7нче сыйныф өчен әдәбияттан еллык йомгаклау язма эше
методическая разработка (7 класс) на тему

7нче сыйныф өчен әдәбияттан еллык йомгаклау язма эше

Тест.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 7kl_dbiyat_test.docx18.98 КБ

Предварительный просмотр:

7нче сыйныф өчен әдәбияттан еллык йомгаклау язма эше.

ТЕСТ

1.Халык авыз иҗатына караган рәтне билгеләргә:

А)Бәетләр,хикәяләр,җырлар

Ә)шигырьләр,әсәрләр,әкиятләр

Б)әкиятләр,мәкальләр,бәетләр,табышмаклар,мөнәҗәтләр

2.Әбугалисина әсәренең авторы?

А)Муса Җәләл

Ә)Мирсәй Әмир

Б)Каюм Насыйри

3.Габдулла Тукай яшәгән еллар

А) (1897-1900)

Ә)(1913-1996)

Б) (1886-1913)

4.”Печән базары,яхуд Яңа Кисекбаш”әсәренең жанры

А) хикәя

Ә) сатирик поэма

Б) роман

5.Гаяз Исхакый язган хикәя

А)”Кәҗүл читек”

Ә)”Матурлык”

Б)”Алмачуар”

6.Кайсы әдипнең әтисенең алтын приискасы бар?

А)Г.Тукай

Ә)Дәрдемәнд

Б)Г.Исхакый

7.Кайсы автор нефтьчеләр турында язар өчен Әлмәт шәһәренә күченә?

А)Нури Арсланов

Ә)Гариф Ахунов

Б)Кәрим Тинчурин

8.Белмим,

Әллә күпкә,

Әллә бик озакка кайсы шагыйрьнең нинди шигырь юллары?

А) Фатих Кәрим ”Ант”

Ә)Һади Такташ “Мокамай”

Б)Дәрдемәнд “Кораб”

9.Мирсәй Әмирнең”Агыйдел” повестенда яшьләр нинди спектакль куярга әзерләнәләр?

А) “Беренче театр”

Ә)”Зәңгәр шәл”

Б) “Галиябану”

10.”Йөзек кашы” повестеның авторы?

А) Фатих Хөсни

Ә)Фатих Кәрими

Б)Фатих Кәрим

11.”Йөзек кашы” повестенда Вәсиләнең сөйгәне?

А)Госман

Ә)Айдар

Б)Зариф

12.Юлбасарлар таптый җиребезне,

Ватан сугышына мин китәм... бу шигъри юллар кайсы шигырьдән?

А)”Ватаным өчен”

Ә)”Сибәли дә сибәли”

Б)”Ант”

13.”Кыңгыраулы яшел гармун” әсәренең жанры?

А)поэма

Ә)повесть

Б)хикәя

14.Поэма ул....

А) Бер яки берничә вакыйганы эченә алган, кеше характерының бер сыйфаты, ягы, аның үсү-үзгәрүе хакында сөйләүче әсәр.

Ә) Халык авыз иҗатының аерым мотивларын иҗади үзләштереп язылган романтик, фәлсәфи әсәр.

Б)Шигырь белән язылган катлаулы төзелешле әсәр.

15.Ә. Еникинең әсәрләре булмаган рәтне билгелә:

А)”Әйтелмәгән васыять”,”Матурлык”

Ә)”Йөзек кашы”,”Агыйдел”

Б)”Ана һәм кыз”,”Бала”

16.Акъәбинең оныклары:

А)Гүзәл, Равил, Татьяна, Светлана, Рита, Геннадий, Борис

Ә)Суфиян,Гөлбикә,Гүзәл

Б)Айдар,Госман,Әхмәдулла

17.Акъәбинең исеме

А)Аккыз

Ә)Акбикә

Б)Айсылу

18.Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәрендә мондый юлларны кем әйтә?

Ә син учагын карый тор, учагын...Учагында ут сүнмәсен”.

А)Миңлебай бабай

Ә)Гарифә

Б)Сәетгали

19.Проблемага дөрес билгеләмә бир.

А)“әсәр нәрсә турында” дигән сорауга җавап бирүче;

Ә)тормыштагы хәл ителәсе мәсьәлә;

Б) Әсәрдәге конкрет вакыйгалар һәм җанлы образлар аша сурәтләнешендә бирелгән төп фикер

20.Татар дигән исем йөртәбез без-

Татар каны ага тамырда!

Бу шигъри юллар кемнеке?

А)Ф.Кәрим             

Ә) М.Җәлил

Б)Н.Арсланов

21.”Ат чебене”дип кемне атыйлар?

А)Габделхәй

Ә)Хәсән

Б)Шәйхи

22.Гариф Ахуновның”Артышлы тау буенда”әсәрендәге вакыйга кайсы авылда бара?

А)Әлмәт

Ә)Өчиле

В)Кәлимәт

23.”Бер ананың биш улы”әсәренең авторы?

А)Гариф Ахунов

Ә)Хәсән Сарьян

Б)Фатих Хөсни

24.”Бер ананың биш улы”әсәрендәге малайларнын исемен зурдан кечкенәгә таба язылган рәтне билгелә.

А)Әдрән Сирин,Раббани,Хәвадис,Мирза.

Ә)Сирин,Мирза,Хәвадис,Раббани,Әдрән

Б)Раббани,Мирза,Хәвадис,Сирин,Әдрән

25. ”Атлантида” шигыренең авторы:

А) Фатих Кәрим

Ә) Сибгат Хәким

Б) Нури Арсланов

26.Сибгат Хәким шигырьләре булган рәт:

А)”Кораб”, “Мокамай”, “Юксыну”

Ә) “Юксыну”, “Әнкәй”, “Клиндерләр эзлим”

Б) “Әнкәй”, “Клиндерләр эзлим”, “”Җәй үтте”

27. ”Бер ананың биш улы”әсәре кем тарафыннан сөйләнә?

А)Әдрән

Ә)Сирин

Б)Хәвадис

28.Мирзаның хатынының исеме:

А)Диләрә

Ә)Нилүфәр

Б)Тәрҗимә

29. Бу әсәрдә ана ничә баласын югалта?

А) 3

Ә) 4

Б) 5

30.Раббани нинди начар юлга баса?

А)    эчкечелек

Ә)   урлашу      Б)сугышу


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бердәмлектә көч. 7нче сыйныф.

7нче сыйныфта үткәрелгән әдәбият дәресе...

Рус төркеме укучылары өчен якынча еллык йомгаклау контроль эш текстлары

Эш программаларына урнаштырылган якынча еллык йомгаклау контроль эш текстлары...

7нче сыйныф рус төркеме "Мәктәптә беренче көн" тексты. ФГОС буенча төзелгән дәрес планы

“Татар теле” 7нче сыйныф, 7-9нчы дәресләр Лексик күнекмәләр камилләштерү (ЛКК) дәресе Тема: “Мәктәптә беренче көн” текстында лексик-грамматик материал.Дәрес тибы: ЛККМаксат:1....

5 сыйныфларның татар төркемнәре өчен әдәбияттан еллык контроль тест

1.  “Камыр Батыр ” әкияте нинди халык әкияте?А) татар     Б) рус          В)башкорт2. “Кыйссаи Йосыф” кем әсәре?А) Г. Тукай...

3 А сыйныфы (татар төр.) өчен татар теленнән еллык йомгаклау контроль эше

3 А сыйныфы (татар төр.) өчен татар теленнән еллык йомгаклау контроль эше ...

5, 6, 7 нче сыйныфлар өчен әдәбияттан еллык контроль эшләр

Татар мәктәпләрендә  укучы 5, 6, 7 нче сыйныф укучылары өчен әдәбияттан еллык контроль эшләр...