Мәхмүт Хәсәновка багышланган язма
статья
Предварительный просмотр:
Н.М.Алкина
МБОУ “Лицей им.В.В.Карпова”с.Осиново ЗМР РТ
Табигатькә гашыйк әдип
Заман алга бара дип чын күңелдән сөенәбез. Ләкин тирә-як мохит моңардан зыян гына күрүен онытып җибәрмәскә тиешбез. Кешелекнең табигать белән бәйләнеше – хәзерге заманның актуаль мәсьәләләреннән санала.
Хәзерге заман экологиясенең үсеше әйләнә-тирәне фәнни яктан танып-белүгә зур йогынты ясый. Бу үсеш исә экологик белемнәрне тиешле дәрәҗәдә бирүгә китерә. Кешедә табигатькә, әйләнә-тирә мохиткә карата җаваплылык хисен үстерә һәм арттыра. Соңгы елларда белем бирү оешмаларында экологик белем һәм тәрбия бирүгә игътибар артты. Киләчәк буынга экологик белем бирүдә мәктәп мөһим роль уйный.
Экологик тәрбия бирүнең күп төрле формалары бар: факультатив, түгәрәк, әлбәттә, традицион форма буларак, татар теле һәм әдәбият дәресләре. Табигать белән аралашу хәзерге заман кешесенең иң зур мохтаҗлыгы булып санала. Ә бу аралашуны бала чактан ук тәрбияләргә кирәк. Шуңа күрә, дәресләрдә экологик материал куллану укытучының мөһим мәсьәләсе булып тора.
Табигать-безнең туган йортыбыз. Балыклар сусыз, җәнлекләр урмансыз, урманнар агачларсыз була алмаган кебек, кешеләр дә табигатьсез яши алмый. Адәм баласы кая гына яшәмәсен, шәһәр, авыл, ул һәрвакыт үсемлекләр, хайваннар, кошлар, бөҗәкләр белән әйләндереп алынган. Шуңа күрә дә кеше табигатьнең аерылгысыз бер кисәге дип әйтер идем мин.
Мәхмүт Хәсәнов тә үзенең күп кенә проза әсәрләрендә табигать темасына киң урын бирә. Тема уртак булса да, һәр язучы аны үзенчә күрә, тасвирлый. Мәхмүт Хәсәнов үзенең «Урман шаулый» повестенда урман кисүчеләр хезмәтен зурлый, урманның илебез тормышында тоткан урынын, әһәмиятен, файдасын ассызыклый. Юк, алар табигатькә зыян салучылар түгел. Алар бер агач аударсалар, өч агач утырталар. Аны яшь бала карагандай тәрбияләп үстерәләр. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең һәр кылган гамәлендә урманга сакчыл караш сизелеп тора. Урман хуҗалыгы директоры Бәдри абый сүзләре моны ачык раслый: «Урманны яратмаска мөмкинме соң? Борын-борын заманнардан бирле ул кешене туйдырган, һәртөрле куркыныч хәлләрдән саклаган. Урман — дәва ул, сәламәтлек чыганагы. Күкрәгеңне тутырып сула әле бер урман һавасын. Ипигә ягып ашарлык бит, билләһи.» Урман шаулавы әсәрнең геройларына халкыбыз җырларына хас моңлы көйне хәтерләтә. «Урман шаулавыннан елның нинди вакыты икәнен ялгышмыйча белергә була. Бу инде язгы урманның күңелле, шат һәм дәртле шаулавы да, шулай ук җирнең сулыш алуын хәтерләткән куе, тоташ җәйге урман сөйләшүен сиздереп торучы көзге урман гүелдәве иде» — бу юлларның төбендә никадәр эчке мәгънә ята.
Шулай ук, язучы әсәрләрендә төрле табигать күренешләрен сурәтләүгә зур игътибар бирә. Аның китапларының исемнәре үк моңа ишарә булып тора. Мәсәлән, «Саф җилләр», «Язгы аҗаган», «Беренче ау», «Урман шаулый» һәм башкалар.Табигать күренешләре авторга геройларның характерын тирәнтен ачарга, әйтәсе фикерен укучыга җиткерергә ярдәм итә.
Мәхмүт Хәсәнов үз иҗатында миф дөньясы геройларын да читләтеп үтми. Авторның «Шайтан малае» әсәрендә (үсмер малай Бикины шул кушамат белән атыйлар) малайларга хас кыюлык, батырлык, куркусызлык, чаялык кебек сыйфатлар гәүдәләнә. Авылга аклар кереп, кызыл сугышчыларны үтергәч, ул Бөгелмәгә барып, Кызыл гаскәр частьлары штабын табып хәбәр итә. Автор малайны шушы батыр, кыю, тәвәккәл адымы өчен данлап «шайтан малае» дип атый. Автор табигатьнең серле җан ияләренә хас матур сыйфатларын яраткан образларына күчереп сурәтли. « Кара колак» хикәясендә аучыда ау вакытында табышына карата соклану хисләре уяна. Куянның сизгерлеге, хәйләкәрлеге, батырлыгы, котылгысыз вакытта да үлем авызыннан исән калу әмәлен табуы гаҗәпләндерә. Куянның көчле яшәү теләге аучыны үзенең уйларыннан кире кайтырга мәҗбүр итә, аның исән-имин яшәвен тели.
«Җирән кашка» хикәясендә бабай белән оныкның атка чиксез мәхәббәте сурәтләнә. Хайваннар борынгыдан кеше белән янәшә яшәгән. Алар бер-берсенең тормыш рәвешләрен тулыландырып торалар. Хуҗаларының җылы мөнәсәбәтенә хайваннар да тугрылык белән җавап бирә. Җирән кашка үлә. Бабай белән онык моны бик авыр кичерәләр. Әлеге хикәяләр аша язучы укучы күңелендә хайваннарга, кош-кортларга карата кызгану хисен, мәрхәмәтлелек хисен үстерә.
Әйе, кеше табигатьнең аерылгысыз өлеше. Язучының шушындый кешелекле, шәфкатьле әсәрләре безне асылыбызга кайтара, табигать дөньясы белән тагын да якынайта. Киләчәк буын вәкилләре дә әлеге әсәрләр аша гүзәллек дөньясын күреп, тоеп, киләчәктә аны кайгыртып яшәсә иде.
Хәзер яшәвен дәвам итә торган авыллар бай һәм матур, һәр йорттан транспорт чыга. Ә табигать ярлылана, урамнарда чирәм, үлән үсми, чишмә чыганакларын чистартып тормагач кибәләр.
Кызганычка каршы, хәзерге вакытта элек-электән килә торган традиция юкка чыга бара. Чишмәләрне чистартуга, саклап калуга әһәмият аз бирелгән урыннар еш очрый. Техника үскән саен, табигатькә зыян күбрәк килә. Чишмәләрне чистартып, тирә-юненә кечкенә генә агачлар утыртып була. Ләкин моның өчен күңел кирәк, туган төбәгеңне ярату кирәк.
“Тирә-ягың Кавказ тауларыдай,
Суларың бай чуртан балыкка.
Гүзәллегең моң чишмәсе булып,
Көч-дәрт өсти эшчән халыкка,” дип Ә.Бикмәтова. Осиновоның матур табигате, тирән суы республикабызның гына түгел, башка өлкә халкының да игътибарын җәлеп итә. Ләкин моның икенче ягы да бар: җәйге эсседә суда һәм яр буенда кеше күп булу сәбәпле, күлебез суы пычрана һәм тирә-ягы чүп өеменә әверелә. Соңгы өч-дүрт ел эчендә күпләр аны үз файдасы өчен генә куллана, ә киләчәк буыннарга калсын дигән уйны башына да китерми.
Балалар җәйге аяз көндә нурланып кояш чыгуын, хуш исле аллы-гөлле чәчәкләр үсүен, матур-матур кошлар сайравын, язын гөрләвекләр агуын күреп олы шатлык хисе кичерәләр. Без, укытучылар, Мәхмүт Хәсәнов кебек язучыларның әсәрләрен дәресләрдә укып, өйрәнеп укучыларны табигатьнең шундый гүзәллеген кечкенә чактан ук күрергә, сөенеп яшәргә өйрәтергә тиешбез.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Язманыӊ алгоритмы
Кереш-укучыны проблемага якынайту ...
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә төрле иҗади эш алымнарын кулланып, телдән һәм язма сөйләм күнекмәләрен үстерү
Укучының гомуми үсеше, барлык уку предметлары буенча өлгереше үз фикерен ни дәрәҗәдә эчтәлекле, логик эзлекле һәм дөрес итеп белдерә алу сәләтенә, ягъни әдәби тел культурасы үсешенә бәйле....
"Минем дусларым" темасын кабатлауга язма эш
4 нче сыйныфның рус төркеме өчен язма эш...
8 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен язма эшләр
8 нче сыйныфлар өчен язма эшләр...
5 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен язма эшләр.
5 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен язма эшләр....
Татар теле һәм әдәбияты буенча язма эшләрне һәм телдән җавапларны бәяләү критерийлары
Татар теле һәм әдәбияты буенча язма эшләрне һәм телдән җавапларны бәяләү критерийлары...
"Сынаулар аша килгән бәхет" (Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган язма-истәлек)
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган язма-истәлек...