Алкина Наилә Мәхмүт кызы

Укытучы булу – бу шундый эш, Белгәнеңне кирәк бирергә.

Профессия: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Профессиональные интересы: балаларга төпле белем бирү

Увлечения: татар әдәбияты

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Осиново бистәсе

Место работы: МБОУ "Лицей им.В.В.Карпова"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/litsey-karpova

И туган тел,и матур тел

О себе

Мин үземне бик бәхетле саныйм,

               Көнләшсеннәр, әйдә, көнчеләр.

               Тормышымда очрап торды минем

               Киң күңелле, әйбәт кешеләр.

 

               Кайвакытта очрап торсалар да,

               Аяк чалучылар, көнчеләр.

               Өстен бул, дип, барлык ваклыклардан

               Кул суздылар әйбәт кешеләр.

               Рәхмәт, Сезгә - яхшы кешеләр!

                                                    Фәнис Яруллин

 

Мин - Алкина Наилә Мәхмүт кызы

 

Туган көнем: 26 ноябрь

 

Туган җирем: Апас районы Кызыл Тау 

 

Белемем: югары,Татар Дәүләт Гуманитар -Педагогия университетын тәмамладым

 

Эш урыным: Яшел Үзән районы Осиново бистәсе "В.В.Карпов исемендәге лицей"

 

Вазыйфам: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Яраткан язучыларым, шагыйрьләрем: Ф.Яруллин ,Г.Әпсәләмов, А.Гыйләҗев

Яраткан төсләрем: яшел

 

Яраткан спорт төрем: фигуралы шуу, биатлон, нәфис гимнастика

 

Яраткан ризыгым:чәкчәк

 

Шөгыльләрем: рәсем ясау, сәяхәт итү, әдәби әсәрләр уку

 

Тормыш девизым: һәрвакыт АЛГА!

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Сүз көчле ул, мәгънәле ул, сирәк булса, Тыңлаучы да сүз аңлаучы зирәк булса. Сәгыйть Рәмиев

Мой взгляд на мир

          Минем методик табышларым.

                                ...Саф әле күңелең синең, һичбер бозык уй кермәгән,
                                Пакъ телең дә һич яраусыз сүзләр әйтеп күрмәгән.
                                Пакъ җаның һәм пакъ тәнең – барлык вөҗүдең пакъ синең;
                                Син фәрештә валчыгысың, йөзләрең ап – ак синең!..
                                                                    (Г.Тукай. “Таян аллага”)

       И, Аллаһы Тәгаләм! Син мине төгәл әгъзаларымны сау – сәламәт иттереп, камил зиһеннәр биреп дөньяга тудыргансың. Бу байлыкларны гына биреп калмыйча, син миңа балачак хыялымны тормышка ашырырга , татар теле һәм әдәбияты мөгаллимәсе булырга көч бирдең.

       “Әгәр кемне дә булса, нәрсәгә дә булса өйрәтергә телисең икән, иң элек син үзең бу эшеңне бик яхшылап өйрән; сиңа карап башкалар да бу эшкә өйрәнерләр”, - ди татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри. Мин дә үземнең белемемне Казан Дәүләт Университетында күтәрдем. Синең рәхмәтең белән мин инде укучыларым арасында.

      Укучыларны мин чәчәкләргә тиңлим. Аларны чәчәкләргә тиңләмәслекме соң?! Һәрберсе үзенең илаһи матурлыгы, эчке дөньясы, хис – тойгылары белән нинди матурлар!!!

     Син бит чәчәкләрне дә төрле – төрле итеп яраткансың, аларның һәрберсенә генә хас исләре, төсләре бар. Ләкин, шушы сүзләрне уйлаганда, Альберт Абдуллин сүзләрен искә төшердем:

                       Мәк чәчәген өздем, ялгыш кына,

                       Чүп үләне белән бутадым.

                       Мәк чәчәген , белми киләчәген,

                      Үз кулларым белән утадым.

   Әйе, чәчәкләр  алар бик нәфисләр,өздең исә шиңәләр,  бала күңеле дә шулай бит.Синең рәхмәтең белән, мин балаларның  һәрберсенә аерым шәхес итеп карый алу бәхетенә ирештем.  Шуңа күрә укучыларым рухи яктан сәламәт булып үсә, үзләрен иркен  тоталар, туганнарына карата алар мәрхәмәтле, киң күңелле, ихтирамлы. Чәчәкләр арасында  чәнечкелеләре булган кебек, балалар арасында да төрле холыклылары бар ,билгеле. Ләкин аның яхшы ягын күрә белергә кирәк. Роза чәчәге чәнечкеле булса да, чәчәге бик матур, ә гөлҗимеш нинди файдалы...

     Болын чәчәкләре үзләренә җирдән, күктән көч алалар. Ә безнең балалар борынгы  тамырларыбыздан яшәү чыганагы алырга тиешләр. Шуның өчен, мин методик тема итеп, халык авыз иҗатын алдым. Һәр дәресемдә, һәр үткәрелгән чарада алардан файдаланырга тырышам. Чөнки,халкыбызның авыз иҗаты әсәрләре –яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә  кыйммәтле чыганак. Халыкның бай рухлы,кешеләрне гүзәл киләчәккә рухландыручы әкиятләре, киң колачлы җырлары, тирән фәлсәфи әйтемнәре , тапкыр һәм үткер мәкальләре , үзенчәлекле табышмаклары , яшьләргә сабак бирердәй итеп иҗат ителгән риваять, дастан , легенда, эпослары һәм башка күп төрле иҗат җимешләре киләчәк буынны милләт тормышын дәвам итәрлек, аны үстерүгә өлеш кертерлек итеп тәрбияләүдә зур рухи чишмә, чыганак булып тора.  

    Каюм Насыйри халык әкиятләренең , бала тәрбияләүдәге әһәмияте ягыннан ,хәтта балалар өчен махсус язылган башка әсәрләрдән югары торганлыгын ассызыклады,үзенең мәгърифәтчелек эшчәнлегендә алардан киң файдаланды.

    Аллаһы Тәгалә һәр кешене үзенчәлекле итеп яраткан, тик безнең балаларыбыз хәзерге компьютер заманында теплицадагы чәчәкләргә химикатлар сибеп үстергәндәй булмаслармы? Кешелеклелек, шәфкатьлелек, миһербанлылык, инсафлылык, тәүфыйклылык кебек матур сыйфатлар юкка чыкмасмы? Ничек? Ничек бакчамдагы чәчәкләрне саклап калырга?

   И, Раббым!Син минем аңымны шушы дәрәҗәгә җиткердең, шушы соравыма да җавап бирергә ярдәм итсәң иде.

                Алда эшләр әле чиксез...

                Киләчәккә горур атлап барыр өчен.

                Хакым бардыр минем бу эшемдә,

                Олы бәхетемне табар өчен.

Моё портфолио

 

 

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: