Мавзютова Разидя Гайсовна

сайт учителя татарского языка и литературы

Бергә булыйк, бердәм булыйк!

Профессия: Учитель

Профессиональные интересы: Укучыларым матур итеп туган телләрендә аралашсыннар, аң-белемле, кешелекле булып үссеннәр диеп тырышам

Увлечения: Театрларга,концертларга, музейларга йөрергә яратам

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Тукай районы, Новый посёлогы

Место работы: МБОУ "СОШ пос. Новый"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/mavzyutova-razida
"...Мөгаллимнең гүзәл холык иясе булуы никадәр тиеш булса - мөгаллимнәргә тиеш булачак мәгълүматны белүе, мөгаллимлек итүгә кодрәте-куәте булуы тагын да артыграк тиештер..."
Ризаэддин Фәхреддин

О себе

Мин, Мавзютова Рәзидә Гайсә кызы, борынгы Биләр шәһәреннән кул сузымында гына урнашкан  Чистай районы Акбулат авылында дөньяга килгәнмен. Бала чагым гүзәл табигатьле авылым кочагында узды. Туган мәктәбемне тәмамлагач, юлларым мине Алабуга Дәүләт педагогия институтына алып килде. Хезмәт юлымны 1984 елда Тукай районы Иске Абдул мәктәбендә башлап җибәрдем. Мине җылы итеп каршы алган авыл кешеләренә, эшкә өйрәткән  укытучыларга карата күңелемдә бары тик рәхмәт хисләре генә саклана. Бүгенге көндә Тукай районы Новый поселогы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты  дәресләре укытам, балаларда туган телебезгә мәхәббәт хисләре тәрбиялим.  Төрле профессиональ  конкурсларда катнашам. Укучылар белән  әдәби кичәләр үткәрәм. Хезмәттәшләрем  белән эш тәҗрибәмне бик теләп уртаклашам.

Тел ул - байлык. Аны кулланырга өйрәтү - минем максатым.Укучыларымны төрле телләрдә аралашырга гына түгел, ә үз туган теле белән горурланырга, аның матурлыгын сиземләргә өйрәтәм.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Туфан Миңнуллин, Зифа Кадыйрова, Айгөл Әхмәтгалиева.

Моё портфолио

Тырышлыгым бушка китмәде. Укучыларым район,республика,илкүләм олимпиадаларында,фестивальләрдә катнашып җиңүләр яулый.Күптөрле дипломнар,мактау кәгазьләре - тынгысыз хезмәтемнең җимеше.

Мои публикации:
Дополнительное образование
Родной язык и литература
Публикации моих учеников:
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: