минемчә, телнең үзендә ята. Ул – телнең бер кисәге. Хәзер сүзне Татарстан фән һәм мәгариф министрының беренче урынбасары  Илсур Гәрәй улы Хадиуллинга  бирәбез

-Илсур Гәрәевич

1нче алып баручы

         Еллар үтү белән татар халкының рухи дөньясында җырчы Р.Ваһапов йолдызы һаман да яктырак, һаман да күркәмрәк балкый. Аның кабатланмас башкару сәнгате торган саен безне әсир итә. Бу олы шәхеснең мәдәни хезмәте халкыбызның милләт булып сакланып калуында бәяләп бетергесез роль уйнады.

   2нче алып баручы

  Ә хәзер сүз мәдәният министрлыгына  .............. бирелә.

-мәдәният министрлыгы кешесе –

-1нче алып баручы

    Рәшит Ваһапов  Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 22ел эшли.Ул филармониянең горурлыгы, аның йөзен билгеләүче зат була. Алсу ханым,сез, филармониянең музей мөдире буларак,  безгә Р.Ваһаповның  шул чордагы эшчәнлеге турында сөйләп үтегез әле.

-Хәкимова Алсу, филармония музей мөдире

-2нче алып баручы.Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара җыр   фестивале лауреаты  Гөлсирин Абдуллина башкаруында җыр тыңлап үтик.- җыр Гөлсирин Абдуллина-

           

  - 1нче алып баручы

Җырчыны җыр иткән җырлар, олы язмышлы җырлар була. Алар халык күңеленә үзенә “җан өргән” җырчы исеме белән керәләр, яшиләр.Әйтик, Р.Ваһаповның  “Урман”җыры,  Илһам Шакировның “Кара урман”ы , “Керик әле урманнарга” Хәйдәр Бигичев исеменнән аерылгысыз.

- 2нче алып баручы

 Х.Бигичев һәм Р.Ваһаповның  якташлар булуын да әйтеп үтәргә кирәк.  Шунысы гаҗәп: бу ике зур шәхеснең юллары гел кисешеп тора. Уразавылдагы  һәйкәлләре, Казан шәһәрендә алар исемен йөрткән  урамнар, һәм инде янәшә торган ике мәктәптә музейлары...

- 1нче алып баручы

Бәлки  мәшһүр шәхесләрен күпләп биргән Түбән Новгород өлкәсенең  саф һавасы, тәмле чишмә сулары  моңа сәбәпчедер. Зөһрә апа, бу чыннан да шулаймы икән?

- 2нче алып баручы

Сүз Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиевага бирелә.

-Зөһрә  Сәхәбиева

-Илзирә          

   - “Җырчы” поэмасыннан  өзек

Һай җырлады!.. Һәм тавышы аның
Дулкынлатты җанны, тибрәтте!
Талгын яңг(ы)рап, йөрәгемә үтеп,
Ут-ялкынын аның дөрләтте.

Булса булыр икән шундый сөю!..
Андагыдай якты моң кайда?!
Шуның хәтле татлы сызлану бар,
Кояш та бар анда һәм  Ай да…

Уза икән, уза икән гомер,
Теләсәң генә лә нишлә син…
Шуңа күрә йөрәк әмер бирә:
«Яшә һәм сөй, сөй һәм яшә син!»

Алмаз

Төшләреңә сылу булып кереп
Йөдәтә бит һаман яшь хисең.
Син сөйдең һәм һаман сөясең дә –
Кеше булып, димәк, яшисең!

Булса булыр икән шундый сөю!..
Андагыдай якты моң кайда?!
Һай җырлады!.. Төне буе гүя
Агып торды кебек нур Айдан!..

-2нче алып баручы

 ......... ,  минем кулыма   “Җырчы” дип исемләнгән китап килеп керде. Анда мәшһүр татар җырчысы Рәшит Ваһаповка багышлап язылган шул ук исемдәге поэма урын алган.  Хәзер сүзне   поэманың авторы  Татарстан Республикасының халык шагыйре Ринат Хариска бирәсем килә.

-1нче алып баручы

 -Ринат абый, рәхим итегез.

-Ринат Харис

-2нче алып баручы        

Рәшит Ваһаповның  кабатланмас  башкару осталыгы бүгенге көн җырчыларын

да сокландыра. “Аның репертуарыннан бер генә җырны да репертуарыма алып, сәхнәгә тамашачы алдына чыкмадым.” –ди Фердинанд Сәләхов. Фердинанд абый,  моның сәбәбе нәрсәдә? 

-1нче алып баручы

Сүз Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләховка бирелә.

-Фердинанд Сәләхов

-1нче алып баручы 

Җырчының кем икәнен беләсең килсә, җырлат аңа татар халык җырын – “Рамай”ны, “Гөлҗамал”ны, “Әллүки”не... Бер халык җырын да җырлый алмаган кеше җырчы була аламы? Юк! –ди  киңкырлы шәхесебез, яраткан җырчыбыз Гөлзада апа Сафиуллина.

Гөлзада апа Сафиуллина.

-1нче алып баручы

“Татар халкы  бик нечкә күңелле, хисчән, моңлы халык ул! Аның буыннан-буынга күчеп килгән мәгънәле, күңелләрне айкап чыгара торган җырлары бик күп.

 (килгән очракта)Халкыбызның борынгы көйләрен эзләп табып, кире милләтемә кайтарасым килә”,-ди  Р.Ваһапов традицияләрен дәвам итеп, җыр сәнгатебезне яңа баскычка күтәргән җырчы Искәндәр Биктаһиров.

-2нче алып баручы

Сүз Татарстанның халык артисты ИскәндәрИсмәгыйль улы Биктаһировка бирелә.

-Искәндәр Биктаһиров

-1нче алып баручы –

 Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара җыр   фестивале лауреаты  Азат Абитов башкаруында җыр тыңлап үтик.

- җыр Азат Абитов

        -1нче алып баручы                                                                                                                           - Рәшит Ваһапов үзе күптән булмаса да, аның исеме бүген дә татар җыр сәнгатен үстерүдә һәм камилләштерүдә, җәелдерүдә һәм популярлаштыруда үз миссиясен дәвам иттерә.

     -2нче алып баручы                                                                                                                           -Милли моңыбызны үстереп, халкыбызга кире кайтара алган  Бөек җырчы турындагы истәлек татар халкының хәтерендә  мәңге сакланыр.

          Бәгыреңнән чыккан җырың,

Тыңлый халык таң калып.

Халкың моңын саклап калдың,

Бөек Рәшит Ваһапов!

 

           

Бәгыреңнән чыккан җырың,

Тыңлый халык таң калып.

Халкың моңын саклап калдың,

Бөек Рәшит Ваһапов

 

Халкың моңлы вә талантлы,

Рухлыдыр әдипләре:

Синең хакта яңгырыйдыр

Шигырь, поэмалары.

  • Рәшит Ваһапов  – халык улы,

Халык моңы, халык йөрәге.

Татар халкы аны үз итте дә,

Йөрәгенә салып йөретте.